Мәдәни җомга

ТЕЛСЕЗ КАЛМЫЙК, ИЛСЕЗ КАЛМЫЙК, ДИСӘК...

Узган атнада Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» дип аталган II халыкара фәнни-гамәли форумы булып үтте. Аның кысаларында 6 халыкара, 2 бөтенрусия конференциясе, «түгәрәк өстәл» сөйләшүләре, мәктәп укучылары арасында татар теле буенча олимпиадалар үткәрелде. Форум эшендә Алмания, Кытай, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан,...

Узган атнада Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» дип аталган II халыкара фәнни-гамәли форумы булып үтте. Аның кысаларында 6 халыкара, 2 бөтенрусия конференциясе, «түгәрәк өстәл» сөйләшүләре, мәктәп укучылары арасында татар теле буенча олимпиадалар үткәрелде.

Форум эшендә Алмания, Кытай, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзәрбәйҗан галимнәре, филологлары катнашты. Русия төбәкләре югары уку йортларыннан да тел мәсьәләләре белән шөгыльләнүче галимнәр килгән иде. Җыенны филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде. «Туган телләрне саклау - бөтен дөньяда әһәмиятле көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кешеләрнең яңа кыйммәтләр ачуы, башка халыкларның мәдәниятләре аша гомумкешелек кыйммәтләренә тартылуы, мәдәниятара аралашу бик мөһим. Бу максатка ирешү өчен җәмгыятьтә телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүнең әһәмиятен арттырырга, яшь буында үз халкына һәм мәдәниятенә, шулай ук күрше халыкларның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә кирәк», - диде ул кереш сүзендә.

Форум эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Ул ТР Президентының форумда катнашучыларга хатын укып ирештерде. «Форумның төрле телләр һәм мәдәниятләрнең күп йөзләрчә еллар дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгән Казанда узуы символик мәгънәгә ия. Күпмилләтле Татарстанда телләрне һәм мәдәниятләрне саклауга зур игътибар бирелә. Республикада милли мәгариф системасы үсеш алды, якшәмбе мәктәпләре эшләп килә, телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Форумның тел белеме буенча сорауларга җавап табарга һәм төп мәсьәләләрне чишү юнәлешендә нәтиҗәле фикер алышуга ярдәм итәчәгенә ышанам», - диелгән иде анда.

КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов уку йорты кысаларында татар, урыс һәм чит телләрне өйрәнүгә заманча шартлар тудырылуы турында сөйләде.

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов җыенда катнашучыларны сәламләп, болай диде: «Без үзебезнең барлыгыбызны һәм зур эшләргә сәләтле халык икәнлегебезне һәрвакыт раслап торырга тиешбез. Без, галимнәр, укытучылар, тел галимнәре белән бергәләп, соңгы 1,5 елда 2014-2020 елларга Телләр программасын эшләү белән мәшгуль булдык. Киләчәктә без аны уңышлы тормышка ашырырга тырышсак иде».

ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан каләм әһелләре исеменнән тел галимнәренә сәламнәрен җиткерде. «Сүз белән эш итүчеләр буларак туган телләрне саклау, үстерү, өйрәнү, тәрҗемә мәсьәләләре безне бик нык борчый. Форумда туган телне саклау, мәктәптә укыту мәсьәләләре буенча да файдалы тәкъдимнәр әйтелер, дип ышанам», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров чит төбәкләрдә татар мәктәпләре сыйныфлары ябыла баруга борчылуын белдерде. Ана теле укытучыларын әзерләү өчен конгресс юлламасы белән Казан федераль университетына студентларның елдан-ел күбрәк килүе турында әйтте. Форумда шулай ук Мәскәү, Уфа, Төмән университетлары галимнәре чыгыш ясады. А.Гумилев исемендәге Ауразия милли университеты ректоры Ерлан Сыдыковның тәбрикләү хаты укылды.

Форумның пленар өлешендә КФУның Филология һәм сәнгать институты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Урыс милли-мәдәни мохтәрияте һәм Татарстанның Актаныш, Кукмара, Чүпрәле, Арча, Саба муниципаль районнары башкарма комитетлары белән хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.


Бөтен дөньяда котылгысыз глобальләшү процессы барганда, телләр дә, мәдәниятләр дә йотылып, юкка чыгарга мөмкин. Бу язмышка дучар булган халыклар дөнья тарихында аз түгел. Үз туган телебезнең, мәдәниятебезнең хәле дә әлләни шәптән түгел. Бер телле, бер культуралы халык белән идарә итәргә хыялланучы империячел хакимият шартларында милли телләрне ничек саклап калырга, аларны ничек тарих арбасыннан төшермичә, җуймыйча киләчәккә илтергә? Шушы сорауларга җавап ишетергә өметләнеп, форум кысаларында «Туган телләрне, әдәбиятләрне саклау һәм үстерүнең мөһим проблемалары һәм перспективалары»на багышланган «түгәрәк өстәл»гә «күз салдым».

«Түгәрәк өстәл» булгач, җанлы сөйләшү, бәхәсләр көтсәм дә, өмет бигүк акланмады - бу әзер чыгышлардан торган конференция форматындагы чара булып чыкты. Быел туган телне саклау кебек мөһим темага корылган сөйләшүне алып бару вазифасын Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафинга тәгаенләнгән иде. Ул сөйләшүне башлап җибәргәч, сүзне КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры урынбасары Искәндәр Ярмәкиев дәвам итте. Аның чыгышы сәләтле балаларны үстерү проекты хакында булып чыкты. «Сәләтле балалар өчен белем бирүдә аерым шартлар тудырырга кирәк. Бу юлда белем бирү челтәрендә заманча чаралар куллану сорала, - диде ул. - Интернат тибындагы уку йортлары оештыру да отышлы. Актаныштагы гуманитар гимназия - сәләтле балалар белән эшләү проектының беренче мәйданы. Бу проектның бер максаты - полилингвиаль - күп телләр белүче шәхес тәрбияләү. Телибезме, теләмибезме - инглиз теле төп урында. Ана телебез һәм урыс теле камил рәвештә өйрәнелергә тиеш. Ләкин сәләтле балалар белән гуманитар юнәлештә эшләү күбрәк укытучылар энтузиазмына корыла".

Сүз дилбегәсен КФУ доценты Кадрия Фәтхуллова үз кулына алгач, «түгәрәк өстәл» җанланыбрак китте. Ул «Ана теле» проекты турында аңлатып үтте.

- Президентыбыз кушуы буенча Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «Ана теле» онлайн-мәктәбен башлап җибәрде, - дип башлады ул сүзен. - Үткән елның гыйнвар аеннан алып онлайн-мәктәпнең 9 дәрәҗәсе эшләнде. Дөньяның кайсы почмагында яшәсә дә, кеше Интернет аша татар телен шушы онлайн-мәктәптә өйрәнә ала. Моның өчен ул системада теркәлә дә 1 нче дәрестән башлап өйрәнә. Һәр дәрәҗә гадидән катлаулана барган 8 теманы үз эченә ала. 1-4 нче дәрәҗәләр - гади, авыр түгел. 5-6 нчы дәрәҗәләрдә темалар катлаулана бара: әйтик, эш эзләү, фатир сатып алу һ.б... 8-9 нчы дәрәҗәләр - иң катлаулылары. Әлеге онлайн-мәктәп проекты Энглиш Фест компаниясе белән бергә эшләнде. Бер дәрәҗәне үтеп, тест тапшырмыйча, 2 нче дәрәҗәгә күчеп булмый. Татар теле әзер инглиз теле укыту методикасына «утыртылды». Тел өйрәнүче барлыгы 72 теманы өйрәнеп, 288 дәрес үтәргә тиеш. Онлайн-мәктәп 10 мең кулланучыга исәпләнгән, хәзер үк анда 7 мең кеше теркәлгән. Шуларның 200ләбе чит илләрдә яши. Проекттагы аудио, видеоматериаллар телне ныклап үзләштерергә ярдәм итә. Система инде эшләнеп бетте, декабрьдән ул тулы куәтенә эшли башлаячак. Май аенда миңа Алманиядә, Русия илчелегендә чыгыш ясарга туры килде. Анда «Ана теле» онлайн-мәктәбенә югары бәя бирделәр. Татар телен өйрәнүдә шушы мөмкинлекне тудырган өчен чит ил студентлары да бик рәхмәтле. Сүз уңаеннан, онлайн-мәктәбебездә татар телен өйрәнү бушлай - «Ана теле» Татарстан Республикасы хөкүмәте хисабына алып барыла.

Аннары сүзне Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа бәй Өнәр алды.

- Дэвид Кристалл дигән галим, бүген дөньяда 6-7 мең тел бар, дип исәпли, - диде ул. - Аның фаразы буенча, шушы телләрнең яртысы юкка чыгачак икән. Телләрнең үлүе дә табигый бер күренеш. Төрки телләр арасында да юкка чыкканнары бар. Аеруча Алтайдагы төрки телләргә үлем куркынычы яный. Балкан болгарларының теле тәмам славянлашкан, ләкин аның нигезендә төрки тел яткан. Аспарух хан заманында ук бу халык христианлашкан, аннары телләрен җуйган.

Дөньяда экологик хәл начарая бара, үсемлек-хайваннарның күпме төрләре юкка чыга, табигатьнең бизәкләре кире кайтмаска югала... Телләр дә шулай үлә - бу да телләр дөньясындагы югалту, бизәкләр кими төшү.

Татар теле турында тәгаенләбрәк әйтсәк, дәүләт теле буларак, ул да бүген куркыныч астында. Дөрес, әдәбият теле буларак, аңа куркыныч янамый, чөнки мең еллык әдәби мирас бар. Ләкин тел яшәсен өчен бу гына җитми. Татар теле фән теле буларак та кулланылырга тиеш - информатикада, физикада, химиядә...

Үткән гасырның 30-40 нчы елларында төрек теле фән теле буларак аякка бастырыла. Татар теле дә беренче чиратта, укыту, фән теле буларак гамәлгә куелырга тиеш. Телне саклау - ул филологлар эше генә түгел, татар телен яшәтүдә Татарстан хөкүмәтенең анык максаты булса гына, моңа ирешергә мөмкин. Татар теленә дәүләти дәрәҗәдә кулланылыш бирү кирәк.

Аркадашыбыз хаклы, әлбәттә. Ләкин вәзгыять һаман искечә кала бирә: татар теле мәгарифтән төшеп бара, укыту, нигездә, урысча алып барыла. Ана телебезнең дәүләти кулланылышы, дөресен генә әйткәндә, нотык башындагы «исәнмесез» дән ары китә алмый...

Сүз Русия Фәннәр академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты директоры урынбасары Анна Головкога бирелде. Ул сүзен озакка сузмады. «Татар телен өйрәнүнең проектларын тикшерүләрегез инде 10 ел бара. Эшкә күчәргә вакыт», - диде ул. «Ана теле» онлайн-мәктәбе турында фикерен сорагач та, бер дә исе китмичә генә, кулын селтәде: янәсе, телне барыбер алай гына өйрәнеп булмый...

Төмән дәүләт университеты профессоры Әнисә Алишина исә: «Мәскәүдән килгән апалар каршында татарча сөйләү әллә ничек уңайсыз», - дип, сүзен урысча дәвам итте.

- Себердә электән эшләп килгән 100ләп татар мәктәбенең яртысы гына сакланып калды, - диде ул, һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан яңа китаплар, дәреслекләр белән ярдәм итүен сорады. «Бездәге татар мәктәпләрендәге соңгы килгән дәреслекләр 2002 елда чыккан. Татар мәктәпләре өчен программалар, сүзлекләр кирәк», - диде Әнисә ханым һәм министр урынбасары Данил Мостафиннан ноябрь аенда Тубылда үтәсе конференциягә китаплар күргәзмәсе белән компетентлы белгеч җибәрүләрен үтенде. «Язучыларның портретлары кирәк. Электрон уку әсбаплары җибәрегез. Инша, диктант җыентыклары кирәк», - дип, ул Себердәге татар укытучыларының зарын да җиткерде.

Аның мөрәҗәгатьләре һавада эленеп калмас, дип өметләник. Белүебезчә, министрлыкта төбәкләрдәге татар мәктәпләрен кайгыртучы махсус белгеч тә бар...

«Түгәрәк өстәл» эшендә мәктәп укытучылары, аспирантлар да катнашты. Туган телне саклау турында күпме генә сөйләшсәң дә, сүз бетмәс анысы. Сүздән эшкә күчәргә кирәк.

Эльмира СИРАҖИ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: