Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

“ЯҢАРЫШ” ХИСАП ТОТА

«Алга куйган бурычларыбыз, ниятләгәннәребез үтәлеп бара. Иң мөһиме, тарихи һәйкәлләрне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен үзебезгә бәйле булган эшләрне вакытында башкарып киләбез. ЮНЕСКО комитеты сессиясендә карау өчен Болгар һәм Зөя шәһәр-утравы буенча барлык материалларны тапшырдык. Ул быел июль аенда Комбоджада узарга тиеш». ТР «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу...

«Алга куйган бурычларыбыз, ниятләгәннәребез үтәлеп бара. Иң мөһиме, тарихи һәйкәлләрне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен үзебезгә бәйле булган эшләрне вакытында башкарып киләбез. ЮНЕСКО комитеты сессиясендә карау өчен Болгар һәм Зөя шәһәр-утравы буенча барлык материалларны тапшырдык. Ул быел июль аенда Комбоджада узарга тиеш». ТР «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев советның 2012 ел йомгакларына һәм быел алып барылачак эшләргә, шулай ук борынгы Болгар каласында һәм Зөя шәһәр-утравында археологлар ачкан корылмаларны консервацияләү һәм музейлаштыруга багышлап Казан Кремлендә уздырылган утырышын ачып җибәргәндә шулай дип белдерде.

Тарихи-мәдәни һәйкәлләрне фәнни яктан тикшергән экспертлар фикере дә нигездә уңай икән. «Алар материалларны өйрәнүне дәвам итә», - дип белдерде М.Шәймиев. Узган ел шулай ук тарихи һәйкәлләрне саклау, аларда тикшерү эшләре алып баруда Көнбатыш илләре тәҗрибәсен өйрәнүгә әһәмият бирелгән. «Бу безгә квалификациябезне арттырырга булыша. ЮНЕСКО институтлары белән алып барылган эшкә карап фикер йөртсәк, без - өлгереп баручы укучылар, дип уйлыйм», - диде М.Шәймиев.

Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионованың фонд эше турындагы хисабыннан күренгәнчә дә, узган ел күңел сөенерлек вакыйгалар күп булган. Шуларның берсе - Идел Болгарстанында Исламны рәсми төстә кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе төзелеп, ул тантаналы төстә ачылган. Анда зурлыгы буенча дөньяда тиңе булмаган басма Коръән дә куелган. Шулай ук изге Болгар җыены үткәрелгән көндә Ак мәчетне ачу да зур бәйрәмгә әверелгән. Ак мәрмәрдән төзелгән мәчет тынычлык һәм сафлык билгесе булып тора. Икмәк музее комплексында исә, иген үстерүдән алып икмәк пешерүгә кадәрге эшләрне күз алдына китереп бастыру белән бергә, Казан татарлары һәм болгарларның көнкүреш һәм хуҗалык итү үзенчәлекләре белән дә танышырга мөмкин.

Русиядә бердәнбер булган гарәп-мөселман медицинасы музее - Табиб йорты Җәмигъ мәчете янәшәсендәге алхимик яшәгән бина урынына салынган. Анда археологлар тапкан лаборатория җиһазлары калдыклары да куелган. Узган ел төзеп сафка бастырылган корылмаларның тагын берсе - һөнәрчелек остаханәләре. Болгар осталары җитештерә торган кирәк-яраклар белән сәүдә итү өчен дә яраклаштырылган бу корылмаларда зәркәнчеләр, сөяк кисүчеләр, чүлмәкчеләр һ.б. яшәгән. Моннан тыш, археологлар ачкан Хан сарае хәрабәләре дә яңартылган. Аңа саклау корылмалары ягъни түбә дә төзелгән. Попечительләр советы рәисе М.Шәймиев билгеләп үткәнчә, бу корылмалар Русиядә әлегә бердәнбер һәм иң яхшысы.

Шул ук вакытта узган ел элегрәк төзелә башланган биналарны торгызу да дәвам иткән. Болгар цивилизациясе музее белән бер бинада булачак Елга вокзалы, фестиваль-бәйрәм комплексы, археология фәнни базасы төзелеп килә. Хәзерге вакытта «Габдрахман сәхабә коесы»ның изге су чыганагын яңарту һәм тирәсен ямьләндерү эшен башлаганнар.

Борынгы Болгарның Җәмигъ мәчетендә, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейларда, Кара, Ак, Кызыл һәм Көнчыгыш палаталарда, Хан төрбәсендә, Кече шәһәрчектә, XIV гасыр мавзолейлары комплексында да эш тынып тормаган. Бер үк вакытта археологик тикшерүләргә дә аерым әһәмият бирелгән. 2012 елда Болгарда тимерче учагы, шәһәр төзелеше, базар мәйданы, 2 нче мунча, Зөядә «Татар бистәсе» корылмалары ачылган. Совет рәисе М.Шәймиев Болгардагы мунча корылмаларының аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Әлеге корылмалар Болгарның алга киткән феодаль дәүләт булуына дәлил икәнлеген әйтте." Рим, грек, төрек мунчалары барысы да Болгарда булып чыкты. Галимнәр исәпләвенчә, 20 мунча табылган, 4есе ачылган инде. Нинди цивилизация, нинди алга китеш булган бит! Соңрак тарихи валдан читтә эшләп торган бер мунча торгызуыбыз да мөмкин. Бу, ул заманнарда кабул ителгәнчә, мәдәни аралашу үзәге булыр иде», - диде ул.

Болгарда һәм Зөядә тарихи корылмаларны яңарту белән бергә, анда яшәүчеләргә тормыш итү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча да эшләр бара. Әйтик, Болгарда 21 гаилә барлык уңайлыклары булган фатирга тиенсә, 14 гаилә аерым йортларда өй туе үткәргән.

«Быел Болгарда һәм Зөядә туристлар өчен уңайлы инфраструктура булдыру төп максат итеп куела», - диде фондның башкаручы директоры Т.Ларионова. 2013 ел шулай ук Болгардагы Елга вокзалын төзеп бетерү елы да булачак. Әмма бу эш әлегә тоткарлык белән бара. 6 мең квадрат метр мәйданда нибары 43 кеше хезмәт куя. Вокзалны исә 18 майга файдалануга тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш, быел фестиваль- бәйрәм комплексы төзелешен төгәлләү дә ниятләнә.

М.Шәймиевне иң әүвәл Ак мәчетнең эшчәнлеге алдан ниятләнгән формада җайга салынмавы борчый. Биредә башта ук шәкертләр өчен мәдрәсә ачып җибәрү, имамнарның белемен күтәрү курслары оештыру күз алдында тотылган иде. «Мондый изге урыннар, тарихи һәйкәлләр сирәк күренеш. Без аның эшләп торуына ирешергә тиеш», - диде ул.

Бу җәһәттән тарихи-мәдәни һәйкәлләргә туристларны җәлеп итү мәсьәләсен хәл итү дә бөтен тулылыгы алга килеп баса. Попечительләр советы рәисе М.Шәймиев бу уңайдан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһановка Универсиада кунакларын борынгы Болгар һәм Зөя шәһәр-утравына алып килергә тәкъдим итте. «Бу - Татарстанны дөньякүләм таныту өчен әйбәт мөмкинлек. Аны кулдан ычкындырырга ярамый», - диде М.Шәймиев. Ул шулай ук мәктәп укучыларына да аерым программа буенча Болгар һәм Зөя тарихи һәйкәлләрен күрсәтергә кирәк, хәтта балалар өчен лагерьлар оештырырга мөмкин, дигән теләген дә белдерде. Моннан тыш, М.Шәймиев тарихи-мәдәни һәйкәлләр урнашкан урыннарда кунакханә комплексы булдыру кирәк, дип саный. «Гаиләбез, туган-тумачаларыбыз белән бергәләп изге урыннарга килеп, күреп, рухыбызны баетып кайтырлык булсын. Ә моның өчен шартлар тудыру кирәк», - диде ул.

Утырышта шулай ук изге Болгар җыенының Универсиадага бәйле рәвештә май аенда ук узарга мөмкин булуы турында да әйтелде. Бу мәсьәлә Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин белән дә килештерелгән.

Борынгы Болгар һәм Зөя шәһәр-утравындагы археологик корылмаларны консервацияләү һәм музейлаштыру эшләре турында КФУның тарих институты директоры, «Яңарыш» фондының экспертлар советы секретаре Рамил Хәйретдинов чыгыш ясады.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев