Мәдәни җомга

ЙӨРИ БЕЛСӘҢ – СӘЙРАН

«Татмедиа» агентлыгында быелның беренче яртысында республикада булган юл-транспорт һәлакәтләренә һәм административ хокук бозулар өчен штраф түләттерүгә багышланган матбугат очрашуы булып үтте. Журналистларны хәлнең торышы белән ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәтү бүлеге башлыгы Илһам Кәлимуллин һәм Русия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Гришин таныштырды. Битарафлык бәясе -...

«Татмедиа» агентлыгында быелның беренче яртысында республикада булган юл-транспорт һәлакәтләренә һәм административ хокук бозулар өчен штраф түләттерүгә багышланган матбугат очрашуы булып үтте. Журналистларны хәлнең торышы белән ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәтү бүлеге башлыгы Илһам Кәлимуллин һәм Русия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Гришин таныштырды.


Битарафлык бәясе - кеше гомере

Быелның беренче яртысында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсендә беркадәр тотрыклылык булдыруга ирешкән. 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт фаҗигаләре 8 процентка, һәлак булучылар - 60, имгәнүчеләр 234 кешегә кимрәк булган.

«Без «2015-2020 елларга юл хәрәкәте иминлеген күтәрү» федераль максатчан программасына йөз тотып, ниятләгәнчә, юл-транспорт фаҗигаләрен һәм үлем-китемнәрне киметүгә ирештек. Әмма әлегә Татарстан юлларында хәл катлаулы булып кала», - дип белдерде бүлек башлыгы Илһам Кәлимуллин. Гомумән алганда, быелның 6 аенда Татарстанга караган юлларда 2 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 238 кешенең гомере өзелгән, 2750 юлаучы төрле дәрәҗәдә имгәнгән. И.Кәлимуллин искәртеп үткәнчә, шәһәр, бистә һәм авыллардан читтәге трассаларда хәл аеруча кискен тора икән. Әйтик, барлык һәлак булучыларның 80 процентының гомере торак пунктлар арасындагы юлларда килеп чыккан фаҗигаләрдә өзелгән. «222 кешенең үлеменә машина йөртүчеләр гаепле», - диде Илһам Кәлимуллин. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе исә - юлларда машинаны зур тизлек белән куу. Һәр 3 юл-транспорт фаҗигасенең берсе шул сәбәпле килеп чыга икән. Машина йөртүчеләрнең юлларда кызу йөрергә яратуы, тизлек кагыйдәсен бозуы 170 кешенең гомере өзелүгә китергән. Һәлакәтләр килеп чыгуның тагын бер зур сәбәбе: рульдәгеләрнең каршы як хәрәкәт полосасына чыгуы. «Юл корбаннарының 55 процентының гомере машина йөртүчеләрнең хәрәкәт иминлегенең шушы кагыйдәсен үтәмәве кебек гамьсезлеге сәбәпле өзелгән», - диде бүлек башлыгы.

Бүлек башлыгы И.Кәлимуллин искәртеп үткәнчә, узган ел закон чыгаручылар тарафыннан хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен тупас бозган өчен җаваплылыкны арттыру буенча кабул ителгән чаралар юлларда хәлнең беркадәр яхшыруына китергән. Әмма бу таләпләр юлларда яңа төр куркыныч та китереп чыгарган. Әйтик, билгеләнгән тизлектән 20 километрга арттырган өчен җәза бетерелгәч, машина йөртүчеләр трассаларда сәгатенә 110, торак пунктларда 80 километрдан артык тизлек белән чаба башлаган. Бу хәл юлларда авыр фаҗигаләр килеп чыгуына, һәлак булучыларның артуына китергән. «Хәзер торак пунктларда җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү кирәк. Аның ышанычлы юлы - барлык торак пунктларда рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 40 километрга кадәр киметү», - диде Илһам Кәлимуллин.

Әҗәтле үлмәс, дисәләр дә...

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән һәрдаим көрәшә. Быел гына да юлларда имин хәрәкәт сагында торучылар машина йөртүчеләрне административ җаваплылыкка тарту турында 2 миллион 300 меңнән артык карар чыгарган. Шулардан 500 меңнән артык штрафның закон белән билгеләнгән түләү вакыты күптән чыккан. Ә ул 60 көн тәшкил итә. Түләнмәгән штрафларның гомуми суммасы узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5 тапкырга күбрәк.

«Узган ел көз хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен җәзаларны кырысландыру, машина йөртү хокукын бирә торган таныклыкны алуны бетерү штрафлар күләменең кискен артуына китерде», - диде Илһам Кәлимуллин. Татарстанда вакытында түләнмәгән штрафлар суммасы 10 меңнән артып киткән 12 мең машина хуҗасы бар икән. ЮХИДИ идарәсе аларның һәрберсенә карата суд приставлары белән берлектә эш алып бара. Русия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Гришин белдергәнчә, штрафларны билгеләнгән вакытта түләмәгән өчен 11375 эш кузгатылган. Бу да узган елның беренче 6 аендагы саннарга караганда 2 тапкыр диярлек күбрәк. Судлар исә сансыз 3924 машина хуҗасын кулга алу, 5426 бурычлыга кабат штраф (түлисе суммасы 14,2 процентка арта) салу, 250сен мәҗбүри эшләтү, 49ының машинасына арест салу турында карар чыгарган. Шул ук вакытта 60 көн эчендә түләнмәгән штраф суммасы ул кадәр ук зур булмаганда да кулга алулары ихтимал икән. Әйтик, суд карары нигезендә, Яшел Үзәндә 20 яшьлек егет - автомобиль хуҗасы 1,5 мең сумлык штрафын түләмәгән өчен 3 тәүлеккә кулга алынган. Алексей Гришин шулай ук түләнмәгән штрафлары 10 мең сумга кадәр җыелганнарны суд карары нигезендә Русия чигеннән чыгармау кебек чараның аеруча киң кулланылуын да әйтте. «2014 елның 6 аенда Русия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен 356,7 миллион сумлык штраф түләтү турында 432 мең эш бар иде. 239 меңнән артык эшнең 198,5 миллион сумы җыеп алынды инде», - диде Алексей Гришин.

«Электрон документ әйләнеше» системасы да штрафларны түләтүдә суд приставларына ярдәмгә килә. Быелның 6 аенда шушы система аша банкларга 90 мең запрос җибәрелеп, аның 30 меңе канәгатьләндерелгән. Штраф түләтүдә «Юл приставы» аппарат-программа комплексын куллану да отышлы. «Аның оператив-кисәтү чаралары вакытында файдасы аеруча зур икәнлеге күренде», - диде А.Гришин. Бу комплекс ярдәмендә быел хуҗалары штраф түләмичә йөргән 1325 транспорт туктатылган, алардан 2 миллион 889 мең сумлык милек тартып алынган, 17 се кулга алынган.

Шулай ук приставлар 60 көн эчендә штраф түләмәгәннәрдән бурычларның 7 проценты күләмендә башкару җыемы алу ысулын да куллана. Аның күләме исә гадәти кешеләрдән 1 мең сум, юридик затлардан 10 мең сумнан да ким булмый. Димәк, машина йөртүчегә 500 сумлык штраф салынганда, аның 60 көннән соң 1,5 меңгә җитүе ихтимал.

Әҗәтле үлмәс, көн дә күрмәс, дигән әйтем бар. Мең төрле борчу-мәшәкать кичергәнче, юл кагыйдәләрен үтәп йөрүгә, инде штраф салганнар икән, аны вакытында түләп котылуга ни җитә.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: