«Заманасы нинди, җыры шундый…»
Бүген җыр сәнгатебезнең аяныч хәле, аның түбән тәгәрәве, халыкның рухи зәвыгын түбәнәйтү турында күп язабыз.
Әлләни үзгәреш кенә сизелми: “Мин тиле, мин җүләр!” дип тамак киереп акырган җырчылар унар көн буе мең кешелек тулы залларда концерт куя, шул ук вакытта белемле, талантлы гүзәл яшьләребезнең иҗатлары берничек тә тамашачыга ирештерелмичә, күләгәдә кала бирә. “Калеб” яңа буын җыены оештырган “Безнең җыр” проектында бу җырчыларны тыңлаудан ләззәтләнеп һәм җан сыкратып утырган идек. Югыйсә, нәкъ менә шул егет-кызларны күтәрергә, аларның җырларын радио-телевидение аша әйләндерергә иде бит. Ул чакта халыкның зәвыгы бу кадәр бозылмас та иде. Тик нихәл итәсең, җыр сәнгатендә тәртип урнаштыру хакына дәүләти дәрәҗәдә әлегә кадәр берни дә эшләнмәде. Бәлки, Президент карары белән төзелгән әдәбият-сәнгать мәсьәләләре буенча комиссия нәрсәне дә булса үзгәртә алыр?
Әлегә бу хакта җыелып сөйләшүләрдән ары китә алган юк. Шундый сөйләшүләрнең чираттагысы Фәннәр академиясендә үтте, аны Ваһапов фестивале җитәкчелеге оештырган иде. Ул “Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале һәм татар җыр сәнгате: тарих баскычлары, бүгенге торышы һәм үсеш юллары” дигән озын исем белән аталды. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов әйтүенчә, конференциядә катнашырга теләп, 29 кешедән гариза килгән, ләкин чарада алар барысы да чыгыш ясамады. Анда яңгыраган кайбер фикерләр белән танышу бәлки укучыларыбыз өчен дә кызык булыр.
Ким Миңнуллин, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты директоры: “Безнең институт картотекаларында 6 меңнән артык милли җыр берәмлеге саклана, алар эшкәртелеп, цифрлы форматка күчерелә. Ләкин бу эш белән шөгыльләнүче 2-3 бөртек кеше әлләни зур эш башкара алмый, әлбәттә.
Кайберәүләр: “Моңа кадәр татар җыр сәнгате тарихы өйрәнелмәде” дип язып чыккан иде, бу – ялгыш фикер. 2000 елларга кадәрге җыр тарихыбыз яхшы өйрәнелде, мин үзем үткән гасырның 20 нче елларыннан 90 нчы елларга кадәрге 3 меңләп җырның текстларын картотекага туплаган кеше. Ә менә 2000 еллардан соңгы җыр сәнгате проблемалары, тарихы белән фәнни нигездә шөгыльләнүче булмады”.
Земфира Сәйдәшева, сәнгать белгече, Н.Җиһанов исемендәге консерватория профессоры: “Эстрадада катлаулы әсәрләрне башкарырлык кеше дә калмады. 2016 елда ниндидер үсеш булсын дип, Президентыбыз Р.Миңнеханов “Үзгәреш җиле” фестивален үткәрергә фатиха биргән иде. Ләкин ул фестиваль күп сораулар тудырды. Әйтик, анда “Алмагачлары”, “Җомга”, “Тартюф” кебек урам-мәҗлес җырларын кертеп, аларга затлылык төсмере бирергә тырышу кирәк идеме? Халык җырларын джаз бизәлеше белән яңгырату дөресме? “Зәңгәр күлмәк”, “Рәйхан”, “Гөлҗамал”лар шул асыл хәлләрендә сакланырга тиеш иде! Аларны чит стильләр белән бозарга ярамый!”
Венера Ганиева, җырчы, профессор, Казан дәүләт мәдәният институтында җыр кафедрасы мөдире: “Мин бүгенге эстрадага кадрлар әзерләү мәсьәләсе белән турыдан-туры шөгыльләнәм. Безгә бер урында таптану килешми. Милли хәзинәләрне саклау бурычын да куябыз. Студентларның репертуарлары нигезендә – татар халык җырлары, профессиональ композиторлар иҗаты. Профессиональ белем алу җырчының табигый сәләтен үстерә.
Элек без югары сыйфатлы куе сөт эчә идек. Хәзер кибетләрдәге сөтнең сыйфаты бик үзгәрде. Җырларны да шуның белән чагыштырыр идем – без хәзер сыек сөт кебек җырлар тыңлыйбыз. Элек худсоветлар бар иде, ләкин хәзер аларны кире кайтарып та булмый. Җырга халыкта көндәлек ихтыяҗ зур. Радиостанцияләргә көн буе яңгыратырга җыр кирәк. Әмма түбән сыйфатлы җырлар тамак киерүчеләр санын арттыра. Бу системаны тиз генә тәртипкә салу мөмкин түгел. Югары сәнгатьле, яхшы җырларны пропагандалый торган бер радио яки телевидение каналы ачарга кирәк. “Культура” каналы кебек...
Замана үзгәргән саен, җырлар да үзгәрә. Заманасы нинди, җыры да шундый. Яшьләр нәрсә җырлаганнарын аңламый да. Берсе “Әни, сине сагынам”, – дип җырлый, үзе 32 тешен күрсәтеп ыржая. Концертлар бик күп эффектлар – төтен, утлар, пиротехника белән уза, башкару осталыгы, сыйфаты читтә кала. Ләкин профессиональ җырчыларны зәвыксыз бугазлылар күмеп китәргә тиеш түгел!”
Гөлназ Җиһангирова, Казан музыка көллияте укытучысы: “Эстрада театры ачарга кирәк. Бәлки, хәзерге бик популяр җырчыларны җыеп укытырга, вокал дәресләре бирергә кирәктер?”
Филүсә Арслан, сәнгать белгече: “Глобальләшү шаукымында дөнья мәйданына чыгабыз дип оештырылган “Үзгәреш җиле” кебек тамашалар белән үз йөзебезне югалтабыз гына. Музыка сәнгатебез милли яңгырашын җуеп бара. Тукай да бит заманында музыка сәнгатебезне кайгыртып: “Зинага чакыра торган музыка хәрәм булса да, алга китәргә, тәрәккыйга чакыра торган музыка мөхтәсәб, хәтта ваҗиб уктыр... Без милләткә әдәбият гөл сулары сибеп, җан рәхәте булган музыкалар белән дәртләндерик...” - дип язган”.
Конференциядә Рифат Фәттахов үзе Салават Фәтхетдинов белән Радик Юлъякшин арасындагы низагның сәбәпләрен аңлатуны тасвирлаган “үтә мөһим” темага чыгыш ясады. Милли музыка мәсьәләләренә багышланган чарада ни өчендер кайбер катнашучыларның (әйтик, педагог Гөлназ Җиһангирова, җырчы Идрис Газиев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы Фәрит Уразаев һ.б.) рус телендә чыгыш ясаулары аңлашылып җитмәде. Өлкән агай аңламый калыр дип борчылганнардыр инде. Ни кызганыч, өлкән агайда бүген безнең милләтнең сәнгать проблемасы кайгысы түгел...
Эльмира СИРАҖИ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев