Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ТӨРКИ ДӨНЬЯ БӘЙРӘМЕ

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган төрледән-төрле чаралар, апрель ае дәвамында ешая барып, республикабызда, Русиянең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә үткәрелгән халыкара дәрәҗәдәге зур тантанага әверелде. Әлеге бәйрәмгә Казан шәһәренең 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителүе уңаеннан оештырылган чаралар да кушылып китте....

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган төрледән-төрле чаралар, апрель ае дәвамында ешая барып, республикабызда, Русиянең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә үткәрелгән халыкара дәрәҗәдәге зур тантанага әверелде. Әлеге бәйрәмгә Казан шәһәренең 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителүе уңаеннан оештырылган чаралар да кушылып китте.

Сөекле шагыйребезнең туган көнендә - 26 апрель иртәсендә башкалабыз үзәгендәге Г.Тукай һәйкәленә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, шулай ук ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасының генераль сәркәтибе Д. Касеинов, Төркиянең узган елда "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" статусында булган Искешәһәр губернаторы Г.Туна чәчәкләр китерде.

Чәчәк салу мәрәсимендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов, ТР мәдәният министры А.Сибагатуллин, Казан шәһәре мэры И.Метшин, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.Вәлиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Р.Корбан, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, төрки телле илләрдән килгән кунаклар, шигърият сөючеләр катнашты.

* * *

Халкыбызның намусы, вөҗданы булган бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Шигърият бәйрәме үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Менә быел да Ирек мәйданы һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янындагы Тукай һәйкәле тарафы бәйрәмчә бизәлгән, Татарстан, Русия һәм ТӨРКСОЙ оешмасы флаглары эленүе бәйрәмнең бөтендөнья һәм Русия күләмендәге әһәмиятенә ишарәли иде. Театр алдында халык һөнәрчелеге тауарлары, сувенирлар, китаплар сату оештырылды.

Белүебезчә, быел Язучылар берлеге, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты белән берлектә, мәктәп укучылары арасында «Илһам» исемле яшь язучылар бәйгесе оештырды. Анда республикабызның 29 районыннан һәм Башкортстаннан, Киров өлкәсеннән 800ләп яшь каләм тибрәтүче бала катнашты. Ниһаять, жюри иң яхшыларны билгеләде. Һәм тантана башланыр алдыннан халык бәйгедә җиңү яулаган кайбер балаларның чыгышларын тыңлый алды. Казан шәһәре мәгариф идарәсе дә ел саен «Йөрәкләрдә, күңелләрдә Тукай мәңгелек» дигән шигырь укучылар бәйгесе үткәрә. Күркәм бәйрәмне котлап, аның быелгы җиңүчеләре дә килгән иде.

Беренчеләрдән булып бәйрәмгә килгән халыкны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан сәламләде. Аннары Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2014 елгы лауреатларын игълан итте. Белүебезчә, быел бу олы бүләккә «Утлы дала» романы өчен язучы Вахит Имамов һәм каллиграфик шәлкемнәре өчен рәссам Владимир Попов лаек булды.

Олуг шагыйребезнең туган көне «Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы - 2014» чарасын ачу көненә туры килде. Шул уңайдан бәйрәмебезнең офыкларын киңәйтеп, төрле кыйтгалардан кунаклар килгән иде. Шуларның берсе - ТӨРКСОЙ оешмасының генераль сәркәтибе Дүсен Касеинов үз чыгышында бөек Тукаебызның бөтен төрки дөньяны берләштереп торган шагыйрь булуын билгеләп үтте: «Нинди генә телдә укылса да, Тукай сүзе үзенең яңгырашын, аһәңен, әһәмиятен югалтмый», - диде ул.

Тукай шигырьләре белән яшьтән үк таныш булган әзәрбәйҗан шагыйре Бәхтияр Ваһабзадә болай дип яза: «Әзәрбәйҗанны Сабирсыз күз алдына китереп булмаган кебек, татар халкын да Тукайдан башка аңлавы мөмкин түгел. Чөнки алар - үз халкының символына әверелгән алыплар. Шуңа күрә дә, без бүген Тукайны бөтен кешелекнең даһие дип саныйбыз».

Шигърият мөнбәренә Әзәрбәйҗан Язучылар берлеге рәисе Анар Рзаев күтәрелеп, Тукаебызның рухына шигъри тәлгәшләрен багышлады. Бәйрәмдә Казахстанның халык шагыйре Толен Абдикулы, Чуашстанның халык шагыйре Валерий Тургай, Кырым Язучылар берлеге рәисе Диләвер Осман сәламнәрен ирештерде. Тантанада шулай ук Мәскәү кунаклары, Русия Язучылар берлеге сәркәтибе Левон Осепян һәм шагыйрь Хәйдәр Бәдретдинов катнашты. Шагыйрьләр Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Лена Шагыйрьҗан, Флера Гыйззәтуллина, Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза, Айдар Хәлим, Таһир Шәмсуаров, Булат Ибраһим һ.б. Габдулла Тукайга хөрмәт, ихтирамнарын шигъри сүз аша, ә җырчылар Рөстәм Маликов, Резеда Галимова, Рөстәм Насыйбуллин, «Айгөл» балалар вокаль ансамбле җыр аша ирештерде.

* * *

Менә 20 ел инде апрель аенда Балтач районында да Шигърият бәйрәме оештырыла. Быелгы тантанада Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, шагыйрь З.Мансуров җитәкчелегендә бер төркем каләм әһелләре М.Маликова, М.Әмирханов, Ә.Рәшит, Ш.Җиһангирова, Н.Ахунова, Ф.Кутлу, М.Закир, Н.Касыймов, Б.Ибраһим катнашты. Балтачта аларга шагыйрьләр Г.Мөхәммәтшин белән Ф.Шакирова кушылды.

Бәйрәмдә катнашучылар иң әүвәл Сасна Пүчинкәсенә барып, Г.Тукайның шушы авыл зиратында җирләнгән әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберенә чәчәк салдылар. Мәктәп укучылары катнашында үткәрелгән әлеге мәрәсимдә шагыйрь анасы рухына дога укылды.

Шуннан соң район мәдәният сараенда Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Анда Балтач районы күләмендә үткәрелгән балалар иҗат конкурсларына йомгак та ясалды, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмгә Казаннан килгән каләм әһелләрен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шакиров озатып йөрде.


* * *

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында «Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы - 2014» елын ачу тантанасы булып узды. Анда республикабызның Премьер-министры Илдар Халиков, ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының генераль сәркәтибе Дүсен Касеинов, губернатор, «Искешәһәр - төрки дөньяның мәдәни башкаласы» агентлыгы рәисе Гюнгер Азим Туна җитәкчелегендә Искешәһәр вәкиллеге катнашты.

Кичә театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. Аннары сәхнәгә төрки илләрнең әләмнәрен алып чыктылар.

Республикабыз Президенты, Дәүләт Советы, Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән тамашачыларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде.

- Казанны төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы дип игълан итү Татарстанның, башкалабыз Казанның халыкара мәйданда казанышларын тану ул, - диде И.Халиков.

Премьер-министр Президентыбыз Р.Миңнехановның тантана кунакларына сәламен вә мөрәҗәгатен дә укып ирештерде. Аннары тамашачыларга Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка язган хаты укылды. Министр анда Казанның лаеклы рәвештә төрки дөньяның 2014 елны мәдәни башкаласы дип игълан ителүен кат-кат искәртә.

ТӨРКСОЙ оешмасының генераль сәркәтибе Дүсен Касеинов 2012 елда ТӨРКСОЙның штаб-фатирына визиты вакытында Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итәргә тәкъдим иткәне өчен, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен, киләчәктә дә төрки илләр арасында элемтәләр өзелмәячәгенә өметен белдерде.

Губернатор, «Искешәһәр - төрки дөньяның мәдәни башкаласы» агентлыгы рәисе Гюнгер Азим Туна үз чиратында бу вакыйганың төрки халыкларны берләштерүдә, мәдәни багланышларны ныгытуда зур әһәмиятен ассызыклады.

Тантана матур концерт белән дәвам иттерелде. Сәхнәдә татар мәдәнияте чәчәк аткан чор гәүдәләндерелде. Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов булып киенгән артистлар тамашачыларга бу әдипләрнең халкыбызга мөрәҗәгать итеп әйткән үтемле сүзләрен ирештерде.

Уртак төрки бәйрәмдә Башкортстан, Хакасия, Кырым, Төркмәнстан, Тыва, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Төркия, Саха (Якутия), Үзбәкстан сәнгатькярләре белән бер сәхнәдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, танылган җырчы Филүс Каһиров чыгыш ясады.


* * *

«Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең 80 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды.

Иң башлап язучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Р.Ратникова үз исеменнән тәбрикләп, Татарстан Президенты Р.Миңнехановның мөрәҗәгатен укып ирештерде. Аннары каләм әһелләрен Татарстан мәдәният министры А.Сибагатуллин, ТӨРКСОЙ оешмасының генераль сәркәтибе Д.Касеинов, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Н.Беломоина, Арча районы башлыгы А.Назиров, «Татнефть» ААҖнең техник-икътисади мәгълүмат бүлеге башлыгы, «Рухият» фонды советы рәисе урынбасары Н.Вәлиева, Ауразия Язучылар берлеге рәисе Я.Өмәргълу, Әзәрбәйҗан Язучылар берлеге рәисе А.Рзаев, Казахстанның халык язучысы Т.Абдикулы, Чуашстанның халык шагыйре В.Тургай һ.б. котлады.

ТӨРКСОЙ оешмасы генераль секретаре Д.Касеинов төрки әдәбиятләрне пропагандалауга зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Корбан, Татарстанның халык шагыйрьләре Р.Миңнуллин, Р.Гаташ, филология фәннәре докторы, профессор Х.Миңнегулов, шагыйрәләр Л.Шагыйрьҗан һәм Ф.Тарханованы Мәхтүмколый һәм Токтогул медальләре белән бүләкләде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Корбан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең әдәби бүләкләрен тапшырды. Быел Г.Исхакый исемендәге бүләккә Р.Рахман, Һ.Такташ бүләгенә - Ф.Җамалетдинова, Ф.Хөсни бүләгенә - Г.Гыйльманов, Җ.Вәлиди бүләгенә Х.Миңнегулов лаек булды.

Кичәдәге чыгышлар Татарстан сәнгать осталары башкаруында җыр-биюләр белән үрелеп барды.

* * *

25 апрель көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында "Төрки халыклар арасында мәдәни багланышлар" дип аталган "түгәрәк өстәл" сөйләшүе булды.

Сөйләшүдә ТӨРКСОЙ оешмасының генераль сәркәтибе Дүсен Касеинов, Ауразия Язучылар берлеге рәисе Якуб Өмәргълу, Әзәрбәйҗан Язучылар берлеге рәисе Анар Рзаев, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Казахстанның халык язучысы Толен Абдикулы, татар язучылары һәм әдәбият галимнәре катнашты.

Якуб Өмәргълу:

- Бүгенге җыелышыбыз төрки халыклар арасындагы әдәби мөнәсәбәтләргә багышлана. Хәзерге әдәби багланышларыбыз бабаларыбызныкыннан кайтышрак. Олыларыбыз бер-берсенең әсәрләрен, шигырьләрен күбрәк белгән. Бүген техник мөмкинлекләр күпкә зуррак булса да, мөнәсәбәтләр тыгыз түгел. Моны ныгыту өчен тырышлык кирәк. Әдәби мөнәсәбәтләр халыкларның күңелен бер-берсенә якынайта. Кардәш халыкларның күңелләре бер-берсенә якын булса, аларның сәясәтчеләре, эшкуарларының да күңеле якынаер.

Анар Рзаев:

- Әзәрбәйҗан белән татар милләте арасында элеккедән әдәби багланышлар тыгыз булган. Тукайның вафаты уңаеннан бик күп әзәри язучылары кайгынамәләр язган. Минем үземнең "Шәһәрдә җәй" исемле әсәрем Татарстанның Камал театрында уйналды. Мин бу бәйләнешләрне тагын да ныгыту һәм үстерү кирәк, дим.

Толен Абдикулы:

- Элек-электән казахның зыялылары татар телендә иҗат иткән. Безнең интеллигенция вәкилләре шулай ук татар кызларына өйләнергә тырышкан. Атаклы сәнгать остасы, җырчыбыз Бибигөл Тулегенова да сезнең кыз.

Мин бүген төрки халыклар арасында берләшү процессы инде башланды, дип уйлыйм. Бер-беребезгә якынаю, бер-беребезне белү һәм аңлау өчен әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү кирәк.

Дүсен Касеинов:

- Без - каләм ияләре - төрки дөньяның интеллектуаль көче. Үзебезнең бөтенлегебезне, берлегебезне дөнья халкына күрсәтү кирәк. Казан, бәхәссез, борыннан ук төрки мәдәният башкаласы булган. Үзен язучы дип санаган һәркем Казанга омтылган. Без, төркиләр, еш кына И.Гаспралының тирән мәгънәле сүзләрен мисалга алып сөйләргә яратабыз. Мин бу атаклы шәхескә һәйкәл булдыру кирәк, дип уйлыйм.

* * *

27 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелегендәге иҗат төркеме Арча җирендә үткәрелгән чараларда катнашты. Кунаклар арасында Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Әзәрбәйҗан Язучылар берлеге рәисе Анар Рзаев, Казахстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез, шагыйрь Равил Гозәиров, карачай-балкар шагыйре Юруслан Болатов, Русия Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Хәйдәр Бәдретдинов, танылган төрек язучысы Осман Чәвиксой, Русия Язучылар берлеге идарәсе сәркәтибе, "Меценат и Мир" журналының баш мөхәррире Левон Осепян, тәрҗемәче Фатих Кутлу, язучылар Альберт Хәсәнов һәм Нәбирә Гыйматдинова, әдәбият белгече һәм шагыйрь Равил Рахмани, галимә Лена Гайнанова, язучы Солтан Шәмси, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрьләр Рифат Җамал, Наил Касыймов һәм Рәмис Аймәт бар иде.

Бәйрәм район мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флорид Гасыймов җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестры чыгышы белән башланып китте.

- Сезне туган тел, шигырь бәйрәме, Тукай туган туфракта очрашу белән ихлас котлыйм, - дип, бәйрәмне ачып җибәрде Арча районы башлыгы Алмас Назиров. - Тукай иҗаты - татар халкының рухы, җаны, шуңа да ул безгә бик якын. Шушы рухны саклап, аны буыннан-буынга тапшыру - безнең олы максатыбыз. Тукай - күпер. Аны берәүнең дә читләтеп үткәне юк әле. Кыска гына гомерендә ул күпләр 100 елда да башкарып чыга алмаслык эшләр башкарырга өлгерә. Без аның белән горурланабыз, чөнки ул нәкъ безнең якларда туып-үскән, үзенең иң матур әсәрләрен туган җиренә багышлап иҗат иткән. Без гомер буе Тукай белән бергә яшибез кебек. Аның алдында баш иябез, Тукай рухына лаеклы булырга тырышабыз.

Бер-бер артлы сәхнәгә чыккан кунакларның да Тукай якташларына әйтер сүзләре бар иде.

Әзәрбәйҗан Язучылар берлеге рәисе Анар Рзаев:

- Мин Арча ягында булуым белән бәхетле. Арча районы - Тукайның кече Ватаны. Ә аның олы Ватаны - бөтен дөнья. Чөнки Тукай бөтен төрки халыкларның уртак шагыйре. Аның язмышы бәхетсез. Әмма бүген аның иҗатын халык шулай ярата икән, "Туган тел"ен башкарганда аягүрә басып, кушылып җырлыйлар икән, бу - үзе зур бәхет.

Төркия язучысы Осман Чәвиксой:

- Арча - мәдәни башкала. Чөнки ул дөньяга Габдулла Тукайны биргән. Төркиядә Тукай шигырьләре белән тәрҗемәләр аша таныштык һәм бер укуда аларны яраттык, үз иттек. Татар халкы да безнең төрекләр кебек үк уйлый, төрекләр кебек үк шатлана, борчыла икән. Барлык кичерешләрнең дә уртак булуын Тукай әсәрләре аша тойдым.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев:

- Һәр татарның теле ана теле, Тукай теле белән ачыла. Ул - бөек тел. Тукай еллар үткән, ара ерагая барган саен безгә якыная гына бара. Тукайның бөеклеген чит илләрдә йөргәндә тагын да ныграк аңлыйсың. Кая гына барма, Финляндияме ул, Япония, Төркияме, татар өенең түрендә Тукай булыр. Тукай - безнең тарихыбыз. Шагыйрь әманәтләрен үтәгәндә генә без туган телебезне саклап кала алачакбыз.

Аннан кунаклар Арча үзәгендәге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, картлар һәм инвалидлар интернат йорты паркына агачлар утыртты.

Арча ягына килеп, Шүрәлеләре, Су аналары, кара урманнары белән телгә кергән Яңа Кырлайга бармый калу дөрес булмас иде. Биредә дә кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Аннан район башлыгы марафончыларны котлады, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Тукай һәйкәленә чәчәкләр салып, музей белән танышканнан соң, кунаклар Кушлавычка юл алды. Шагыйрьнең туган авылында да алар укучылар чыгышын карады, урыс кызы Александра Леонтьеваның «Әллүки»не саф татар телендә матур итеп сөйләвенә сокланды. Аннан зиратка барып, Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Тукаев каберенә чәчәкләр салды. Авыл мулласы Әсфән хәзрәт Бикчәнтәев мәрхүмнең рухына дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев