Мәдәни җомга

УРМАНЧЫЛАРНЫҢ ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘРЕ

Безнең телдә «Җирнең күрке - урман-су» дигән гыйбарә бар. Кеше дә гомер бакый үзен туендырган, җылыткан, кайчандыр очсыз-кырыйсыз булып тоелган серле урманнарга тартылган, иң моңлы көйләренә карурманны кушып җырлаган. Әйе, кайчандыр Татарстанда урманнар, чыннан да, исәпсез-хисапсыз кебек тоелган, безнең җирләрнең яртысыннан артыгын урманнар каплап алган булган. Әмма чәчүлек җирләрен арттыру,...

Безнең телдә «Җирнең күрке - урман-су» дигән гыйбарә бар. Кеше дә гомер бакый үзен туендырган, җылыткан, кайчандыр очсыз-кырыйсыз булып тоелган серле урманнарга тартылган, иң моңлы көйләренә карурманны кушып җырлаган. Әйе, кайчандыр Татарстанда урманнар, чыннан да, исәпсез-хисапсыз кебек тоелган, безнең җирләрнең яртысыннан артыгын урманнар каплап алган булган. Әмма чәчүлек җирләрен арттыру, юллар салу, сугыш елларында агачларны плансыз кисү, нефть-газ сәнәгатен үстерү, зур заводлар салу һ.б. тора-бара урманнарның нык кимүенә китергән. Хәзер алар республиканың нибары 17,5 процент мәйданын били.


Шөкер, соңгы елларда Татарстанда урманнарны саклау һәм арттыруга аеруча зур игътибар бирелә. «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 2012 елгы эшчәнлегенә һәм быелгы бурычларга багышлап үткәрелгән киңәйтелгән коллегия утырышында министр Наил Мәһдиев ясаган чыгыштан күренгәнчә дә, урманнарны саклау һәм үстерү ведомство белгечләре һәм хезмәтчәннәре алып барган сәясәтнең төп юнәлеше булып тора. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов, депутатлар, галимнәр, урман белгечләре катнашты.

Татарстанның, Русия һәм Идел буе федераль округындагы күрше төбәкләр белән чагыштырганда да, урманнарга бигүк бай түгеллеге күренә. Хәзер республикада алар 1271,1 мең гектар мәйданны били. Әйтик, Татарстанда урманнарга иң бай төбәк булып Нурлат районы исәпләнсә һәм аның биләмәләренең 41,2 процентында урманнар үссә, Чүпрәле төбәгендә бу күрсәткеч нибары 2,8 процент тәшкил итә. Министр Наил Мәһдиев соңгы елларда республикада урманнарны янгыннардан саклауга аеруча әһәмият бирелүен әйтте. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы булышлыгы белән Биектау, Лениногорски, Саба, Кайбыч районнарында өченче типтагы 4 янгын сүндерү-химия станциясе булдырылган. Моңа республикага федераль бюджеттан субсидияләр бирү турындагы килешү төзү нәтиҗәсендә ирешелгән. Урман хуҗалыкларын янгын сүндерү-химия станцияләре белән җиһазлау дәвам итә. Аның чираттагысы, федераль бюджеттан өстәмә рәвештә бүленгән 25 миллион сумга җиһазландырылганы, быелның беренче яртысында Лаеш районында урнаштырылачак. Узган ел әүвәлрәк булдырылган икенче типтагы янгын сүндерү-химия станцияләрен һәм ут-күзгә каршы көрәшү җайланмалары тупланган 12 пунктны өстәмә җиһазлау буенча эш алып барылган. Моннан тыш, урманнарда күзәтчелекне көчәйтү өчен 43 «УАЗ» автомобиле, югары басымлы 4 «Ермак» янгын сүндерү модуле дә булдырылган. Янгын сүндерү-химия станцияләре һәм ут-күзгә каршы көрәшү командалары җитәкчеләрен укыту-өйрәтү дә һәрдаим күз уңында тотылган. Бу җәһәттән Лубян урман техникасы көллиятендә дәресләр үткәргәннәр һәм Ислейтар урманчылыгында ут-күзне булдырмау һәм аны сүндерүдә бергәләп эш итү буенча команда-штаб өйрәнүләре булып узган. «Әлеге эшнең нәтиҗәсе күз алдында - соңгы 2 елда Татарстан урманнарында, шөкер, янгыннар булмады», - диде министр. Шунысын дә әйтергә кирәк, Татарстан - соңгы елларда Русиядә ут-күздән зыян күрмәгән бердәнбер төбәк икән.

Татарстан урманчыларының тагын бер горурлыгы - Саба районының Лесхоз бистәсендәге урман селекция-орлыкчылык үзәге. Биредә затлы агачларның ябык тамыр системалы 12 мең данә үсентесен җитештереп, аларны урманнарны яңартуда файдаланганнар. Гомумән, узган ел 1972 гектар мәйданда урманнар кабат утыртылган, 334ендә агачларның коелган орлыктан тишелеп, үсеп китүенә шартлар тудырылган. Юл буйларына, авыл хуҗалыгы өчен яраксыз булган ерганаклы урыннарга, тау битләренә утыртылган үсентеләр дә тамыр җибәргән. Министр Наил Мәһдиев утырышта «Узган ел урманнарны яңарту буенча ниятләнгәннәрне тулысынча башкарып чыктык», - дип белдерде.

Министрлык җитәкчесе Русиядә, шул исәптән Татарстанда, каен, чыршы, усак кебек агачларның коруы кискен бер мәсьәләгә әверелүен искәртте. Узган ел Татарстанда имән яфрагы төргеч дип йөртелә торган күбәләкләр барлыкка килгән. Шулай ук Буа, Бөгелмә, Баулы урманнарында парсыз ефәк күбәләге, Мамадышныкында элпә канатлы бөҗәкләр килеп чыккан булган. Алар барысы да биологик чаралар ярдәмендә юкка чыгарылган.

Быел Татарстан урманчылары өчен тагын бер зур яңалык көтелә - елның икенче яртысында «Алабуга» ирекле икътисади зонасында «Кастамону Энтегре» төрек фирмасы агач эшкәртү заводының беренче чиратын эшләтә башлаячаклар. Аны чимал белән республика урманчылыклары тәэмин итәчәк. Быел бу предприятиегә 840 мең кубометр чимал таләп ителә, киләсе елда ихтыяҗ 1 миллион, 2015 елда 1 миллион 100 мең кубометрга җитәчәк. «Без ел саен 2 миллион 200 кубометр агач кисәргә һәм эшкәртергә тиеш. Аның калган 1 миллион кубометрын урнаштыру турында уйлыйбыз», - диде министр Наил Мәһдиев.

Утырышта быел Татарстанда, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән берлектә, «Русия имәннәре» фәнни-җитештерү үзәген төзи башларга ниятләүләре турында да әйтелде. Министр Наил Мәһдиев үз чыгышында белдергәнчә, проект-смета документлары инде дәүләт экспертизасын узган. Үзәкне төзүнең смета бәясе 497 миллион сум дип тәгаенләнгән. Узган ел РФ хөкүмәте каршындагы урман комплексын үстерү буенча совет утырышы беркетмәсе нигезендә, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына Татарстанда имән чикләвеген җитештерү һәм саклау комплексын булдыру турындагы мәсьәләне карап тикшерергә кушылган булган. Үзәкне булдыру башлангычын Президент Рөстәм Миңнеханов та хуплаган һәм «Русия имәнлекләре» фәнни-җитештерү үзәген төзү өчен проект-смета документларын эшләүгә кирәкле акча бүлеп бирелгән. Үзәккә швед һәм нимес җиһазлары гына куелачак икән. Биредә шулай ук ДНК тамгалау лабораториясе, 250 тонна имән чикләвеге сыешлы консервация комплексы, ябык тамыр системалы яфраклы агачларны үстерү өчен кырлар булдыру күз алдында тотыла. Утырышта шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән Дрезден техник университетының урманчылык һәм урманнарны саклау кафедрасы җитәкчесе, профессор Свен Вагнер арасында урман фәне һәм урман хуҗалыгы белән идарә итү һәм урман фәне өлкәсендә хезмәттәшлекне оештыру буенча ниятләр турында беркетмәгә кул куелуы турында да хәбәр ителде. «Имәннәрнең коруы һәм шул ук вакытта бу агач утыртылган мәйданнарны арттырырга теләү фән алдында зур бурычлар куя. Бу - гомумаурупа алдындагы бурыч. Хәзерге вәзгыятьтә Кайбыч урманчылыгында «Русия имәнлекләре» фәнни-җитештерү үзәген булдыру, минем уйлавымча, ифрат кирәк», - ди профессор Свен Вагнер. Аның фикеренчә, Татарстан мондый үзәк өчен бик кулай төбәк, биредә имәнлекләр үсә, квалификацияле белгечләр дә бар.

Утырышта чыгыш ясаган Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов: «Татарстанда башкарылган эшләр бөтен илгә үрнәк булып тора», - дип белдерде.

Җыенда ясаган чыгышларга Премьер-министр Илдар Халиков йомгак ясады. Ул Татарстан хөкүмәтенең Урман хуҗалыгы министрлыгы эшен югары бәяләвен билгеләп үтте. «Без республика урман хуҗалыгында чын-чынлап игелекле, матур революция барганын күрәбез. Моны танырга кирәк. Ә иң мөһиме - ул сез, урманчылар, урман хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре тырышлыгы белән эшләнә», - диде ул. Хөкүмәт җитәкчесе янгын чыгу очраклары кимүенә техника белән генә ирешеп булмавын да белдерде. «Муниципалитетлар, халык белән бергәләп зур эш башкарылганга күрә дә ут-күз чыгуга юл куелмаган», - диде И.Халиков. Премьер-министр шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм аның җитәкчесе Наил Мәһдиевнең шәхсән үзенә алган йөкләмәләрен һәрвакыт сыйфатлы итеп вакытында үтәвен дә әйтте. Билгеле, бүген урманчыларның яңа буынын, яңа белгечләр әзерләүгә зур әһәмият бирелә. «Сезнең урманга килүчеләр дә башлаган эшләрегезне дәвам итә алсын иде», - диде Премьер-министр. И.Халиков Казанда «Яшел рекорд» проектының тормышка ашырылуын да искә төшерде һәм бу тәҗрибәне республика муниципаль берәмлекләрендә таратырга кирәклеген әйтте. Премьер-министр урман тармагы эшчәннәренә хөкүмәт исеменнән рәхмәт белдерде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: