Мәдәни җомга

ТЕАТРЛАРДА ИҖАДИ БӘХӘС

- 36 актер эшләгән Әлмәт Татар дәүләт драма театрында белем алу һәм мәгърифәт сезоны бара, - диде директор Фәридә ИСМӘГЫЙЛЕВА. - Дөньядан артта калмас өчен, сәнгать белгечләрен чакырып, семинарлар үткәрәбез. Күңелдәге фикерләрне уятыр өчен, чираттагы семинарда тәүге сүз сәнгать фәннәре кандидаты, Россия театр сәнгате академиясе доценты Павел РУДНЕВКА бирелде. Мәскәү...

- 36 актер эшләгән Әлмәт Татар дәүләт драма театрында белем алу һәм мәгърифәт сезоны бара, - диде директор Фәридә ИСМӘГЫЙЛЕВА. - Дөньядан артта калмас өчен, сәнгать белгечләрен чакырып, семинарлар үткәрәбез.

Күңелдәге фикерләрне уятыр өчен, чираттагы семинарда тәүге сүз сәнгать фәннәре кандидаты, Россия театр сәнгате академиясе доценты Павел РУДНЕВКА бирелде. Мәскәү каланчасыннан чыгып чыгыш ясаучы кунак, замана театры үзгәрешләре турында ике сәгать сөйләп, байтак мәсьәләгә кагылды.

Аныңча, үзәктән читтәге шәһәр-район театрлары соңгы унбиш елда Мәскәү күзенә генә карап тормый, алар мөстәкыйль. Хәзерге театрлар, бер урында таптанмас өчен, төрлелеккә йөз тота. Сәхнәдә мәдәни тәҗрибәләр еш үткәрелә. Артистлар, үз уйлары белән килгән тамашачыларга буйсынмыйча, үзләренчә уйный.

Хәзер артистлыкка укырга килүче яшьләр дә элекке шәкертләрдән аерылып тора. Алар күңелләре теләгән театрда эшләүне максат итеп куймый, үткәннәрне кабатларга теләми. Күпләр, чикләрне җимереп, үз театрын булдырырга хыяллана.

Татар халкындагы 120 еллык режиссерлык сәнгате дә кәкре каенга терәлгән кебек. Режиссер рольләр таратучы тылсымчы булып кала алмый. Артисттан геройны үзенчә дә уйнау сорала. Ягъни, тамашада режиссер басымына урын калмый.

Яңа гасыр театры әдәбият хезмәтчесе булудан да туйган. Автор телендә тормышны чагылдыру белән генә чикләнмичә, театр үз тавышын да ишеттерергә тели. Артистлар әдәбиятны тамаша залына кайтара. Сүзнең алдау ихтималын искәртеп, дөреслек мәгънәсен сәхнәдәге хәрәкәт агышына сала.

Театр тәнкыйтьчесе уйлавынча, "үзәктә вакыйга булырга тиеш", дигән теләк тә бүгенге көнгә ярашлы түгел икән? Хәзер дөнья үзгәреше кайтавазы сәхнәнең гадәти тормыш агышына күчә. Тамашачы моннан үзен яклау, коткару юлын эзли.

Ә мондый төрлелектән, каршылыктан татар театрына нәрсә алырга? Яңалыкны сынап карау өчен нинди адымнар ясарга? Сүз сөреше "Россиядә милли театрлар үсеше юнәлеше"нә таба борылгач, Санкт-Петербургтан килгән татар режиссеры Искәндәр САКАЕВ уй агышын шундый сораулар ягына таба юнәлдерде. Россия театрларының яшәү рәвешен шактый яхшы өйрәнгән белгеч әйтүенчә, кыенлыктан ерагаерга омтылып, хәзер "окопта качып ятарга" кирәкми. Мондагы "сөрелмәгән кырга" кәтмән белән дә кагылучы юк әле. Озак җигеләбез. Ә нигә?

Шуннан сүзгә Казан белгечләре кушылды. Моңарчы күңелдә бәргәләнгән кайбер икеләнүләр, шикләнүләр мәйданга чыкты.

Илтани ИЛЯЛОВА, мәдәният һәм сәнгать институты профессоры: "Экспериментлар үткәрү кайбер коллективларда бәхәс уята. Элеккечә эшләргә теләүчеләр моңа каршы төшә, ә икенче төркем яңалыкны хуплый. Ахыр чиктә, режиссерның бу өлкәдәге хезмәте каршылыкка очрый, премьерадан соң залга тамашачы килми. Монда милли үзенчәлекне истә тоту, алтын уртаклык табу сорала".

- Бер чиктән икенчесенә ташланганда гына эксперимент була, - дип әңгәмәгә кушылды И.Сакаев. - Әгәр безнекеләрне дә, читләрне дә уйлап бәргәләнсәң, моңа ирешеп булмый. Бәлкем, үзен күрсәтү өчен, милли театрга башка милләтнең дөньяда танылган драматургиясенә ешрак мөрәҗәгать итәргә кирәктер?

Рауза СОЛТАНОВА, Г.Иб­раһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире: "Татар театры, туган телдә сөйләшү белән генә чикләнмичә, милли тамырларга, рух чыганагына тирәнрәк үтеп керсен иде. Якутларда, мисал өчен, мондый омтылыш күренеп, сизелеп тора. Фикер сөреше сүздә, хәрәкәттә, биюдә, көйдә, моңда чагыла. Коллективлардан, бер урында таптанмас өчен, бүгенге көнгә ярашып эшләү сорала. Театрда бөтен нәрсәгә урын бар. Әмма әсәрнең безнеке, милләтнеке икәнлеген сиздерүне чын осталар гына булдыра ала".

Татьяна МАМАЕВА, "Реальное время" интернет-газетасы күзәтүчесе: "Татар театрларына рус тамашачысы турында да уйларга кирәк. Бу - караучылар сафын ишәйтүдә өстәмә мөмкинлек".

Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты: "Татар мәдәниятенең үз биеклеге бар. Үзенчәлегебезне күрсәтә белик. Ни кызганыч, телебезне дә өйрәнмичә, мәдәниятебезне югалтабыз. "Идегәй" дастанын укымаган, аңламаган буын, булганны исраф итеп, артка таба чигенә".

Наилә НӘҖИПОВА, Әлмәт Татар дәүләт драма театры актеры: "Без башкаларга охшамаган. Шушы үзенчәлекне югалтмыйсы иде. Әмма фес­тивальләрдә жюри төрлелек кыйммәтен кабул итеп бетерми. Белгечләр, тәнкыйтьчеләр, журналистлар аларга шуны төшендерүдә, аңлатуда ярдәм итсен иде".

Павел РУДНЕВ: "Милли театр урынына этник театр сүзләрен куллану ошыйрак төшә. Аның төп энҗесе - туган тел. Тик ул кайчакта киң даирәгә үтеп керүне чикли, кызыксынуны киметә. Башка киңлекләргә чыгу юлларын эзләргә кирәк".

Әлмәтлеләрдән кала Казан, Әтнә, Минзәлә, Чаллы театрлары вәкилләре дә катнашкан семинарда әңгәмәләшү менә шундыйрак яссылыкта барды. Ә киләчәктә аның дәвамы аерым мәсьәләләрне тәфсилләп, җентекләп өйрәнүгә багышланачак.

Б.ХӘМЗИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: