Мәдәни җомга

Тукай тормышын өйрәнү дәвам итә

Озакламый бөек талант иясе, XX йөз татар поэзиясен сәнгати камиллек белән үстерүгә, татар реалистик тәнкый­тенә нигез салган Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Әдәби-мәдәни киңлектә моңа әзерлек тә башланды.

Әйтик, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре “Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы” проектын эшләүгә кереште. Аның беренче кисәге булган “Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Г.Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)” китабы дөнья күрергә өлгерде. Институт галимнәре тарафыннан әзерләнгән басма Г.Тукай әдәби музеенда җәмәгатьчелеккә тәкъдир ителде. Аны музей директоры Гүзәл Төхвәтова ачып җибәрде.


Институт директоры Ким Миңнуллин белдергәнчә, институтның 80 елга якын эшчәнлеге дәвамында Тукай иҗатын өйрәнүнең тынып торганы юк. Галимнәр шагыйрьнең басма хезмәтләрен, академик юнәлештәге күптомлыкларын әзерләп, киң катлам укучыларга тәкъдим итеп тора. Соңгы елларда гына яңа академик басма – Г.Тукайның алты томлыгы әдәбият сөючеләр, белгечләр кулына килеп ирешкән булса, 2016 елда озак еллар дәвамында алып барылган зур хезмәт - “Тукай энциклопедиясе” дөнья күрде. Ул - татар мәдәниятендә беренче шәхси энциклопедия дә.

“Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Г.Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)” китабы Тукайның туган ягында үткән балачак чоры һәм Җаек шәһәрендә яшәгән елларын эченә алган һәм совет чорында дөнья күргән басмалардан аерылып тора. Басманың фәнни мөхәррире Марсель Ибраһимов үз чыгышында хезмәттә Тукайның татар мәдәнияте яссылыгында күрсәтелүен ачыклап үтте. Әйтик, китапның Җаек чорына багышланган өлешендә Тукай тирәлеге белән бергә бу вакытларда анда яшәгән татар эшлеклеләре, сәүдәгәрләре, меценатлары тормышы да яктыртыла. Ә татарлар бу төбәктәге яшәешне алга җибәрүдә гаять зур роль уйнаган. Чөнки казах даласының мәдәниләшүе татар зыялылары, сәүдәгәрләре, татар дин әһелләре аша барган. Әйтик, Мортаза Гобәйдуллин, Хәйрулла Гаделшин зур хәйриячелек күрсәткән. Әмма, мәгълүм булганча, аларга җәмгыятьтә, Тукайның кайбер фикерләренә таянып, тискәре караш формалашкан иде. “Без Тукайны “соңгы инстанциядәге хакыйкать” буларак кабул итәргә күнеккәнбез. Шагыйрь берәр кешегә карата әйбәт фикердә булса, бу шәхес тә уңай бәяләнде, Тукай тискәре карашын белдереп калдырган икән, ул шәхес тарихка тискәре персонаж буларак кереп калды. Ә без бу китапта Тукай тормышындагы вакыйгаларны фәнни тикшереп, аларга гадел бәя бирергә тырыштык”, – диде М.Ибраһимов.

Шунысы тәгаен мәгълүм, Камил Мотыйгый белән Хәйрулла Гаделшин икесе дә Думага сайлауларда катнашкан һәм оппонентлар булган. Әлбәттә, алар, төрле мөмкинлекләрне кулланып, бер-берсенең абруен төшерергә тырышкан. К.Мотыйгый бу эштә үзенең газета-журналларын корал итеп файдаланган. Моннан тыш рус телле матбугат та аның кулында икәнлеге мәгълүм. Г.Тукай да, аның дусты буларак, бу ярыштан читтә кала алмаган һәм үз чыгышларында дусты К.Мотыйгыйның сәяси мәнфәгатьләрен яклаган.

Галимнәр хезмәтне эшләгәндә элекке кайбер стереотиплардан качуларын да белдерде. Әйтик, совет чорында Тукай даирәсе, гадәттә, икегә - демократик рухлы зыялылар һәм вак буржуазия вәкилләренә  аерып каралды. Галимнәр бу юлы, шундый сыйнфый бүлүләрдән баш тартып, Тукай формалашкан мохитнең татар дөньясындагы ролен, чынлыкта аларның бер катлам, бер милләт булуын күрсәтергә тырышкан.

“Тукай үзе дистә елдан артык яшәгән шәһәре Җаектан Казанга җитлеккән журналист булып кайта. Шул ук вакытта кайбер чыганакларда Тукайның җизнәсе Галиәсгар Усмановка карата тискәре фикерләр очрый. Ләкин нәкъ менә ул кечкенә Габуллаҗанны – ятим баланы Җаекка үзенең ишле гаиләсенә китертмәсә, булачак шагыйрь Җаекта Мотыйгулла хәзрәт, Камил Мотыйгый белән очрашмаса, алардан дәресләр алмаса, газета-журналлар эшчәнлегендә катнашмаса, ул без белгән Тукай булыр идеме? Бу сорауларга да без хезмәттә җавап бирергә тырыштык,” - диде М. Ибраһимов.

Китапның соңгы бүлеге Тукайның иҗатына багышланган. Галимнәр, аның шигърияте турында фикер йөрткәндә, шагыйрь әсәрләренең шәрык әдәбияты белән бәйләнешләренә, шактый тирән дәрәҗәдә аны белүенә игътибар иткән. Булачак шагыйрьгә Мотыйгулла хәзрәт тә шигырь төзелеше буенча дәресләр биргән. Шагыйрь шул елларда Җаекта яшәгән Габделвәли Әмрулладан да төрек һәм, гомумән, Европа әдәбияты турында мәгъ­лүмат алган. Тукай моннан тыш актив рәвештә тәрҗемә белән шөгыльләнгән, Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Байков, Плещеев иҗатларын татар телендә укырга мөмкинлек тудырган. Бу да шагыйрьнең үз поэзиясенә йогынты ясаган.

Тәкъдир итүдә чыгыш ясаган галимнәр Фоат ага Галимуллин, Тәлгать Галиуллин хезмәттә элек бик үк ачык булмаган мәгълүматларның төзәтелүенә, яңалары өстәлүенә игътибар итте. Ф.Галимуллин китапта шул вакытта әле чама белән әйтелгән урыннарның да булуын искәртте. Әйтик Габдуллаҗанның Саснага кайтуы апрель-май айларында дип билгеләнгән.

Галим 1894 елда Тукайның Җаекка китерелүе уңаеннан өстәмә мәгълүмат булуын да белдерде. Мөхәммәтгариф хәзрәтнең бертуган апасы Фаизә Җаекта яшәүче Газизә апасына һәм җизнәсенә “Безнең балаларыбыз шактый, тормышыбыз бик җиңелдән түгел, Габдулланы сез тәрбиягә алмассызмы, ул кагылып-сугылып йөри”, дип хәбәр җибәргән. Әлбәттә, андый хат язылган. Әмма Фоат ага шул ук вакытта Габдуллаҗанның Җаекка китерелүендә Мотыйгулла хәзрәтнең дә өлеше булуын әйтте. Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф һәм Мотыйгулла хәзрәтләр Кышкар мәдрәсәсендә бергә укыганнар. Мөхәммәтгариф Мотыйгулланы, ятим бала буларак, үзләренә алып кайта торган булган, кайчакта ризык белән дә булышкан. Шушы рәвешле бу ике шәхес туганнарча мөнәсәбәттә яшәгән. Араларында, беребез иртәрәк китеп барса, икенчебез аның ятим калган балалары турында кайгыртыр, дигән сөйләшү дә булган. Дусты Мөхәммәтгариф улының шундый хәлдә калуы Мотыйгулла хәзрәткә килеп ирешә. Ул бу баланы үзенә алырга тели. Хәзрәт Тукайның апасы һәм җизнәсе янына киңәш итәргә бара. Баланы сез аласызмы, минме? Галиәсгар Усманов белән Газизәнең уллары вафат булган, алар Габдулланы үзләренә алып кайттыра. “Хат язган дигәндә дә, истәлеккә генә таянабыз, документ юк”, - дип белдерде Фоат ага. Бу мәгълүмат та Мотыйгулла хәзрәтнең кече кызы Галия апа Кайбицкая хатирәсе. Ул аны үз кулы белән язып калдырган. Истәлекләр күпмедер вакыт Фоат агада сакланган. Галим аны соңрак Кайбычтагы Галия Кайбицкая музеена илтеп тапшырган. Хатирәләр арасында Тукайга кагылышлы мәгълүматлар күп икән. Ф. Галимуллин аларны файдаланып, документаль хезмәт тә язып бастырган. Ләкин аңа барлык истәлекләр дә кермәгән. Ә Тукай 1905 елда туган Галия Кайбицкаяны елаган чагында кулына алып юаткан, тавышы бик көр, җырчы булыр әле, дигән. Галим Тукайның Казанга кайтуы Әхмәт Фәйзи тасвирлаганча түгеллеген искәртте. “Бу дөрес түгел. Тукайның Казанга кайтасын беркем дә белми, аны кунакханәдә табын әзерләп көтмиләр. Шагыйрь гади генә кайтып төшә. Аны Маһирә һәм Хафиз дигән кешеләр каршы ала. Алар - Мотыйгулла хәзрәтнең җәмәгате Гыйззинас апаның якыннары. Галия апа Кайбицкая Фоат агага бу гаилә гомер иткән йортны да күрсәтә. УНИКС янында бер генә катлы кызыл йорт була ул. УНИКСны төзегән вакытта ул бина юк ителгән. Хәзер ул урында баскыч корылган. Аның Тукайга бәйле икәнен белүче дә булмады. Галия апа истәлегенә беркемнең дә исе китмәде”, - диде Ф. Галимуллин. Хатирәдә бәян ителгәнчә, Тукай берара анда яши. Аннары Мотыйгулла хәзрәтнең улы Мөхәммәтгариф Казанга укырга килә. Тукай бу ачык күңелле, кунакчыл кешеләрдә ике кеше ятуы кыен дип, кунакханәгә күчә. Галим алга таба Г.Кайбицкая истәлекләренә дә игътибар итәргә кирәк, дигән фикер белдерде.

Басма татар һәм рус телләрендә дөнья күргән. Бу исә татарча укый алмаган әдәбият сөючеләргә Тукай тормышы һәм иҗаты белән танышу өчен мөмкинлек ачса, икенче яктан татар халкының чын дөньясын һәм мәдәниятен күрсәтү дә. Басманың фоторәсемнәр белән бизәлеп дөнья күрүе дә отышлы. Анда Җаек шәһәренең Тукай яшәгән замандагы фоторәсемнәре, шагыйрьнең мәдрәсә чоры сурәтләре һәм тагын күп кенә кызыклы фотолар урын алган.

Хезмәтне әзерләүче З.Рәмиев, М.Иб­раһимов, Г.Ханнанова, Ә.Алиева, Н.Насыйбуллина, Р.Харрасова, А.Әхмәтова гаять зур хезмәт башкарган. Алар архивларда саклана торган чыганакларны, газета һәм журналларда басылган материаллар, рәсми документларны, шагыйрьгә кагылышы булган барлык хезмәтләрне, истәлекләрне, Тукайның үзенең әсәрләрен, “Исемдә калганнар”ын тагын бер кабат барлаган, шуның белән бергә И. Нуруллин, Р.Нәфыйков, Р.Вафеев, Р.Әбүзәров, Ф.Яхин кебек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгән галимнәрнең, язучыларның төрле жанрдагы, төрле вакытта дөнья күргән хезмәтләрен дә кулланып, аларны бергә бәйләп укучыга җиткергән. “Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы” өч томлык булыр, дип ниятләнә.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: