Мәдәни җомга

Язучылар бәйрәме

Язучылар берлегенә - 85

Казандагы “Корстон” күңел ачу үзәгендә Татарстан Язучылар берлеге төзелүнең 85 еллыгына багышланган тантана булып үтте. Анда берлектә исәптә торучы каләм ияләренең һәммәсе дә, шулай ук чит өлкәләрдә гомер итүче язучыларыбыз, мөхтәрәм кунаклар да чакырылган иде.


Каләм ияләрен әүвәл Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм дистәгә якын әдипкә хөкүмәтебез бүләкләрен тапшырды. Аннары сәхнәдән Татарстан берлеге рәисе Данил Салихов, ә экран һәм видеоязма аша ерак Әзәрбайҗан, Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Каракалпакстан республикалары, шулай ук күрше төбәкләр – Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан кебек тугандаш берлек җитәкчеләре үз тәбрикләрен җиткерде. Шул ук рәвештә экран аша Татарстанның халык әдипләре үз истәлекләрен ирештерде, талантлы яшьләребездән Лилия Гыйбадуллина белән Рүзәл Мөхәммәтшин сәхнәгә менеп тә шигырьләр яңгыратты. Тантана Рөстәм Маликов, Резидә Галимова кебек күренекле җырчыларыбыз, “Казан” бию ансамбле чыгышлары белән аралашып барды, Г.Камал исемендәге академия театры артистлары татар әдип­ләренең әсәрләрен укып ирештерде.

Икенче көнне тантана Язучылар берлеге бинасында дәвам итте. Анда, түгәрәк өстәл артында, безне олылап ерактан килгән берлек җитәкчеләре һәм Татарстанның күренекле каләм ияләре әдәби мохит турында фикер алышты.

Әзәрбайҗан Язучылар берлеге рәисе, узган елда үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән халык шагыйре Анар Рәсүл оглы чыгышын онытылып тыңладык. Аларның Язучылар берлегендә 1600 әгъза исәп­ләнә, дәүләт хисабыннан ул тугандаш республикада 4 әдәби журнал һәм 2 газета нәшер ителә икән. Республика хөкүмәте яшь язучыларның 300 енә – 300 әр доллар, 200 енә 200 әр доллар хисабыннан стипендия белән ярдәм күрсәтә. Ләкин, ни кызганыч, каләм ияләренә үз әсәрләрен бастырырга 6 басмада гына һич тә урын җитми, аларда дәүләт хисабына китаплар чыгаручы нәшрият та юк. Ә әсәрләре дөнья күрми икән, алар каләм хакы дигән ярдәмне дә күрми. Бу яктан Татарстан язучыларының хәле иминрәк, әмма китап нәшриятында чират бик зур.

Россия Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Валерий Киселев чыгышы шактый әсәренергә мәҗбүр итте. Әлеге берлектә 8 меңгә якын язучы исәпләнсә дә, аларның 90 проценты инде 60 яшьне узган, ә яшь каләм ияләре 2 процент кына тәшкил итә. Әдәбиятчыларның хәле кот­очкыч аяныч булуга карамастан, рус телле язучылар тагын 15 берлеккә оешкан, хәтта Петербург белән Мәскәүнең аерым оешмалары бар. Алар бер-берсенә баш бирми, “без сан ягыннан зуррак” дигән өстенлеккә һәм ташламаларга ирешү өчен берлекләр берсен-берсе уздыра-уздыра өр-яңа әгъзалар кабул итү белән мәшгуль. Мәскәүдәге нәшер ителүче әдәби журналларның тиражы 2-3 мең дәрәҗәсенә төшеп беткән, күпчелек әдипләрнең әсәрләре нигездә үзләре юллап тапкан химая хисабына гына нәшер ителә.

Таҗик Язучылар берлеге рәисе Низам Касыйм, Үзбәкстан берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Надир Җанүзәк һәм Казахстанның “Жулдуз” үзәк әдәби журналы редакторы Галим Җайлыбай – һәркайсы чыгышларының кереш өлешендә үк үз әдәбиятларының үсеше өчен вакытында ярдәм кулы сузган Татарстан хөкүмәтенә һәм татар әдипләренә рәхмәт сүзләрен ирештерергә онытмады. Октябрь инкыйлабыннан соңгы беренче елларда таҗик Садретдин Айниның, казах Абайның, шулай ук үзбәк шагыйрьләренең иң тәүге китаплары Казан нәшриятларында нәшер ителгән һәм әле аларның һәммәсенә дә үз типографияләрен, газета-журналларын, радио-телевидениеләрен булдыруда да татар белгечләре барып ярдәм кулын сузган. Галим Җайлыбайның, бөек Акмулланы кабатлап, “Казансыз казах булмый, казахсыз Казан булмый”, дигән сүзләре киләчәктә дә бердәм, аралашып яшәүгә чакыру булып яңгырады.

Үзбәкстан эчендәге Каракалпак Респуб­ликасының халык шагыйре Муратбай Низанов үзләрендә башкарылган эш күләме белән шаккатырды. Без Баку университеты галимнәренең әле 15-20 ел элек үк “Шәрык халыклары тарихы” дип аталган 100 томлык энциклопедия әзерләп чыгарулары турында белә идек инде (ни үкенеч, Татарстан моннан читтә калды). Бактың исә, әнә, каракалпаклар да үз әдәбиятлары тарихын һәм аларның иң гүзәл үрнәкләрен туплап, 100 томлы сайланма әсәрләр чыгаруга ирешкән. Бу өлкәдә татар галимнәренә баш кашырга һәм уйла­ныр­га гына кала.

Түгәрәк өстәл артында алардан соң чыгыш ясаган башкорт шагыйрәсе Зөлфия Ханнанова, Мәскәү, Төмән һәм Кырымнан килгән каләмдәшләребез Рауль Мирхәйдәров, Ринат Мөхәммәдиев, Диләвер Осман, Ханисә Алишина да төрки әдәбият вәкилләрен газиз телләребезне һәм милли әдәбиятларны саклап калу хакына берләшергә, әсәрләребезне тугандаш халыклар теленә тәрҗемә итешеп һәм ярдәм кулы сузып яшәргә чакырды. Шушы көннәрдә генә 60 яшьлек юбилеен тантана иткән Диләвер каләмдәшебезнең сүзләре аеруча истәлекле:

– Төрки дөнья зур һәм бөек. Ул аны бөек итү өчен үз заманында гаҗәеп көч куйган татар милләтенә рәхмәтле була белергә дә тиеш!

В.ИМАМОВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: