Мәдәни җомга

Альберт ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ: МӘКТӘПЛӘР НӘТИҖӘЛЕ ЭШЛӘСЕН

Безнең халык еш кына теләсә кайсы мәктәп турында яхшы яки начар дип билгеләмә бирергә ярата. Нинди була соң ул яхшы мәктәп? Берсүзсез, ул тирән белемле укытучылар эшли торган, балаларга төпле белем бирүче уку йорты. Шушы максатка ирешү өчен безнең республикада бик зур мәгариф индустриясе булдырылды. Белгәнебезчә, мәктәпләребез тулысынча электрон мәгълүмат...

Безнең халык еш кына теләсә кайсы мәктәп турында яхшы яки начар дип билгеләмә бирергә ярата. Нинди була соң ул яхшы мәктәп? Берсүзсез, ул тирән белемле укытучылар эшли торган, балаларга төпле белем бирүче уку йорты. Шушы максатка ирешү өчен безнең республикада бик зур мәгариф индустриясе булдырылды. Белгәнебезчә, мәктәпләребез тулысынча электрон мәгълүмат чаралары белән тәэмин ителде. Хәзер бездә парта артында утырып, дөньяның барлык нокталары белән элемтәгә кереп, хәтта чит ил укытучыларыннан дәрес алып була. Менә шушы куәтле индустрия көн саен бары тик көндезге сәгать 2гә кадәр генә хезмәт итә, ә төштән соң тынып кала. Хәтта әрәм тора.Мондый күренешне күздә тотып, без быел мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсен мәктәпләрдә дәрестән соң үткәрелергә тиешле чараларга багышларга булдык, ягъни «Дәрестән соңгы мәктәп» дип атадык. Шуннан чыгып, бу юнәлештә ниләр эшләп булуын анализларга тырышырбыз.

Сүз башыбызда яхшы мәктәп турында сүз кузгаткан идек. Аны үстерү юлларын без инде 3 ел элек үк билгеләп куйдык: яхшы укытучы, белем бирүдәге яңа технологияләр һәм куәтле мәгариф инфраструктурасы.

Укытучыларны кайгыртып узган вакыт эчендә ниләр эшләнде соң? Иң элек аларның хезмәт хакы 30 процентка күтәрелүен әйтик. Һәр укытучы хәзер уртача 20 мең сум акча ала. Моннан тыш берничә төрле грантлар программасы эшли. «Иң яхшы укытучы», «Безнең яңа укытучы», «Укытучы-эзләнүче», «Иң яхшы директор» номинацияләрендә җиңеп, байтак мөгаллим өстәмә акча ала. Шулай ук Президент өстәмәләренә ия булучылар да бар. Моннан тыш быел өр-яңа «IT-укытучы» гранты булдырылды. Тагын 375 кеше сайлап алынды. Бу бик мөһим. Чөнки нәкъ менә электрон мәгълүматлаштыруга соңгы 3 елда 2,5 млрд сум акча салынды. Бер сүз белән әйткәндә, һәр мәктәптә бу чараларның нәтиҗәле эшләве өчен җаваплы кешеләр билгеләнде.

Мөгаллимнәрнең иҗади мөмкинлекләрен күтәрү турында да җитди уйланабыз. Мәсәлән, инглиз теле укытучыларының һәммәсе дә (шул исәптән һөнәри уку йорты мөгаллимнәре дә) EducationFirst инглиз теле мәктәбендә ел буе оn-lain дәресләр алу хокукына ия булды. Моңа кадәр безнең укытучыларның инглиз телен белү дәрәҗәсе 9 нчы баскычта булса (барлыгы 18 баскыч), 1 ел эчендә ул 13 нче баскычка күтәрелде, ә 500 мөгаллим 16 нчы дәрәҗәгә үк менеп җитте. Бу бик зур байлык бит. Ә быелдан төгәл фән белгечләрен дә бу дәресләргә чакырачакбыз. Алар алдында әкренләп дәресләрнең бер өлешен инглизчә укыту бурычы куела. Чөнки хәзерге заманда һәр фәннән дә тирән белемле, мәгълүматлы булыйм дисәң, инглиз телен белү мәҗбүри. Шулай ук 150 укытучыбыз Алмания һәм Бөекбританиянең иң алдынгы югары уку йортларында белемнәрен күтәреп, халыкара сертификат алып кайтты. Быел тагын 150 кешене җибәрергә исәпләп торабыз. Алар республикага кайткач, укытучыларга белем бирәчәк.

Белем бирү технологиясенең иң алдынгысы кайда дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Сингапурда. Узган ел Президент ярдәме белән без республикага Сингапур белгечләрен чакырып китергән идек. Алардан 240 укытучыбыз дәресләр алды. Быел бу эш дәвам иттерелә. Инде Сингапур проектын үз укучылары белән тормышка ашыручыларның нәтиҗәләрен күзәтәбез.

Ошбу гамәлләрне башкаруның максаты, әлбәттә, мәгариф тормышын тәрәккыяткә илтү. Әти-әниләрнең һәм балаларның канәгать булуы мөһим. Узган ел бик җентекләп меңнәрчә әти-әниләрдән, балалардан, хәтта укытучыларның үзләреннән сораштырулар үткәрдек. Шунысын әйтү дә җитәрдер, үз хезмәтеннән канәгать хезмәткәрләр соңгы 3 елда ике тапкыр арткан.

Быел тагын бер куанычыбыз бар - Татарстан Русия күләмендә укытуда Интернет ресурсларын куллану буенча лидер дип танылды һәм безгә сертификат тапшырылды. IT-технологияләр белән мавыгуыбызның нәтиҗәсе дә озак көттермәде - быел информатика фәненнән имтиханда 22 укучы 100әр балл җыйды һәм 9 укучы халыкара олимпиадаларда җиңү яулады.

Укыту гына түгел, мәгарифтә идарә итә белүдән дә күп нәрсә тора. Моңа кадәр мәктәп директоры завхоз да, менеджер да, каравылчы да, бухгалтер да булырга мәҗбүр иде. Көннәр буе хисап язып утырып, балаларны күрмибез дә, бу эш безне укытудан, тәрбиядән читләштерә, дип зарлана иде алар. Шулай итеп быелдан хөрмәтле директорлар кәгазь боткасыннан арыначак. Барлык хисаплар да автомат рәвештә Интернет аша тапшырылачак, кирәк кеше мәгълүматлар базасына кереп, үзе белешмә алачак. Тагын бер яңалык - электрон китапханәне эшкә җиктек. Кемгә нинди дәреслек җитми яки кайда аның артык булуы һәр укытучыга, хәтта ата-аналарга да мәгълүм булачак. Китап җитми дип тавыш күтәрүгә чик куелыр, ниһаять.

Иң авырткан мәсьәлә - реструктурлаштыру да җайга салына кебек. Гомумән, мәктәпләр саны 100гә кимесә дә, башлангыч уку йортлары саны шул килеш калды. Президент күрсәтмәсе нигезендә кечкенә балалар үз авылында укытылса уңышлырак булачак, дигән карарга киленде. Әмма бернигә карамастан, балалар һәммәсе дә сыйфатлы белем алырга тиеш. Быел Казанда ачылачак татар милли IT-лицее гомумбелем тармагындагы иң амбициоз проекттыр, мөгаен. Анда илебезнең бөтен якларыннан сәләтле татар балалары җыелачак. Әлеге уку йорты милли мәгарифкә дә зур этәргеч булыр дип ышанабыз.

Сәләтле балалар дигәннән, безнең республика илкүләм олимпиадалар нәтиҗәсе буенча IV урында тора. Башта төбәкләр белән аерма шактый зур иде. Шулай ук БДИ нәтиҗәләре буенча да уртача Русия күрсәткечләрен узып киттек. Хәтта чиста урыс губерналары да безнең урыс теленнән күрсәткән нәтиҗәләргә көнләшеп карый.

2009 елда һәр 10 нчы бала имтиханда «2»ле алган иде. Бәхеткә, бу начар күрсәткеч елдан-ел кечерәя бара. 4 ел эчендә ул сан 3 тапкырга кимеде инде. Киләчәктә андыйларны булдырмауны максат итеп куябыз. Хәзер безнең тормыштан отличник, ударник дигән төшенчәләр төшеп кала бара. Без баллар саныйбыз. Ә имтиханнарын 90 баллга тапшырган укучы - ул отличник дигән сүз бит. Безнең балаларның 65 проценты яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә укыганын күпләребез белмидер дә әле.

Соңгы ел буе гаммәви мәгълүмат чаралары урыс балаларына татар һәм урыс телләрен укыту турында шаулады. Шәхсән мин үзем инде бик күп мәртәбәләр ике телнең дә Конституция нигезендә укыту стандартларына туры китереп укытылуын исбатлап чыгышлар ясадым. Милли төбәк компонентын да тиешенчә укыту - ул безнең изге бурычыбыз. Иң мөһиме урыс теленнән имтихан нәтиҗәләре елдан-ел үсә бара. Дөрес, татар телен укытуда моңарчы авырлыклар булды. Без аны филология фәне буларак укытканбыз, төп игътибарны грамматика өйрәтүгә юнәлткәнбез. Әмма хәзер методика үзгәрде. Телне аралашу чарасы буларак өйрәтәчәкбез. Яңа уку әсбаплары чыкты, мультимедиа чаралары эшләнде. Әле менә Мамадышта да татарча сукалаучы урыс балаларын күреп сокландым. Яңа методика эшли, димәк.

Журналистлар дәреслекләр мәсьәләсен дә бик куерта. Ышандырып әйтәм, без узган ел республиканың 200 мең баласына җитәрлек дәреслек алдык. Бары тик кайберләре генә вакытында үз хуҗасын таба алмады. Инде моннан соң андый хәлләр булмас. Безне электрон дәреслекләр китапханәсе коткарыр дип ышанабыз. Бу да илдә әлегә бездә генә. Китапханәдә укучылар саны да, дәреслекләр саны да теләгән һәркемгә мәгълүм булачак.

Сүземнең башы дәресләрдән соң мәктәптәге тормыш турында иде. Укучыларны эшкуарлык нигезләренә, хезмәткә өйрәтү, сәләтләрен үстерү максатыннан «Дәрестән соңгы мәктәп» дигән проект әзерләнде. Аның кысаларында өч төрле юнәлештәге проектлар гамәлгә куелды инде. Әйтик, «Минем мәктәбем сәламәтлеге» дигәнендә катнашучы укучылар республиканың бердәм экологик картасын төзеде. 74 мәктәптән мең ярымнан артык бала даими рәвештә үзе укыган мәктәп янындагы суны, туфракны, һава составын тикшереп тора. Шушы эш белән шөгыльләнгәндә дә укучыларга биология, химия, физика, география, информатика фәннәреннән алган белемнәренә таянырга туры килә. Мин ышанам, балаларның бу хезмәте фәнни кыйммәткә ия.

«IT-остаханә»гә йөрүчеләр үз көчләре белән мәктәпнең бизнес компанияләр челтәрен тудырачак. Балалар бизнес проектлар төзергә өйрәнәчәк. «Яшел мәктәп» проекты кысаларында, балалар мәктәп яны участокларын яшелләндерәчәк, шәһәрләрнең экологиясен яхшыртуга өлеш кертәчәк. Шулай ук «Дәрестән соңгы мәктәп» проекты кысаларында без конкурс игълан итәбез. Шартлар: мәктәп белән хезмәттәшлеккә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче тагын берәр оешманы тартырга тиеш. Мисал өчен, Лаеш районы үрдәкләр үрчетүне мәктәп белән берлектә башкара. Бу - балалар инде акча эшли, үзләренең тамагын туйдыра дигән сүз. Мамадышта да 2 ел эчендә укучылар 22 млн сум акча эшләгән. Начар түгел бит. Инде безгә килгән тәкъдимнәр дә бар. Иң мөһиме - тәкъдимнәрнең 95 проценты укучыларның үз куллары белән нидер җитештерүе турында.

Дәрестән соңгы мәктәпкә ярдәмгә килергә өстәмә белем бирү учреждениеләре дә бар бит әле. Бездә 422 балалар иҗат үзәге эшләп килә. Ләкин бу тармак нәтиҗәле эшлиме соң? Кызганычка, нәтиҗәлелек бик түбән. Без хәтта бу үзәкләргә барлыгы күпме бала йөргәнен дә белмибез. Президент белән киңәшеп, без монда да электрон исәпкә алу кертергә уйлыйбыз. Төштән соңгы мәктәп белән өстәмә белем системасы икесе ике нәрсә. Алар һич тә бер-берсен кабатламый. Кыскасы, балаларга барлык булган талантларын ачарга да, иҗат итәргә, хәтта акча эшләргә дә мөмкинлекләр тудырырга, яшел ут яндырырга ниятлибез. Бергәләп тотынсак, ниятләребез тормышка да ашар дип ышанам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: