Мәдәни җомга

ТӘНКЫЙТЬКӘ ТӘНКЫЙДИ КАРАШ

Узган атна ахырында Татарстан язучыларының әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы булды. Ул башлыча әдәби тәнкыйть мәсьәләләренә багышланды. Җыелышта берлек рәисе Рафис Корбан беренчеләрдән булып сүз алып, йомгак ясала торган елда башкарылган кайбер эшләр белән таныштырып үтте. - Узган иҗат елының иң сөенечле вакыйгаларыннан берсе - зиннәтле итеп төзекләндерелгән бинага кайтып...

Узган атна ахырында Татарстан язучыларының әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы булды. Ул башлыча әдәби тәнкыйть мәсьәләләренә багышланды.

Җыелышта берлек рәисе Рафис Корбан беренчеләрдән булып сүз алып, йомгак ясала торган елда башкарылган кайбер эшләр белән таныштырып үтте.

- Узган иҗат елының иң сөенечле вакыйгаларыннан берсе - зиннәтле итеп төзекләндерелгән бинага кайтып эшли башлау булды, - диде ул. - Бина ачылганнан соң озак та үтмәде, җәмәгатьчелек өчен Тукай клубы ишекләре ачылды. Һәм без анда һәр атнаның җомгасында юбилей, китап тәкъдим итү кичәләре үткәрергә гадәтләнеп киттек. Шулай итеп, ярты ел эчендә Тукай клубында 20 кичә үтте. Һәр атна саен диярлек җырчыларны, театр артистларын чакыру чыгымнар сорый, әлбәттә. Моңа кадәр кичәләр өчен акча безгә бүленгән бюджетта каралмаган иде. Әмма хөкүмәтебез безгә бюджет күләмендә өстәмә акча бүлеп бирде. Озакламый Тукай клубындагы кичәләрдә катнашучылар үз хезмәтләре өчен гонорар ала башлаячак. Өстәмә акча тәрҗемә китапларын чыгаруга да тотылачак. Моннан тыш, елның икенче яртысыннан берлектә теркәлгән өлкән яшьтәге һәр язучыга ай саен пенсиясенә мең сум акча өстәлеп барачак.

Узган ел яшьләр белән җитәрлек эшләдек дип булмый. Шулай да берлекнең XVII корылтаена кадәр нәшер ителгән "Ак юл" исемле җыентыкның "Дәвам"ын чыгаруга ирештек. Беренчесендә - 17, икенчесендә 12 яшь авторның әсәрләре кергән. Бүгенге көндә аларның 5се генә Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Калганнарына үсәргә, китапларын чыгарырга ярдәм итү безнең бурычыбыз булып кала бирә. Гомумән, берлектәге 325 әгъзаның 210ы пенсия яшендә булуы, яшьләрнең әдәбияткә елдан-ел азрак килүе күңелдә борчу уята. Берлекне "яшәртергә" үткән ел эшли башлаган яшьләр клубы ярдәм итәр, бәлки. Анда нигездә КФУ студентлары шөгыльләнә. Очрашулар айга бер тапкыр уза. Шагыйрь Зиннур Мансуров, язучы Роберт Батулла уздырган мастер-класслар бик матур үтте. Бу җәһәттән клуб җитәкчесе Гөлнур Корбанова һәм КФУ студентларын оештырып йөртүче Хәлисә Ширмәннең хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк.

"Болгар" радиосының яшьләр өчен айга бер чыга торган тапшырулар шәлкемен башлап җибәрүе дә куанычлы хәл. Моннан тыш, яшьләрне әдәбияткә тарту максатыннан без, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, мәктәп балалары арасында иң яхшы шигырьләргә республика бәйгесе оештырдык. Анда җиңгән 10 баланы 26 апрельдә Шигърият бәйрәмендә бүләкләдек. Киләчәктә бу бәйгене оештыруда язучыларыбыздан активрак булу сорала.

Кызганыч ки, әдипләребез арасында иҗтимагый пассивлык күзәтелә. Матбугатта заман проблемаларын, көнүзәк мәсьәләләрне күтәреп чыккан каләм әһелләре бармак белән генә санарлык. Өстәвенә, безнең күптән инде зур вакыйга булырлык әсәрләр иҗат иткәнебез юк. Быел Язучылар берлеге, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, авыл тормышын яктырткан иң яхшы проза әсәрләренә бәйге игълан иткән иде. 1 август - әсәрләр тапшыруның соңгы көне. Ә хәзергә саллы романнар, повесть, хикәяләр күренми әле.

Тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты Равил Рахмани үз чыгышында Гаяз Исхакый мирасын халыкка кайтару эшенең бик акрын баруы, Галимҗан Ибраһимовның күптомлыгы умырып алынган кыскартулар белән телгәләнгән булуы җәһәтеннән, библиография өлкәсендә хөкем сөргән хуҗасызлыкка борчылуын белдерде.

- Балалар әдәбияте өлкәсендә уңышлар дистә елдан дистә елга төшә бара, - диде тәнкыйтьче. - Татарстан китап нәшрияте кибетендә балалар китапларының ассортименты, кәгазь сыйфаты, бизәлеше, техник эшләнеше, тиражы, редакторларның иҗади эзләнүләре өметле күренсә дә, бу бары тик техник казаныш, ә рухи як, белмәссең, әллә бер урында тора, әллә кирегә китә... Поэзия, проза, драматургия өлкәсендә дә авторларның барыннан да бигрәк үзләренә карата тәнкыйди карашлары җитенкерәми. Тәрҗемә тәнкыйтенең булмавы да нык борчый. Рәис Даутов, Кыям Миңнебаев, Фәния Гайнанова, Яхъя Халит, Таһир Нурмөхәммәтов кебек, Толстой, Достоевский, Гончаров, Тургенев һәм башка классикларны табигый яңгырашлы татар телендә сөйләштерә алган тәрҗемәчеләр юк хәзер. Татар теленә тәрҗемәнең абруе нык төште. Татар теленнән тәрҗемә юлында исә үтеп булмаслык киртәләргә юлыгабыз. Моннан берничә ел элек татар шагыйрьләренең шигырьләре тәрҗемә итеп бирелгән бер китап чыккан иде. Аны укыгач, классикларыбыз Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Туфанны кызганып куйдым. Гомумән, миңа калса, Тукайның С.Липкин тәрҗемәсендә чыккан 2-3 шигыреннән кала барысы да яңабаштан тәрҗемә ителергә тиеш. Соңгы елларда Татарстан китап нәшриятендә Габдулла Тукайның нинди матур, саллы китаплары дөнья күрде, ә аларның тәрҗемәләрен укып җан әрни.

Бер үк вакытта Р.Рахмани иҗат оешмасына әгъзалар кабул итү һәм әдәби премияләр бирү эшен тәнкыйтьләде. Һәм әдәби тәнкыйтьне системага салып чагылдыруга йөз тоткан "Әдәби тәнкыйть" журналын гамәлгә куярга тәкъдим итте.

Тәнкыйтьче, прозаик, филология фәннәре докторы Тәлгат Галиуллин үз чыгышында кайбер тәнкыйтьчеләребезнең, һава торышына карап, туннарын әйләндереп киюенә мисаллар китереп үтте. Казан дәүләт университетында язучы, галимә Рифә Рахман җитәкчелегендә һәм татар филологиясе факультеты укытучылары катнашында берничә ел уңышлы үстерелгәннән соң, факультет юкка чыгарылгач, әдәби тәнкыйть белгечлегенең яшәүдән туктавы турында уфтанып әйтте. "Казан утлары" журналының тәнкыйть бүлегенә галим Әлфәт Закирҗанов килгәч, бу юнәлешкә игътибар артуын, бәхәсле мәкаләләр күренеп китүен искәртеп узды. Шуларның берсе - галим Ф.Яхинның быелның 5 нче санында журналда басылган бер мәкаләсенә докладчы үз мөнәсәбәтен белдерде. Аннан соң Тәлгат әфәнде поэма язучыларның аз булуы җәһәтеннән борчылуын әйтте. Профессиональ шигърият һәм үзешчәннәр иҗаты арасында чикне ачыклау көннән-көн кыенлашуына җәмәгатьнең игътибарын юнәлтте. Бу бигрәк тә җыр текстларына карый, хәзер җиңел эчтәлекле җыр текстлары эстраданы күмде, диде ул.

- Әдәбиятебез мәйданында күренгән яшьләрнең иҗатында эзлеклелек, милли җирлеккә таяну җитми, яшьләрнең кайберләре, М.Цветаевага ияреп, мәгънәле мәгънәсезлек эзли, В.Маяковский кебек, кирәксә-кирәкмәсә сүзләрне бүлгәли. Бу гына әле кичереш киеренкелеген тәэмин итми, - диде галим.

Язучы, тәнкыйтьче Галимҗан Гыйльманов үз чыгышында беренче эш итеп язучы Нәбирә Гыйматдинованы быел республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, шагыйрьләр Ленар Шәех һәм Рүзәл Мөхәммәтшинны М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булуы белән тәбрик итте. Әдәби тәнкыйть процессын җанландыруның чарасы буларак, 60-70-80 нче елларда "Казан утлары" журналы каршында эшләп килгән яшь тәнкыйтьчеләр берләшмәсен, матбугатта, әйтик, "Идел" журналында - яшь тәнкыйтьчеләр рубрикасын, "Татарстан яшьләре", "Сабантуй" гәзитләрендә яшь тәнкыйтьчеләр сәхифәләрен кайтарырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, совет заманында Татарстан китап нәшриятендә гамәлдә булган алым-әсәргә эчке рецензия язу гадәтен яңарту да уңай нәтиҗә бирәчәк. Г.Гыйльманов яшьләрне Язучылар берлегенә алганда аларның иҗаты турында тәнкыйть мәкаләләрен барлау, элекке елларда "Татарстан", "Аргамак" журналлары үрнәгендә Җ.Вәлиди, Г.Нигъмәти, Г.Рәхим һ.б. күренекле тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләрен матбугатта бастыруны оештыру, Интернет челтәрендәге тәнкыйтьче яшьләрнең фикерләренә колак салу, әдәбият галиме булырга әзерләнгән аспирантларның әдәби процесска тәнкыйть мәкаләләре белән катнашуларын уңай бәяләп, яшьләрне шуңа этәрү, 2 елга бер тапкыр әдәби тәнкыйть җыентыгы чыгару кирәклеген искәртте.

- Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясенең иҗат оешмасына керергә теләүчеләрнең иҗатын тикшерү җыелышлары еш кына "Дом-2" тапшыруындагы хатын-кызларның нәрсә бар, шуннан ир табарга тырышуын хәтерләтә. Иҗатлары булмагач, төрле ысуллар эшкә җигелә. Шәхсән миңа берлеккә керергә теләүчеләрдән хәтта куркыту, янау очраклары да булды. Ә аллы-гөлле бизәлешле, эчтәлексез китаплар саны һаман арта тора. Мәсәлән, Ләйлә Дәүләтованың китабын, белмәссең: әллә шигырь җыентыгы ул, әллә фотосессия? - дип, җыелышны җанландырып алды Рифә Рахман.

Белүебезчә, "Идел" журналында үткән елдан бирле "Әдәби суд" утырышлары беркетмәсе басылып килә. Журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин бу җәһәттән тәҗрибәләре белән уртаклашты. Әдәби тәнкыйтьнең кызыклы бер формасы булган "әдәби суд"ларны күбрәк халык җыеп, Тукай клубында, мәктәпләрдә үткәрергә тәкъдим итте.

Язучы Нәбирә Гыйматдинова әдәбияткә килгән яшьләрнең матди хәле җәһәтеннән борчылуын белдерде.

- Нефть өстендә утырган республикада 7-8 яшь шагыйрь, язучыга фатир бирү мөмкин эш, минемчә, - диде ул. - Аларның «Голос» проектында җиңеп, фатир белән бүләкләнгән җырчылардан бер җирләре дә ким түгел.

Татарстаның халык язучысы Марсель Галиев Совет заманында элитар тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре катламы булуын искә төшерде.

- Алар күп акчалар алып язды, ел саен диңгез буйларында ял итте. Яңгырлы күңелсез көзләрдә эчләре пошкан чакта партия өлкә комитеты хастаханәсенә кереп ятып, сәламәтлекләрен ныгытырлар иде. Моның өчен аларга аена 300 сум акча түләделәр. Ә ул заманда безнең әниләрнең айлык пенсиясе 12 сум иде, - диде ул.

Аннары М.Галиев әдәбиятебез мәйданына кызыклы яшьләрнең килүен билгеләп үтте. Әмма өлкән буын һәм яшьләр арасында упкын барлыгын да искәртте.

Шагыйрь Ленар Шәехнең әйтүенә караганда, былтыр Татарстан китап нәшриятендә балалар өчен 31 китап басылган, быел планлаштырылган 30 китапның да бүгенге көнгә 8е нәшер ителеп өлгергән инде. Өстәвенә, бер шигырь, бер әкият, бер Әлифба китабын Кытайга җибәргәннәр, аннан алар калын катыргы уенчык китап рәвешендә әйләнеп кайтачак, чөнки Русиядә аларны эшләү технологиясе әлегә юк икән. Ленарның әйтүенчә, әдәби тәнкыйтькә кытлык аеруча балалар әдәбиятендә сизелә. Әйтик, бер ел дәвамында матбугатта балалар китабына караган бер бәяләмә дә басылмаган.

Урыс әдәбияте остаханәсе җитәкчесе Лилия Газизова да урыстелле язучыларның үткән елгы эшләренә нәтиҗә ясап үтте. Былтыр төрле нәшриятләрдә Б.Вайнер, А.Бикбулатовның балалар өчен әсәрләре нәшер ителгән. Мәскәүдәге Ш.Мәрҗани исемендәге нәшрият йортында "Әлифба" китабы чыккан. Аны Алена Кәримова тәрҗемә иткән. Шунда ук "Бөек ефәк юлы әкиятләре" шәлкеменнән «Белый змей» һәм «Три голубя» әкиятләре басылган. Л.Газизованың сүзләренә караганда, "Казан шигърият мәктәбе" төшенчәсе көннән-көн күбрәк әйләнешкә керә бара. Казан шагыйрьләренә фәлсәфилек, кыскалык, татар халык авыз иҗатына нигезләнү, пейзажлык, документальлек, метафорик яңгыраш хас. Узган ел Н.Орешина «Золотое перо России-2012» әдәби милли премияне алган, А.Кәримова Уфада узган «Ак торна» төрки шигъриятне тәрҗемә итүчеләр бәйгесендә җиңү яулаган, А.Остудин исә М.Волошин исемендәге халыкара премиягә, Л.Газизова Калуга өлкәсе Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган В.Берестов исемендәге бүләккә лаек булган. Л.Газизова әйтүенчә, тәрҗемә эше начар бара, чөнки бу өлкәдә финанслау юк. Яңа китапларга күзәтүләрне дә күбрәк матбугат чараларында күрәсе иде, дигән теләк белдерде Лилия ханым.

Татарстанның халык шагыйре ,"Казан утлары" журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин үз чыгышында гәзит-журналларның тиражлары кимүгә борчылуын белдерде.

- Бүгенге көндә бөтен татар гәзит-журналларының гомуми тарижы да 100 меңгә җитми, - диде шагыйрь. - Шулай булгач, кем өчен, нәрсә өчен язабыз соң без? Билгеле булганча, үткән 10-15 ел белән чагыштырганда бүген язучының каләм хакы күләме 4-5 мәртәбә кимрәк.

Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе, "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Вахит Имамов чыгышында Чаллыда яшәүче каләм әһелләре өчен горурлану сизелә иде. Чыннан да, үткән ел алар өчен бик нәтиҗәле булган.

- Чаллы язучыларының берсе дә мактауга мохтаҗ булмаса да, кайвакыт каләм әһелләренең бер-берсенә карата битарафлыгына аптырап та куясың, - диде Вахит әфәнде. Язучы әсәрләрдә милләтебез фаҗигасен ешрак, кыюрак күтәрергә өндәде.

- Биш ел эчендә республикабызда 131 татар мәктәбе ябылды. Димәк, 294 кенә мәктәбебез калды. Татар мәктәбе ябылу исә - зиратка якынаю ул. Мондый вәзгыятьтә соңлаган, иртәләгән, булмый калган мәхәббәтләр турында эч пошыргыч әсәрләр язу бөтенләй урынсыз һәм милләтне мыскыллауга тиң, - диде ул.

Соңыннан Татарстан Язучылар берлеге каршындагы тәнкыйть остаханәсе эшен җанландыру, аңа яңа көчләр тарту, тәнкыйтьче-язучыларның республика семинарын үткәрү, югары уку йортлары студентлары арасында тәнкыйть мәкаләләренә бәйге игълан итү, иҗат берләшмәләре җитәкчеләренең семинарын үткәрү кирәклеге турында резолюция кабул ителде.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: