Мәдәни җомга

Тукай социомәдәни киңлектә

Казан уртасындагы электрлаштырылган, кайнар суы булган «Болгар»да, бүгенге көн күзлегеннән караганда да элиталы кунакханәдә яшәү фәкыйрь кешенең хәленнән килер иде микән?

Г.Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай хәзерге социо­мәдәни киңлектә» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Ул әдәби музей һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә ­оештырылды.


Тукайны без мәктәп елларыннан ук бөек шагыйрь итеп кабул иттек. Чынлыкта исә революциядән соң Тукайны һәм ул чорның башка кайбер әдипләрен буржуаз шагыйрь, язучы дип игълан итәләр. Әмма Гражданнар сугышыннан соң Тукайны да әкренләп өйрәнә башлаганнар. Шулай да аның танылган ­шагыйрь булган чоры йортсыз-җирсез фәкыйрь, мескен итеп, җайлаштырып бирелгән. Әмма бу чынлыкта шулаймы соң? Тукай Кырлай чорында ук инде белемнәрне тиз үзләштерүе белән башкалардан алда барган, үзе сабакташларына дәресләр дә биргәләгән. Җаекта да ул фикерләү сәләте, белеме, үткенлеге, тапкырлыгы белән башка шәкертләрдән бик күпкә өстен торган. Мәдрәсәдә кечкенә, ябык гәүдәле Габдулладан әллә нинди усал, физик яктан көчле малайлар да шүрләгән. Әйтик, шагыйрьнең замандашы Хәсән Самакаев истәлекләрендә Җаекта мәдрәсәдә Тукайның беркемне дә рәнҗетмәвен, аны бик яратуларын яза. «Ләкин берәү хаксызга яисә аңламый-уйламый яңлыш сүз ычкындырса, йә эшләсә, Тукай аны хәзер эләктереп тапкыр сүз белән каплап ташлый иде. Ул андыйга бик үткен һәм минутында тотып ала торган сәляхияте бар иде», - ди. Аннары утырышта искәртелгәнчә, Тукайны йортсыз-җирсез, карават һәм өстәл генә куелган кунакханәдә яшәүче фәкыйрь итеп күз алдына китерү дә гадәткә кергән. Казан уртасындагы электрлаштырылган, кайнар суы булган «Болгар»да, бүгенге көн күзлегеннән караганда да элиталы кунакханәдә яшәү фәкыйрь кешенең хәленнән килер иде микән? Үзе исән чагында ук бөек халык шагыйре дәрәҗәсенә үз көче, таланты белән күтәрелә алган Шагыйрь, әлбәттә, матди байлыклар колы булырга теләмәгән, юмартлыгы да мәгълүм, үзенә калмаса да, башкаларга биргән. Аңлашыла ки, ул күп язган, иҗат иткән. 27 яшендә алты томлык иҗади әсәрләр һәм хезмәт калдырган шәхесләр башка халыкта бармы соң?

Хәзерге вакытта Тукайның үзе һәм иҗаты академик фән тарафыннан тирәнтен өйрәнелде. Тукай образы музыкада да, сынлы сәнгатьтә, сәхнә һ.б. да калку яктыртылды. «Тукай белән әңгәмәләр», Тукай иҗатын озак еллар дәвамында җитди рәвештә өйрәнеп, шагыйрьнең әдәби әсәрләрендә, публицистик мәкаләләрендә әйтелгән фикерләрне бер логик чылбыр итеп тезгән «Тукай кодексы» авторы Зиннур Мансуров шагыйрьне тулысынча ачылып бетте, дип әйтергә ярамавын искәртә. З.Мансуров шулай ук совет чорында чыккан Тукай томлыкларында, бигрәк тә аның искәрмәләрендә, чәч үрә торырлык әйберләр булуын әйтеп, алардан яхшысын алып, искәрмәләрнең яңасын бүгенге заман биеклегеннән язу зарурлыгын да ассызыклады. «Әйтик, «Туган тел» шигыре 100 елдан артык халкыбызга хезмәт итә. Без һаман аңа искечә искәрмәләр язабыз. Аның турында шактый кызыклы мәгълүматлар ачылды. «Туган тел» Беренче бөтендөнья сугышында Германиягә әсирлеккә эләккән татар әсирләре җырлап йөргән «Мәхбүс» дигән көйгә салынган. Немец галиме Германиядә 19 җыр язып алган. Шуның берсе бүген «Туган тел» җырының ноталарына тулысынча туры килә һ.б. кызыклы мәгълүматлар бар. Яңаларын бирергә кирәк» – ди ул.

1950 елларда Тукай әсәрләре кирилл хәрефләренә күчерелгән. Шунда шигырьләргә кайбер үзгәртүләр кертелгән. Әйтик, «Китмибез»дә бик әһәмиятле бер юл бар. «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт – хөр Русия!» Зиннур әфәнде Казанда нибары җиде ел яшәп иҗат иткән Тукайның, «Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем», – дип яшәвен, аны лаеклы халыклар рәтендә күрергә теләвен искә төшерде. «Бу юлда да ул хөр мәмләкәт дигәч, өтер куйган, татар халкын азат, дәүләтле итеп күз алдына китергән. 1950 елларда чыккан күптомлыклардан соң, ни гаҗәп, сызык куйганнар. Асыл мәгънә, тормыш кредосы юкка чыккан», – диде. Тукай әсәрләрендә фикерне боза торган андый үзгәртүләр бик күп.

Шулай ук әдәбиятчылар арасында академик фәнгә күп урын, әһәмият бирелүен дә беләбез. Әмма халыкның 70 проценты монографияләр укымый. Тукай образын популярлаштыру, аның образын күрсәтү җәһәтеннән фәнни-популяр проектлар буенча да эшләү мәслихәт. З.Мансуров бу уңайдан Тукай иҗатын өйрәнү өчен безгә аерым структура, ягъни фәнни үзәк кирәклеген әйтте. Аңлашыла ки, без милли респуб­ликада яшибез, димәк, дәүләтебез әдәбият, сәнгать, фәнебез турында кайгыртырга бурычлы. Бу үзәк дәүләти оешма булып, анда Тукай замандашлары да, ул яшәгән мохит тә өйрәнелергә мөмкин, аның тирәсендә тукайчыларны да әзерләргә тиешбез. «Зур халыкларда рухи символларны өйрәнә торган оешмалар күптән булдырылган. Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнеп, хезмәтләр язган И.Нуруллинга һәм Р.Нафиговка да, бу мәсьәләдә җирне беренче булып сөреп чыккан кешеләр буларак, рәхмәт әйтергә һәм алар башлаган традицияләрен дәвам итәргә кирәк. Моннан тыш тукай­чылар әзерләүдә дә үзагымлылык бар», – ди Зиннур әфәнде. Хәзерге иң яшь тукайчыларыбыз Марсель Ибраһимов, Азат Ахунов исәпләнә. Әлбәттә, алар үз аспирантларын әзерләр. Фәнни үзәк булса, бу эш планлы рәвештә алып барылыр иде, тукайчылар мәктәбе барлыкка килер иде. Әйе, Тукай – бөек шәхес, аның дөньясын беркайчан да ачып бетереп булмаячак. Әйтик, тукайчы галим Зөфәр ага Рәмиев та шагыйрьнең әсәрләре әле тагын да табылырга мөмкин икәнлеген әйтә. Чөнки революциягә кадәр матбугат тулысынча сакланмаган, «Фикер» газетасының да кайбер саннары табылмаган, аннары Җаекта яшәгәндә рус матбугатында да Тукайның чыгыш ясаганлыгы турында мәгълүматлар бар икән. Әмма Тукайның вафатыннан соң бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, аның биографиясендәге төгәлсезлекләр, ачыкланмаган фактлар хәттин ашкан. Әйтик, бүгенге көнгә кадәр Тукайның фәнни биографиясе юк. Аның Кырлайдан Җаекка киткән вакытын да төрле чыганаклар төрлечә күрсәтә. Тукай турындагы истәлекләрдә дә капма-каршы булган хатирәләр күп. Моннан тыш Тукайның маршрутлары да ачыкланмаган. Ул туган авылына кайтып йөргән, бүгенге Яшь тамашачы театры, Тинчурин театры биналарында булган, Г.Камалның юбилеенда катнашкан, Шәрекъ клубындагы кичәләргә йөргән, лекция укыган, «Амур» номерларында яшәп алган, Ә.Хәсәнинең өендә һ.б. булган.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәге җитәкчесе Рауза Солтанова да Тукайга бәйле биналарда истәлек такталары куелмавын, булган очракта да аларның кеше күзе төшмәслек икәнлеген искәртте. «Болгар номерлары»нда Тукайның анда кайсы елларда яшәве турында мәгълүмат бирердәй алтакта да юк. Белгәнебезчә, «Болгар номерлары» кунакханәсе бинасын 2008 елның көзендә җимереп ташладылар һәм хәзер аның урынына яңасы төзелде. 2017 елда яңа бинада «Безнең өчен мәңге изге йорт…» дип аталган витрина-экспозиция итеп Тукай бүлмәсен торгыздылар. Соңгы вакытта ул да юкка чыкты. Аның тәрәзә пыяласы чәрдәкләнү сәбәпле, Тукай яшәгән номерның интерьеры җиһазларын алдылар. «Камал театрының җете, үзенә чакырып тора торган афишалары янында Болгар кунакханәсендәге Тукайга бәйле урын бик фәкыйрь күренә», – ди Р.Солтанова. Элекке «Болгар номерлары» янәшәсендә генә – Шәрекъ клубы. 1908 елгы афишада анда спектакль куелачагы, шуннан соң әдәбият кичәсендә Сәгыйть Рәмиев һәм Г.Тукай үзләренең соңгы вакытта язган шигырьләрен укыячагы, биюләр булачагы хәбәр ителә. Шәрекъ клубында Тукай чыгыш ясаган кечкенә сәхнәне торгызганнар. «Анда афишадагы бу чараны яшь актерлар, җырчылар белән реконструкцияләп булыр иде», – ди Р.Солтанова.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Әлфәт Закирҗанов та Тукайны мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе игътибарда тотылырга тиешлеген билгеләп узды, балаларыбызның Тукай аша татар әдәбиятына, русныкына килергә тиешлеген ассызыклады. Утырышта катнашкан Милли музей генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге галиме Алексей Арзамасов Тукайга, татар әдәбиятына нәкъ менә Рафик Нафиговның китабын укып килүләре турында сөйләделәр. Алай гына да түгел, А.Арзамасов шагыйрь аша татар телен, мәдәниятебезне, халкыбыз­ны яратып, татарчаны өйрәнгән.

Буыннар бик тиз алышына. З.Мансуров искәрткәнчә, без яшьләрне креатив проектлар, кызыклы чаралар белән Тукайга тартып кертергә, аларга Тукаебызны өр-яңадан ачып күрсәтергә тиеш. Югыйсә, халкыбызга Аллаһы бүләге булган Тукайның бер буын яшьләр өчен юкка чыгуы да мөмкин. Журналист һәм медиабелгеч Данил Сәфәров та Тукайга кагылышлы чараларда яшьләр телен, әйтик, «Тукай – фрилансер (ирекле хезмәткәр)», «Тукай – лидер мнения» кебек сүзтезмәләрне куллану үсмерләрне һәм яшьләрне шагыйрь шәхесенә һәм иҗатына җәлеп итәчәген әйтте.

Утырышның координаторы, Г.Ибраһимов исемендәге институтның әдәбият галиме Марсель Ибраһимов институтта Тукайны өйрәнү лабораториясен булдырыр­га теләүләре турында белдерде. «Мәскәүдә Пушкинны өйрәнү комиссиясе, Россия институтларында Пушкинны өйрәнү бүлекләре бар. Тукаебыз да шундый структурага бик лаек», – диде ул.

Әйе, халкыбызның бөек шәхесенә кагылышлы мәсьәләләр һәрвакытта да җайлы бармый. С.Измайлова Г.Тукай әдәби музеен капиталь ремонтлау вакытында бина янындагы паркны да аның эшчәнлегенә кушып, анда Тукай темасына скульптуралар, әкият геройлары сыннарын куярга теләүләре турында сөйләде. Ул концепциягә дә кергән булган. Әмма парк хәзерге вакытта музейга карамый. Шулай да Г.Тукай әдәби музее балаларны, яшьләрне музейга тартуда, Кариев театры артистлары катнашында интерактив, инверсив экскурсияләр кебек яңа формалар кулланып, лаеклы эш алып бара. «Тукай-блогер» шундый проектлардан.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотосы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: