Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ЙӨЗ ЮЛ, МЕҢ ХАТА

Узган атнада Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең республика юлларында хәрәкәт иминлеген арттыру, транспорт фаҗигаләрен һәм аларда һәлак булучылар, имгәнүчеләр санын киметү чараларын тормышка ашыруга багышланган уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, барлык министрлык,...

Узган атнада Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең республика юлларында хәрәкәт иминлеген арттыру, транспорт фаҗигаләрен һәм аларда һәлак булучылар, имгәнүчеләр санын киметү чараларын тормышка ашыруга багышланган уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, барлык министрлык, ведомство җитәкчеләре, район башлыклары катнашты.


Кеше гомере сагында гамьле булу кирәк

Утырыш күңелсез саннарны ирештерүдән башланып китте. Быел юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар исәбе беркадәр кимесә дә, юллардагы хәлнең торышы әлегә борчуга сала. "Быелның 11 аенда Татарстан юлларында килеп чыккан һәлакәтләрдә 565 кешенең гомере өзелде, 6274е тән җәрәхәтләре алды, имгәнде", - диде утырышта чыгыш ясаган Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин.

Дөрес, 2013 елның 10 аендагы мәгълүматлар белән чагыштырганда уңай якка үзгәрешләр бар. Әйтик, юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны 75 кешегә азрак. Шулай ук юл корбаннары булган балалар саны да быел узган елгыдан кимрәк. Шөкер, алар катнашында быел артык зур һәлакәтләр килеп чыкмаган. Әлбәттә, авыр хәлләрнең азаюында сәрхуш килеш машина йөртүчеләр исәбенең өчтән бергә кимүе дә чагылыш тапкандыр. Аннары мәктәп автобуслары йөри торган юлларның 85 проценты тиешле таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китерелгән. Ә инде уртача тизлекне үлчәүче приборлар белән җиһазланган 37 юл кишәрлегендә һәлак булучылар исәбе 13 процентка кимегән. "Ел ахырына кадәр уртача тизлек үлчәүче фото-видеотеркәү приборларына тагын 12 стационар җиһаз өстәләчәк. Ә инде яңа елдан аларга 4G элемтә модуле куячакбыз. Приборлар юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозуларны сурәткә алу белән бергә үтеп киткән теләсә кайсы транспортны да теркәячәк. Бу исә мәгълүматларны җинаятьләр ачу өчен дә файдаланырга мөмкинлек бирәчәк", - диде А.Хохорин. Юл иминлеге паспортларын булдыру да укучыларны юлларда имин йөртүгә уңай йогынты ясагандыр. "Юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре киселүчеләр исәбе кимүгә баруы әйбәт. Әмма фаҗига корбаннары бик күп әле. Бу күпме гаилә өчен авыр югалту, дигән сүз", - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Юлларда имин йөрүне тагын да яхшырту юнәлешендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр хәтсез әле. Эчке эшләр министры А.Хохорин җитешсезлекләрнең берсе итеп (аеруча Казанда), машина кую урыннары җитмәвен әйтте. "Машина кую урыннарын булдыру буенча эш алып барыла, әмма мәсьәлә хәл ителмәгән, ә бу исә үз чиратында автомобиль калдыру кагыйдәләре бозылуга китерә", - диде А.Хохорин.

Моннан тыш, Татарстанда меңнән артык җәяүле кичүе таләпләргә җавап бирми икән. Министр А.Хохорин 2015 елның 1 июленнән тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә трасса аша чыгучы яки юл кырыеннан баручы кешенең киемендә яктылык кайтаручы әйберләр булуы шарт ителгәнен әйтте.

Шулай ук административ штрафларны билгеләнгән вакыт аралыгында түләттерү дә көнүзәк мәсьәләгә әверелгән. Быел гына да автомобиль хуҗаларының юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларга бармак аша каравы, аларны соңартуы сәбәпле, административ хокук бозулар турында 18,5 мең эш кузгатылган. Соңгы елда бурычлыларны административ кулга алулар 5 тапкыр арткан. "Бүгенге көндә гомуми күләме 1 миллиард сум тирәсендә 1 миллион 729 мең карар үтәлмәгән", - диде министр. Ул бу җәһәттән кагыйдә бозуларның фото һәм видеокүчермәләрен транспорт иясенең электрон почтасына җибәрергә тәкъдим итте.

Барыбыз да беләбез: автомәктәпләрдә алган тирән белем һәм машина йөртү күнекмәләре башлап рульгә утыручыларны бик күп бәла-казалардан аралый. Әмма Татарстанда автомәктәпләрнең 10 проценты гына сертификацияләү уза алган. Утырышта ачыктан-ачык әйтелгәнчә, бу инде машина йөртү таныклыгы бирә торган башка мәктәпләрнең күбрәк акча эшләүне күздә тотуы, күнекмәләр бирмәве турында сөйли. Республика Президенты район башлыкларына автомәктәпләрдә эшнең оештырылуы белән даими кызыксынырга, һәлакәтләр еш була торган юлларны контрольдә тотарга кушты.

Закон алдында барыбыз да тигез

Безнең күзаллавыбызча хокук сагында торучылар һәм җитәкчеләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдә башкаларга үрнәк булырга тиеш кебек. Ләкин бу һәрвакытта да алай түгел, хәтта район башлыклары, түрәләр арасында да иминлек кагыйдәләрен санламаучылар бар икән. Министр Артем Хохорин да чыгышында бу мәсьәләгә дә игътибар бирелде. "Кайбер чиновникларның гамәлләре хәйран калырлык", - диде министр үз чыгышында. Ул бер район башлыгының шоферы спиртлы эчемлек белән кәефләнгән хәлдә рульгә утыруы өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе, әмма район җитәкчесе бу хакта белсә дә, аны эшендә калдыруы турында сөйләде. Район башлыклары һәм аларның йөртүчеләре автомобильдә барганда иминлек каешларын эләктерергә дә теләми икән. "Югары урында хезмәт куючыларның кайберләре хәтта тәрәзәләре караңгылатылган машинада Хөкүмәт йорты янына да килеп туктый", - диде министр. Шулай ук хокук саклау органнарында эшләүчеләр арасында да юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга теләмәүчеләр хәтсез. Быел гына да Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте булган, зыян күрүчеләр дә бар икән. Ә инде хокук сакчысының сәрхуш хәлдә рульгә утырып, машина белән идарә итүе бернинди киртәләргә дә сыймый кебек. А.Хохорин быел министрлыкның 30 хезмәткәре нәкъ менә шушы сәбәпле үз эшләреннән азат ителүен әйтте. "Спиртлы эчемлек белән кәефләнеп рульдә йөрүчеләр арасында прокуратура, һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә бар", - диде ул. А.Хохорин Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең транспорт полкына төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуына һәм "матур санлы" транспортка игътибарны көчәйтергә кушылуын әйтте. "Закон барыбыз өчен дә бер. Юл контроле эшли һәм һәркайсыбызның теркәгече бар, безнең барлык кагыйдә бозуларыбыз "халык контроле"ндә исәпкә алына, аларны яшереп калдырып булмый", - дип, үз фикерен белдерде бу уңайдан Президент Р.Миңнеханов, 1 1 ноябрьдән эшли башлаган "халык инспекторы" системасын искә төшереп. Премьер-министр Илдар Халиков та "халык инспекторы"ның нәтиҗәле эшләвен белдерде. "Бүгенге көндә система машина йөртүчеләрнең 6 мең хокук бозу очрагы ихтималын теркәде, аларның 1,3 меңенә дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгатьләр кабул ителде. "Халык инспекторы" аша гражданнардан бер тәүлеккә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә 40тан артык шикаять керә", - диде Премьер-министр.

Балалар иминлеге акча белән үлчәнми

Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов үз чыгышында мәктәп укучыларын уку йортларына йөртү мәсьәләсе турында сөйләде.

Бүгенге көндә 668 автобус 18,5 мең баланы 750 маршрут буенча мәктәпләргә илтә һәм алып кайта. Аларның 540ы ГЛОНАСС спутник навигациясе системасына тоташтырылган. "Әмма 128 автобуста система эшләми. Бу хәлгә техник сәбәпләр, түләүләрнең үз вакытында күчерелмәве, республиканың кайбер районнарында элемтә булмавы сәбәпче", - диде Э.Фәттахов. "Бер генә автобус ГЛОНАСС системасына тоташтырылмыйча юлга чыкса да, бу гадәттән тыш зур бер хәл кебек кабул ителергә тиеш", - диде бу җәһәттән Премьер-министр Илдар Халиков. Президент Рөстәм Миңнеханов та навигация системасына тоташтырылмаган автобус маршрутта булырга тиеш түгеллеген әйтте. "Бүген акча түләмәгәннәр икән, иртәгә күчерерләр. Моның өчен бюджетта акчалар бүленгән. Әмма күзәтү булырга тиеш", - диде ул. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов исә: "Автобуслар системада күренә, әмма трекер хезмәте күрсәтүенә килешү төзелмәгән", - дип белдерде. Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның юлларда иминлеген тәэмин итү максатында 2 миллион сумга юлларны видеокүзәтү системасы алган һәм бу җиһазны районнарга тапшыру эшен оештырып җибәргән. Русиядә 2015 елдан һәлакәтләр вакытында шундук хәбәр бирә торган "ЭРА-ГЛОНАСС" системасы кертелә. "1 гыйнвардан илгә кайтарыла торган автотранспорт шушы система белән җиһазланырга тиеш. 2017 елның 1 гыйнварыннан Таможня берлеге илләреннән кайткан автомобильләрдә дә ЭРА-ГЛОНАСС булуы шарт ителә", - диде Р.Шәйхетдинов.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев