Мәдәни җомга

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ: КИТАПТА – ГАСЫРЛАР ХИТАБЫ

Китап - озын-озак тарихлы кешелек җәмгыятенең соңгырак дәверләрдәге иң зур казанышларыннан берсе, яшәеш-тереклекнең күп гасырлык юлдашы, асыл хосусияте. Адәм балаларының мәгыйшәтен хәзер ансыз күз алдына да китереп булмый. Китап инде менә шактый күптәннән бирле, ут, су, һава, ризык кебек, яшәешнең даими өлешенә, алыштыргысыз компонентына әверелде. Нәкъ менә шуңа күрә дә...

Китап - озын-озак тарихлы кешелек җәмгыятенең соңгырак дәверләрдәге иң зур казанышларыннан берсе, яшәеш-тереклекнең күп гасырлык юлдашы, асыл хосусияте. Адәм балаларының мәгыйшәтен хәзер ансыз күз алдына да китереп булмый. Китап инде менә шактый күптәннән бирле, ут, су, һава, ризык кебек, яшәешнең даими өлешенә, алыштыргысыз компонентына әверелде. Нәкъ менә шуңа күрә дә аның асылы, бөеклеге, тереклектәге урыны хакында күп фикерләр әйтелгән, кызыклы, мәгънәле шигъри юллар иҗат ителгән. Болар арасында бөек Тукаебызның 1909 елда язылган «Китап» әсәре аеруча игътибарга лаек. Автор эче пошкан, «рухы» төшкән, «күңелсез» чакларында кулына китап алуын, шуннан «мәгъсумланып», дәртләнеп китүен искәртә:

... Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан соң дәртләремә дәрман табам.

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче йолдызым;
Сөйми башлыйм бу дөньяның
ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем.
Җиңелләнәм, мәгъсумланам мин
шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм
булачакка.

Адәм баласы кайгылы, сагышлы вакытларда гына түгел, шатлыклы, куанычлы мизгелләрдә дә китапка мөрәҗәгать итә.

Гарәп телендәге «китап» (китаб), борынгы төркидәге «битиг» (bitig), урыс телендәге «книга» сүзләренең һәммәсенең нигезендә «язу», «язма» мәгънәләре ята [Шунысын да әйтик: М. Фасмерның «Этимологик сүзлеге»ндә урыс һәм күпчелек славян телләрендәге «книга» сүзе борынгы төрки телдәге «kuin», «kuinbitig» (каен язу? - Х. М.), кытайчадагы «kuen» («свиток») сүзләре белән бәйләнештә дә аңлатыла].

Язу, тормыш ихтыяҗлары нигезендә, илләр, халыклар яшәешенең төрле чорларында туа. Борынгы Кытай, Мисыр, Һиндстан һәм кайбер башка мәмләкәтләрдә аның яңа эрага кадәр берничә мең ел элек барлыкка килүе мәгълүм. Бу процесста хезмәт бүленеше, аеруча физик һәм акыл хезмәтләре арасындагы бүленеш, сәүдә-һөнәрчелек үзәкләре, шәһәрләр булу мөһим роль уйный. Мондый шартлар бигрәк тә антик Грециядә һәм Римдә көчле була. (Акыл һәм физик хезмәтләр арасындагы көчле һәм кискен бүленешне тәэмин иткән колбиләүчелек строеның үз вакыты өчен зур роль уйнавын да онытырга ярамый). Шул сәбәпле, аларда язу яңа эрага кадәр VIII-VII йөзләрдә үк барлыкка килә һәм тиз арада шактый таралыш ала. Борынгы Грециядә һәм Рим мәмләкәтләрендә яңа эраның IV-V йөзләренә кадәрге меңьеллыкта туган искиткеч бай әдәбият бу чорда ук язма китапның гаять күп һәм киң таралышына дәлил булып тора.

Безнең борынгы әби-бабаларыбыз да язу культурасын шактый иртә - яңа эрага кадәр үк үзләштергән. Хәтта алар хәзер туран (һун) язуы дип йөртелгән үз графикаларын да булдырган. Әмма, кызганыч ки, аерым сүз-гыйбарәләрне исәпкә алмаганда, ул чор язма истәлекләре сакланмаган. Шунысы мөһим: V-VIII гасырлар аралыгында төркиләр рун һәм уйгыр исемнәре белән йөртелгән янә ике графиканы гамәлгә куйган. Дөнья тарихында бик сирәк кавемнәрнең генә үз графикасын булдыруы мәгълүм. Туран, рун, уйгыр язуларыннан тыш борынгы төркиләр теге яки бу дәрәҗәдә санскрит, пәһләви, яһүди, латин графикаларын да кулланган. Яңа эрага кадәр һәм беренче меңьеллыкның тәүге гасырларында язу таш һәм металл әйберләргә, папируска, пергаментларга (хайван тиреләренә), «каен тузлары»на һәм башка төр материалларга төшерелгән. Ә инде язу материалы буларак кәгазь, моннан 2 мең еллар элек, Кытайда кулланыла башлаган. Уйгырлар - кытайлардан кала, үзләре кәгазь җитештергән һәм кулланган икенче халык. 751 елда гарәпләр Талас янындагы сугышта чиннәрне һәм уйгырларны җиңеп, күп кенә кешеләрне әсир итеп алып киткән. Алар арасында кәгазь ясау осталары да булган. Шулар ярдәмендә гарәпләр кәгазь җитештерүне җайга салып җибәргән. Шуннан язуда кәгазь куллану Гареб дөньясына да таралган.

VII-VIII гасырларда безгә, Ислам дине белән берлектә, гарәп язуы керә, һәм ул мең елдан артык, ягъни узган гасырның 30 нчы елларына кадәр, төрки-татарның төп имлясы булып тора. Аның белән чагыштырганда, рун, уйгыр, кирилл һәм башка язулы ядкәрләр аз урынны били. Татар китабы - ул, иң беренче чиратта, гарәп язулы китап. Бу урында янә бер хосусияткә басым ясау зарур.

Мәгълүм ки, китап, кагыйдә буларак, идеологик мәдәни-интеллектуаль күренеш. Урта гасыр Аурупа язма культурасы христиан дине рухы белән сугарылган. Озын-озак гасырлык Кытай, Һиндстан китаби мирасына будда диненең тәэсире зур. Октябрь инкыйлабына кадәрге мең еллык төрки-татар язмачылыгы да, нигездә, Ислам идеологиясендә, Коръәни рухта яши һәм үсә.

Теләсә нинди әсәр, кагыйдә буларак, башкалар өчен, үзгәләргә белем-тәҗрибә, тәрбия бирү өчен иҗат ителә. Димәк, китап үзенең тууы, асылы, вазифалары белән иҗтимагый характерда. Бу хосусият төрки-татар китабы өчен дә хас. Йосыф Баласагунлыдан алып Тукай һәм Гафуригача иҗат ителгән язма истәлекләрнең күпчелегендә гыйлем-һөнәр, инсанлык һәм әхлаклылык мактала, үзеңә бирелгән гомерне килер буыннар хәтерендә «игү ат» калдырырлык итеп уздыру хуплана, наданлык, ягъни китапсызлык тәнкыйтьләнә. Бу юкка гына түгел. Чөнки татар тарихының буеннан-буена уку-укыту, аеруча яшь буынны белемле-әхлаклы итү игътибар үзәгендә торган. IX-X гасырларда ук Идел буенда мәктәп-мәдрәсәләр булуы мәгълүм. Халкыбыз дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, геноцид сәясәтенә дучар булса да, балаларын укытырга, качып-посып, алар өчен мәктәп-мәдрәсәләрен эшләтергә тырышкан, китаптан йөз чөермәгән. Татарларның тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен, мәдәниятен ныклап өйрәнгән мәшһүр Карл Фуксның түбәндәге фикерләре күп нәрсә хакында сөйли. «Всякому заезжему,- дип яза профессор,- без сомнения, странно покажется найти в казанских татарах, говоря вообще, народ более образованный, писали некоторые, даже европейские. Татарин, неумеющий читать и писать, презирается своими земляками, и, как гражданин, не пользуется уважением других». Мәгълүм ки, К. Фукс әйткән «укый-яза белү» - ул китап белән очрашу, аның белән сөхбәт кылу, дигән сүз.

Билгеле булганча, төрки-татар басма китабы, гәрчә моннан 400 еллар элек дөнья күрсә дә, чын мәгънәсендә ул бары XIX йөздә генә ныклап аякка басып китә. Биредә, әлбәттә, Казан университеты тәбыгханәсенең, шулай ук хосусый басмаханәләрнең искиткеч зур эш башкаруын әйтергә кирәк.

Басма китап - мәдәни, мәгърифәти һәм, гомумән, иҗтимагый яктан бик зур алгарыш булып тора. Әмма шулай да аны кулъязма китаптан аерып, артык идеаллаштырырга ярамый. Аеруча татар язмышында. Мәгълүм ки, халкыбыз яшәешендә кулъязма китап искиткеч зур роль уйнаган. Ул, ничектер, аның юлдашы, сердәше вазифасын үтәгән; язма сүз, тел тереклек-хәятнең мөһим бер символы рәвешендә каралган. Алтын Урда чоры шагыйрьләре Котб һәм Харәзми өчен шигъри сүз «алтын», кешелек хәтеренә кереп калу чарасы. Урта гасыр шагыйре Мәҗлисинең атаклы «Сәйфелмөлек» кыйссасында мондый юллар бар:

Теләгемдер - дога, үзгә сүзем юк,
Бу дөньяда сүзем калгай, үзем - юк.
Әгәр сүз булмаса - кем кемне белер!?-
Сүзедин адәмиләр мәгълүм ирер.
Гәүһәрдер сүз, аның кадрене белгел.

Шунысы мөһим: язма сүзгә бөек миссия йөкләү традициясе татар әдәбиятендә соңгы дәвергә кадәр дәвам итә. Акмулланың «Дөньяда сүземез бар, үземез юк», М. Җәлилнең «Сез (ягъни җырларым. - Х. М.) үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен» кебек юллары - әдәби-тарихи дәвамчанлыкның ачык дәлиле.

Кагыйдә буларак, Русиядә һәм элекке Советлар Берлегендә дөнья күргән татар басма китабына, укучыга барып ирешкәнче, цензура, нашир, мөхәррир һәм кайбер башка киртәләрне узарга туры килә. Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренең цензура кайчысы тарафыннан ничек телгәләнеп басылуы күпләргә мәгълүм. Ә бит күп кенә язмалар бөтенләй нәшер ителмичә дә калган. Мондый кыенлыкларны белеп торган авторның язу барышында үз-үзенә цензор кебек торуын да онытырга ярамый.

Басма китапка билгеле бер дәрәҗәдә рәсмилек хас. Ә инде кулъязма китапларда, ничектер, хосусыйлык, әдипкә һәм укучыга якынлык күзәтелә. Автор үзе теләгәнчә иҗат итә, язганнарын булдыра алган кадәр башкаларга да тарата. Әмма бу очракта да үз кыенлыклары килеп чыга. Элеккеге күп кенә истәлекләрнең автор кулы белән язылган нөсхәләре-автографлары сакланмаган, әсәрләр төрле күчермәләрдә таралган, хәзерге көнгә килеп җиткән. Бу эш вакытында автор текстына теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр дә кертелгән. Мәсәлән, атаклы «Кыйссаи Йосыф» дастанының йөзәрләгән күчермәсе бар. Әмма аларның тулысы белән бер-берсенә тәңгәл килгәннәре бик аз. Китап күчерү - шактый осталык, каллиграфик хәзерлек сорый торган шөгыль. Госманлы, Иран, Гыйрак һәм кайбер башка мөстәкыйль мәмләкәтләрдә күчерелгән күп кенә Шәрекъ ядкәрләре эчтәлеге белән генә түгел, язылу рәвеше, миниатюралары белән дә исең-акылыңны китәрерлек (Бу төр сәнгати истәлекләрнең кайберләре Санкт-Петербург, Мәскәү китапханәләрендә дә, махсус фондларда да саклана).

Дәүләтсез, хокуксыз калган татарның кулъязма китаплары чагыштырмача гадилеге, «шәкертлеге» белән аерылып тора. Әмма ничек кенә булмасын, алар - безнең рухи хәзинәбез, әби-бабаларыбызның хатирәсе, күңел җимеше. Татар язма мирасында телгә алып, авыз тутырып сөйләрлек, мәдәни-тарихи яктан кыйммәтле кулъязма китаплар шактый.

Мәсәлән, Мәхмүд Болгари язган зур күләмле «Нәһҗел-фәрадис»ның (1358) иң борынгы нөсхәсе. 1360 елның 25 мартында Мөхәммәд әл-Харәзми тарафыннан Сарай шәһәрендә күчерелеп беткән бу кулъязма әүвәл Мисырга, аннан Истанбулга барып эләгә. Уйлап карасаң, бу бит һәм тарихи, һәм мәдәни, һәм гыйльми яктан гаҗәеп бер факт, вакыйга. Кызганыч ки, без аларны зурлап билгеләп үтү түгел, хәтта телгә алырга да онытабыз.

Татарлар, басма китап киң таралгач та, аның кулъязма төрен төзүдән һәм кулланудан баш тартмый. Муса Җәлилнең мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» - шуның гыйбрәтле бер үрнәге.

Алтын Урда чоры шагыйре Котб «Хөсрәү вә Ширин» романының ахырында үз әсәрен «каләмнең күзеннән бәгърем канын агызып» яздым, ди. Аерым әсәрләр генә түгел, гомумән, татар китабы да халкыбызның «бәгырь каны» белән язылган, тудырылган. Ул татарның тарихи язмышы белән аерылгысыз бәйләнешле, аның табигый бер өлеше. Алар бергә яшәгән, бергә шатланган, бергә кайгырган һәм еш кына татар кешесе үз китабын тотып үлемгә дә барган. Тарихтан Казан, Әстерхан, Нугай, Себер ханлыклары белән бергә алардагы китапларның да илбасарлар тарафыннан юк ителүе, өеп-өеп яндырылуы мәгълүм. Мондый вәхшилек колониаль изелү еллары, дәһрилек чәчәк аткан совет дәвере өчен дә ят түгел. Күп кенә татар әдипләре үз китаплары белән бергә кулга алынып, төрмәләргә утыртыла, сөрелә, атып үтерелә. Әмма нинди генә шартларда да татар китабы үзенең бөек инсани, әхлакый эчтәлеген, игелекле вазифасын саклап кала. Язмыш дулкыннары кая гына ташламасын, татар үз китабыннан аерылмаска тырыша, аны сакларга, яшь буынга җиткерергә, кирәк икән, күчерергә, бастырырга омтыла. Финляндиядә, Япониядә, Кытайда, Төркиядә, Америкада, Австралиядә һәм кайбер башка мәмләкәтләрдәге мөһаҗир милләттәшләребезнең тереклеге - моның ачык бер дәлиле.

Татар китабы, үз халкыннан тыш, башка кавемнәргә дә, аеруча төрки кардәшләребезгә зур хезмәт күрсәтә. Миңа шәхсән Ташкент, Дүшәмбе, Алма-Ата, Истанбул, Бакы китапханәләрендә, казах, үзбәк, кыргыз, төркмән, әзәрбәйҗан, төрек, каракалпак зыялыларының өйләрендә күпләгән татар китапларын күрергә, ул басмалар хакында җылы рәхмәт сүзләре ишетергә туры килде.

Шунысы мөһим: татар китабы хакында без бүген шактый тулы, иркен фикер йөртә алабыз. Моның өчен без, иң беренче чиратта, мөхтәрәм галимебез Әбрар ага Кәримуллинга бурычлы. Аның фидакярләрчә тырышлыгы нәтиҗәсендә татар китабының озын-озак тарихы, тематикасы, төрләре, вазифалары, Русия халыклары тарихында иң алдынгы урыннарның берсен тотуы хакында шактый ачык беләбез. [Алланың рәхмәте иңсен бу олуг затка, бөек китапчыга]. Безгә Әбрар ага Кәримуллинның китап турындагы хезмәтләренә, библиографик белешмәләренә ешрак мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларда бүгенге һәм иртәгәсе көн өчен сабак булырлык гыйбрәтле факт-мәгълүматлар, фикер-күзәтүләр шактый күп.

Ташъязмалардан башланып, кулъязма, басма рәвешләрдә яшәп килгән, хәзер өлешчә электрон шәкелгә дә күчә барган озын-озак тарихлы, данлы һәм ачы язмышлы татар китабы - татар хәятенең, менталитетының бик тә мөһим өлеше, кыйсеме, компоненты. Ул татарны яшәтүдә, аның телен, барлыгын саклауда, хәтер дәвамчанлыгын дәвам иттерүдә, инсани, милли, әхлакый тәрбиядә, халкыбызны мәгърифәтле, һөнәрле итүдә бәһаләп бетергесез роль уйнаган. Татар үз китабы белән яшәгәндә, аннан аерылмаганда татар булып калган. Киләчәктә дә халкыбыз үз китабы белән бергә гомер итсен иде.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ «Татар китабы» дигән шигырендә язганча:

Киштәсендә, хәтерендә илнең
Бабамнарның күпме китабы!
Пергаментлар, кулъязмалар сөйли -
Гасырларның безгә хитабы.

Сөйлә, китап! Сәйф Сараилар,
«Гөлстан»нар ничек калганнар?
Янган калалардан исән-имин
Чордан-чорга күчеп барганнар?

Сөйлә, китап! Нинди гамьнәр кичеп,
Төрле илләр үтеп, шулай да
Бирдең алмаз телебез ачкычларын,
Бабамнарның газиз тавышларын
Ишеттердең ничек Тукайга?!

Асыл мираслары заманнарның,
Гасырларның оран - хитабы
Хәтерләрдә булсын!
Сөйлә, әйдә,
Син, үлемсез халык китабы!
Сөйлә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: