Мәдәни җомга

Рашат САФИН: ЛАОКООН, яки Агач атка атланмыйк

Телебездә, агач атка атландыру, дигән гыйбарә бар. Аның мәгънәсе хакында Нәкый Исәнбәт мондый аңлатмалар бирә: "Агач ат - ясалма, алдар ат"; "Агач атка атландыру - кешене алдау, ялганга ышандыру, алдандырып калдыру"; "Агач атка атлану - алдану, идеалыңа ирешә алмау" (Татар теленең фразеологик сүзлеге - Казан, 1989. I том). Галим әйтемнең...

Телебездә, агач атка атландыру, дигән гыйбарә бар. Аның мәгънәсе хакында Нәкый Исәнбәт мондый аңлатмалар бирә: "Агач ат - ясалма, алдар ат"; "Агач атка атландыру - кешене алдау, ялганга ышандыру, алдандырып калдыру"; "Агач атка атлану - алдану, идеалыңа ирешә алмау" (Татар теленең фразеологик сүзлеге - Казан, 1989. I том). Галим әйтемнең каян килеп чыгуы турында мәгълүмат бирми. Анысын язучы-тарихчы Нурихан Фәттах язмаларында табабыз. Ул әлеге гыйбарәнең барлыкка килүе... Троя тарихына бәйле, дип уйлый. Ләкин борынгы Троя белән татар теленең ни багланышы булырга мөмкин икән соң? Бар икән шул. Әдипнең дәлилле һәм фәнни нигезләнгән фикеренчә: "...Троянцы - предки татар и родственных им народов" (Н.Фаттах. Язык богов и фараонов - Казань, 1999).

Троя - кешелек тарихында үз эзен калдырган кала-дәүләт. Аның турында борынгы греклар һәм римлеләр язмаларында кызыклы мәгълүматлар сакланган. Мәсәлән, Гомерның "Илиада" дигән әсәрендә телебездәге әлеге гыйбарәнең килеп чыгышы ачыклана кебек.

Хәзерге вакытта Трояның хәрабәләре генә калган. Ул Кече Азиянең төньяк-көнбатышында, Эгей диңгезе буенда, Дарданелл бугазыннан көньяктарак җирдә урнашкан булган. Гомер аны тасвирлаганда изге, бөек, бай, якты, бәхетле, иркен һәм башка эпитетлар куллана. Бу шәһәрне төзүдә Посейдон һәм Апон кебек аллалар үзләре катнашкан, имеш. Яңа эрага кадәр 1260 еллар тирәсендә ул дошманнар камавында калып, һәлакәткә дучар ителгән.

Ни өчен соң аллалар нигез салган, халыклары тырышлыгы белән зур көч-куәт туплауга ирешкән дәүләт көрәштә җиңелгән? Бәлки, хәрбиләре сугыша белмәгәндер яки алар начар коралланган булгандыр. Юк, кораллары да камил булган, солдатлары да, чын төркиләрчә, гайрәтле каһарманлык күрсәтеп, шәһәрне 10 ел буена батырларча саклаган. Тик нәтиҗәдә бирешкәннәр. Сәбәбе гади дә, аяныч та: агач атка атланган бабаларыбыз.

Бу вакыйга хакында риваятьтә болай әйтелә. Троя патшасының улы күршедәге Спарта патшасының яшь хатынын урлый. Спарта җавапны озак көттерми - ахейларның (грекларның) башка кала- дәүләтләре көчен дә берләштереп, Трояга һөҗүм оештыра. Ләкин, 10 ел буе сугышып та, уңышка ирешә алмый. Ачык көрәштә җиңә алмагач, греклар хәйләгә күчә. Алар троялыларның ат яратканын белә һәм агачтан матур итеп ат ясый да, аның эченә үз сугышчыларын урнаштыра. Шуннан атны Троя диварлары янында калдыралар да, сугыш кырын ташлап, ачык диңгезгә юл тоталар - янәсе, өйләренә кайтып китүләре. Ә үзләре ерак китмиләр, якындагы утрауда төнгә чаклы качып калалар.

Троя эйфория кичерә - без җиңдек, имеш. Алар агач атны шәһәр эченә кертеп куя да тәмле йокыга тала. Менә караңгы төшә. Ат эчендәге ахейлар чыгып, гамьсез сакчыларны кырып ташлый һәм кальга капкасын ача. Ул арада греклар инде кире килеп өлгергән. Аларга юл ачык, каршы торучы юк, шәһәрдә уяулыкның әсәре дә сизелми - кер дә кыр "агач атка атланган" бәхетсезләрне.

Күрәбез, татарга хас беркатлылык бүген генә туган әйбер түгел икән. Шулай да, борынгылар язмышларыннан сабак та ала белгән, аның турында хәбәрне васыять итеп безгә җиткерү кирәклеген дә онытмаган: "агач ат" гыйбарәсен телебезгә салып, образын хикәят итеп калдырган. Соңгысын кинаяле телдә башкарганнар. Риваятьтәге ат - эзотерик термин. Ул - ана карынындагы әле аңсыз тән (эмбрион) тормышын чагылдыра торган һәм әкиятләрдә электән кулланылып килгән архетип. Бу очракта ат - рухиятне инкяр итүче, акыл вә мантыйк дигән әйберләргә төкереп караучы һәм, тән ихтыяҗы таләпләрен мотлаклаштырып, хис-тойгы хыялына бирелеп яшәүче шәхесне (җәмгыятьне) эчтән җимерүче бозыклык символы. Шул исәптән, бездәгедәй, "ислами мәркәз" тарафыннан (иманнарын сатып җыйган нефтедолларларына төреп) таратыла торган мөшриклек элементлары кебек, диндәге җаһилият үрнәкләрен дә кертеп.

Хәер, троялылар арасында агач атка атланучыларны ни көткәнен алдан күрүчеләр дә булган-булуын, тик аларны тыңламаганнар. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, жрец Лаокоон, халыкка мөрәҗәгать итеп, әлеге атны калага кертмәскә чакыра, әмма аның сүзенә колак салучы табылмый. Шулчак диңгездән ике елан чыгып, Лаокоонны һәм аның ике улын буа вә чага башлый. Бичаралар бик каты газаплар кичереп, мәлгуньнәргә каршы, бөтен көчләрен куеп, көрәшеп карый, ләкин яклаучы табылмагач, ахыр чиктә, һәлакәткә дучар ителә.

Риваять авторлары моның белән нәрсә әйтергә теләгәненә төшеник дисәк, андагы эзотерик терминнарның гади телгә тәрҗемәсен белү зарур. Биредә: диңгез суы - иҗтимагый (милли) аң; еланнар - вакыт-җирлек таләпләрен белмәүче-танымаучы, ят кавемнәр динендәге һәм мәдәниятендәге батыйл карашларны вә гадәтләрне көчләп тагучы иблиси затлар; Жрец (Лаокоон) - халыкның дине (рухи лидеры; аның улларыннан берсе - милләтнең дәүләте, икенчесе - мәдәнияте; соңгыларының һәлакәте - җәмгыятьнең эчтән җимерелүе (сәбәбе һәм сөреше).

Хуш, нигә кирәк булды соң әле мәктәп елларында ук өйрәнелгән Троя язмышын яңадан искә алу? Чөнки, беренчедән, ул - бүген яшәүчеләр өчен (иң әүвәл, татарның үзенә) тарихи сабак; икенчедән, бу - бабаларыбызның кешелек цивилизациясенә керткән өлеше (димәк, безнең дә мәдәни мирасыбыз); өченчедән, һәм иң мөһиме, быелның 19 июль вакыйгасы әлеге сабакның актуальлеген янә бер искәртте түгелме?

Әйе, бу җан өшеткеч вәхшилек белән Аллаһ безне күп нәрсәләр турында кисәтте. Аларның барысын да анализлау бер мәкалә кысаларында мөмкин дә, кирәк тә түгелдер. Ә менә иҗтимагый фикерләүдә моңарчы чагылыш тапмаган кайбер мәсьәләләргә тукталып үтү артык булмастыр.

Миңа калса, Вәлиулла Ягъкуб һәм Илдус Фәизгә каршы оештырылган теракт аркылы Аллаһ, иң әүвәл, татарда дингә мөнәсәбәтләрдә заман таләпләренә игътибарсызлык һәм Ул йөкләгән миссиянең үтәлмәве дәвам итсә, милләтнең фаҗигале язмышка юлыгу ихтималлыгы хакында искәртте. Авыр тоелмасын, хәзергә гавамның Исламга карашы мөшрикләрчә, примитив дәрәҗәдә кала бирә. Моның белән килешмәүчеләр, бөтен мөселман дөньясы шундый, дияр. Шулаен-шулай, әмма бу халкыбызны акламый - аңа бит мәҗүсилек җаһилиятеннән арынмаганнарга иярү түгел, ә аларны ияртү, ягъни Аллаһка кайту сәяхәтендә адашканнарга, Коръән нуры яктылыгын таратып, тугры юл күрсәтү тәкъдирләнгән. Аяныч, без моны танырга теләмибез. Сәбәп нәрсәдә? Бер яктан, кайбер "хәзрәт"ләрнең наданлыгында вә тәкәбберлегендә һәм, икенче яктан, җәмгыяви битарафлыкта дисәк, ялгышмабыздыр - "шәйхелислам"нар күбәя, ә Исламның һәм, гомумән, диннең асылын тирәнтен аңлаучы вә аңлатучы чын руханиларыбыз күренми; бәлки, күренерләр дә иде, тик агач атка атланган җәмгыятьтә тиешле яклау тапмагач, андыйларны, Вәлиулла хәзрәт шикелле, Лаокоон язмышы көтә. Әлеге сәбәпләрнең һәркайсына тукталып үтик.

Милли хәрәкәт активистлары еш кына, рухи лидер юк, дип зарлана. Ни өчен соң юк? Чөнки милләт үзе тулы канлы организм дәрәҗәсендә формалашмаган; үзидарә субъекты буларак, уяулыкларын җуйган троялылар сыман, гафләт йокысыннан арынырга ашыкмый. Аңларга вакыт, рухи лидерны җәмгыять тәрбияләргә тиеш. Аллаһ, пәйгамбәрләр һәр кавемгә үз араларыннан җибәрелер, дигән (димәк, нәбиләрне читтән көтәсе түгел) һәм умарта кортлары мисалында моның гыйбрәтен дә күрсәткән. Аларда лидер - ана корт. Ул күршедән килми, аны гади эшче корт личинкасыннан, махсус тәрбияләп, бөҗәкләр гаиләсе үзе тудыра.

Кешелек җәмгыятендә рухи җитәкчеләр хәзерләү өлгесен Пифагор күрсәткән, дип исәпләнә. Ул Мисыр һәм Якын Көнчыгыш мистерияләрендә эзотерик гыйлем алып кайтканнан соң, Кротонда (Италия) руханилар мәктәбе ача. Анда шәкертләр ике төркемдә укый. Беренчесендә Җир аңлыларны агарту өчен кирәк булган белем бирелә. Программаны үтәгәннәрнең күпчелеге халык арасында эш итүче рухи җитәкчеләр (бездәге имамнар кебек) итеп билгеләнә. Алар экзотерик (тышкы, ачык, гавам өчен сер булмаган) гыйлем ияләре дип саналган. Уку дәверендә шәкертләрне игътибар белән күзәткәннәр. Һәм иң акыллы, иң сәләтле, иң тырыш, камил әхлаклы вә сер саклый белүче азчылыкны аерым программа буенча укыту өчен икенче төркемгә күчерә торган булганнар. Боларына, экзотерик белем алганнан соң, эзотерик (эчке, ябык, яшерен, Күк аңлылар гына үзләштерә алырлык) гыйлем дә җиткергәннәр. Шулай дөнья төзелешен метафизик югарылыкта күзаллаучы, илаһи кануннарның асылын өйрәнгән, хакыйкатьне тирәнтен аңлаучы һәм Изге Язмаларның хикмәтле телен белүче галимнәр тәрбияләнгән. Алар арасында иң зур абруй казанганы, табигый рәвештә, рухи лидер дип танылган. Элек моңа охшаш тәҗрибә бездә дә булган, мәгәр совет чорында онытылган...

Дөрес, шәхес культы ихтималлыгыннан чыгып, безгә гомумтатар лидеры кирәкми, диючеләр дә бар. Монда милләтнең бүгенге халәтен истә тоту зарур. Бит намусын җуймаган рухи җитәкченең кул-аягы богаулы - ул ике ут арасында яши: гавам фикеренә бирергәме өстенлекне (ягъни Җир аңлыларны якларгамы), әллә гаделлек мәсләгендә һәм акыл кушканча эш итәргәме, дигән дилемма аны даими борчый. Әйтик, хаҗ кылу йоласында һәм кыйбла (Кәгъбә) мәсьәләсендә ул элекке гадәтләрнең кайберләреннән арынырга кирәклеген таный, ә җәмгыять моны катгый рәвештә кире кага. Гамәли хаким һәм рухи җитәкче халыкка каршы бара алмый. Бу очракта "тузга язмаган" фикерне бәйсез лидер (галим) әйтергә тиеш. Әлбәттә, ул да (пәйгамбәрләр кебек) һәрьяклап "кыйналачак", әмма аның идеяләре әкренләп үзләренә юл ачачак. Остазның роле менә шунда.

Халыкның дингә карата битарафлыгына килгәндә, проблема катлаулырак - бусы милли рух, иҗтимагый аң инерцияләренә бәйле. Аллаһ яралткан бөтен нәрсә кебек, мөселман дөньясы да көрәш мәйданы булып тора. Анда искелек белән яңалык даими каршылыкта. 19 июль вакыйгасы күрсәткәнчә, әлеге каршылык шундый ноктага җиткән ки, хәзер алар арасындагы көрәш "кем кемне" куелышында бара. Җир аңлылар искелекне яклый, Күк аңлылар - яңалыкны, һәм бу - табигый (тәкъдири) күренеш. Бездә аны мәзһәбләр каршылыгына бәйләп тикшерәләр. Ул да урынлы. Хәлбуки, мәсьәләне аңа гына кайтарып калдыру дөрес булмас. Ник дигәндә, андый караш проблеманы һәрьяклап өйрәнү мөмкинлеген чикли, чөнки искелек чаткылары үзебезнең традицион хәнәфи мәзһәбебездә дә аз түгел ич. Дин тотуны һәркем бит үзенчә аңлый: Җир аңлылар өчен диннең асылы - ритуал, Күк аңлыларга исә андагы хакыйкый тәгълимат мөһимрәк. Экзотерик диннәр, башлыча, йолалар белән чикләнә, эзотерик диннең асылы - илаһи гыйлем. Шул сәбәпле, шәригать Күк аңлыларның дини ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алмый. Билгеле инде, андыйлар мәчетләрне читләтеп уза. Димәк ки, дин тотуда, йолалар үтәү белән беррәттән, Ислам метафизикасын вә фәлсәфәсен өйрәнүне дә оештыру мәслихәт.

Әйтергә кирәк, мөселманнарда иманны аңлау да төрлечә: кадимчеләр күзаллавынча, ул - фанатизм (сукырларча ышану); җәдитчеләр фикеренчә исә, иманның нигезе - акыл (Хак Тәгаләнең барлыгын вә берлеген Ул биргән "үлчәү" ярдәмендә тану). Хак дин -Аллаһка кайту юлын яктырту чарасы. Җәдитче үзенең иманын менә шул яктылыкта акыл, мантыйклы фикерләү аркылы ныгыта һәм аның аңы вә әхлагы шайтан хәйләсенә бирешмәслек булып камилләшә. Диннең әһәмияте тарихи тәңгәллектә, аның төп вазифасы - вакыт вә җирлек таләпләренә туры китереп яшәргә өйрәтү. (Бу шаһәдәттә бәян ителә). Әгәр дин әлеге вазифаны үтәмәсә, ул үзе дә, аңа нигезләнгән мәдәният тә җәмгыятьне алгарышка илтми. Бу мәсьәләдә акны карадан аеру өчен акыл кирәк (сукырларча инану гына җитми).

Мөселман дөньясында соңгы елларда туган вазгыятьнең тагын бер ягына игътибар итү зарур: искелек белән яңалык көрәшендә безгә Күк аңлыларны яклау һәм җитәкләү миссиясе йөкләнә. Татар исламы идеясе менә шуны да күздә тота.

Сүзне йомгаклау йөзеннән, ассызыклап шуны әйтәсе килә: татарым, син бүген җәннәттән куылган Адәм белән Хауваны хәтерләтәсең - үз акылыңа таянмыйча, ятларга иярәсең (нәбиләрне читтән эзлисең). Һәм моның өчен Аллаһның җәзасын да күрәсең.

Газиз халкым! Адәм (г.с.) кебек тәүбә кыл; үзләренә ияртеп, безне агач атка атландырырга теләүче иблиси затлардан арын; тәкъдири миссияңне үтәүгә күч; үз акылың белән яши башла. Алай эшләсәң, Аллаһ рәхмәте илә, фәрештәләр сәҗдә кылыр үзеңә. Иншалла, шулай булыр!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: