Мәдәни җомга

«Кем мин – татар булмагач?»

Татарстан Президентының 2018 елның 24 сентябрендәге Юлламасында Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычы да куелган иде.

Шушы уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, А.Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты галимнәре белән бергәләп Татар халкы үсеше стратегиясен эшләгән.

Узган атнада Арчаның педагогика көллиятендә Татар халкы үсеше стратегиясенең беренче эскизы шушы төбәктә гомер кичерүче җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Ул татар халкы киләчәгенә бәйле документка багышланган беренче күчмә утырыш иде. Анда стратегия документының эскизын әзерләгән эшче төркем әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы Мамадыш, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Питрәч районнары бүлекчәләре вәкилләре катнашты. Пленар утырышка килүчеләр җыен алдыннан Арча районының социаль учреждениеләрендә булды, шәһәрнең 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе һәм 11 санлы балалар бакчасы, Арча балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, шулай ук Арча педагогика көллиятендә урнашкан “Әлифба” музеен карады.

26 биттән торган һәм слайдлар рәвешендә тәкъдим ителгән милләт үсеш юллары документының эскизы белән Татарстан Респуб­ликасының премьер урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев нигездә үзе һәм өлешчә Татарстан Фәннәр академиясе президенты һәм Милли Шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина таныштырды.

Милли Шура рәисе В.Шәйхразиев “Кем мин - татар булмагач?” шигаре татар теле стратегиясенең идеологиясен тәшкил итүен белдерде. Эскизларда күрсәтелгәнчә, анда татар тормышын оештыру, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит булдыру кебек дүрт зур төп юнәлеш тәгаенләнгән, шуларга карап документның “юл картасы” да эшләнәчәк. Татар халкының үсеш стратегиясен тормышка ашыру этаплары 2020, 2030, 2050 елларга тәгаенләп күрсәтелгән.

Әлбәттә, бу юнәлешләрнең иң мөһиме - милли мәгариф системасын күтәрүдер, мөгаен. В.Шәйхразиев та милли мәгарифкә һәм милли югары уку йортын булдыруга аерым игътибар биреләчәген әйтте. Бу уңайдан татар телле балалар бакчалары, гимназия, лицейлар санын ишәйтү күздә тотыла. “Ата-аналарның теләге булса, моны эшләргә мөмкин. Катнаш гаиләләрнең күбесе татар телен сайлауда ныклы фикергә килмәгән, яки ул рус телен өйрәнү яклы. Татар гаиләләренең 69 проценты балаларын мәктәптә татарча укытырга дип гариза язган, ә 31 проценты андый теләк белдермәгән. Ике татар шәһәргә килеп, русча сөйләшә башлый. Телебезгә кагылышлы мәсьәләләр шуннан башлана, – диде В.Шәйхразиев туган телебезне укыту мәсьәләсе турында фикерләгәндә. – Балалар бакчасында милли мохит булса, ул татар бакчасы дип санала. Әгәр инде бөтенесе дә татарча түгел икән - үзебезне алдамыйк”. Утырышта милли мәгариф системасын торгызу, татар мәгарифен күтәрү мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелде. Тәкъдимнәрнең берсен Казан федераль университеты каршында эшли торган Ш.Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина белдерде, татар халкына милләт буларак күтәрелеп китү өчен, тәрбия татар телендә алып барыла торган балалар бакчалары, барлык фәннәр дә туган телебездә укытыла торган мәктәпләр кирәклеген искәртте. Милли үзаң география, тарих, математиканы үз телендә укыган балада гына тәрбияләнә. К.Хәмидуллина шулай ук Милли университет булдыру кирәклеген аеруча әһәмиятле булуын кисәтте. “Стратегик документ язу мөмкинлегенең башка беркайчан да бирелмәве ихтимал, без хәзерге мөмкинлектән файдаланып калыр­га тиеш,” дип искәртеп узды ул. Бу фикер утырышта кабат-кабат белдерелде.

Әмма утырышта татар мәктәбендә укыган баланың Бердәм дәүләт имтиханын үз туган телендә бирергә, шул баллар белән югары уку йортларына кабул ителергә тиешлеге кебек мәсьәлә ни сәбәпледер докладчыларның да, чыгыш ясаучыларның да күз уңыннан төшеп калды. Әгәр без Россия Мәгариф министрлыгы аша моңа ирешә алмыйбыз икән, барлык тырышлыкларыбыз юкка булачагы көн кебек ачык. Чөнки чеп-чи татар районнары мәктәпләрендә дә фәннәрне русча укыту менә шуннан башланды.

Әлбәттә, соңгы елларда гел русча гына аралашырга күнеккән, үз телен онытып барган балаларны үз татарчасына кайтару әле соң түгел. Без моны 1990 еллар тәҗрибәсеннән күрдек инде. Гел русча аралашуга күчеп беткән Казан шәһәрендә дә, фәннәр татарча укытыла торган гимназияләр ачып, бер буын милли җанлы яшьләребезне тәрбияләп өлгергән идек. Билгеле ки, өйдәге мохит һәрвакыт әһәмияткә ия. Милли Шура рәисе белдергәнчә дә, гаиләдә татарча аралашу булмаса, бакчага биреп кенә баладан татар ясау мөмкин түгел, яки киресенчә, өйдәгеләр күпме генә тырышса да, бакча, мәктәптә белем рус телендә бирелә икән, әллә ни майтарып булмый. Бергәләп эшләү мәслихәт. В.Шәйхразиев шулай ук меценатлык кебек мәсьәләнең дә әһәмиятен билгеләп узды.

Д.Заһидуллина исә залдагыларның игътибарын татар авылларында заманча шартлар тудыру, инфраструктураны үстерү, кибетләр, юллар салу, халыкны эшле итү, социаль хезмәт күрсәтү объектлары булдыру, шәһәрләрдә татарча яшәү тирәлеген кору кирәклеге кебек мәсьәләләргә юнәлтте. Шул ук вакытта Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез белән эшләү, аларга ярдәм итү дә күз уңында тотыла.

Үсеш стратегиясен язу буенча эшче төркем әгъзасы, Татар энциклопедиясе һәм төбәк тарихын өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Милли шура рәисенең, элегрәк шәһәрдә яшәүче татарлар балаларын, каникулда туган телләрен өйрәнсеннәр дип, әби-бабасы янына кайтарып җибәрүләрен, шушы рәвешле бер җәй эчендә татар мохитендә тәрбияләнгән, татарча сөйләшә торган балалар үстерергә мөмкин иде, дигән сүзләрен дәвам итеп, хәзер бу алымның җимерелүен, оныкларның өлкәннәрне үзләре русчага өйрәтүен искәртте. Шул ук вакытта галим шәһәрдә баланы татарча тәрбияләү үтә дә кыенлашуын да ассызыклады. Тарихчы буларак, галим татар халкы үткәннәрендәге вакыйгаларга тукталды. Бу юлда данлыклы сәхифәләр дә, авыр чаклар да, күтәрелеш вакытлары да булган, әмма халкыбыз бирешмәгән. XX йөздә татар халкының яңарыш чоры кичерүе дистәләгән язучылар, фикер ияләре, галимнәр, дин белгечләренең, театрларның, музыкаль сәнгатьнең, сәяси фиркаләрнең, милли газеталарның барлыкка килүенә китергән. “Гаҗәеп зур күтәрелеш, милли ренессанс чоры була ул, – диде галим. - Без, тарихка күз салып, тәҗрибәне барлап, үсеш стратегиясе турында сүз алып барабыз икән, шушы тәҗрибә турында онытырга кирәкми. Һәр кеше бу стратегияне үз эше кебек кабул итәргә, уйланырга бурычлы. Битараф булмыйк”.

Мәдәният өлкәсенә килгәндә, документта татар шәһәр мәдәниятен үстерүгә аерым әһәмият бирелгән. Бу уңайдан фестивальләр уздыру, милли уен коралларын популярлаштыру, шәһәр урамнарын милли бизәкләр белән баету кебек эшләр күздә тотыла.

Документның эскизында милли кадрлар әзерләүгә дә игътибар ителүен күрәбез. Бу мәсьәләгә әдип, шагыйрь, җиде томлык татар тарихын, үз төбәгенең энциклопедиясен төзүче Гарифҗан Мөхәммәтшин да кагылып узды. “1960-1970 елларда бөтен дөньяга мәгълүм егермедән артык татар композиторы бар иде. Хәзер алар биштән дә артмый. Калганнары кая китте? Эш нәрсәдә? Гаеп, бәлки, укыту системасындадыр? Ни өчен без милли белгечләр, кадр­лар әзерләү мәсьәләсен көн кадагыннан төшереп калдырдык?” – диде ул. Аннары Гарифҗан ага татарның моң төшенчәсен оныта башлавын, сәхнәне милли көйләргә катнашы булмаган җырлар, җырлаучылар яулап алуын да искәртте. Милли үзаң булдыру дигәннән, язучы төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, муниципаль башлыклар, аларның урынбасарлары билгеләп куелганда, аларның милли горурлыгы ни дәрәҗәдә үсүенә дә игътибар итү мәслихәт икәнлеген белдерде.

Мәгълүмати мохит юнәлешендә татар телле журналистлар әзерләү, телевидение, радионың тәүлек буена туган телебездә тапшырулар алып баруын, балалар өчен татарча мультфильм­нар төшерү, кинолар булдыру, тәрҗемә системасын җайга салу, тарихыбыз турында мультимедиа продукцияләре эшләү, интернетта һәм социаль челтәрләрдә милли юнәлештәге эшчәнлекне активлаштыру кебек фикерләр әйтелде. Әлегә исә татар газета-журналларның тиражлары түбән төшүен дәвам итә. Бу уңайдан Г.Мөхәммәтшин бүген татар телле матбугатны яздыру эшен урындагы җитәкчеләрнең үз кулына алырга тиешлеген белдерде. “Элегрәк яздырттык, алалар, укыйлар иде”, – диде ул. Соңгы елларда кайбер татарча чыга торган газеталарның юкка чыгуы да сер түгел. Әйтик, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Зиннур Мансуров кебек олуг шагыйрьләребезне үстергән “Сабантуй” газетасы да журналга әверелде. Ә айга бер чыга торган басма белән ике-өч көн саен дөнья күрә торган газетаның мөмкинлекләре бердәй була алмый. Аннары соңгы вакытта рус телендә каналлар, газеталар ачыла тора. “Парламентская газета” да Татарстанда бер телдә генә дөнья күрәчәк.

Үсеш стратегиясенең кабул ителүе телебезне, милләтебезне саклап калуга өмет хисләре уятуы да искәртелде. Әмма документның әлегә сәяси мәсьәләләрдән ераграк торуын аңлау кыен түгел.

“Әлегә тәкъдим ителгән фикерләр алар Татар халкының үсеш стратегиясенең эскизы, уйланулар гына. Татар халкы киләчәгенә битараф булмаган һәр татар кешесе аны камилләштерүдә үз тәкъдимен кертсен иде”, - диде чыгыш ахырында Милли Шура рәисе.

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизында документны өстәмәләр белән баету, аны кабул итү этаплары, эш барышы да төгәл билгеләнгән. Үсеш стратегиясе ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан уздырылучы чаралар кысасында Милли Шура корылтаенда кабул ителәчәк. “Бу документ Милли Шура кануны булачак”, – дип белдерде Милли Шура рәисе В.Шәйхразиев.

Гыйнвар аенда Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тикшерү, тәкъдимнәр кертү җыеннары Татарстан төбәкләрендә узачак. Алга таба бу эшне Россиянең Сахалиннан Ленинград өлкәсенә кадәр булган җиде федераль округларында дәвам итү ниятләнә. Апрель аенда исә Казанда зур сөйләшү көтелә. Аннары май-июнь аена кадәр интернетта түгәрәк өстәлләрдә, форумнарда фикер алышулар булачак. 15 июньгә – Изге Болгар җыенына исә эскиздан проектка күчү планлаштырыла. Ул 30 августта кабул ителергә тиеш. Тикшерүләр барышында Конгресс һәркемнән тәкъдимнәр, тәнкыйди фикерләр кабул итә. Документның эскизы Бөтендөнья татар конгрессының сайтында урнаштырылган.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: