Мәдәни җомга

Үсеш стратегиясенә өстәмә тәкъдимнәр

Татар халкының үсеш стратегиясен төзүчеләр өчен минем дә конкрет тәкъдимнәрем бар.

Татар халкының үсеш стратегиясен төзүчеләр өчен минем дә конкрет тәкъдимнәрем бар.

1. Бүгенге татар кешесенең аң төпкелендә милли тоемлауны булдыру проблемасы безнең психологлар тарафыннан фәнни өйрәнелергә, галимнәр шул тоемлауны булдыруның программасын, механизмын эшләргә тиеш. Шушы механизмны эшләү буенча махсус төркем оештыру сорала.

2. Татар халкы 500 елдан артык вакыт репрессия машинасы астында яшәү нәтиҗәсендә, аңарда бик тирән курку хисе җыелып килгән. Бу курку иллюзор характерда; бүгенге татарда бу хис шул тирән куркуның инерциясе рәвешендә яши,– аны җиңәргә кирәк. Ул татар халкының киләчәктәге үсешенә кирәкле булган иң беренче фундаменталь адым да булырга мөмкин. Ә моңа үзләрендәге шундый курку инерциясен җиңгән халыкларның тарихи эш тәҗрибәләрен өйрәнү юлы белән ирешелә.

3. Татарстанда татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, моның өчен Интернетның бөтен мөмкинлекләрен файдалану. Бу өлкәдә безгә Казахстан тәҗрибәсен үзләштерү ярдәм итәчәк. Алар Казахстанда казах теленең дәрәҗәсен күтәрә алган, приоритетлыгын булдырган. Казах теленең дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә Казахстан күләмендә җиде дәүләт программасы кабул ителгән. Бу турыда филология фәннәре докторы, Астанадагы (Нурсолтан) Л.Гумилев исемендәге Евразия университеты профессоры Ш. Жаркенбекова язып чыкты: “Без бүген казах теле дәрәҗәсенең ныгаю-көчәюен, престижы үсүен һәм аны өйрәнүне генә түгел, ә аны көндәлек тормышта куллануны мотивлаштыруның да үсү тенденциясен күзәтәбез... Бер төркем Казахстан галимнәре башкара торган фәнни проект кысаларында, Казахстан Республикасы коммуникациясенең төрле өлкәләрендә (медиакиңлектә  (матбугат, интернет), эш кәгазьләре (канцелярия эшләрен алып бару, мәгариф һ.б. өлкәләрдә) төрле телләрнең кулланылу дәрәҗәсе өйрәнелде. Шул тикшерүләр нәтиҗәсендә, илебездә телләрнең хәзерге көндәге торышын һәм үсешен күрсәтүче төп тенденцияләр ачыкланды: дәүләтнең төрле учреждениеләрендә (министрлыклар, комитетлар, дәүләт белән идарә итү һәм җирле үзидарәләрдә, һ.б.) эш кәгазьләрен алып баруның рус теленнән казах теленә күчү эшләре сизелерлек активлашты. Әгәр 2006 елда эш кәгазьләрен казах телендә алып баруның тоткан урыны 32,7% булса, 2010 елда аның тоткан урыны 80% булды, ә 2013 елда 86% ка җитте”. 

Әлбәттә, Казахстан – мөстә­кыйль дәүләт. Ә без, татарлар, Россия эчендә яшибез; шулай булуга да карамастан, безгә алардан үрнәк алу зыян итмәс иде. Биредә тагын шуны әйтергә кирәк: Казахстанда өч телне (казах, рус, инглиз) өйрәнү алга сөрелә. Күп телләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән әлеге Казахстан моделе үткән тарихтагы факторларны да,  илебез алдына куела торган стратегик бурычларны да исәпкә алып төзелде.

Безнең Татарстанда да укыту системасына өч телне (татар, рус һәм инглиз) укытуны кертү проекты бар, 1990 елларда М.Шәймиев Татарстанда өч дәүләт телен – татар, рус һәм инглиз телләрен кертүне тәкъдим иткән иде. Кызганыч - ул кертелмәде. Татарстаннан куылган татар-төрек лицейлары укучыларга инглиз теленнән менә дигән белем бирде; предметлар Оксфордта төзелгән инглиз телендәге дәреслекләр буенча укытылды һәм анда керергә конкурс та бер урынга 70 кеше иде. Һәм җинаятьчелек тә аларда – ноль иде. Аларда укучыларның 20 проценты – рус балалары иде.

4. Милли мәгариф системасын булдыру. Татар балаларына БДИны татар телендә бирдерүгә ирешү. Татар университеты ачу. Һәр районда 1990 еллардагы кебек, берничә үрнәк татар гимназияләре, татар  мәктәпләре ачу; аларда татар теле һәм әдәбиятыннан кала төп фәннәрне рус һәм инглиз телләрендә укыту. Алардагы укытучылар коллективын да, конкурс ясап, иң яхшы, иң талантлы укытучылардан гына оештыру һәм укытучыларга хезмәт хакын аена 70-80 мең итеп билгеләү (әгәр дәүләт алай тәэмин итә алмый икән, андый хезмәт хакын даими түләп тору өчен иганәчеләрне җәлеп итү). 

5. Безнең киләчәгебез булган яшь буында (балалар бакчаларына йөрүче балаларда, мәктәптә һәм вузда укучыларда) һәм хәтта өлкән яшьтәге кешеләрдә дә үзенең татар милләте вәкиле булуы белән горурлану хисе тәрбияләү. Балаларны Ватан сугышында батырлык күрсәткән татар сугышчылары, Советлар Союзы геройлары –дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) белән Газинур Гафиятуллин, бер айдан артык Брест крепостен фашистларга бирмичә саклаган майор П.Гаврилов, фашистлар тарафыннан бозда катырылып үтерелгән генерал Д.Карбышев, беренче булып Рейхстагка җиңү байрагы элгән Гази Заһитов, герой-шагыйрь Муса Җәлил, фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән полк командиры, шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй һәм бик күп башка геройлар үрнәгендә тәрбияләү.

6. Николай Рерихның “Матурлыкны тану дөньяны коткарыр” дигән фикерен алга алып, һәр елны Татарстанның һәр районында һәм шәһәрендә (шул исәптән, Россия Федерациясенең татарлар яшәгән шәһәрләрендә дә) ике турдан торган “Татар кызы” һәм “Татар егете” дигән конкурсларны үткәрү. Беренче тур – районнарда һәм шәһәрләрдә. Икенче тур – бөтен татар халкы күләмендә, Казанда. Бу конкурсларны хакимиятнең финанславына ирешергә кирәк.

7. “ТНВ-Планета” каналында һәм Татарстанда оештырыла торган башка каналларда даими рәвештә түбәндәге тапшыруларны оештыру:

А) аена бер тапкыр гына булса да “Әйдә, өйләнешәбез!” дигән тапшыру булдыру (андый тапшыру заманында бар иде). Аларда бары тик татар егете белән татар кызының өйләнешүен генә пропагандалау. Катнаш никахларны, гыйбрәт алу өчен генә булса да, күрсәтмәү;

Б) ике атнага бер тапкыр гына булса да, “Иртәнге аш”, “Төшке аш”, “Кичке аш” кебек татар телендә тапшырулар оештыру. Аларда бары милли азык һәм ашларны гына пропагандалау (“Кичке аш” тапшыруы бар иде, кая югалды ул?). Безнең, мәсәлән, “чөгендерле катык” кебек ашларыбыз бар иде. Шундыйларны искә төшерик һәм пропагандалыйк. Юныс Әхмәтҗанов кебек пешекчеләребезнең китапларын интернетка куеп, яңадан бастырып пропагандалау;

В) һәр мәдәният йорты каршында, радио һәм телевидение тапшырулары редакцияләрендә эстрада җырчылары өчен “сыйфат комиссиясе” булдыру һәм җырчыларны шул комиссия  рөхсәтеннән башка сәхнәгә чыгармау. Һәр җырчының концерт программасын “энә күзеннән” үткәрү. Беренчедән, сәхнәгә ярым шәрә рәвештә чыгармау,  ничек кие­нүләрен контрольгә алу; аларның киемнәре аша халкыбызга милли киенү рәвешен, пропагандалау. Икенчедән,безгә һәр җырчының программасына игътибарлы булу. Халык җырлары онытылып бара. Бүгенге бер-берсенә игезәк, бер көнлек җырлар белән татар халкында горурлык хисен тәрбияләп булмый. Аның өчен эстрада җырчылары халкыбызның рухын чагылдыра торган җырларны гына пропагандаларга тиеш. Монда бөек Тукае­быз сүзләрен истән чыгармаска тиешбез:

Кузгатмакчы булсаң  халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел, мәгънәсе юк көлке, уен.

8. Татарстан китап нәшрия­тына: а) Нәкый Исәнбәтнең “Балалар фольклоры” (соңгы тапкыр 1984 елда басылды) һәм “Нәниләр шатлана” (соңгы тапкыр 1967 елда басылды) китапларын зур тираж белән яңадан бастырып чыгару, аларны Татарстандагы барлык балалар бакчаларына тарату (рус телендәге балалар бакчаларына бу китапларны русчага тәрҗемәдә). Балаларны (шул исәптән рус теллеләрне дә!) шул китапларда китерелгән татар уеннары белән тәрбияләү; б) 8 томлык “Татар әдәбияты тарихы”ның томнарын бер мең биш йөз данә итеп кенә түгел, ә  аны һәр татар зыялысына җитәрлек күләмдә яңадан бастырып чыгару һәм барлык шәһәр, авыл, вуз китапханәләренә тарату. Югыйсә, 8 томлы “Татар әдәбияты тарихы”ның моңарчы басылып чыккан томнарын Татарстан Мәгариф министрлыгы бары татар мәктәпләренә генә тараткан, ә вуз китапханәләре, вуз укытучылары, шәһәр һәм авыл китапханәләре алар төзегән исемлеккә кертелмичә калган. Нәтиҗәдә Чаллы дәүләт педагогика университетының фәнни китапханәсендә дә, Алабуга, Уфа институтларында да моңарчы басылган 1, 2, 3, 4, 5нче томнар юк; без, вуз укытучылары, үзебез татар әдәбияты тарихын укытсак та, ул китаплардан мәхрүм калдык. Мондый фәнни китап­ларның беренче чиратта вуз укытучыларына кирәклеге көн кебек ачык. Китапларны таратуда мондый башбаштаклыкка чик куярга кирәк.    

9. Казанда Татар дәүләт музыкаль драма театрын булдыру. Шәһәр үзәгендә иң соңгы таләпләргә җавап бирә торган бина салу. Безнең әдәбиятта бу театрны репертуар белән тәэмин итәрлек әсәрләр күп.

10. Чаллы шәһәрендә Чаллыдагы барлык вузлар өчен уртак булган, 6 -7 миллион китапка исәпләнгән зур Үзәк Фәнни китапханә булдыру. Аның бинасын иң соңгы таләпләргә җавап бирерлек итеп төзү.

11. Бүген шәһәрләребездә һәр учреждение, һәр кибетнең исеме йә рус, йә инглиз телендә генә язып куелган. Урамдагы һәр алтактаны өч телдә – башта татар, аннан рус һәм инглиз телләрендә язуны таләп итәргә һәм гамәлгә ашырырга. Шәһәрләрдәге урам исемнәрен татарча да язып кую белән шөгыльләнүче оешма һаман күренми.

12. Казан метросында станция исемнәрен, Казанда һәм Татарстанның барлык шәһәрләрендә автобус, троллейбус һәм трамвайларда тукталыш исемнәрен, белдерүләрне башта татар телендә (ир-ат тавышы белән), аннан соң рус һәм инглиз телләрендә әйтүне гамәлгә кертү. Башкортстанда (Уфада) трамвайларда тукталыш исемнәрен һәм белдерүләрне башта башкорт телендә, аннан соң русча әйтәләр. Безгә алардан үрнәк алырга кирәк.

Мондый тәкъдимнәр Татар халкының үсеш стратегиясенең  проектына кертелер, дигән ышанычта калам.

Әнвәр ШӘРИПОВ, филология фәннәре докторы, профессор.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: