Мәдәни җомга

Чыңгыз Айтматов – дөнья илчесе

Язучылар һәм интеллектуалларның III Халык­ара форумы

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәният­ара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Фәннәр академиясендә үткән  “Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен” язучылар һәм интеллектуалларның III Халык­ара форумында шулай дип белдерде.  “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме һәм ТР Фәннәр академиясе оештырган форум бу юлы “Глобаль үзгәрешләр чорында кеше һәм мәдәният” дигән темага үткәрелде. Төркия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан мәмләкәтләреннән, Россиянең Чечня, Дагстан, Мордовия, Кырым, Башкортстан рес­публикаларыннан, Мәскәү, Ижау шәһәрләреннән  килгән галимнәр форумның пленар утырышында һәм “Глобаль үзгәрешләр чорында милли әдәбиятларның әһәмияте” дигән темага үткәрелгән “Түгәрәк өстәл”дә фикер алышты.

Форумны ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов ачып җибәрде. Форумда катнашучыларны Татарстан Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев, ИРСИКА (Төркия) генераль директоры Халит Ирән, Ислам дөньясы белән стратегик аралашу һәм партнерлык фондының башкарма директоры (Мәскәү) Эльмира Садыйкова, “Чыңгыз Айтматов исемендәге “Ыссык-күл” форумы” Халыкара иҗтимагый оешмасы (Кыргызстан) президенты урынбасары Динара Җумабаева, Кыргыз­стан илчелеге киңәшчесе Бубуйар Абдыҗапарова, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде. 

М.Шәймиев, Айтматов укуларының актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән булуын, беренче нәүбәттә мәдәниятләр һәм халыклар арасында аралашу мөмкинлеге тудыруын искәртеп үтте. “Бары тик мәдәниятләр диа­логы аша гына  бу каршылыклы дөньяда уртак тел табуга ышаныч күренә. Без глобаль процесслар, техник алгарыш җимешләрен татып, тату яшәү юлларын табарга тиеш”, - диде ул.

М.Шәймиев үз чыгышында мәдәниятара аралашуның бик мөһим өлеше итеп, Татарстанның мөселман һәм православие мирасын сак­лау һәм торгызу буенча бай тәҗрибәсе булуын белдерде, моның ачык мисалы - тарихи Кол Шәриф мәчетен төзү һәм Казан Кремлендә Благовещение соборын яңарту, борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау­-шәһәрен торгызу.

М.Шәймиев Ч.Айтматов белән якыннан аралашуын искә төшереп үтте, аның белән бәйле хатирәләрен уртаклашты. Ул үзе Ч.Айтматовның әсәрләрен мәктәп елларында бик яраткан. “Прощай, Гульсары!” әсәрен төн буе лампа яктысында укыган, керосинны күп тоткан өчен хәтта иртән әнисеннән шелтә дә эләккән. “Без дус булдык, ул мине үз даирәсенә кертте, шуңа сөенеп йөрдем. Аның фикерләре буй җитмәслек югары иде”, - диде. Дәүләт Киңәшчесе “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-Күл форумы”  президенты урынбасары Динара Җумабаевага 2000 елда Чыңгыз Айтматов һәм Олжас Сөләйманов Казанга килгәч, бергәләп төшкән фоторәсемне бүләк итте. 

Дәүләт Киңәшчесе Ч.Айт­матовның әнисенең әтисе Хәмзә абзыйның Кукмара районыннан булуын искә алды. Юбилей елында язучы бабасының туган ягында буласы килүен әйтә. Ул кайта, икенче көнне иртән Кукмарага кузгалырга тиеш булалар. Әмма язучы кисәк кенә авырып китә. Кайта алмыйлар. Ч.Айтматовка, каты авыруы сәбәпле, Германиядән махсус җиһазланган самолет чакырталар. Германиядә коткарырга тырышалар, әмма язучы вафат була. 

Динара Җумабаева язучының улы Әскәрнең,  Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина белән элемтәгә кереп, районга кайтырга, Мәчкәрә авылы зиратында дога кылыр­га үтенүе турында сөйләде. Кыргызстан делегациясе, берничә көн алдан килеп, Кукмарада күренекле язучы, дипломат Ч.Айтматов бабасының туган нигезен күреп кайткан. 

Кыргызстан делегациясенә Ч.Айтматовның бабасының туган нигезен күрсәткәннәр. Бөрбаш авылы зиратында Айтматовлар нәселе башында торган Туктаргалинең 1669 елгы кабер ташы исән икән. Мәчкәрә зиратында әманәтне үтәгәндә имамны да чакырганнар. Кыргызстан кунак­ларын язучының бабасына кагылышлы истәлекләрне аның туган ягында кадерләүләрен күрү, музейда Ләбүдә Дәүләтшина чирек гасыр элек мәктәп мирасханәсеннән табып, гарәп имлясыннан Кирилл хәрефләренә күчертеп, нәсел-нәсәбәне барлап эшләткән шәҗәрә белән танышу нык тәэсирләндергән. “Хәзер инде ул нәсел агачын Кыргызстандагы нәсел - балалар, оныклар фоторәсемнәре белән тулыландыру да сорала. Тарихка бай гаҗәеп җир! Безгә Кукмарада төбәкне өйрәнү музее аеруча ошады”, - диде Д.Җумабаева. Ул шулай ук Урал монументаль сәнгать үзәге президенты, металл коючы Иван Дубровин белән бергәләп М.Шәймиевкә Ыссык-Күл форумының истәлек­ле бүләге – Ч.Айтматовның кечкенә бюстын бүләк итте. И.Дубровин сынны эшләтү өчен Мәскәүдә талантлы сынчы Алексей Чебаненкога мөрәҗәгать иткән. “Бюст сезгә Чыңгыз Айтматов белән дуслыгыгызны хәтерләтеп торыр”, - дип теләген җиткерде ул. Сәнгать үзәге президенты Казанда, Чыңгыз Айтматов бакчасын булдырып, шунда аның һәйкәлен урнаштырыр­га да тәкъдим итте.  Форумда “Аматус” (Мәскәү) кинокомпаниясе продюсеры Григорий Нахапетов М.Шәймиевкә  “Чыңгыз Айтматов - Көннәр һәм гасырлар” документаль фильмының кыс­кача версиясен тапшырды. Фильм форум кысаларында барлык катнашучыларга күрсәтелде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: