Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Театр тантанасы

Россиядә Театр елын каршылап

Әтнә татар драма театры үзенең 100 еллык бәйрәмен билгеләп үтте. Ләкин узган атнада шушы театрның гүзәл бинасында үткән тантананы фәкать Әтнә труппасының тантанасы дип кенә билгеләү дөрес булмас иде. Президент В.Путин фәрманы буенча, без аяк басарга хыялланган 2019 ел Россиядә «Театр елы» дип игълан ителде. Татарстанның да моны алкышлап каршыларга тулы хокукы бар. Безнең республикада бүген 15 – дәүләт, 3 муниципаль, алардан тыш әле шәхси театрлар иҗат итә. Милли театрлар саны ягыннан Россиядәге бер генә республика яки милли өлкә дә Татарстан белән тиңләшә алмый.


Әтнә район үзәге иртәдән үк республикабызның төрле шәһәрләреннән килгән театр коллективлары белән кайнап тора башлады. Әтнә театрының сокландыргыч фойе залында Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестрны, милли сәнгать горурлыгына әверелгән Ринат Таҗетдинов, Наилә Гәрәева, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Илдус Әхмәтҗанов кебек мэтрлар янәшәсендә Искәндәр Хәйруллин, Эмиль Талипов, Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров шикелле яшь талант ияләрен, үтә тыйнак рәвештә тезелешкән театр директорлары һәм режиссерлары Рөстәм Галиев, Фәридә Вәгыйзова, Рашат Фәйзерахманов, Рәшит Заһидуллин, Фәнис Мөсәгыйтов, Гүзәл Сәгыйтова, Ренат Әюпов, Рамил Фазлыев, Ленур Зәйнуллин һ.б. – барысын берьюлы күрү һәм гәп кору үзе үк сирәк очрак һәм олы бәхет иде. Казан артындагы район үзәгендә узган бәйрәмне шуңа күрә Әтнә театрының юбилее гына түгел, республика театрларының күмәк фестивале дип атасаң да ярый.

Татарстан Президенты Р.Миңнеханов килеп җитүгә үк, тантана республика театрлары турында видеотасмалар күрсәтүдән башланды. Аннары инде Г.Камал исемендәге академия театры “Зәңгәр шәл” спектак­леннән сокландыргыч өзекне сәхнәләштерде. Әлмәт театры артистлары К.Тинчуринның “Качаклар”, Чаллы театры Карло Гольдониның “Ике хуҗаның хезмәтчесе” спектакленнән өзек тәкъдим итте. Качалов театры артисты Илья Славутский белән Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин Мольерның “Дон-Жуан”ыннан өзектә берсе – русча, икенчесе татарча уйнап гаҗәпләндерде. “Әкият” балалар театры куйган тамаша, гомумән, балалар өстендәге киемнәр затлылыгы, уен камиллеге белән сокландырмыйча кала алмый. Бу юлы тамашачылар һәм кунаклар белән шыгрым тулы зал алар чыгышын тик алкышлар белән генә каршы алды.

Алда торган Театр елы уңаеннан, театр әһелләрен видеоязма аша Россия мәдәният министры В.Мединский да тәбрикләде.

Билгеле ки, кунаклар чыгышыннан соң, сәхнә түренә хуҗалар рәхим итте. 1918 елның ахырында Әтнәдә яшәүче мөгаллимнәр һәм мәдәни җанлы яшьләр авылдагы Фазылҗан бай йортында актер Фәхриевнең “Бәхет кошы” спектаклен куя. Ярты гасыр буе халык театры булып эшләгән коллективны 1959 елда театр училищесы тәмамлап кайткан Гомәр Мәрдәнов җитәкли башлый. 1966 елда ук Әтнә театры Бөтенроссия сәнгать бәйгесендә җиңү яулый. 1968 елда аларның Камал театрында гастрольләре башлана. 1973 елда әтнәлеләр кабат Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыга. 1977 елда инде бөтен Советлар Союзы күләмендә дә җиңүгә ирешәләр. 

2011 елда, ниһаять, Әтнә халык театрына “дәүләт театры” дәрәҗәсе бирелә. Әлеге исемне дә Әтнәнең үзенә килеп Президент Р.Миңнеханов тапшыра. Өч мең ярым халкы гына булган авылда дәүләт театры статусын алган Россиядәге бердәнбер театр бу! Һәм, менә, аның 100 еллык юбилеена да Президентыбыз янә үзе килгән.

Р.Миңнеханов үзенең чыгышында Әтнә генә түгел, ә республикадагы барча театр әһелләренә дә олы рәхмәтен җиткерде, халкыбызның театрлардан башка яши алмавын, киләчәктә дә аларга кайгыртучанлык күрсәтеләчәгенә басым ясады. Тантананы йомгаклап, Качалов исемендәге театрның баш режиссеры А.Славутскийга Россиянең “Почет ордены”н, ә Буа дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Р.Садриевка “Татарстанның халык артисты” дипломын тапшырды.     

В.ИМАМОВ.

 

1.Әтнә театры директоры Л. Зәйнуллин Президент Р.Миңнеханов һәм мәдәният министры И.Әюпованы күргәзмә белән таныштыра.

2.Әлмәт театры артистлары чыгышы.

3.Кунакларны «Әкият» театры сәламли.

4.Камал театры «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек уйный.

5.Бәйрәмнән күмәк фотография.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев