Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ЧҮП-ЧАРГА КҮМЕЛЕП КАЛМАБЫЗМЫ?

Әй, Казан, нурлы Казан, моңлы Казан, дисәк тә, башкалабызның чисталыгы турында күпме генә сөйләсәк тә, әлегә бер дә мактанырлык эшебез юк. Әмма бу очракта минем коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен генә һич тә гаеплисем килми. Без шулай гадәтләнгән: Казан урамнарының чүп-чарга күмелүен, шапшаклыгын гел алардан күрәбез, иртән торып, урамга чыгуга, шуларны эт...

Әй, Казан, нурлы Казан, моңлы Казан, дисәк тә, башкалабызның чисталыгы турында күпме генә сөйләсәк тә, әлегә бер дә мактанырлык эшебез юк. Әмма бу очракта минем коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен генә һич тә гаеплисем килми. Без шулай гадәтләнгән: Казан урамнарының чүп-чарга күмелүен, шапшаклыгын гел алардан күрәбез, иртән торып, урамга чыгуга, шуларны эт итеп сүгәргә тотынабыз. Янәсе, урамнарны вакытында чистартмыйлар, чүплеккә алып китмиләр. Моңа бер коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре генә гаеплеме соң?

Тирә-ягыбызга күз салыйк. Шәһәр урамнарында, скверларда, транспорт тукталышларында нинди генә чүп-чар юк?! Кем соң аларны бирегә китереп ташлаган, кем чүп-чар калдырган? Без үзебез. Без чүплибез урамнарыбызны, без үзебез теләсә кая, теләсә ни ташлыйбыз. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эшен санга сукмыйбыз. Кайберәүләр бөтенләй дә әдәпсез: чүп-чар тутырылган пакетларны үзләре яшәгән йортларның коридорларында, керү-чыгу урыннарында, хәтта лифтларда ташлап калдыра. Кайбер йортларның ишек төпләрендә, баскычларда буш шешәләр, тәмәке каплары, целлофан пакетлар аунап ятканын бик еш күрергә мөмкин. Кем үзенең торган, яшәгән җирен шундый хәлгә китерә? Чистай яки Декабристлар урамнарында яшәүчеләр үзләренең чүп-чарын Ямашев проспектына, яисә Адоратский урамына илтеп ташламый бит. Бу - оятсыз бәндәләр эше. Лифтта сүндерелмәгән тәмәке төпчеген ташлап калдырган кешегә ни дип әйтәсең? Бериш кешеләр шулкадәр гадәтсез: оешма, учреждение яки офислар, супермаркетларның ишек төбендә тартып торган абзый тәмәке төпчеген үзеннән бер метр, метр ярым ераклыкта торган чүп савытына салмас, җиргә, аяк астына ташлар, яисә үзеннән бераз ераккарак ыргытыр. Алай гына түгел, урам буйлап сыра эчеп барган егеткәй шешәсен урам уртасына куеп китәр. Болар безнең эчке культурабызның ни дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә.

Кайбер адәми затлар транспорт тукталышларындагы чүп савытларын тибеп аудара, реклама такталарын вата. Казан каласының Чистай урамындагы 4 нче һәм 6 нчы йортлар каршындагы балалар мәйданчыгы янында яшь-җилбәзәк җыелып, тәмәке көйрәтә, сыра эчә. Буш шешәләрне, сигарет капларын шунда ташлап калдыра. Тагын бер мисал. Бутлеров урамындагы шахмат мәктәбе бакчасында егет һәм кызлар җәй айларында яшел чирәм өстендә утырып күңел ача. Алардан калган чүп-чарны кемдер җыеп алырга тиеш була. Шунда ук Мулланур Вахитов һәйкәле тора. Аның әйләнә-тирәсендәге тәмәке төпчекләрен чәчеп үстергәннәр диярсең. Югыйсә, мондый урыннарда, чүпләмәгез, чүпләсәгез, фәлән сум штраф салыначак, дигән язу куйсалар да, бер дә артык булмас иде.

Кайберәүләр үзләре яшәгән йортларның балконыннан сигарет төпчекләре, башка чүп-чар ташларга да күп сорап тормый. Моның өчен дә беркем бер сүз әйтми. Урамнарыбызны пычраткан, теләсә кая көнкүреш калдыклары ташлап калдырган бәндәләргә бернинди дә чара күрелми.

Башкалабызның чисталыгын тәэмин итү вазифасы йөкләнгән түрәләр җәзасызлыкның җавапсызлыкка китерүен бик яхшы белә, югыйсә. Сүз шундый әдәпсез бәндәләрне, шәһәребезне пычраткан, теләсә кая чүп ташлап калдырган кешеләрне штрафка тарту турында бара. Шунсыз без һаман да чүп-чарга күмелеп яшәячәкбез. Чит илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый чаралар уңай нәтиҗә бирә. Сингапурга сәяхәт кылган кешеләр андагы урамнарның чисталыгы турында исләре китеп сөйли. Чөнки анда шундый итеп штраф салалар, аның бәясенә шәп кенә бер магнитофон сатып алырга була икән. Сингапур халкы моннан сабак алган. Үзенең туган җирен, шәһәр урамнарын пычратмый. Кайбер илләрдә урамда көнбагыш ашап барган, кабыгын җиргә ташлап калдырган кешеләрне дә штрафка тарталар.

Бәлки, әле быел экологларның үтемле сүзе ишетелер. Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча инспекторларның вәкаләтләре киңәю нәтиҗәсендә хәзер тәртип бозучылар штрафка тартылырга мөмкин. Моңа шәһәр буйлап рейдлар үткәрү дә ярдәм итәчәк. Дачаларга, шәһәр яны бакчаларына аерым игътибар биреләчәк. Чөнки күп кенә бакчачылык ширкәтләрендә чүп-чарны юл кырыйларына, урман полосаларына ташлыйлар. Мондый башбаштаклыкларга кайчан да булса бер чик куелырмы? Әгәр дә без һаман да башкалабызның чисталыгы турында сүз сөйләп кенә күңелебезне юатсак, беркайчан да Аурупа калалары дәрәҗәсенә ирешә алмаячакбыз.

Русиянең кайбер шәһәрләрендә мондый проблемаларны күптән инде хәл итәргә тырышалар. Әйтик, Белгород шәһәрендә һәр урам чатында чүп савытлары куелган. Былтыр минем үземә Түбән Кама шәһәрендә булырга туры килде. Анда урамнарның чисталыгына шаклар каттым. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Урамнарда, скверларда, паркларда бер чүп әсәренә, кәгазь кисәгенә юлыкмассың. Мин беркайда да чүп-чар тулган пакетлар аунап ятканын, урамнарда, транспорт тукталышларында сигарет төпчекләрен, Казандагы кебек, йортларның коридорларында өелеп яткан реклама гәзитләрен күрмәдем.

Социологлар үткәргән сорашып-белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русия ватандашларының 51 проценты шәһәрләребездә чүп өемнәренең тулып ятуына ризасызлыгын белдергән. Русиядә ел саен миллиардларча тонна чүп-чар җыела. Бездә дә ул җитәрлек. Нигездә аны чүплекләргә илтәләр. Казанның Левченко бистәсендә көнкүреш калдыкларын эшкәртү заводы да эшләп тора. Хәзер инде яңа бер проблема килеп туды. Бүген, чит илләр үрнәгендә, чүп-чарны аерым контейнерларга салу турында сүз бара. Алай була калса, начар түгел. Ләкин мин шәһәр халкының күпчелеге шулай эшләренә бик шикләнәм. Кайбер йортларның контейнерлар мәйданчыгында өелеп яткан чүп-чарны күргәч, моның тормышка ашасына бигүк ышанасы килми. Әйтик, көннәрнең берендә безгә бер контейнерга ашамлык калдыкларын, икенчесенә - кәгазь-картон тартмалар, өченчесенә - полиэтилен пакетлар, дүртенчесенә пыяла савытлар илтеп салырга туры киләчәк, ди. Әле бишенчесе дә бар. Анысына инде электр энергиясен янга калдыра торган, файдалану вакыты чыккан лампочкаларны салырга тиеш булабыз. Бу проблема бер бездә генә түгел, ул әле ил буенча хәл ителмәгән. Белгечләр болай ди: яңа төр лампочкалардагы терекөмеш парлары организм өчен зарарлы. Бер генә лампочка ватылса да, һавада терекөмеш парлары күп тапкыр арта. Ә инде чүп савытларына эләксә, алар һавага чыгып, тагын да куркынычрак органик кушылмага әйләнә. Хәзерге вакытта мондый лампочкалар көнкүреш калдыклары өчен билгеләнгән контейнерларга ташлана. Казанда аларны халыктан җыю тиешенчә оештырылмаган. Торак-коммуналь хуҗалыкларында да, идарәче компанияләрдә дә әлегә аның кайгысы юк.

Без машина шиннарын да теләсә кая ташлыйбыз. Аурупа илләрендә аларны җыеп эшкәртәләр, декоратив плитәләр, аяк киеме аслыклары, теннис мәйданчылары өчен материаллар ясыйлар.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, чүплекләрнең күпчелеге торак пунктлар өлешенә туры килә. Авыл хуҗалыгы җирләрендә дә, урманнарда, урман полосалары тирәсендә дә, базар территорияләрендә дә чүп өемнәрен күрергә мөмкин. Кайбер урыннарда мондый чүплекләр хәтта су чыганаклары белән янәшә тора.

Шәһәребездә бер мода алдылар. Кайбер торак йортларның аскы катларында кибетләр, матурлык салоннары, даруханәләр ачалар. Чистай урамының 4 нче йортында да тәүлек буе эшли торган шундый кибет бар. Аның каршындагы сквер җәй көннәрендә җыелып эчү урынына әйләнә. Ишегалды җыештыручылар шуннан әллә никадәр чүп-чар җыеп ала. Шулай булгач, Казаныбызга чисталык каян килсен?!

Язмамны йомгаклап, үз-үземә сорау бирәм: без кайчан да булса бу чүп-чардан арынырбызмы? Әллә шулай зарланып кына яшәрбезме? Бу экологик бәладән кем килеп йолыр безне? Моның өчен "коммуналчылар"ның гына тырышлыгы җитми. Иң элек үзебезгә тәртипкә өйрәнергә кирәк. Әлеге дә баягы бер сүз: чит илләрдәге кебек зур-зур штрафлар салмый торып, безнең халыкның бер өлешен денгә кертү икеле. Тәмәке төпчеген урам уртасына ташлап калдырган интеллигент та моны аңларга тиеш.

Язмама шушында нокта куеп, янәдән бер Казаныбыз урамнарын әйләнеп кайтыйм әле, дип сәяхәткә чыктым. Җәяүлеләр йөри торган юлдан барам. Язасы сүзләрем калган икән. Юлның ике ягында да чүп-чардан бүселеп чыккан кара пакетлар, буш шешәләр, фатир ремонтыннан соң чыгарып ташланган чүп-чар күземә чалынды, аларны яңа яуган кар да каплап бетерә алмаган. Гаражлар яныннан үтәм. Аларның әйләнә-тирәсе кечкенә генә бер чүплекне хәтерләтә. Әй, Казан, нурлы Казан, моңлы Казан...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: