Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

УРАЛ-АЛТАЙ КОРЫЛТАЕ

Күптән түгел Украинаның Симферополь (Акмәчет) шәһәренә Халыкара ПЕН-клубның Урал-Алтай төркеменә караган ПЕН-үзәк вәкилләре җыелды. Биредә аларның IV корылтае үтте. Ул "Әдәби тәрҗемә һәм аз санлы халыкларның тел-тәрҗемә хокукы турында" дип аталды. Алдагы елларда әлеге җыен Төркия, Венгрия һәм Монголиядә узган иде. Симферопольгә Халыкара ПЕН-клубның президенты Джон Ральстон Сауль, аның сәркәтибе...

Күптән түгел Украинаның Симферополь (Акмәчет) шәһәренә Халыкара ПЕН-клубның Урал-Алтай төркеменә караган ПЕН-үзәк вәкилләре җыелды. Биредә аларның IV корылтае үтте. Ул "Әдәби тәрҗемә һәм аз санлы халыкларның тел-тәрҗемә хокукы турында" дип аталды. Алдагы елларда әлеге җыен Төркия, Венгрия һәм Монголиядә узган иде.

Симферопольгә Халыкара ПЕН-клубның президенты Джон Ральстон Сауль, аның сәркәтибе Хори Такеаки, Уйгыр ПЕН-үзәге президенты Кайсар Абдурасул Өзхун, шулай ук Үзәк Азия, Төркия, Корея, Япония, Баск, Финляндия, Татар һ.б. ПЕН-үзәк вәкилләре килде. Бу чарада Татар ПЕН-үзәге директоры, язучы Әхәт Мушинский һәм шагыйрь, Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәех катнашты.

Корылтай Бакчасарай шәһәрендә, Дәүләт-Сарай тарихи-архитектура комплексында урнашкан "Ларишес" кырым тарихы музеенда ачылды, инглиз һәм уйгыр телләрендә алып барылды. Тантанада Кырым татарларының Милли Мәҗлесе рәисе, Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилев, Кырым татарларының бөтендөнья конгрессы президенты Рефат Чубаров, кырымтатар язучылары, галимнәре дә катнашты. Биредә Ленар Шәех чыгыш ясады. Ул кыскача Татар ПЕН-үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырды, татар әдәбиятен башка телләргә, бигрәк тә урыс, инглиз, төрек телләренә тәрҗемә итү, төрки-татар басма китабы тарихы турында сөйләде, конференциянең чикләрен киңәйтергә, аны "Идел-Урал-Алтай" дип атарга тәкъдим итте. Чыгышны Финляндиядән килгән каләмдәшебез Юкка Маллинен инглиз теленә тәрҗемә итеп барды.

Корылтай барышында уйгыр һәм кырымтатар телен, әдәбиятен, мәдәниятен саклау турында ике резолюция кабул ителде. "Бүгенге дөньяда 100ләп телгә юкка чыгу куркынычы яный. Милли телләрнең, әдәбиятләрнең, мәдәниятләрнең сакланышы бездән, язучылардан тора. Икътисад, сәясәт тә көч, ләкин тел, мәдәният алардан да югарырак көч", - диде Джон Ральстон Сауль. Шулай ук Кырым татарларының ПЕН-үзәген булдыру турында да тәкъдим яңгырады. Бу мәсьәлә сентябрь аенда Халыкара ПЕН-клубның Көньяк Кореядә узачак чираттагы конгрессында хәл ителәчәк.

.Әхәт Мушинский һәм Джон Ральстон Сауль.

.Ленар Шәех Австралиядән килгән милләттәшләребез Сафия Вәлиева һәм Сөенгөл Чанышева белән.

.Сулдан уңга: Ленар Шәех, шагыйрь, Казахстанның "Жазушы" нәшрияте директоры Есенгали Раушанов, Әхәт Мушинский, Кыргызстаннан килгән шагыйрь, дипломат Әкбар Раскулов.

.Ленар Шәех корылтайның ачылу тантанасында чыгыш ясый.

Ленар ШӘЕХ һәм Абдурәхитһади КЕРЕМИ (Швеция) фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев