Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Уфа каласында мөхәрирләр очрашуы

Әңгәмә иң авырткан өлкә – ут күрше һәм тугандаш милләт булган Башкортстан белән Татарстан арасында матбугат һәм әдәбият алмашу тукталуны ассызыклау­дан башланды

Узган атнада «Казан утлары», «Безнең мирас» журналларының, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррирләре Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон һәм Вахит Имамовка янә ут күршебездәге Башкортстанга, аның мәркәзе Уфа каласына сәфәр кылырга туры килде. Безнең үтенеч буенча анда башкорт һәм татар каләмдәшләребез җыелган, алар белән ачыктан-ачык фикерләр алмашу тансык гамәл иде.

Очрашу Башкортстанда беренче булып «Халык шагыйре» дәрәҗәсе белән олыланган Мәҗит Гафуриның мемориал музей-йортында узды. Әлеге йортны, хәтта әле асрау өчен бер баш сыерны да аңа 1923 елда, нәкъ әнә шул «Халык шагыйре» исеме белән бергә бүләк иткәннәр икән. Әлбәттә, йөз еллык әлеге йортка берничә мәртәбә яңарту уздырылган, әмма иң сөенечлесе – бөек әдип берничә ел гомерен уздырган йокы һәм кунак бүлмәләре нәкъ элекке хәленчә калдырылган. Музейга иңгәч тә, безнең тәүге гамәл шушы йорт белән танышып чыгу булды. Анда шагыйрь үзе җыйган китапханә, ул кулланган савыт-саба, язу өстәле, аның киемнәрен күрү бик гыйбрәтле иде.

Безнең белән түгәрәк өстәл артына җыелып сөйләшүгә Башкортстанның халык шагыйре Кадыйм Аралбаев, «Агыйдел», «Башкортстан кызы», «Шоңкар» журналларының баш мөхәррирләре Мөнир Кунафин, Гөлназ Кутыева, Айгиз Баймөхәммәтов, аның урынбасары, сатира остасы Венер Исхаков, «Тулпар» журналы хезмәткәрләре Илдус Фазлетдинов, Дилбәр Булатова белән Мөнир Вафин, Башкортстан Кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Буракаева һәм тагын үзләре «чәчрәп чыгып ялтырарга» җөрьәт итмәгән берничә хезмәткәр килгән иде. Безнең үтенеч буенча очрашуга хикәяләр остасы Миләүшә Каһарманова атлы ханымны да чакырып куйганнар. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Р.Галиуллин аңа «Айның иң күренекле авторы» дип аталган сертификат та тапшырды.

Әңгәмә иң авырткан өлкә – ут күрше һәм тугандаш милләт булган Башкортстан белән Татарстан арасында матбугат һәм әдәбият алмашу тукталуны ассызыклау­дан башланды. Яшерерлек түгел, әле совет чорында гына ике республика әдипләре һәм журналистлары да бер-берсе янына кунакка барып, аралашу һәм туганлык җепләрен ныгытудан һич туктамый иде. Дистәләгән мәртәбә әле Татарстанда, әле Башкортстанда «Әдәбиятлар дуслыгы» бәйрәмнәре үткәрелеп килде. Башкортстандагы халык Казанда нәшер ителүче «Казан утлары», «Сөембикә» («Азат хатын»), «Чаян», «Ялкын», «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» («Сабантуй») матбагаларын алдырып яшәде, ә татарлар өчен Уфадагы «Агыйдел», «Һәнәк», «Ватандаш», «Башкортстан кызы» журналлары бик тансык иде. «Россия почтасы» дигән оешманың коточкыч хәлгә килеп таркалуы, аның алып-сатарлар җәмгыятенә әверелүе бер хәл, иң яманы – югарыдагы түрәләр фәрманы буенча Башкортстанда Татарстан матбугатына язылу һәм аны алдыру тыелды. Без хәзер 30 ел буе диярлек Уфа нәшриятларында нинди китаплар нәшер ителүе турында хәбәрсез яшибез, Казанда басылган татар китаплары да Башкортстан чиген үтеп керә алмый. Башкортстанның – Илеш, Татарстанның Актаныш районында Роберт Миңнуллинның 60 һәм 65 яшьлек юбилейлары, 2014 елда Чаллы каласында «Башкортстан әдәбияты көннәре» булып үтсә дә, алар рес­публикакүләм масштаб алмады һәм соңгы 20-25 елда күрше ике республика да әдәби тантаналар уздырмыйча гына көн күрә. Ике республика да хәрби бәрелешләр чорындагы шикелле блокадага алынган, без бер-беребезнең иҗатына һәм үсешенә карата дөм сукыр. Ләкин бу рәвешчә бикләнеп гомер итү әдәбиятның саегуына, ярлылануына гына илтә. Ике күрше әдәбияттагы иң көчле әсәрләрне әүвәл үзебез танымыйча торып, аларны Урта Азия белән Кавказ халыклары, яки Төркия нәшриятларына да тәкъдим итү читен. Бүген ничек кенә тәкәбберләнмик яки инкяр итмик, ләкин Совет хакимияте чорында Степан Злобинның «Салават Юлаев» романы безнең татар телендә дә дөнья күрде һәм күрше туганыбызның батыр улын без шул ук исемдәге кинофильм аша карап сокландык. Аннары күпләрне Гали Ибраһимовның «Кинҗә» романы үзенә гашыйк итте. Бүген Мәскәү күршедәге ике милләтне дә санга санамый, икебезгә дә телләребезнең юкка чыгу куркынычы яный, без үзәк өчен һаман икенче сортлы халык, безнең Шакирҗан Мөхәммәтҗанов, Даян Мурзин, Миңнегали Шәйморатов, Муса Гәрәев кебек батырларыбыз булуын алар үзләренә кирәк чакта гына телгә ала. Татар-башкорт әдәбиятларының Мостай Кәрим, Шәехзадә Бабич, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай... кебек корифейлары булса да, Мәскәү аларны урыс бөекләре белән бер үк сафка куймый. Безнең үткән тарихыбызны, бөек улларыбыз исемнәрен һәм иҗатларын саклап калу кулга-кул тотынып, иңне-иңгә куеп эшләгәндә генә нәтиҗә бирер иде, ә без суга бата башлаган бичаралар төсле һаман аерымланган һәм бер-беребезгә баш бирмәгән булып кыйланабыз, сират күпере дигәннәре генә һаман якыная.

Татар мөхәррирләре башлап җибәргән шушы сөйләшү Башкортстан әдипләре һәм журналистлары күңелендә дә яңгыраш тапты, алар да ике республика халкының әдәбиятларын һәм матбугатларын алдырып яшәмәү өчен бик гарьләнә. «Казан утлары» белән «Агыйдел» журналлары мөхәррирләре үз матбагалары эчендә алмаш битләр һәм алмаш сәхифәләр биреп бару турында сүз куешса да, бу әле буаны ерып җибәрдек дигән олы сөенеч түгел. Әдәбиятларыбыз тынчымасын, газета-журналларыбыз ике рес­публика чикләрен дә үтеп чыксын өчен хөкүмәтара сөйләшүләр үткәрү, өстәмә килешүләр төзү һәм аларны катгый контрольгә алу кирәк. 

В.БАЙСАРЛЫ.

Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев