Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ТӨП БУРЫЧ – ЗЫЯЛЫ БАЛАЛАР ТӘРБИЯЛӘҮ

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган республика август киңәшмәсе быел Саба районында булып үтте. «Татарстан: инновацион төбәк мәгарифе» дигән темага багышланды ул. Зур педсоветта җөмһүриятебезнең барлык министрлары, ведомство җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. ТР Премьер-министр урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика мәгарифенең торышы,...

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган республика август киңәшмәсе быел Саба районында булып үтте. «Татарстан: инновацион төбәк мәгарифе» дигән темага багышланды ул. Зур педсоветта җөмһүриятебезнең барлык министрлары, ведомство җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. ТР Премьер-министр урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика мәгарифенең торышы, үсеш тенденцияләре хакында чыгыш ясады, мәгарифнең яңа стандартларын эшләүдә катнашкан Мәскәү кунагы, Русия Мәгариф академиясе мөхбир-әгъзасы Александр Кондаков, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов мәгариф мәсьәләләре турында сөйләделәр.

Министр Э.Фәттахов башлыча узган уку елында булган нәтиҗәләрне сөйләп үтте һәм алда торган бурычларга тукталды. «Хәзерге вакытта 2030 елга кадәр икътисади үсеш планы әзерләнә, - диде ул. - Бу исә безнең республикабыз инновацион үсеш юлын дәвам итә дигән сүз. Моның өчен бездә шартлар да бар. Җитештерүдә яңалыклар куллану буенча Татарстан Мәскәүдән генә калыша.

Узган уку елында без шәһәр һәм районнар арасында рейтингны өч төрле күрсәткечкә нигезләнеп төзедек. Беренчесе - белем бирүнең сыйфаты, икенчесе - милли белемнең сыйфаты, өченчесе - өстәмә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты. Рейтинг төзүебезнең максаты - мәктәпкә һәм районга яулаган урыннарын күрсәтү, әгәр алар нәтиҗәләр белән килешмәсә, камилләшү ысулларын күрсәтү».

Белем сыйфаты буенча рейтингның башында Чаллы шәһәре тора. Аннан кала Бөгелмә һәм Казанның Совет районы. Лидерлар унлыгына шулай ук башкалабызның Вахитов, Идел буе, Мәскәү, Киров районнары, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорски, Зәй районнары керә. Министр үзенең чыгышында бер ел эчендә белем күрсәткечләре түбәнәйгән районнарны да атап китте. Болар: Питрәч, Буа, Баулы, Чүпрәле районнары. «Укытуның иң төгәл күрсәткече булып 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның имтихан нәтиҗәләре тора. Аттестат ала алмаучылар саны турыдан-туры күрсәткечне түбәнәйтә. Чүпрәле, Югары Ослан, Буа, Питрәчтә бу сан 3 проценттан артыграк. Мондый хәлгә юл куярга ярамый. Берничә мисал китерәм. Питрәч районы Екатериновка урта мәктәбен быел бер укучы тәмамлаган. Кызганычка, бу укучы математикадан - 7, урыс теленнән 15 балл җыеп, бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаган. Бер бөртек баланы да имтиханга әзерли алмаска мөмкинме? Шулай ук Чүпрәле районы Иске Чокалы урта мәктәбен тәмамлаган 4 укучының 1се аттестатсыз калган, Алексеевски районы Чуаш Майнасы урта мәктәбеннән дә 6 укучының 1се документсыз килеш мәктәп тәмамлый булып чыга. Укыту индивидуаль дәрәҗәдә оештырылырга тиеш урыннарда сыйфат киресенчә түбән булып чыга. Аз комплектлы мәктәп дәүләткә кыйммәткә төшкәнен һәммәбез дә аңлый. Кайбер районнарда мәктәпләрнең яртысы шундыйлардан. Иң күп чыгым Югары Ослан районына туры килә. Ә сыйфат буенча бу төбәк койрыкта сөйрәлә», - дип нәтиҗә ясады министр.

Җәмгыятьтә укытучы һөнәренең дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле, югары уку йортларында педагогика факультетларына конкурслар артты. Вузларда 1 урынга 20, ә колледжларда 1 урынга 6 кеше гариза биргән.

Министр милли мәгариф мәсьәләләренә дә зур әһәмият бирде. «Күпмилләтле дәүләт шартларында милли мәгариф мәсьәләләрен дөрес хәл итү яхшы тормыш гарантиясе булып тора. Татарстан - ике дәүләт телен тигез күләмдә укыта торган бердәнбер төбәк. Тиешле нормативлар эшләнгән булуга карамастан, милли мәгариф оешмалары эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә оештыру бүген дә проблемалы мәсьәлә булып кала бирә. Татар мәктәбенең төп бурычы - халкыбызның зыялы уллары-кызларын тәрбияләү. Бу өлкәдә җаваплылыкны район мәгариф идарәсе башлыклары үз өстенә алырга тиеш», - диде ул.

Инде әйтеп үтелгәнчә, Александр Кондаков 2030 елга кадәр Татарстан мәгарифе үсеше программасын эшләүдә катнаша. «Киләчәктә мәгариф тармагы дәүләт һәм шәхси эшмәкәрлек партнерлыгыннан башка үсә алмый. Кадрлар әзерләүдә бизнес даирәсе дә катнашырга тиеш. Бүгенге көндә һәр яшь кешегә иң алдынгы белемнәрне туплау өчен шартлар бар. Талантлы яшьләр читкә китмәсен, дисәк, республика икътисади үсеш юлында булырга тиеш», - дип искәртте ул.

Август киңәшмәсендә Рәис Миңнеханов Саба районының мәгариф торышы белән таныштырды. Быел районда мәктәп тәмамлаучылардан бердәм дәүләт имтиханы күрсәткечләре республика күрсәткеченнән югарырак булган. Мәсәлән, математикадан уртача балл 56,6 булса, Сабада ул 64,4 баллны тәшкил иткән. Урыс теле һәм җәмгыять белеме белән дә шулай.

Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең йомгаклау чыгышында түбән нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә тукталды. «Бу өлкәдә финанслар һәркем өчен бертигез. Кадрлар белән хәл итәсе мәсьәләләр бардыр. Бу эштә район башлыклары да катнашмаса, министрлык кына хәл итеп бетерә алмас. Кадрларның һөнәри дәрәҗәсенә төбәкнең уңышы турыдан-туры бәйле. Әгәр завод сыйфатсыз тауар җитештерсә, ул банкротлыкка дучар була. Аттестат алмаган укучы да банкрот кебек. Ул көндәшлеккә сәләтсез булып чыга. Балалар бакчасыннан башлап югары белемгә кадәр тулы система булырга тиеш. Белем сыйфатында көндәшлеккә сәләтле булу мөһим, ул баланың авыл яки шәһәрдә укуына карамый», - диде Президент, түбән белем күрсәтүчеләрне тәнкыйтьләп.

БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, быел республикада уртача имтихан күрсәткечләре (урыс әдәбиятеннән кала) Русия буенча нәтиҗәләргә караганда яхшырган. Узган ел бик начар булган география нәтиҗәләре дә күтәрелгән. Дөрес, химия фәненнән 100 балл җыючылар күпкә кимегән. Былтыр алар 216 булса, быел 29 гына. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның имтихан нәтиҗәләре, киресенчә, узган ел белән чагыштырганда кимегән. Урыс теленнән - 145, математикадан 166 укучы иң түбән баллны да җыя алмаган. Аттестатсыз калучылар - 144.

Киңәшмә ахырында яңа уку елында тормышка ашыру максаты белән резолюция кабул ителде. Саба районы мәгариф тармагындагы яңалыкларны да карап китте республика җитәкчелеге. Аерым алганда, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Икшермә кадетлар интернат-мәктәбендә, «Саба мәктәп технопаркы» белем бирү индустриаль лагеренда булды, Саба спорт һәм мәдәният үзәгендә оештырылган «Белем бирүдә мәгълүмати технологияләр» дип исемләнгән күргәзмәне карады.

Шулай ук киңәшмә ахырында Премьер-министр урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов «Яңа уку елына иң яхшы әзерлекле белем бирү оешмалары һәм балалар йортлары» республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Иң алдынгы мәгариф хезмәткәрләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан дәүләт бүләкләре алды.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев