Мәдәни җомга

ТЕЛЕБЕЗ, ФИКЕРЕБЕЗ, ГАМӘЛЕБЕЗ УРТАК БУЛСЫН

Билгеле булганча, ЮНЕСКО 2014 елны атаклы галим, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринскийның истәлегенә багышлана, дип игълан итте. Бу җәһәттән Кырымда да, Мәскәүдә дә фәнни-гамәли конференцияләр булып узды. Татарстан һәм Русия Мәдәният министрлыклары, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, ЮНЕСКО дөнья мәдәниятләре институты күптән түгел Казаныбызда Исмәгыйль Гаспринскийга багышланган халыкара...

Билгеле булганча, ЮНЕСКО 2014 елны атаклы галим, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринскийның истәлегенә багышлана, дип игълан итте. Бу җәһәттән Кырымда да, Мәскәүдә дә фәнни-гамәли конференцияләр булып узды. Татарстан һәм Русия Мәдәният министрлыклары, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, ЮНЕСКО дөнья мәдәниятләре институты күптән түгел Казаныбызда Исмәгыйль Гаспринскийга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде. Ул Русия Мәдәният министрлыгы заказы буенча кырымтатар мәгърифәтчесенең вафатына 100 тулуга багышлап эшләнгән "Исмәгыйль Гаспринский мирасы һәм төрки дөнья" исемле проектның йомгагы буларак үткәрелде. Анда Кырымнан да галимнәр катнашты. Ә Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда галимнең тормышы һәм гыйльми, иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган күргәзмә дә ачылды.


Чыннан да, бөтен тормышын төрки халыкларның телләрен саклауга һәм аларны дөньяга таратуга багышлаган, Парижның Сорбонна университетында белем алганда, урыс әдәбияте классигы Иван Тургеневның сәркәтибе булган, Нобель премиясенә тәкъдим ителгән, Бакчасарайның хуҗасы буларак та дәүләт эшчәнлеге алып барган Исмәгыйль Гаспралының төрки мәдәнияттә тоткан урыны биниһая зур. Аның "телдә, фикердә, эштә берлек" шигаре бүген дә бик заманча яңгырый һәм әгәр дә без милләт буларак сакланып калырга, алга таба үсәргә, киңәергә теләсәк, һичшиксез, Исмәгыйль Гаспралы мирасын, аның фәнни хезмәтләрен байрак урынына күтәрергә тиеш.

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, мәсәлән, үз чыгышында җәмәгатьчелекнең игътибарын ике нәрсәгә юнәлтергә тырышты.

- Исмәгыйль Гаспралы төркиләр телен бер тел дип исәпләгән, аның сөйләшләрендә генә аерымлыклар бераз сизелә, дип санаган, - диде ул. - Әмма, белүебезчә, совет заманында төрки телне ясалма телләргә бүлделәр, алар өчен әлифбалар уйлап таптылар. Нәтиҗәдә, безнең бүгенге шәрекъ белеме фәннәре бик аяныч хәлдә калды, чөнки ул башы-аягы белән диалектологиягә кереп чумды. Шуңа күрә без бүген һәм татарлар, һәм урыслар рәхәтләнеп куллана алган рәтле татар теле дәреслеге дә эшли алмыйбыз. Һәм бу җәһәттән үзебезнең татарларыбыз урысларга караганда да күбрәк ризасызлык белдерә. Әлбәттә, бүгенге заманда кайберәүләргә татар теленең әһәмияте алай зур тоелмаска мөмкин. Хәзер бөтен дөнья инглиз телен өйрәнүгә йөз тота бит. Урыс, инглиз телләре, һичшиксез, бик кирәк. Ә татар теле безгә төрки кавемнәр белән бергә фәнне, сәүдәне, сәясәтне, мәдәниятне, бүтән өлкәләрне алга алып барырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә республикабызда атна саен диярлек заводлар ачылып торганда, алар эшләп чыгарган әйберләрне сату мәсьәләсе килеп баса. Аңлашыла ки, Америка, Аурупа, Япониядә безне колач җәеп көтеп тормыйлар. Ә Үзәк Азия безнең өчен бер дигән сәүдә мәйданы. Әмма анда сату итү өчен, һичшиксез, татар теле кирәк. Ник дигәндә, телебезне Кытайдан алып, әйтик, Румыниядә яшәүче румын татарларына кадәр аңлый.

Исмәгыйль Гаспралы хезмәтләрендә Ислам дине дә зур урын тота. Берәүгә дә сер түгел, бүгенге көндә бөтен дөнья радикаль Ислам җәелүеннән курка. Тарихка кайтсак, дин белгечләребезнең дин өлкәсендә нинди зур әһәмияткә ия реформа ясаганын күрербез. Курсавилар башлап җибәргән эшне Мәрҗаниләр, Барудилар күтәреп алган, Гаспралылар дәвам иттергән, һәм аны мәктәпләргә тараткан. Нәтиҗәдә, яңача белем бирүгә корылган заманча, көчле мәктәпләр барлыкка килгән. Һәм киләчәктә дә үсештә булырга теләсәк, без әнә шул мәктәпләргә йөз тотарга тиеш. Кайберәүләрнең мәзһәбләргә кайтырга кирәк, диюен шәхсән үзем башыма сыйдыра алмыйм. Шәригатьне алсак, анда кол тоту рөхсәт ителә, ир вә хатын арасында мөнәсәбәтләр үзенчә тасвирлана, мирас бүлү кануннары бар. Ә без дөньяви җәмгыятьтә яшибез. Озын сүзнең кыскасы, безгә Гаспралы мирасын кайтарырга һәм пропагандаларга кирәк.

- Чыннан да, Исмәгыйль Гаспралы хезмәтләреннән соң җәдитчеләр һәм кадимчеләр арасында көрәш башланган, - дип, бу мәсьәләгә үз карашын белдереп үтте үз чыгышында академик Индус Таһиров. - Әмма шәхсән үзем кадимчеләрне дә тәнкыйть итмәс идем. Аның без татарларны милләт буларак юкка чыгу, бетүдән саклап калганын да онытмаска кирәк. Ә вакыт җиткәч, схоластика кабырчыгы эчендә яралган, үскән, көч туплаган җәдитчелек тышка чыга. Әлбәттә, Исмәгыйль Гаспралыны панисламизмда гаепләүләр - барысы да сафсата. Ничек инде Иван Тургеневта сәркәтип булган галим урыс халкына, Аурупага каршы булсын ди? Белүебезчә, Тургеневның үзенең дә бабалары татар булган. Ул урыс теленә шундый итеп мәдхия җырлаган ки, Исмәгыйль Гаспралы шуны тыңлап, татар теленең дә шундый көчле булуын теләгән, минемчә. Үз ана телебезнең шундый таяну ноктасы булуын теләгән.

Галимә, тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова галим, мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы үзе нәшер иткән "Тәрҗеман" гәзитеннән аның фикерләрен туплаган. Аларны укып күрсәткәндә фәнни җыенга килгән бөтен халык шаккаткандыр, чөнки бу фикерләр әле бүген генә әйтелгән шикелле.

"Русиядә югары белем урыс теленнән башка мөмкин түгел, әмма мәктәпләрдә, һөнәр училищеларында татар телен файдалануга ни-нәрсә комачаулый соң? Урыс теле һәм фәне шулкадәр зәгыйфьмени? Аларны империянең бүтән телләрен бетерү хисабына саклау кирәкмени?" - дип язган, мәсәлән, галим. "Русия мөселманнары тәрәккыяте өчен, һичшиксез, урыс теле кирәк. Әмма шуны да онытмаска кирәк, мәктәп - ул акыл вә әхлак тәрбияли торган оешма, ул бүтән максатларга хезмәт итәргә тиеш түгел. Урыс телен исә мескен бер дистә мәктәпне бетерү юлы белән түгел, ә бәлки, Русия халыклары арасында аралашуны җиңеләйтү юлы белән таратырга кирәк. Моның өчен урыс булмаган халыкларга үз ана телләрендә белем алырга мөмкинлек бирү зарури һәм фәннең бөтен кешелек өчен уртак булуын, фәкать аның гына наданлыкны бетерә алуын онытмау мәслихәт". Галим урыс-япон сугышына да мөнәсәбәтен белдергән. «Безне Япония түгел, ә бәлки, аның 110 мең авыл укытучысы кыра. Безнең 50 мең авыл укытучысы, әлбәттә, аларга каршы тора алмый. Безне аларның 1 мең гәзите, журналы кыра. Алар да бит - мәктәп. Шуңа өстәп, училище, көллиятләре, ә иң мөһиме, халыкның кинәт уянган рухы кыра», - дип язган ул.

Ә ХХ гасырда милләтләргә каршы юнәлдерелгән патша реформаларына карата бер мәкаләсендә ул түбәндәгечә яза: «Милләт хокукы хәзерге мәгърифәтле заманда - кешенең табигый хокукы ул. Милләтне тартып алу кешенең сүз, намус иреген тартып алу, гаиләне җимерү кебек үк зур золым».

Панисламизмда гаепләүчеләргә дә галимнең җавабы ачык, аңлаешлы булган. «Оста оештырылган Папство да беркайчан да христиан халыкларны берләштерә алмады. Бу вәзгыятьтә төрле мәзһәб, тел, төрле тән төсле, Мароккодан Малайзиягә кадәр сибелеп яшәүче мөселманнарны берләштерү бөтенләй ахмак фикер тоела», - дигән ул.

Тарих фәннәре докторы Айдар Хабетдинов бүгенге хәлебезгә дә үз бәясен биреп үтте.

- Мартта республикабыз вәкиллегенең Кырымга баруы «кече Татарстан» уенын алга таба дәвам итүнең мөмкин түгеллеген күрсәтте. Әйе, без Кырым, Кара диңгез буе илләре, Кавказ белән бәйләнгән. Ә Кавказ халыклары - ул йөзләгән мең төрки халык дигән сүз.

Чыннан да, "телдә, фикердә, эштә берлек" шигаре бик актуаль. Без төркиләр бер телдә сөйләшәбез. «Йолдыз», «Вакыт», «Тәрҗеман» гәзитләре дә шуны раслый. Әмма төрки телдә төрле сөйләшләр бар. Алар урыс телендә дә, бүтән телләрдә дә бар. Юкка гына бүгенге көндә итальяннар һәм сицилиялеләрнең бер-берсеннән аерылуы мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басмады. Ә безнең төрки тел бердәмрәк - ул барыбызга да аңлаешлы образларда чагыла.

Татарның киләчәге нинди булыр, дигән сорауга галим үзе үк болай җавап бирде:

- Без төрки бабаларыбыз, алар төзегән төрки каганат, билгеле бер дәрәҗәдә нигез салуда катнашкан Алтын Урда белән чиксез горурлана алабыз. Әмма киләчәкне дә кайгыртырга кирәк. Без киләчәктә икенче сорт кешеләргә, колларга әйләнергә тиеш түгел. Русиядән тыш, без бөек дәүләт була алмаячакбыз, ә менә Русия белән бергә бу максатка ирешә алырбыз, әмма түбән катлам сыйфатында түгел, дип әйткән Гаспринский. Безнең дин әһелләребез, байларыбыз, зыялыларыбыз Русия элитасының бер өлеше булырга тиеш. Соңгы вакытта «Урыс-шәрекъ килешүе»нең әһәмияте артты. Чыннан да, тарих өчен чимал гына булып калмыйк, үз урыныбызны югалтмыйк, дисәк, Русия, Төркия, Иран бер блокка берләшергә тиеш. Белүебезчә, Исмәгыйль Гаспралы мәгариф турында гына сүз алып бармаган, мөселманнарның җирләре үзләренә калырга тиеш дип тә, үз матбугатларын булдыру турында да әйткән. Кыскасы, Русия бөек держава булырга теләсә, үз халыкларының мәнфәгатен чикләргә тиеш түгел.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: