25 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 3 (2018)
"МӘДӘНИ ҖОМГА" № 3 (2018)
-
Айрат СИБАГАТУЛЛИН: Мәдәнияттә без барыбыз да волонтер
(Ел йомгакларына багышланган коллегиядә ясалган чыгыштан өземтә) 2017 елда булган иң зур вакыйга - Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборын һәм Изге Ана-Успение монастырен ЮНЕСКОның бөтендөнья мирас исемлегенә кертү. «Казан Кремле» һәм «Болгар» тарихи -архитектур комплексыннан соң бу - дөнья күләмендә бәһасез дип танылган республикабызда өченче объект. 2017 елда мәдәният өлкәсенә 13,7...
-
Мактау бозмаган егет
- "Шундый кеше буламыни?" - дияр кемдер. - "Бар шул!" - дим мин һәм бәхәскә урын калдырмас өчен кулыма төзүчесе Юныс Сафиуллин булган "Ринат Таҗетдинов" дигән китапны алам. Анда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Дәүләт премияләре лауреаты, орден-медальләр кавалеры, "Алтын битлек" иясе Ринат Таҗетдинов турында абруйлы талант ияләре, белгечләр, сәхнәдәшләре...
-
Флёра ГАБДУЛЛИНА: Күңел бакчамны балкытсын Тик уйларым толым-толым...
* * * Яздырмакчы булды башта деннән, Туган телсез калдырмакчы хәзер... Хәтер көне җитсә, үрсәләнеп, Җаннар әрнеп, иңрәп елый бәгырь. Ничә гасыр барган бу мәхшәрнең Булыр микән бер ахыры, юкмы? Нинди яңа канун уйлап табып, Алырлар соң тагын безнең котны? Үткәннәргә ук очырсаң - бел син, Туплар җавап бирер киләчәктән....
-
Мәрҗани мирасы
Гыйнвар аенда татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, илаһият галиме, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел тулды. Шушы уңайдан Татарстан Милли музеенда галимгә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды, шулай ук "Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы" дигән темага күргәзмә эшли башлады. Аның ачылышында Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре, Татарстан Милли музее фәнни...
-
Лобачевский медаленең икенче ягы
Түбән Новгородта туган математика даһие Николай Иванович Лобачевский (1792-1856) Казаннан аерылгысыз. Ул 1827-1846 елларда университет ректоры була. Неевклид геометриясен яза. Әмма галим үзе исән чакта әлеге хезмәт, күпләр мәгънәсенә төшенеп җитә алмаганлыктан, Россиядә һәм чит илләрдә танылмый. Искитәрлек ачыш ясаучы галим Арча зиратында соңгы юлга дан-шөһрәтсез озатыла. Хыялый шәхеснең "күз...
-
Сәүдәдә – милли бизәк
Милли бизәкләр төшерелгән сөлге-тастымаллар, чаршау, пәрдә, ятак кирәк-яраклары белән кызыксынган кеше аларны интернет челтәрендә бик җайлы таба ала. Татар бизәкле әйберләрнең күбесе "Казан сөлгесе" бренды белән тәкъдим ителә. Әлеге проектның җитәкчесе - Гөлнара Нурмөхәммәтова икән. Тумышы белән Кукмара районының Адай авылыннан ул, хәзер Казанда яши. - Мәктәптә укыган елларда Сабантуй...
-
Айга кырын карама
27 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 12.04 сәгатьтә калка, 3.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.19 сәгать. Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы...