Мәдәни җомга

«Йәгез, бер дога» - Венгриядә

Гыйнвар аенда Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" романы Венгриядә маҗар телендә басылып чыкты. Шушы уңайдан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы үтте. Анда Казан дәүләт федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рифат Җамалетдинов, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Венгриянең «Алфавит» идарәсе фонды һәм «Әлифба»...

Гыйнвар аенда Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" романы Венгриядә маҗар телендә басылып чыкты. Шушы уңайдан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы үтте. Анда Казан дәүләт федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рифат Җамалетдинов, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Венгриянең «Алфавит» идарәсе фонды һәм «Әлифба» татар җәмгыяте рәисе Рита Хәсәнова, язучының җәмәгате Нәкыя Гыйләҗева, уллары - драматург Мансур Гыйләҗев һәм тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, әдипләр, журналистлар катнашты.
Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" романы ГУЛАГ төрмәләре, Казахстандагы лагерьлар, андагы тоткыннар турында. Язучы нахакка ирегеннән мәхрүм ителеп, шушы далаларга барып эләккән. Үзе искәрткәнчә, бу - аның алты елга якын вакыт дәвамында, тормышның бар ачысын, михнәтләрен татый-татый, дөньяга күзе ачылган урыннар. Автор романны 1991 елның ахырында яза башлый. "Йәгез, бер дога" укучылар кулына 1997 елда барып ирешә.
Еллар узгач, әсәрне русчага Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә итте. Узган елның октябрь аенда рус телендә - "Давайте, помолимся!" "Аргамак" журналында басылып чыкты һәм Казан дәүләт федераль университетында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Бу кичәдә Аяз Гыйләҗевнең лагерьдашы, Венгриянең танылган тәрҗемәчесе Арпад Галгоци да катнашты. Ул шунда "Йәгез, бер дога"ның маҗар теленә тәрҗемә ителәчәгенә ышандырган иде.
Әлбәттә, татар язучысының бу әсәре маҗар теленә тәрҗемә ителүендә дә Миләүшә Хәбетдинованың өлеше зур. Ул 2008 елда "Татар әдәбияты дөньясы" проектын башлап җибәрә. Галимә язучының җәмәгате Нәкыя ханым ярдәме белән Аяз Гыйләҗевнең алты томлыгын (хәзерге көндә бишесе басылып чыкты) нәшер итәргә әзерли. "Йәгез, бер дога" романындагы Арпад Галгоци исеменә игътибар итә һәм аны өч ел дәвамында эзли, аннары Аяз ага дустының Казанга килүенә ирешә.
Баштарак китапны маҗар теленә тәрҗемә кылу турында сөйләшүләр булмаса да, Миләүшә Хәбетдинова романны Венгриядә бастыру турында уйлана башлый. Тәрҗемәчеләр Андраш Шопрони һәм Юдит Виртен китапның маҗар теленә үзара бүлешеп эшләгән. Арпад Галгоци романны алар тәрҗемә иткәннән соң редакцияләгән, әзер булгач та, карап чыгып, төзәтмәләр керткән. Шушы рәвешле ике ай эчендә 400дән артык биттән торган басманың маҗарча варианты тәмам булган. Роман маҗар телендә Венгрия дәүләте һәм аларның ГУЛАГ фонды ярдәме белән "Европа" нәшриятында дөнья күргән. Бу - Венгриянең һәм хәйрия фондының татар милләтенә 25 мең евролык зур бүләге. 1956 ел Венгриядә революция елы буларак теркәлгән, ул алар өчен хәтер елы буларак аерым әһәмияткә ия. Бу - күп маҗарлар кулга алынып, төрмә-лагерьларга озатылган авыр чорларның берсе. Маҗарларның күбесе эмиграция­ләнергә мәҗбүр булган. 2016 елда шушы авыр вакыйгаларга алтмыш ел тулган. Шуңа да 2016 ел Венгрия­дә ГУЛАГ елы дип игълан ителгән булган. Басманы, ГУЛАГ елы төгәлләнгәнче, 25 февральгә кадәр өлгертергә теләгәннәр. Маҗар телендә чыккан китап Арпад Галгоциның кереш сүзе белән нәшер ителгән. Басманың тышлыгында Аяз аганың лагерьда Арпад Галгоци ясаган рәсеме бирелгән. Бу бизәлешне Мансур Гыйләҗев сайлаган. 24 апрельдә Будапештның "Централ" кафесының әдәби салонында китапны тәкъдим итү кичәсе узган.
Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: