Мәдәни җомга

ЯШЬЛӘР МИЛЛИ ӨМЕТЛӘР УЯТА

Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең V форумы үтте. Дөньяның татарлар яшәгән барлык кыйтгаларыннан җыелган 800 яшь милләттәшебезнең фикерләрен тыңларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе республикабызда милли мәсьәләләргә җитди игътибар бирелүе хакында сөйли. Г.Камал театры бинасында булып үткән пленар утырышта Президент яшьләргә мөрәҗәгать итеп болай диде: "Бирегә килүегез өчен мин сезгә рәхмәтле....

Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең V форумы үтте. Дөньяның татарлар яшәгән барлык кыйтгаларыннан җыелган 800 яшь милләттәшебезнең фикерләрен тыңларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе республикабызда милли мәсьәләләргә җитди игътибар бирелүе хакында сөйли. Г.Камал театры бинасында булып үткән пленар утырышта Президент яшьләргә мөрәҗәгать итеп болай диде: "Бирегә килүегез өчен мин сезгә рәхмәтле. Сезне борчыган мәсьәләләр безне дә борчый. Без барыбыз да татар милләте вәкилләре. Безнең милләтнең киләчәге үзебездән генә торуын аңларга тиешбез. Безнең өчен башка беркем дә берни дә эшләми. Глобальләштерүгә каршы тору бик авыр. Читтә татар укытучылары, уку урыннары җитми. Әлбәттә, без бу мәсьәләләрне чишүнең төрле формаларын эзлибез. Ел саен Русия буйлап татар имамнарын җыябыз. Мәчеттә татарның гореф-гадәтен, телне, ата-бабаларыбыздан килгән динне саклау мәсьәләсендә алар үз өлешләрен кертә". Р.Миңнеханов яшьләргә зур ышаныч белдерүен күрсәтте: "Яшьләр форумы елдан-ел көчәя, шуңа күрә без сезгә таянабыз. Менә хәзер "ТНВ-Планета" яңа телевизион проекты эшли башлады. Безгә телне өйрәтү өчен программа кирәк. Тиздән анда "Әнкәй теле" дип аталган тапшырулар башланачак. Шуның аша сезнең белән элемтә булдырачакбыз. Кеше кайда гына яшәсә дә, татар телен өйрәнү мөмкинлеге булачак. Әлбәттә, читтә яшәүче бөтен татар телне белеп бетерә алмый. Әмма ул кеше татарча сөйләшми дип, аңа караш начар булырга тиеш түгел. Телне белмәвенә, бәлки ул гаепле дә түгелдер. Бәлки аның мөмкинлеге булмагандыр. Әгәр без туган телне яратуыбызны күрсәтмәсәк, туган телебездә сөйләшергә оялсак, ул тел югалачак, аның кирәге бетәчәк. Сезнең тәкъдимнәрне искә алып, ничек итеп татар телен популярлаштыруны уйлап бетерербез", - дип вәгъдә бирде Президент. "Без сезне Татарстанда көтеп калабыз. Без сезнең белән бергә булырга тиеш, Казанны яратып килегез", - дип яшьләрне булачак Универсиадага чакырды Р.Миңнеханов.

Форумга килгән яшьләр - нигездә урыннардагы милли оешма җитәкчеләре иде. Алар үзләренең милли иҗтимагый тормышы хакында чыгышлар ясады, авырлыклары белән уртаклашты. Казахстанда туып- үскән татар яшьләрен Җәлил Ахунҗанов җитәкли. Аның инициативасы белән быел Казахстанда беренче тапкыр Урта Азия татар яшьләре Сабан туе гөрләде. "Барлыгы 3 мең кеше катнашты. Үзбәкстаннан бик күп татарлар килде. Мондый очрашуларда яшьләр йоклап йөрми. Күпләр өчен бу кәләш сайлау урыны. Безнең очрашулар аркасында инде дистәләгән татар гаиләләре төзелде", - дип горурланды Җәлил. Бездәге кебек Казахстандагы татарлар да спорт белән "җенләнгән" икән. "Барыс" белән "Ак Барс" уеннары безсез узмый. "Ак Барс" җанатарлары әллә кайлардан җыела, - диде ул. - Тик менә командаларның үзләренә миллилек җитеп бетми. Уеннар вакытында ник бер татарча сүз яңгырасын. Татарстан данын яклаучы спортны татарчалаштырасы иде". Президентның биредә булуыннан файдаланып Җәлил кәттәрәк тәкъдимнәрен дә җиткерде. "Нигә Татарстан хөкүмәте татарча сөйләшми? Елда бер көн булса да хөкүмәт эшләрен татар телендә алып барырга иде. Туган телебезне популярлаштыру йөзеннән... Минемчә, танылган кешеләр татарча чыгыш ясаса, яшьләр алар үрнәгенә тизрәк иярер иде". Киләсе елга Казахстан футболына 100 ел тула икән. Ә беренче команда күпчелек татарлардан торган. "Бу безгә килеп төрле чаралар үткәрү өчен форсат", - дип сөйләде милли оешма лидеры.

Мордовиянең Сарански шәһәреннән килгән Марат Сәлимов чыгышын төшенке рухта башлады. "Мордовиядә яшәүче татарларның милли тормышы ни хәлдә дип сорасагыз - бөтен нәрсә начар: татар интеллигенциясе юк диярлек, яшьләрнең күбесе катнаш никах кора, балаларны укыту өчен бер генә бакча да, мәктәп тә юк, хәтта милли җыр ансамбле дә юк. Киләчәктә Саранскида татарча белүче бер татар баласы да калмаска мөмкин, чөнки әби-бабаайлар үлеп бетеп бара", - диде ул ачынып. Ләкин республикада яшәүче татарлар, телне белмәсәләр дә, ислам диненә ныклап ябышканнар икән. "Мордовиядә мөселманнар шулкадәр күбәйде ки, хәтта безнең фикер белән иң югары җитәкчеләр дә санлаша башлады. Күп балалы гаиләләр - мөселманнарда гына. 10га якын егетебез Казанга РИУга килеп белем алды. Хәзер үзебездә динне тарата. Мөселман мәктәбе эшли. Телебезне саклау урыны да - ул мәчетләр", - дип өметләрне яңартты чыгыш ясаучы. Мордовиядәге иң көчле хоккей командасын да татарлар төзегән. "Республика чемпионы исемен кулдан ычкындырмаска бөтен көчләрен куялар. Без алар белән горурланабыз һәм бу да безнең милләтне берләштерә".

Чит өлкәләрдә яшәүче яшьләргә башкалабызга килеп белем алу мөмкинлеге тудырыла. Беренче студентлар инде укуларын тәмамлап, үз төбәкләренә әйләнеп тә кайтты. Кытайдан килеп КФУның юридик факультетында белем алган Илдар Габитов та милләттәшләре гаме белән яши икән. Миллиардтан артык Кытай халкы арасында бер тамчы булып яшәп ятучы 5 меңнән артык якташыннан сәлам җиткерде ул. Кытай илендә 78 татар галиме мәгърифәт тарата. "Гаиләләрдә бары тик татарча гына сөйләшеп, Сабан туен, Тукай кичәләрен ел саен үткәреп барабыз. Без үз илебездәге казах, уйгыр милләте вәкилләре белән дә дус яшибез. Безнең милләткә булган хөрмәт ярдәмендә Русия һәм Кытай арасында күпер вазифасын башкара алачагыбызга ышанабыз", - диде ул. Ләкин Кытайда гомер сөргән милләттәшләребезнең җаннарын борчыган авырлыклар да бар икән. "Торган җиребез ямьле булса да безнең әти-бабаларыбыздан калган зур хыялыбыз - туган Татарстаныбызга кире күченеп кайту. Бүгенге көндә Австралия, Бразилия кебек илләрдә яшәүче урыс кешеләре күпләп Русиягә кайта. Без дә туган җиребезгә кайтып урнаша алсак, мин ышанам, минем тырыш, гыйлемле якташларым Әләзән, Шыгырдан, Гали кебек данлыклы, нык авыллар төзеп яши алачак. Икенчедән, биредә белем алган Кытай яшьләренә ике ил арасында каршылыксыз кайтып-килеп йөрергә мөмкинлек тудырылып, биредә дә эшкә урнашу мөмкинлеге булсын иде", - дип үтенеч-хыялларын Президентка ишеттереп калырга ашыкты ул.

Күптән түгел генә якын чит илләрдә яшәүче татарлар бергәләп Аурупа татар яшьләре берлеге төзегән иде. Аның рәисе Латвиядән Олег Шәрипов. Оешма Рига шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән, үзенең уставы, Интернетта порталы бар. Портал 11 илне берләштерә. 2011 елда булып үткән беренче утырышта Аурупа яшьләре үз алдына тиз арада татар телен өйрәнүне максат итеп куйган. Шулай ук милләттәшләрнең милли үзаңын уяту өчен чаралар билгеләнгән. Шул елны ук Эстониядә тел курслары ачылган. "Безгә аңлашылмый: нигә Казанда ике тел дә рәсми рәвештә гамәлдә түгел? Без күбебез берничә дәүләт телле илдә яшибез. Бездә телләр тигез кулланыла", - дип үрнәк китерде ул. Олег үзе бер сүз татарча белмәгән килеш Казанга килеп ярты ел эчендә ару гына татарча сөйләшергә өйрәнгән. Сүз уңаеннан: өлкәннәрдән аермалы буларак яшьләр форумы тулысынча татарча барды.

Самара шәһәре яшьләр оешмасы рәисе Гүзәл Саләхова да көн кадагында торган мәсьәләләре белән уртаклашты. "Самара өлкәсендәге 15 татар авылында милли мәктәпләр ябылды. Татар балалары күрше урыс авылларына барып укырга мәҗбүр. Самараның үзендәге бердәнбер "Яктылык" гимназиясе генә балаларны сыйдыра алмый. Тагын бер мәктәп ачарга иде. Без 500 имза җыйдык, әлегә уңай чишелеш юк", - диде ул.

Чиләбе өлкәсеннән килгән Оксана Ильюм сөйләвенчә, Урал якларында татарлар тормышы гөрләп тора. Мәктәпләрдә факультатив рәвештә татар теле дәресләре кертелгән, телевидениедә «Хәзинә» тапшыруы оештырылган, гәзитләренең тиражы 15 мең. Чиләбедә татар трамвае йөри башлаган. Анда юлчыларга татар халкы тарихы турында сөйләнелә, аның милли ризыклары, күренекле кешеләре, милли бәйрәмнәре белән таныштыралар икән. Яшьләрдә зур кызыксыну уяткан «Татар кызы» бәйгесен дә нәкъ менә чиләбеләр башлап җибәрде. "Бу бәйге Чиләбе өлкәсенең иң уңышлы проекты дип табылган, хәтта. Казаннан килгән галимнәр, укытучылар, спорт әһелләре белән ешрак очрашулар оештырырга иде. Бу безнең милли үзаңыбызны үстерер, яшьләрне җәлеп итәр иде», - диде Оксана.

«Иркутски өлкәсе халкының 1 проценты татарлар. Бу 23 мең кеше дигән сүз. Мин сезгә 2010 елда булган җанисәп нәтиҗәләрен китердем. Ә 2000 елда өлкәдә 40 мең татар булган. 17 мең татар кая киткән? 2010 елда 10 мең яшь татарның 1,57 проценты гына үзен татар дип саный, шул ук вакытта бу респондентларның 3,5 проценты үзенең татар чыгышлы булуын әйтә. Бу аянычлы саннар минем якташ милләттәшләрнең кыска вакыт эчендә юкка чыга баруын сөйли. Менә шушы афәтне туктату, милләтне саклап калу максатында 2008 елда «Байкал дулкыны» исемле оешма төзелде, - дип башлады сүзен әлеге берлекнең рәисе Ренат Кәримов. - Соңгы 2 ел эчендә генә дә үз көчебез белән 50дән артык төрле чаралар үткәрдек. Өлкәннәр белән яшьләр очрашуы, балалар өчен иҗат бәйгеләре, җыр-бию кичәләре, дини бәйрәмнәр. Эшне ике юнәлештә: милли һәм дини яңарышка ирешү максатында алып барабыз». Биредәге татар яшьләре өлкә хакимиятен дә шаккатырган. «Каз өмәсе» йоласын торгызу Байкал буеның иң яхшы социаль проекты исемен яулаган. «Байкал дулкыны» оешмасының барлык чаралары, ягъни еллык эш планы "Байкал 20х20" дип аталган яшьләр форумында яклау тапкан, 2011 елда иң яхшы җирле милли оешма исеменә лаек булган һәм грант откан. «Татар яшьләре төрле социаль проектлар уйлап табып, шуларны тормышка ашырса тизрәк уңышка ирешәчәк. Безгә үзебезгә уйларга вакыт», - дип тәмамлады сүзен Ренат Кәримов.

БТК рәисе Ренат Закиров: «Бүген төбәкләрдә милли оешмалар җирле хакимиятләр белән тулы канлы мөнәсәбәтләр урнаштыра. Апрель аенда татарча Интернет челтәрен булдыру хакында Президент катнашында зур сөйләшү булган иде. Бүген инде «Татар иле» порталы эшкә җибәрелергә тора. Бу бик зур проект. Татар социаль челтәре безгә дөнья халыклары арасыннан төшеп калмас өчен кирәк. Моны безнең киләчәгебез дияргә була. Эрерәк шәһәрләрдә татар яшьләре оештырган кичәләргә 1000әр кеше җыела. Иң мөһиме алар күрше өлкәләрне дә җәлеп итә, дуслык күпере сала. Күптән түгел Барнаулга Сабан туена бардык. Анда Кемерово, Новосибирски, Семипалат шәһәрләреннән килеп җиткән танышларны күреп гаҗәпкә калдык. Димәк, кирәксә җыела да, берләшә дә алабыз дигән сүз. Соңгы елларның тагын бер зур проекты - ул Бөтендөнья татар авыллары ассоциациясе төзелү булды. Русиядәге 4 мең 300 татар авылы исәпкә алынды. Ел буе "Татар авыл кызы" бәйгесе барды. Сабан туеның авылча милли йөзен саклауны бурыч итеп куябыз. Сабан туеның йөзек кашы - ул татарча көрәш. Көрәшсез Сабан туе үткәрмәгез. Анда татар халкы үзе уйлап чыгарган зирәк уеннарны оештырыгыз», - дип нәсыйхәт бирде .

ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев тә яшьләргә нәсыйхәтләрен җиткерде. «Татар булу өчен башта үз-үзеңне танырга, ата-анаңның кем булуын белергә, шәҗәрәңне торгызырга тиешсең. Аннан соң милләтебезнең тарихын, күренекле шәхесләрен белергә кирәк. Монысы үз милләтеңне башкаларга таныту, горурлык өчен кирәк. Америкада безне Рудольф Нуриев милләттәшләре итеп таныйлар, һәр татар кешесе үз-үзенә: «Мин милләтем өчен нәрсә эшләдем соң әле?» - дип сорау бирсен. Халык бер максат өчен туплана икән - бу халык була, юк икән - анысы сарык көтүе. Үзебезнең милләт анасыннан туган язучы Чыңгыз Айтматов: "Бу дөньяда үз акылындагы кеше үз теләге белән милләтеннән баш тартмагандыр», - дигән иде. Мин ышанам сез һәммәгез дә җир йөзендә татар булып гомер итәрсез», - дип яшьләрне рухландырды язучы абыйлары.

Очрашуда яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов та чыгыш ясады, милләттәшләребезне булачак Универсиадага чакырды. Икенче көнне яшьләр Арча районында үткәрелгән «Түгәрәк уен» бәйрәмендә катнашты, ә 30 августта шәһәр көнендә күңел ачты. Чираттагы форум 2016 елда үтәчәк. Аңа кадәр яшьләр форумда кабул ителгән резолюцияне үтәргә тырышып эшләргә, яшәргә тиеш булачак.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: