Мәдәни җомга

Туфан ага йортында кунакта

2 майда танылган драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның арабыздан китүенә биш ел тулды. Шушы уңайдан Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында, Туфан аганың туган нигезенә салынган йортта, аның рухына Коръән уку мәҗлесе уздырылды. Аны драматургның гаиләсе - хәләл җефете, Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова, кызы һәм кияве -...

2 майда танылган драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның арабыздан китүенә биш ел тулды. Шушы уңайдан Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында, Туфан аганың туган нигезенә салынган йортта, аның рухына Коръән уку мәҗлесе уздырылды.
Аны драматургның гаиләсе - хәләл җефете, Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова, кызы һәм кияве - Әлфия һәм Корбангали Юнысовлар авыл халкы ярдәме белән үткәрде. Мәҗлестә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, "Таттелеком" компаниясе генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Г.Камал театры директоры Илфир Якупов, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, Туфан Миңнуллин белән бергә укыган щепкинчылар - Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова, Наилә Гәрәева, язучының туганнары, дуслары, авылдашлары һәм журналистлар катнашты. Коръәнне Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин һәм авыл мәчете имамы Илдус хәзрәт укыды. Кунаклар, мәҗлес башланганчы, әдипнең туган авылы урамнарын әйләнеп кайтты, драматургка бәйле истәлекле урыннарны күздән кичерде, хатирәләрне барлады.
Олы Мәрәтхуҗа - Туфан ага өчен дөньяның иң матур, аның һәрвакыт ашкынып кайта торган урыны була. Мәрәтхуҗа да аны ярата. Ул, хөкүмәт эшләреннән арынып кайткан саен, өйдән кеше өзелми, авылдашларының һәркайсы үз гозере белән килә. Туфан ага өчен авылдашлары да бик якын була, аларның һәркайсының кайгы-шатлыкларын үзенекедәй кабул итеп, мөмкин кадәр булыша. Күршесе Разыя апаның Туфан агага, "Утыңны сүндермичә кит әле, тәрәзәңдә яктылык булса, яклаучыбыз бар, дип уйлыйбыз", дип әйткәнен дә хәтерлиләр әле авылда. Әмма Мәрәтхуҗада елдан-ел буш нигезләр арта баруы язучыны борчуга да сала. Бөек Ватан сугышы башланган елларда авылда 200ләп шәхси хуҗалык булса, хәзер алар 40 лап кына исәпләнә. Туфан ага, Мәрәтхуҗада берәрсе яңа йорт салса, яисә бала туса, ихластан сөенә, аларга нинди дә булса ярдәм дә күрсәтә, бүләкләр бирә торган була.
Язучыны авылга үзе чирәмнә­рендә тәгәрәп үскән балачагы гына түгел, туганлык җепләре дә бәйләгән. Туфан аганың әнисе дә шушы авылда туып-үскән. Аның туган йорты - Халисә апа үскән нигезгә салынган өй Мәдәният йорты каршысында ук диярлек. Хәзер дә анда язучының туганнан туганының җәмәгате Динә апа гомер итә. Авылда шулай ук әдипнең икенче, өченче буын туганнары да хәтсез. Шуларның берсе - кайтучыларны кочак җәеп каршылый торган Венера апа. Туфан ага әсәрләрендә Яшь бабай дигән образ бар. Ул - язу­чының әнисе Халисә апаның бертуган абыйсы, шушы авылда яшәгән, 91 яшенә җитеп бакыйлыкка күчкән, бер минут та тик тора белмәгән Гатаулла абзый. Яшь бабай Әлмәндәр бабайның прототибы буларак та билгеле. Оста куллы, сүзен өздереп әйтә торган Гатаулла абзый, бригадир эшкә чакырмаса, ачулана торган булган.
Туфан аганың холкы да, бәлки, Яшь бабасыныкына охшагандыр. Бу көнне Разил Вәлиев сөйләгән истәлекләр моңа һәм әдипнең авылын, җирне яратуына тагын бер дәлил. "Яз җиттеме, Туфан абый авылга Мәрәтхуҗага ашкына, бакча турында сөйли башлый иде. Монда ул бәрәңге утырта, кишер, чөгендер, суган үстерә, кабакны бик ярата иде. "Бәрәңгене сатып алырга да була, дусларың да китереп бирә," - дип әйтә идем. "Алай түгел, җирне казуы, үзең үстергәнне ашау үзе бер ләззәт," - дия иде. Туфан ага үзенең 50 елдан артык шәһәрдә яшәвен, әмма җанының авылда булуын әйтә торган була. Разил әфәнде Туфан ага белән Мәрәтхуҗага кайтып, ул яшәгән йортта төннәр буе сөйләшеп чыккан вакытларын да искә төшерде.
Бер елны азнакайлар Нәҗибә апаның юбилеена ат бүләк итә. Аны машинада китерергә ниятлиләр. Әмма Туфан ага атны, йөк автомобилендә азаплауны күз алдына да китерә алмый. "Мәрәтхуҗага ат җигеп кайтабыз", - ди. Марсель Галиев, Разил Вәлиев, Туфан абый өчәүләп юлга кузгала. Биш көн дәвамында, урманнарда да йоклап, күп авыллар аша узып, мәктәп-китапханәләр, клубларга керә-керә кайталар. Авыллар халкы да, каян белептер, каршы чыгып ала. Болгарга, Иделнең каршы ярына килеп җиткәч, елга аша чыгу мәсьәләсе туа. Туфан абый анда да югалып калмый, баржа табып, икенче ярга чыгалар.
Бервакыт Финляндиягә баргач, Хельсинки шәһәрендә йөргәндә, Туфан ага хуҗалык әйберләре сата торган кибеткә кереп китә. "Бу - урманнар иле. Иң шәп балта биредә булырга тиеш,"- ди. Австриягә баргач, ул дусты Разил әфәндене базарга алып китә. "Австриядә бик әйбәт кабак үстерәләр икән. Миңа шуның орлыгы кирәк. Мәрәтхуҗада шуны утыртмакчы булам," - дип белдерә.
Әдип җанының бер кисәгедәй итеп яраткан авылының бетмәве өчен зур эшләр башкара. Авылга килә торган юлны асфальтлатуга ирешә, Мәрәтхуҗаның иң биек урынына кирпечтән мәчет салдырып куя. Кайчандыр бүрәнәләрдән корылган, әмма еллар сынавына бирешкән клубы да Туфан аганың җанын тырнап торгандыр. Бина инде ниндидер чаралар үткәрү өчен дә яраксыз була. Авылга артистлар кайткач, спектакльне урамда, чирәмгә тезелешеп утырып карауларын да сөйлиләр. Туфан ага Мәрәтхуҗаның мәдәният учагын, артыннан йөри-йөри, "Авыл клублары" республика программасына керттерә. Әмма 200 урынлы мәһабәт Мәдәният йорты Туфан аганың вафатыннан соң гына торгызыла. Хәзер аның бер бүлмәсенә Туфан Миңнуллинның гомере буе туплаган шәхси китапханәсен дә күчергәннәр.
Китапханә басмалары - даими кулланылышта. Бирегә, үзләренә кирәкле китапларны эзләп, Мәрәтхуҗада яшәүчеләр генә түгел, күрше авыллардан, хәтта район үзәгеннән дә килүчеләр бар. Аларны, бер яктан, Туфан аганың кул җылысы сеңгән китаплар кызыксындырса, монда тирә-яктагы китапханәләрдә булмаганын да табарга мөмкин. Кама Тамагы татар гимназиясенең X сыйныфында укучы Салават Кадыйров китап­ханәдән даими файдалануын, конкурсларга әзерләнгәндә, иҗат белән шөгыльләнгәндә, кирәкле мәгълүматны шушы китаплардан эзләп табуын әйтә. Биредә кешегә аң-белем бирер­дәй, даими файдаланырдай хезмәтләр, классик язучыларның китаплары тупланган. Егет үзе дә шигырьләр, проза әсәрләре яза, ике ел рәттән "Илһам" Бөтенроссия конкурсында катнашып, узган ел лауреат, быел җиңүче булып танылган, Туфан Миңнуллин исемендәге респуб­лика конференциясендә икенче урынны алган.
Язучы авылның башлангыч мәктәбе бинасы итеп үзе туып-үскән, әти-әниләре гомер иткән йортны бирә, балалар биредә бик яратып белем ала торган була. Әмма, ни кызганыч, мәктәптә янгын чыгып, йорт уттан нык зыян күрә. Аны "Таттелеком" компаниясе әйбәтләп ремонтлый. Шунысы аяныч, ул инде кабат мәктәп булып ачылмый. Шулай итеп авылның мәгъ­рифәт үзәге бетә. Олы Мәрәтхуҗадагы унбиш­ләп бала күрше Салтык мәктәбенә йөреп белем ала. Хәзер бу бинаны Туфан аганың музее иткәннәр. Биредә язу­чының радиоалгычы, ул яратып тыңлый торган җырчыларның тәлинкәләре, кул пычкысы, аның әтисе, хисапчы булып эшләгән Габдулла абзыйның агач төймәле чуты, заманына күрә затлы булган кара савыты. Моннан тыш мирасханәдә Туфан ага үскән замандагы көнкүреш җиһазлары туп­ланган. Классташы Дания апаның мандолинасын да биредә күрергә мөмкин.
Авылга Туфан чишмәсе дә ямь бирә. Элекке кечкенә генә агач өйчекне Туфан аганың 70 яшенә өр-яңадан таштан салынганы алыштырган. Аннары "Таттелеком" компаниясе аның тирә ягын ак таш түшәп, басма-күперчекләр, сукмаклар салып, чәчәк түтәлләре утыртып, мал кереп йөрмәсен өчен коймачыклар белән бизәгән.
Мәрәтхуҗада Туфан аганың тагын бер зур ядкәре - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә торгызылган һәйкәл-обелиск. Анда драматургның 61 авылдашының исеме мәрмәргә уеп язылган. Аның ян ягында исән кайтканнарның исемен укырга мөмкин.
Хәзер Туфан ага нигезендә өч йорт тора. Аның берсендә - музей, икенчесе шул мирасханәнең дәвамы кебек. Анысында Туфан ага кайткан вакытларында үзе яши торган булган. Ул шул чаклардагы җиһазлары, көнкүреш кирәк-яраклары белән саклана, хәтта бакчага чыкканда кия торган күлмәк-чалбарлары да чоланда эленгән хәлдә. Уртада исә язучының дусты, элекке СССРның Югары Совет депутаты, Буа районында яшәүче эшмәкәр Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов бүләк иткән зур, биек йорт. Әлбәттә, бу хуҗалыкны тәртиптә тоту өчен, аның дәүләт кайгыртуында булуы кирәк. Күрүебезчә, гараж, мунча инде җимерелеп бара, аларны кичекмәстән яңарту сорала.
Туфан ага үзе авылдагы бу биналарны язучыларның иҗат йорты итәргә теләгән. Әдипне искә алу мәҗлесендә катнашкан Кама Тамагы районы хакимияте башлыгы Павел Лоханов әлеге мәсьәлә буенча эш алып барылуын, Туфан Миңнуллин йортын дәүләт карамагына тапшыру турында сөйләшүләр көтелүен әйтте. Район башлыгы бу уңайдан респуб­ликаның Мәдәният, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыкларына мөрәҗәгать иткән, килешүләргә ирешкән. «Мәрәтхуҗада Туфан Миңнуллин музеен яшәтергә, аны туристлык маршрутына кертергә тырышачакбыз", - ди ул. Әмма авыл халкы әйтүенчә, район башлыгы мондый вәгъдәләрне элек тә биргәләгән, алар үтәлмичә калган. Ә Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова әтисенең йортына сукмакның суынмавын, йортның һичь­югы шушы авылның рухи үзәге - мәхәллә бинасы итеп кулланылуын тели. "Бүгенге Коръән уку мәҗлесе дә шушы эшкә бер башлангыч булсын иде. Гаетләрдә дә шунда килеп бәйрәм ашлары үткәрергә мөмкин", - ди ул.
Сөембикә КАШАПОВА.
.Коръән ашы башланыр алдыннан.
.Әлфия Туфан кызы әтисенең музей-йортында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: