Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Айрат СИБАГАТУЛЛИН: Мәдәнияттә без барыбыз да волонтер

(Ел йомгакларына багышланган коллегиядә ясалган чыгыштан өземтә) 2017 елда булган иң зур вакыйга - Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборын һәм Изге­ Ана-Успение монастырен ЮНЕСКОның бөтендөнья мирас исемлегенә кертү. «Казан Кремле» һәм «Болгар» тарихи -архитектур комплексыннан соң бу - дөнья күләмендә бәһасез дип танылган республикабызда өченче объект. 2017 елда мәдәният өлкәсенә 13,7...

(Ел йомгакларына багышланган коллегиядә ясалган чыгыштан өземтә)

2017 елда булган иң зур вакыйга - Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборын һәм Изге­ Ана-Успение монастырен ЮНЕСКОның бөтендөнья мирас исемлегенә кертү. «Казан Кремле» һәм «Болгар» тарихи -архитектур комплексыннан соң бу - дөнья күләмендә бәһасез дип танылган республикабызда өченче объект.
2017 елда мәдәният өлкәсенә 13,7 миллиард сум акча тотылды. Бу үткән ел белән чагыштырганда 1 миллиард 200 миллион сумга кимрәк. Шуның 8,9 миллиарды - республика бюджетыннан, 4,8 миллиарды муниципалитетлардан кергән. Федераль бюджеттан республикабызның мәдәният тармагына бүлеп бирелгән акча күләме - 454 миллион 110,3 мең сум. Ул башлыча Болгар тарихи -архитектур комплексы һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә тотылды.
Республикабыз җитәкчелегенең мәдәният оешмалары урнашкан биналарны сипләү-яңартуда күрсәткән ярдәмен билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Мәсәлән, Тукай урамында бертуган сәүдәгәр Крестовниковлар, XX гасыр башында типография буларак хезмәт итеп, Казанда китап басу эшенә зур өлеш керткән, бүген исә Казан консерваториясен үзенә сыйдырган Венецианов йорты, Татарстан Композиторлар берлеге бинасы, Ленин исемендәге мәдәният йорты, Алабуга заманча сәнгать галереясендә сипләү тәмамланды. Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры урнашачак бина тәртипкә китерелде, Татар дәүләт филармониясе яңартылды. Моннан тыш олуг шагыйребез Габдулла Тукайның әдәби музее урнашкан, халык телендә Шамил йорты буларак билгеле тарихи бинада, Шәриф Камал, Салих Сәйдәшев музейларында, «Казан Кремле»нең бер өлешендә, республикабызның Сынлы сәнгать музеенда, заманча сәнгать галерея­сендә, циркта, Милли музей һәм Милли китапханәдә, Урицкий паркындагы мәдәният һәм спорт үзәгендә, Алабугадагы Шишкин музей-йортында, Түбән Кама Татар дәүләт драма театрында ремонт бара. Ниһаять, Бауман урамы башындагы элеккеге магистрат бинасы һәм Петр патшаның Казанга килү хөрмәтенә Петропавел чиркәвен төзеткән зур сәүдәгәр Михляевның шул чиркәү янәшәсендәге йорты язмышы хәл ителде. Сипләү эшләре тәмамлангач, магистрат бинасында Петербургтагы Рус музее мәдәни үзәге, ә Михляев-Дряблов йортында бүген Сынлы сәнгать музее карамагында эшләп килгән балаларны мәдәни агарту үзәге урнашачак.
Мәдәният оешмалары урнашкан биналар никадәр матуррак, уңайрак булса, шулкадәр күбрәк халыкның игътибарын җәлеп итәчәк. 2017 елда, шөкер, респуб­ликабызның мәдәният казаны гөрләп торды. 7,5 мең мәдәни чараны 10 миллионнан артык халык тамаша кылды. Нәтиҗә буларак, театр, музейлар үзләре эшләгән акча күләме дә артты һәм билгеләнгән күләмнең 129 процентын тәшкил итте. «Казан Кремле», опера һәм балет театры барыннан да күбрәк акча эшләгән булып чыкты. «Әкият» театрында да эшләгән акчалары дәүләттән бирелгән акча күләменнән артып китте. Алабуга музей комплексы, Зөя утрау-шәһәрчеге, Камал, Качалов театрлары шулай ук алдынгылар рәтендә. Иң түбән күрсәткечләр - музейларда. Кызганыч ки, дәүләттән елына 1 миллион 300 мең акча алып та нибары 15 мең акча эшли алган бик аз керемле музейлар да бар. Аларны кичекмәстән үзгәртү сорала. Мәсәлән, Кайбыч районының Зур Кайбыч авылындагы җырчы Галия Кайбицкая, атаклы рәссамыбыз Бакый Урманченың Казандагы музее, Ленино-Кокушкино музей комплексы шундыйлардан. Берничә муниципаль районда туган якны өйрәнү музейларына да халыкны җәлеп итәр өчен кичекмәстән мөһим чаралар күрергә кирәк.
Хезмәткәрләрнең матди хәлен кайгыртмый торып, алардан әйбәт эш таләп итеп булмый. Шуңа күрә мәдәният өлкәсендә хезмәт хакларын арттыру иң мөһим бурычларыбызның берсе булып тора. 2017 елда мәдәният тармагында уртача хезмәт хакы 26,8 мең сум тәшкил итте. Күренгәнчә, бу күрсәткечне республикадагы уртача хезмәт хакы күләменә (29,3 мең) җиткерергә күп калмаган.
2017 ел «Кече шәһәрләр театрлары» һәм «Театрлар - балаларга» федераль проектлары белән тарихка кереп калачак. Анда республикабызның 9 дәүләт, 2 муниципаль театры катнашты. Күпчелеге - Кама аръягы театрлары. Проект кысаларында бүлеп бирелгән акчага республика үзеннән дә өстәде. Нәтиҗәдә, 37 миллион сумга 26 спектакль куелды. Федераль проектлар буенча эш яңа 2018 елда да дәвам итәчәк. Үзем исә Кама аръягы театрларының халыкны классик драматургиягә тарту, татар телен үстерү, яңа иҗади формалар эзләү эшен зур бәяләп, 2018 елда федераль проект кысаларында кече шәһәрләр республика театр фестивален үткәрергә тәкъдим итәм.
Иң зур бурычларыбызның берсе - республикабызның мәдәни мирас объектларын саклау. Узган ел 2030 елга кадәр мәдәни һәйкәлләрне саклау стратегиясе расланды. Бүген республикабызның 1625 тарихи - мәдәни һәйкәле Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары Бердәм дәүләт реестрында теркәлгән. 2020 елга кадәр яңаларын реестрга теркәү бурычы алдыбызда тора. Мәдәни мирас объектларын һәрдаим тикшереп торабыз һәм берәүгә дә аларга зыян китерергә юл куймаячакбыз. Мәсәлән, үткән ел мәдәни мирас объектларын саклау кагыйдәләрен бозганнары өчен, аларның хуҗаларына 1 миллион 615 мең сум күләмендә штраф салынды. Бауман урамында бер як диварлары гына басып калган, сәүдәгәр һәм хәйрияче Щетинкинның 1841-1844 һәм 1857 елгы йортлары арбитраж суды тарафыннан элеккеге хуҗаларыннан тартып алынды.
Россия Федерациясе Президентының Карары нигезендә 2018-2027 еллар балалар унъеллыгы дип игълан ителде. Бу киләчәктә республикада балаларны мәдәни агарту, музыка, рәсем, архитектура һәм башка сәнгать төрләре буенча укыту эшчәнлегебезне тагын да нәтиҗәлерәк алып бару бурычын йөкли.
Кечкенәдән китапка тартылса, балаларыбыз югары мәдәниятле шәхесләр булып үсәр, иншаллаһ. Үткән ел республикабызда 4 китапханә ябылса һәм китапханәләргә килүчеләр саны, 2012 ел белән чагыштырганда, 1,8 процентка кимесә дә, Татарстан барыбер Россия Федерациясендә иң күп китап укучы республика булып кала бирә. 2018 елны рес­публикабызда Лев Толстой елы дип игълан итүебез дә тикмәгә генә түгел. Быел шулай ук атаклы татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Кыскасы, яшь буынны мәгърифәткә, нурга тарту өчен, бу ике зур шәхесне калку итеп күрсәтеп, күп чаралар үткәрәсебез бар. Тик ни кызганыч, 100 еллык республика балалар китапханәсе бик искерде, заман таләпләренә җавап бирми, китап укырга теләгән бөтен укучыларны сыйдыра алмый. Шуңа күрә аны кичекмәстән яңарту, заманчалаштыру сорала. Шуның белән бергә тагын 23 китапханәне кеше кызыксынып йөрерлек хәлгә китерү бурычы алда тора.
Китапханәләрнең күп өлеше клубларда урнашкан. Ә авыл клубларын яңарту, яңаларын төзү 2020 елга кадәр дәвам итәчәк. Бүген авыл клублары биналарының 27,2 проценты канәгатьләндерер­лек түгел. Шуңа күрә 2018 елда гына да 28 яңа клуб төзү, 42 иске клубны яңарту күздә тотыла. Бу максатта 624,8 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. 2020 елга кадәр исә авыл мәдәният йортларының материаль-техник базасы тулысынча яңартылыр дип көтелә.
Клуб төзү белән генәмени? Анда эшләрлек яшь белгечләр булмагач! Яшьләр авылдан китү ягын карый. Шәһәрләрдә клуб эше буенча уку тәмамлаган егет, кызлар да үз белгечлекләре буенча эшкә урнашмый, бүтән тармакларга кереп югала. Бу вәзгыятьтә безгә нишләргә? Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов район үзәкләренә, авылга мәдәният тармагына эшкә кайткан яшьләргә ярдәм йөзеннән акча түләү тәкъдиме белән чыкты. Бүген Мәдәният министрлыгы кирәкле кәгазьләр эзерләп бу эшне җайга салу белән мәшгуль.
Киләчәктә клублар эшен җанландыру өчен безгә республика фәнни-методик үзәкне торгызып, аның район мәдәният учаклары белән элемтәсен яңартырга кирәк.
Соңгы елларда татар эстрадасы турында күп сөйлиләр, чөнки аның бүгенге торышы күпләрне канәгатьләндерми. Уйлавымча, татар эстрадасының иң беренче проблемасы - җырчыларның сәләтләре түбән булу, республикабызда татар вокал мәктәбен саклау курсы булмау, шулай ук репертуар һәм аранжировкаларның түбән сыйфаты. Әгәр якты рухлы, мәгънәле, матур музыкалы җыр бар икән, җырчы да табылачак.
2018 елда үткәреләчәк җыр конкурсы аша без иҗади репертуарларны яңартырбыз дип өметләнәм. Тагын бер җитди проблема - ул башкаручыларның тышкы кыяфәте һәм сәхнәдә тотнаксыз кыланышы. Күбесенең сәнгати зәвыгы, культура дәрәҗәсе бик түбән. Мәсьәләне музыкаль җәмәгатьчелек, шоу-бизнесны оештыручылар, продюсерлар белән бергәләп хәл итәргә кирәк. Бүген Мәдәният министрлыгы каршындагы эксперт-киңәш советы республикабызның эстрада җыр башкару сәнгатенә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча проект әзерләде. Ул шоу-бизнес өлкәсендәге коммерция структуралары, Композиторлар берлеге һәм үз эшенең осталарын берләштергән башка шундый иҗтимагый оешмаларны һәм дәүләт оешмаларының киңәшеп эшләүнең матур үрнәге булачак. Яшь композиторларга ярдәм итү, яңа матур җырлар иҗат итсеннәр өчен аларга төрле кызыксындыру чаралары уйлап табу, заманча музыка - компьютер технологияләрен үстерү, продюсерларның алданрак күреп гамәл кылулары да татар эстрадасының сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Билгеле булганча, 2018 ел Россиядә үзиреклеләр һәм волонтерлар елы дип игълан ителде. Волонтерлар бушлай, күңел хакы өчен эшли. Мәдәният тармагында андыйлар бик күп. Узган ел гына да Татарстан Мәдәният министрлыгының «Йөрәктән-йөрәккә» проекты кысаларында ничаклы артист, музыкант балалар интернатларында, картлар йортларында, хосписларда спектакльләрдә, концертларда катнашты! Республика күләмендәге зур фестивальләр, халык бәйрәмнәре оештырылганда никадәр милли оешма җәлеп ителә! Мәдәният фестиваль, конкурслары үткәрүгә күпме укучы яшьләр тартыла! Шуңа күрә үзиреклеләр һәм волонтерлар елын да үзебезнеке дип белеп, күңел биреп үткәрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев