Мәдәни җомга

Архив Татарстан тарихын барлый

Татарстан Дәүләт архивы ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә.

Хәзерге көнгә федераль, төбәк һәм чит ил архивларыннан 1000нән артык документ табып ­кайтарылган. 

Болар – 1918 елгы “Мөселманнар эшләре буенча комиссариат оештырылу турында Халык Комиссарлары Советының декреты”, “Казан губернасы исполком рәисе И.Ходоровскийның Ленинга Казан делегациясен кабул итү турында үтенеч хаты” (Ленинның “Повидаться необ­ходимо” дигән култамгасы бар) һәм башкалар. Башкорт­стан Дәүләт архивы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле документларның күчермәләре кайтартылды. Алар нигезендә күренекле руханиның мирас малын бүлүдә Галимҗан Барудиның да катнашуы ачык­ланды. Шулай ук  Төмән, Тубыл архивларында күпләп мөселман метрикәләре сак­лануы билгеле булды. Гарәп телен белүче булмау сәбәпле, аларны өйрәнүче табылмаган һәм сорап килүчеләргә дә тәкъдим итмәгәннәр.

Хәтта Төмән өлкәсендә шундый хәл дә ачыклана: Ембай авылы халкының мет­рикә кенәгәләре төбәкне өйрәнү музеенда саклана икән.

Күптән түгел Татарстанның Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Төркия­дә эшлекле сәфәрдә булып, андагы архив эшләре белән танышып кайткан иде. Биредә Татарстан тарихы буенча 50 дән артык документ булганлыгы ачыкланды, аларның күчермәләре безнең Дәүләт архивына өйрәнү өчен тапшырылды. 

Моннан тыш “Татарстанда 2016-2021 елларда архив эшен үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан республикада Бердәм архив мәгълүмат сис­темасы кертелде. Бу системаны архив хезмәткәрләре, уку залларына килүчеләр һәм читтән торып архив хезмәтеннән файдаланучылар куллана. Системага фонд­лар буенча  белешмәлек һәм 9 тематик мәгълүматлар базага кертелгән. Аннан 2019 елның I яртысында 625 кеше килеп, 4761 кеше ерактан торып файдаланган. Бу система эшли башлаганнан соң, лаек­лы ялга чыгу алдыннан белешмәләр җыю өчен архивка барырга туры килмәячәк, ә шәхси кабинет ачып кына белешмәләр алырга мөмкин. Шулай ук архивка тапшырырга теләгән нәрсәләрне дә ошбу система аша ирештереп була.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: