Мәдәни җомга

10300 СҮЗГӘ АҢЛАТМА

Җиде яшьтә чакта ул әтисен югалта. "Ичмасам, кул арбасы гына да юк бит", - дип үрсәләнеп, җилкәсендә чыбык-чабык, үлән ташый. Ялан аяк йөрмәс өчен, юкә кабыгыннан чабата үрергә өйрәнә. Әнисенә булышканда, дәрескә әзерләнүне дә үз агымына куймый. 7 классны бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Тик укуга түләү керткәч, 8 нче класста...

Җиде яшьтә чакта ул әтисен югалта. "Ичмасам, кул арбасы гына да юк бит", - дип үрсәләнеп, җилкәсендә чыбык-чабык, үлән ташый. Ялан аяк йөрмәс өчен, юкә кабыгыннан чабата үрергә өйрәнә. Әнисенә булышканда, дәрескә әзерләнүне дә үз агымына куймый. 7 классны бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Тик укуга түләү керткәч, 8 нче класста белем алырга акча таба алмый инде. 1933 елгы малай, Башкортстанның Иглин районы Турбаслы-Юрмаш авылыннан кузгалып, бәхет эзләп, Таҗикстанга - апасы Гөлсем янына чыгып китә. Ятим бала буларак, 8-10 классларда интернатта яши, башта - таҗик, аннары үзбәк мәктәпләрендә укый. Тугандаш халыклар телләрен үзебезнеке белән чагыштырып, уртаклык һәм охшашлык эзләп мавыга. Аттестат алып армиягә киткәч, саперга немец телен өйрәнергә җай чыга.

Төрле мәдәниятләрнең тылсымын тойгач, кичәге солдат Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә (1957-1962) юл яра. Милләтебезнең борынгылыгына тәңгәл сүзләрнең килеп чыгышын ачыкларга керешә. Үз алдына зур максат куеп, "Татар теленең этимологик сүзлеге"н язарга тотына. Күршеләр белән ни дәрәҗәдә охшаш икәнлегебезне ачыкларга теләп, башкортларның, мариларның, чуашларның, удмуртларның сүзләр бакчасына да кереп чыга. Казахларның, төрекләрнең... сүзлекләрен эзләп таба.

Тырыш Рифкать Әхмәтьянов үзенең шундый үҗәтлеге белән тирә-юньдәгеләрне шаккатыргач, диплом алгач, югары уку йортында эшкә калдырыла. Әмма яшь белгечнең күңеле Уфадан Казанга ашкына. Ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының (1963-1995) ишеген ачып керә.

Тик "Татар теленең этимологик сүзлеге"н тулыландыруны дәвам итү монда байтакка кичектерелә. Рифкать Газизҗан улы башка иҗат төркемнәрендә икенче төрле сүзлекләр төзүгә җәлеп ителә. Фәкать буш вакытында гына ниятләгән эшенең битләрен калынайта. Татар сүзләренең килеп чыгышына багышлап, кандидатлык диссертациясе (1970) яклый. Шул ук тема белән яңа киңлеккә чыккач, докторлык диссертациясен язуны да сузмый. Әмма арада моңа шатланучылар гына түгел, көенүчеләр дә табыла шул. Янәшәдәге үз татарларыбызның берсе: "Рифкать Әхмәтьянов Коммунистлар партиясе сафына керми, - дип югарыга хат җибәрә. - Ул марксизм-ленинизм тәгълиматын белми". Билгеле, мондый "җитешсезлек" күрсәтелгәч, әйдәүче көч үзенә табынмаучы галимгә хәерхаһлык күрсәтми инде. Әхмәтьянов әйтүенчә, эш ун елга кичектерелә. Филология фәннәре докторы булганчы, 1994 ел җитә.

Өстәвенә, "Татар теленең этимологик сүзлеге"н язуга да вакыт бирелми. Туры сүзле Рифкатьнең, билгеле, моңа ачуы чыга. Җитәкчелек белән әйткәләшә. Ыгы-зыгылы Казанга сыймыйча, хатыны Долорес белән туган ягына кайтып китә.

- Их, чакыру була торып, Мәскәүгә бармадым бит, - дип уфтана шул чакта әлеге калада "Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья" (1981), "Общая лексика материальной культуры народов Среднего Поволжья" (1989) дигән саллы китапларын бастыручы автор. - Төркиләрнең этимология сүзлеген төзүчеләр төркеменә кушылсам, нинди игелекле эш башкарыр идем.

Әзерлекле профессор Эстәрлетамак педагогика институтында (1995-1997), Бөре дәүләт университетында (1997-2010) эшли, студентларга белем бирә. Шул ук вакытта дистә еллар күңелендә йөргән сүзлеген чыгару турында да хыяллана. Тик татарларны "башкортка әйләндерү"не дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәргән Башкортстанда кем күрше халык сүзләренең килеп чыгышына мөкиббән китсен инде?! Дөрес, акчалы милләттәш табылгач, 2005 елда Бөредә А-Й хәрефләреннән башланган сүзләрне эченә алган I том дөнья күрә. Тик ярдәм тагын күрсәтелмәгәч, эш чирек юлда тукталып кала.

"Бәлкем, Казан якты йөз күрсәтер", - дип уйлана автор. 2005 елда сүзлеген Татарстан китап нәшриятына алып килә. Хезмәтен калдырып китә. Тик аны бастырырга, үзе юкның күзе юк, дигәндәй, чират җитми.

- Үзең безгә эшкә кайт! - ди аңа шулай аптырап йөргәндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин. - Сүзлегеңне бастырырга тырышырбыз!

Аксакал дустанә киңәшкә колак сала. 2014 елдан институтта өлкән фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. Барлык вакытын, нәкъ үзе теләгәнчә, "Татар теленең этимологик сүзлеге"н камилләштерүгә багышлый. Р.Әхмәтьяновка лексикография бүлеге мөдире Айнур Тимерханов җитәкчелегендәге иҗат төркеме дә булышлык күрсәтә. Нәтиҗәдә II томлык хезмәт 1106 биттә (Казан, 2015) дөнья күрә. Кереш сүздә искәртелгәнчә, сүзлек мондый киң күләмдә һәм чагыштырмача тулы шәкелдә беренче тапкыр нәшер ителә. Анда 10300 сүзнең килеп чыгышы аңлатыла.

Инде 10 гыйльми китабын тәкъдим итүче 82 яшьлек галим язучылык сәләтен күрсәтергә хыяллана. "Дөньяда Ак Күбәк исемле авантюрист яшәп киткән, - ди Рифкать Газизҗан улы. - Ул, Чыңгыз ханга хезмәт итеп, Алтайда эз калдырган. Монголлар белән бер тирәдә йөреп, башкортларны яулауда катнашкан. Кыпчаклар арасында да үз булган. Маҗаралы кеше. Аның турында мәзәкләр бик күп. Шуларны җыеп, тарихи-авантюристик роман язасы иде".

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Илгизәр ЗӘКИЕВ фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: