Мәдәни җомга

Дипломың бармы, хәзрәт?

Илдә беренчеләрдән булып ачылган, югары дини белем бирә торган Россия Ислам институты яңа уку елына студентлар кабул итүне башлап җибәрде.

Институтның ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә,  быел 500 ләп кеше кабул ителәчәк, аларның күпчелеге – 350 ләбе читтән торып укыячак. 


РИИда бүген төп өч юнә­лештә кадрлар әзерләнә – теология, лингвистика һәм журналистика. Көндезге бүлектә, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә, шулай ук дистанцион форматта белем алырга була.

Ректор сүзләренә караганда, РИИда зур конкурслар булганы юк, уку йортының исемендәге “ислам” дигән сүз ата-аналарны шикләндерә. Монда укып чыккач, эш таба алырлармы дип борчылалар. “Алар да хаклы, чөнки дин әһелләренә социаль өстенлекләр бирелми, дин дәүләттән аерылган булу сәбәпле имамнарга хезмәт хакы түләнми. Бездән еш кына: “Укытып чыгарган яшьләрегез кая, ник алар авыллардагы мәчетләргә кайт­мый?” - дип сорыйлар. Әйе, без кадрлар әзерлибез, ләкин кечкенә авылларга эшкә кайтырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Яшьләрнең балалар бакчасы, мәктәбе булмаган, аз кешеле авылларга кайтасы килми. Алар шәһәр мәчетләренә урнашу җаен эзли, яисә башка эш таба, - дип сөйләде Р.Мөхәммәтшин “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат очрашуында. – Бу комплекслы проблема, моны безнең уку йорты хәл итә алмый. Дөрес, авыл җиренә эшкә кайткан имамнарга беренче елларда Диния нәзарәте грантлар белән ярдәм итәргә тырыша. Ләкин мәчеттә имам булуны мәхәллә халкы үзе дә кайгыр­тырга тиеш, үз авыллары кешесен укырга җибәрепме, башкачамы – моны халык үзе тырышлык күрсәтеп, хәл итә ала. Без үз чиратыбызда авыл мәчетләрендә эшләүче имамнарны читтән торып укыту буенча зур эш алып барабыз”. 

Бүген РИИда 1200 студент белем ала. Татарлар яшәгән барлык төбәкләрдән дә укучылар бар.  Бу югары уку йортын тәмамлаучылар Россия стандартларына туры килә торган югары белем алып чыга, укуларын магис­тратурада да дәвам итә ала. Укып чыгучыларның 50%ы – дин өлкәсендә, калган 50%ы – башка юнәлеш­ләрдә (мәгариф, дәүләт оешмалары һ.б.) хезмәт куя. Быел журналис­тика  бүлеген тәмамлаган 6 кешенең һәркайсы әле укып бетергәнче үк эшкә урнашкан.

“Бүген җәмгыятебездә мөселман зыялыларына ихтыяҗ бар”, – диде ректор әфәнде. Аның сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел, чөнки  халкыбызның рухи тормышында алгы сафта баручы зыялыларыбыз, ни кызганыч, диннән бик ерак тора, алар дини белемсез. РИИ әзерләп чыгарган белгечләр шушы бушлыкны тутыра алса, бу милләт өчен зур эш булыр иде. 

РИИның студентлар өчен үз тулай торагы бар. “Безнең студентлар сыра эчеп төнге клубларда йөрми, без аларның яшьлек энергиясен сарыф итәр өчен башка төрле чараларны күп үткәрәбез. Әйтик, студентларыбыз зур осталык белән кино төшерә, төрле фестивальләрдә катнаша. Азып-тузып йөргән яшьләр бездә укый алмый, андыйлар белән тиз арада хушлашабыз. Чөнки уку йортыбызның дини йөзен саклау безгә бик мөһим”, - диде Рәфыйк хәзрәт. 

Эльмира СИРАҖИ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: