Мәдәни җомга

Сок буенда Сабан туе

Быел Федераль авыл Сабан туе Самара өлкәсенең Камышлы районында узды.

Бу - Бөтенроссия күләмендә авылда үткәрелә торган унынчы милли бәйрәмебез. Аның беренчесе дә Самара төбәгендәге Гали авылында үткән иде. Ул әйбәт оештырылган, хатирәләргә бай, милләтебезне, йолаларыбызны югары күтәргән бәйрәм булып хәтердә калды. Быел да Камышлы төбәгенә аяк басуга Сабан туеның оештырылу дәрәҗәсе югары булуын тоемламый мөмкин түгел иде. Камышлының юллары яңартылган, чәчәкле-чуклы түтәлләр белән бизәлгән, хәтта фонтанлы бакча да булдырылган, авыл кунак өедәй җыештырылган.


Камышлы - Самара өлкәсендә татарлар иң күп яшәгән район. Бу төбәктә гомер кичерүчеләрнең 90 процентка якыны - татарлар. Районда - 11 мең, Камышлы авылында 6 мең кеше исәпләнә. Тирә-як татар авылларыннан да балалар килеп укыган Камышлы мәктәбендә 600дән артык бала белем ала. Әмма шуңа карамастан мәктәпләрдә барлык фәннәр дә русча укытыла, татар әдәбияты атнага бер тапкыр факультатив буларак кына кертелә.  

Район үзәгендә яшәүче Эльмира ханым (фамилиясен әйтергә теләмәде) белән бу хакта гәпләшеп алдык. Аның өч баласы да мәктәптә укый. “Безнең өйдә сөйләшү-аралашу бары тик татарча гына бара. Шуңа да балаларым үз телләрен әйбәт белә. Әмма барлык гаиләләрдә дә алай түгел. Туган телләрен онытучылар, русча гына аралашырга яратучы укучылар елдан-ел арта”, - ди Эльмира ханым. 

Сабан туена килгән кунакларны Камышлы районы белән таныштыру татар халкының мәшһүр ул-­кызларына, тарихыбызга бәйле музейлардан башладылар. 

Танылган педагог, Татарстан һәм Россиянең атказанган укытучысы, татар халкына җәмәгате Рәмзия Вәлитова белән Әлифба китабын һәм татар телен, әдәбиятын укыту өчен 43 дәреслек, методик әсбап төзегән Сәләй Вәгыйзовның (1908-2005) туган авылы  Татар Байтуганында корылган музей-йортта безне аның мөдире һәм оештыручысы Нурания Абзалова каршы алды. Авыл фельдшеры булып эшләгән ханым Сәләй аганы күреп сөйләшү бәхетенә ирешкән. Ә педагог үскән нигездә йорт торгызырга керешергә аны педагогның соңгы сүзе итеп, “Минем нигезем исәнме?” дип соравы этәргеч биргән. Бивафа эшләп йөргән Нурания ханымны бу сүзләр нык сискәндерә һәм тынычлыгын ала. Ул музейны булдыру мәшәкате белән йөри башлый, төрле органнарга гына да 27 хат юллый. Н.Абзалова соңгысын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язган һәм мәсьәлә уңай борылыш алган, С.Вәгыйзовның нигезендә музей-йорт торгызу өчен акча бүлеп бирелгән. Хәзер 2016 елда ачылган мирасханә Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләүче ядкәрләр белән чын-чынлап горурланырга хаклы. 

Камышлының элекке мәктәп бинасында урнашкан төбәк тарихы музеенда бу якларда төрле заманнарда кулланылган ядкәрләрне күрергә мөмкин иде. Шулар арасыннан игътибарны тальян гармун җәлеп итте. Иске Ярмәк авылында яшәгән Гали Гәрәев бу музыка коралын 12 яшендә үк ясарга өйрәнә башлаган һәм бөтен гомерен шушы яраткан һөнәренә багышлаган. Ул үз гомерендә 500дән артык тальян гармунга җан өргән. Хәзер алар дөньяның төрле почмакларында, Финляндиядә, Америкада да саклана. Ярмәк биюе – “Вакка басу”ның яңаруына да оста куллы Г.Гәрәев сәбәпче булган. Шәхси музейчы Сөләйман Шаатдинов туплаган иске акча, самавыр һәм башка борынгы ядкәрләр коллекцияләре дә килүчеләр өчен кызыклы булды. 

Кояш горизонтка якынлаша башлаганда, төбәкнең яше-карты Камышлының мәдәният йорты янындагы мәйданга җыелды. Биредә Татарстан сәнгать осталары концерты барды. Авыл үзе дә күп кенә дәрәҗәле фестивальләр лауреаты,  җиңүче исемнәренә лаек булган атаклы “Ак каен” фольклор ансамбле һәм район халык театры белән дан тотса да, халыкның Казан артистларын тансыклавы әллә каян күренеп тора. Рөстәм Закиров, Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Сәләхов, Резеда Шәрәфиева, Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев, Сиринә Зәйнетдинова, Алинә Шәрипҗанова һ.б башкаруындагы һәр чыгыш яратып каршы алына. Концертны алып барган Илдар Кыямов белән Резеда Хәсәнова да тамашаны шаян сүзләр белән җанландыра. Тамаша салют бирү белән тәмамланды. 

Камышлы - милләтебезгә талантлы шагыйрь, тәрҗемәче һәм журналист Әнвәр Давыдовны биргән төбәк. “Советская Сибирь”, “Ферганская правда” газеталарында әдәби хезмәткәр, соңрак мәктәптә укытучы егет Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта, кулына корал тотып фашистларга каршы көрәшә. Ә.Давыдов, сугыштан кайткач, “Югары уңыш өчен” район газетасында эшли. 1952 елда ул Казанга күченеп килә, Татарстан Язучылар берлеге сәркәтибе, соңрак Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 49 ел гына булган кыска гомерендә ул бай әдәби мирас калдыра. Аның шигырьләр, поэмалар, документаль повестьлар тупланган 20 гә якын китабы (алтысы рус телендә) дөнья күргән. Татарстанның халык шагыйре Р.Фәйзуллин, Әнвәр Давыдовның иҗатын шул заман шигъриятенә яңалыклар алып килгән әдип буларак бәяләде. “Аның иҗатының  үз йөзе бар. 50 нче елларда әдәбиятта такмак рәвешендәге, буш шигърият барлыкка килгән иде. Әнвәр Давыдов заманы өчен алдынгы карашлы шагыйрь булды. Ул әдәбиятка яңа темалар, чын шигырьләр алып килде, поэмалар иҗат итте, - диде Р.Фәйзуллин. - Шул ук вакытта Ә.Давыдов рус һәм дөнья әдәбиятындагы яңа­лык­ларны татар шигъриятенә дә кертергә омтылды”. Шагыйрь шул ук вакытта яшьләрне әдәбиятка тартуда да әһәмиятле эш алып барган, аларга остаз була алган. Ә.Давыдовның авылдашы Рөстәм Мингалим дә аны остазы итеп күрә торган булган. Р.Фәйзуллин да өлкән шагыйрьгә сыенулары турында әйтте.

Районның мактаулы гражданины, Әнвәр аганың күршесе Фәрит Зәйнуллин шагыйрь белән бергә аралашып яшәгән елларын искә төшерде. “Ул бик кешелекле булып хәтеремдә калды. Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Районда нәшер ителә торган татар телендәге газета редакторы булу белән бергә, партиянең район комитеты әгъзасы да иде. Аның абруе зур булды. Халык аңа, өенә килеп, мөрәҗәгать итә иде. Ишекләренә бер дә бик эленмәде, ачык чырайлы булдылар. Аннары халык аның ыспайлыгына, пөхтә йөрүенә дә игътибар итте. Ул бик зыялы кеше иде”. Шагыйрь туган ягында яшәгәндә дә туктамый иҗат итә. Аның әсәрләрендәге прототиплар һәрвакыт Самара, Камышлы кешеләре була. Хәзер райондашлары, якташлары Әнвәр Давыдовны ярдәмчел булуы, үз туган җирен зурлап әсәрләр иҗат итүе өчен аеруча хөрмәт итә. Төбәк тарихы музеенда шагыйрьгә зур почмак багышланган. Бүген Камышлының бер урамы һәм мәдәният йорты аның исемен йөртә. Сабан туе тантаналары да авылның үзәк мәйданында - Мәдәният йорты янында  Ә.Давыдовка һәйкәл ачу белән башланып китте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, шагыйрьнең Казанда яшәүче кызы Алсу Абдульянова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Булат Ибраһимов һ.б. катнашты. Д.Азаров Әнвәр Давыдовның иҗаты белән Камышлы җирен данлавын искәртте. “Ул тырыш хезмәткәр дә, кыю хәрби дә, үз туган җиренең һәм Россиянең чын патриоты да булган. Шагыйрьләр һәрвакыт мәдәният үсешенә үзләреннән өлеш кертә”, – диде ул.  Губернатор Камышлы халкына  үз мәдәниятләренә, традицияләренә, бөек якташларының истәлегенә тугрылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. Шагыйрьнең кызы Алсу Абдульянова да авылдашларына ихлас рәхмәтен җиткерде. “Әти 1968 елның 23 июнендә Сабан туе барганда вафат булган иде, бүген милли бәйрәмебез уза торган көнне һәйкәл рәвешендә янә тормышыбызга кайтты”, - диде Алсу. Ул быел әтисенең тууына 100 ел тулу уңаеннан, шагыйрь турында истәлекләр, татар һәм рус телендә әсәрләре кергән китабын нәшер иткән.

Самара өлкәсендә татар шагыйрен зурлап һәйкәл куелуы, әлбәттә, күңелле вакыйга иде. Әмма кәефне кыра торган тараф та булды. Бюстка русча гына - “Энвер Давыдов” дип язылуы аны кимсетүдер, ул моны үзе дә теләмәс иде. Теләсә кайсы рус кешесе “Ә” хәрефен укый ала, югыйсә. 

Сабан туе Урал тавы итәгендә Сок һәм Камышлы елгалары очрашкан үзәнлектә – табигатьнең гаҗәеп матур почмагында узды. Анда илнең 24 төбәгеннән килгән 500ләп делегат, 20 меңләп тамашачы катнашты. Татарстан Президенты Р.Миңнеханов бәйрәмне Самара өлкәсе губернаторы  Д.Азаров озатуында Сабан туе мәйданында  Татарстанның Кукмара районы әзерләгән милли хуҗалыкны карау белән башлады. Зур экспозициядән Кукмараның эшлекле, булдыклы халык яшәгән район икәнен аңлау авыр түгел иде. Районның киез аяк киемнәре дә, металл савыт-сабалары да, балалар өчен тегелгән җылы курткалары да хәйран итәрлек. Кунакларга итек басу тәртибе белән танышу мөмкинлеге дә тудырылган иде. Күз явын алыр­дай җете төсләр белән чәчәкләр чигелгән кашагалар, карават япмалары, мендәр тышлыклары белән бизәлгән XIX гасыр татар өе дә халкыбызның уңганлыгы турында сөйли. Ул - Кукмараның барлык мәдәният хезмәткәрләре иҗаты. 

Рөстәм Миңнеханов губернаторны чәк-чәктән, коймактан  авыз иттерсә, Азаров аны кара уылдык белән сыйлады. Аннары Татарстан Президентына Идел суында тотылган кырпы балыгын бүләк иттеләр. “Түбәтәй” чатырында дәрәҗәле кунакларны оешманың җитәкчесе, чыгышы белән Камышлыдан булган Солтан Сафин каршы алды. Регина Хәйруллина Д.Азаровны өчпочмак ясарга да өйрәтте. “Сыйланыгыз, бу - татар “Макдоналдс”ы инде”, - диде аңа Р.Миңнеханов. 

Самара өлкәсе биләмәсендә “Самара космическая” музей-күргәзмә үзәгендә Президентны 3D күзлек ярдәмендә виртуаль космоска да  очырдылар. Аларга бу “сәфәр”дә үзәкнең директоры Елена Кузина булышты. Шуннан соң Р.Миңнеханов белән Д.Азаров өстәл куелган иркен урында Татарстан белән Самара арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник  хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Башкортстан хуҗалыгын карагач, президент һәм губернатор Сабан туе мәйданына юнәлде. 

Чиккән сөлгеләр, төсле тасмалар, кыңгыраулар белән бизәлгән җигүле атларда, озын колгалар тотып, гармун уйнатып, Сабан туена бүләк җыюның сәхнәләштерелгән йоласы бик матур күрсәтелде. Барысы да - арбага утырган әби белән бабай да, җыр-биюне үз иткән яшьләр дә - Сабан туена ашыга. Күренешләр арасында Самара якларында туып-үскән танылган татарларны да атап үттеләр: артист Рәшит Шамкай, баянчы Ренат Вәлиев, дзюдо буенча Европа һәм СССР чемпионы Хәбил Бикташев, биатлончы Эдуард Латыйпов һ.б.ның исемнәре аталды. Татар Байтуганы авылында туып-үскән Сәләй Вәгыйзовның хезмәте исә мәйданга чыккан зур Әлифба китабы белән искә алынды. Болар барысы да Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Казан” бию коллективы катнашында гаҗәеп матур тамаша  белән тәкъдим ителде. Самара өлкәсе исә П.Милославов исемендәге Дәүләт рус халык хоры башкаруындагы җыр һәм тематик вокал-хореографик күренеш белән җавап бирде. Тамаша ахырында мәйданга Татарстан фермеры, Карабаш бистәсендә токымлы атлар үрчетүче Фәрит Нәбиуллин Самара өлкәсенә бүләк иткән Сак-Сок исемле татар атын чыгардылар. 

Аннары мәйдан уртасына Президент Р.Миңнеханов, губернатор Д.Азаров чыкты, Сабан туен тантаналы ачып, халыкны бәйрәм белән котладылар. Р.Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә Д.Азаровка милли бәйрәмебезне бик югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм гореф-гадәтләребезне саклауга өлешләрен керткән хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. Губернатор Сабан туен үткәргән Камышлы районына "Нива" машинасы бүләк итте. Машина ачкычын бәйрәм сәхнәсендә район башлыгы Р.Баһаветдинов кабул итте. Татарстан Президенты  Самара өлкәсе татар мохтариятенә Ford автобусы ачкычын тапшырды.  

Берьюлы берничә мәйданда Сабан туе уеннары, төрле бәйгеләр башланып китте. Камышлы Сабан туеның үзгә бизәкләре дә бар иде. Әйтик, ашлык тутырган ярты центнерлы капчыкны ун метр кулда күтәреп барырга кирәк. Кем булдыра – аңа капчыгы белән ашлык бирелә. “Уфалла” арбасына балаларны утыртып тарттыру да олы-кечесенә кызыклы. Кем араны җитезрәк узса, бүләге дә - шуңа. 

Сабан туенда Марий Элдән килгән һәм 120 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан көрәшче Муса Галләмов баш батыр калды. Аңа жирәбәсез генә, Татарстан Президентыннан җиңел автомобиль бүләк ителде. Батыр тәкәне шунда ук Гали авылы мәдрәсәсенә тапшырды. Камышлы районы башлыгы  Рафаэль Баһаветдиновтан Федераль авыл Сабан туе  билгесе – “Тулпар ат” сынын Татарстанның Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин кабул итеп алды. 

Сөембикә КАШАПОВА. 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: