Мәдәни җомга

Ушмы суы ака торур, Түбән Ушмы яши горур

Узган атнаның шимбәсе Түбән Ушмы авылы тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылып куелды. Бу көнне авыл җирлегендә яшәүчеләр ике тарихи вакыйганың шаһите булды: алар мәчетләренең 110 еллыгын билгеләп үтте, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, сугышта катнашканнар һәм тылда хезмәт күрсәткәннәргә багышлап авылда һәйкәл, Җиңү паркы ачылды, авыл көне уздырылды. XIX...

Узган атнаның шимбәсе Түбән Ушмы авылы тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылып куелды. Бу көнне авыл җирлегендә яшәүчеләр ике тарихи вакыйганың шаһите булды: алар мәчетләренең 110 еллыгын билгеләп үтте, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, сугышта катнашканнар һәм тылда хезмәт күрсәткәннәргә багышлап авылда һәйкәл, Җиңү паркы ачылды, авыл көне уздырылды.

XIX гасырда төзелеп, бүгенге көнгәчә сакланып калган иман йортлары Татарстанда да бармак белән генә санарлык. Түбән Ушмыдагы мәчет - шуларның берсе. Үз гомерендә нинди генә хәлләргә дучар булмаган ул. XIX гасыр азакларында Түбән Ушмы дүрт мәхәлләгә бүленгән була. Бүгенге иман йорты икенче мәхәлләгә карый. 1897 елда ул яна. Авыл картлары яңа бина төзүдә булышуын сорап, 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре Әхмәт Хөсәеновка мөрәҗәгать итә. Ул ризалык бирүгә түбәнушмылылар бердәм рәвештә яңа бина салырга керешә. Октябрь инкыйлабыннан соң әлеге иман йортына 1990 елга чаклы күп төрле «вазифалар» башкарырга туры килә: колхозлашу елларында - балалар бакчасы, 40 нчы елларда - клуб, ашлык саклау склады... Ә менә 80 нче еллардан ул дистә елдан артык, кабат иман йортына әверелгәнче, авыл музее булып хәзмәт итә. Аның бу вазифага күчүе бер гыйбрәтле вакыйга белән бәйле.

Рәфгат Галиев, авыл аксакалы:

- Ашлык саклау склады булып торганда мәчет бинасының түбәләре тәмам таушалып бетә. Озак еллар «Кызыл флаг» колхозы рәисе булып эшләгән Мөхәммәтҗан ага Шакиров 80 нче еллар башында аның түбәсен яңартырга керешә. Әмма бу берәүгә ошамый. Ул КПССның Татарстан өлкә комитетына: «Колхоз рәисе мәчет ремонтлата», - дип шикаять юллый. Райкомга обкомнан махсус комиссия киләчәге турында хәбәр итәләр. Мөхәммәтҗан ага авыл халкын җыеп, мәчетнең эчен, тирә-юнен чистарттыра. Анда авылда элекке заманнардан сакланган иске әйберләрне җыеп урнаштыралар, ишеге өстенә «Төбәкне өйрәнү музее» дигән язу элеп куялар. Комиссия килеп, мәчет эчендәге экспонатларны карап чыкканнан соң, колхоз рәисенә рәхмәт әйтеп, кайтып китә.

Үзгәртеп корулар башлангач, мәчет иманга сусаган халыкка хезмәт итә башлый. 2006 елда хуҗалыкны җитәкли башлаган Рафаэль Мөхәммәтшин аңа зурдан кубып ремонт ясата.

Бәйрәм Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллинның Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Район башлыгы Анатолий Иванов, Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Мәдәният министрлыгының мәдәни объектларны саклау бүлеге җитәкчесе Светлана Шәрипова, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин үз чыгышларында Түбән Ушмы авылы мәчетен яңартуда зур булышлык иткән кешеләргә рәхмәтләрен ирештерде, яшь буынны тәрбияләүдә диннең иң мөһим чараларның берсе булуын ассызыклап үтте. Район башлыгы Анатолий Иванов мәчеткә ноутбук бүләк итте. Чыннан да, мир белән тотынгач, мәчетнең эче, тирә-юне күз явын алырлык хәлгә килгән. Моның өчен түбәнушмылылар район башлыгы Анатолий Ивановка, инвесторлары Рифат Мотыйгуллинга аеруча рәхмәтле.

Чыннан да, Түбән Ушмы авылында яшәүчеләр бәхетле бүген, чөнки аларның Рифат Мотыйгуллин атлы якташлары бар. Әгәр ул үз вакытында элеккеге авыл хуҗалыгы предприятиесенә инвестицияләр кертмәгән булса, бу төбәк халкын нинди язмыш көтәр иде икән?! Бүгенге «АПК «Продпрограмма» басуларына күз салсаң, сокланып туймаслык. Биредәге кебек заманча терлекчелек комплекслары Татарстаныбызда күп түгелдер. Болар барысы да - Рифат Мәхмүт улының тырышлыгы, булдыклылыгы нәтиҗәсе. Бик күп авыл хуҗалыгы предприятиеләренә аңардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Өстәвенә, авылдагы менә дигән заманча спорт комплексы, футбол кыры, хоккей тартмачыгы белән кайбер район үзәкләре дә бик мактана алмыйдыр. Иң мөһиме, авылда эш бар. Кайчандыр авылдан чыгып киткән кешеләр дә инде кире кайта башлаган.

Авыл мәдәният йорты янәшәсе дә санаулы көннәр эчендә үзгәрде дә куйды. Бүген әлеге урынны читтән кайткан авылдашлар беренче күрүдә танымас та бәлки. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, анда катнашканнар һәм тыл ветераннарына багышланган һәйкәл комплексы, Җиңү паркы Түбән Ушмының йөзек кашына әйләнде.

Һәйкәлне, ял паркын ачу тантанасы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Халык алдында район башлыгы Анатолий Иванов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, якташлары - Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, «Болгар-синтез» җәмгыяте генераль директоры Фәрит Мифтахов, галим-тарихчы Энгель Таһиров чыгыш ясады.

Соңыннан спорт комплексында корбан ашы уздырылды, кичен авыл халкы бәйрәм концертын тамаша кылды.

Николай МИХАЙЛОВ.
Мамадыш районы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: