Мәдәни җомга

ТӨП КАНУНЫБЫЗ ЯШӘҮЧӘНЛЕГЕН РАСЛАДЫ

Үткән атна ахырында Казанда "Яңа федератив Русиянең формалашуы: Татарстан Республикасының конституцион законнар иҗат итү тәҗрибәсе" дип исемләнгән икекөнлек халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Ул Татарстан Конституциясенең 20 еллыгына багышланган иде. Республиканың Төп Законын кабул итү гаҗәеп зур әһәмияткә ия. Еллар үткән саен Татарстан җитәкчелегенең нык уйланып, алга карап эш итүенә тагын...

Үткән атна ахырында Казанда "Яңа федератив Русиянең формалашуы: Татарстан Республикасының конституцион законнар иҗат итү тәҗрибәсе" дип исемләнгән икекөнлек халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Ул Татарстан Конституциясенең 20 еллыгына багышланган иде.


Республиканың Төп Законын кабул итү гаҗәеп зур әһәмияткә ия. Еллар үткән саен Татарстан җитәкчелегенең нык уйланып, алга карап эш итүенә тагын бер кат ышанасың. Үткән егерме ел дәвамында Конституция үзенең яшәргә сәләтлелеген кат-кат раслады, социаль-икътисади проблемаларны хәл итү өчен нигез булып торды, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итте.

Конференция Татарстан Дәүләт Советы, республика Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан оештырылган иде. Аның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткән пленар утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия Федераль Җыенының югары һәм түбән палатасы вәкилләре, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән күренекле сәясәтчеләр, галимнәр, юристлар катнашты.

Конференцияне ачканда Ф.Мөхәммәтшин залга күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, абруйлы галимнәр, конституцион хокук, федерализм теориясе һәм практикасы буенча белгечләр җыелуын искәртеп үтте. Казанга шулай ук Төркмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Саха (Якутия), Алтай республикалары парламент делегацияләре, Идел буе федераль округы, Русиянең башка төбәкләре закон чыгаручылары да килгән иде. Конференция эшендә шулай ук чит дәүләтләрнең Татарстандагы генераль консуллары, дипломатия вәкилләре, Ауруопа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы почетлы рәисе Кейт Витмор, конгресстагы әрмән делегациясе башлыгы Эмин Ерицян катнашты. Конференциядә катнашуга чакыруны кабул итүләре өчен Татарстан парламенты җитәкчесе Ф.Мөхәммәтшин Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Александр Торшинга, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченкога, танылган сәясәтче, Русиядә Конституцияләр эшләүдә актив катнашучы Сергей Шахрайга чын күңелдән рәхмәт белдерде.

- Республика тарихын, аның Конституциясе формалашуын Русия Федерациясендәге сәяси процесслардан һәм Русия тарихыннан аерып карау мөмкин түгел, - дип белдерде котлау сүзендә Ф.Мөхәммәтшин. - 1990 еллар башы күп мәсьәләләр буенча күчеш чоры булып торды. Союз конституцион-хокук системасын үзгәртеп кору төбәкләргә халык фикерен исәпкә алып, яңа Русия кысаларында статусларын күтәрү мәсьәләсен көн тәртибенә кую мөмкинлеген бирде.

1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы суверенлык Декларациясе кабул итте. Ул яңа тарихи этапта республиканың милли дәүләт төзелешен сәяси-хокукый реформалауга юл ачты. 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдумда республика халкы Татарстанның мөстәкыйльлеген күтәрү зарурлыгын яклап чыкты.

- Бүгенге форум Татарстан өчен генә түгел, тулаем Русия өчен дә гаять мөһим вакыйгага багышланган. Чөнки федерализмның үсеше, дәүләтнең конституцион нигезен ныгыту җәмгыятьнең тотрыклылыгын тәэмин итә, - диде чыгышында Президент Р.Миңнеханов. - Татарстанның тарихи юлы турыдан-туры ил тарихы белән бәйле. Без һәрвакыт көчле төбәкләре булган көчле дәүләт төзү ягында тордык. Бу омтылыш безнең Конституциядә дә беркетелгән.

Президент Конституция кабул итүнең заман таләбе булуына басым ясады. Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында 1994 һәм 2007 елларда төзелгән шартнамәләр республиканың вәкаләтләрен киңәйтте, җаваплылык хисен арттырды.

- Без вакыт сынавын уңышлы үттек. Бүген Татарстан - Русиянең иң көчле төбәкләреннән берсе, - диде Р.Миңнеханов. - Ил җитәкчелегенең, Президент Владимир Путинның ярдәмен һәрчак тоеп яшибез. Республика Конституциясе базар икътисадына күчү, кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау, сәяси һәм социаль система тотрыклылыгына ирешү өчен таяныч ноктасы булды.

Федерация Советы җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны Александр Торшин сәламләде.

- Татарстан инновацион үсеш флагманы булып тора. Сезнең инициативалар федераль үзәктә хуплау таба. Бу конференциядә күтәрелгән мәсьәләләр дә яңа законнарның нигезен тәшкил итәр, - диде ул.

Русия парламентының түбән палатасы Рәисе Сергей Нарышкин котлавын Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Василий Лихачев ирештерде. Василий Николаевич вакытында республиканың вице-президенты, Дәүләт Советы Рәисе булып эшләгәнлектән, Татарстанның мөмкинлекләрен дә, проблемаларын да яхшы белә. Аның чыгышында Татарстанның федерализмны ныгытуга керткән өлешенә югары бәя бирелде.

Конференциядә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котлавын аның урынбасары Леонид Гильченко җиткерде. Аның карашынча, конституцион төзелештә Татарстан тәҗрибәсе бәя биреп бетергесез. Бу эштә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хезмәте бик зур булды.

Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев Конституция кабул итүнең сәгатенә-минутына чаклы хәзер дә хәтерендә саклый икән: 1992 елның 6 ноябре, 14 сәгать 28 минут.

- Яңа Русия төзүнең беренче адымнарыннан ук без илнең федератив төзелеше ягында булдык. Бу - ил үсешенең бердәнбер демократик юлы, - диде М.Шәймиев.

Республиканың беренче Президенты халыкларның туган телләрен өйрәнү һәм үстерүгә хокукларын чикләүгә китерәчәк кайбер инициативаларны негатив бәяләде. Бу мәсьәләне ныклап уйланып хәл итү зарурлыгын белдерде. Соңгы егерме еллык тарихыбыз күрсәткәнчә, Русия һәм Татарстанның Төп Законнары, кайбер кимчелекләренә карамастан, тотрыклылык гаранты булып торалар.

- Конституциягә таянып күпчелек тармакларда уңышларга ирешкәнбез икән, зур ышаныч белән: "Без булдырабыз!" - дип әйтә алабыз, - диде М.Шәймиев.

Аннары Ф.Мөхәммәтшин күп кенә котлау телеграммаларын укыды. Алар арасында РФ Конституция суды рәисе Валерий Зоркиннан, Русия халыклары ассамблеясе советы рәисе Рамазан Абдулатиповтан, чит ил парламентлары җитәкчеләреннән дә телеграммалар бар иде.

Конференциядә тәбрикләү сүзләре белән юридик фәннәр докторы Сергей Шахрай, Төркмәнстан, Казахстан, Әрмәнстан, Оренбур, Саха (Якутия), Алтай парламент делегацияләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Татарстан Конституциясенең тарихи һәм сәяси үзенчәлекләре, теоретик һәм практик әһәмияте турында төп докладны республика Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров ясады.

Залда утырганда мин шуңа да игътибар иттем, күпчелек ораторлар чыгышларын туган телләрендә сәламләүдән башладылар, ә чыгышларын тәмамлаганда берничә җөмлә булса да татарча әйтергә тырыштылар.

Пленар утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле тәкъдимнәре, конференция эшендә активлык күрсәтүләре өчен барлык чыгыш ясаучыларга рәхмәт әйтте.

Шимбә көнне конференция "Корстон" кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында дәвам итте. "Конституцион төзелеш чагылышында (контекстында) яңа Русия тарихы", "Русиянең конституцион-хокукый кыры: бердәмлек һәм каршылыклар", "Русиядә Конституцион процесс: төбәкләр тәҗрибәсе", "Конституция - Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара тотрыклылык факторы" секцияләре эшләде.

Ахырдан халыкара фәнни-гамәли конференциянең резолюциясе кабул ителде.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: