Мәдәни җомга

Театр яшәсә, тел дә үлмәс

Театр елы уңаеннан республикабызда байтак кызыклы чаралар үтте, ә иң саллысын  азакка калдырганнар икән.

Ниһаять, республикабызның Мәдәният министрлыгы, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырып, Фәннәр академиясе бинасында үткәргән халыкара фәнни-гамәли конференциядә Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Чуашия, Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Төркиядән һ.б. илләрдән театр белгечләренең төрки театрларының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган берсеннән-берсе кызыклы чыгышларын ишетү бәхетенә ия булдык. Мәртәбәле кунакларны Г.Ибраһимов исемендәге институтның директоры Ким Миңнуллин, Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, республикабызның Дәүләт Советы депутаты, күренекле артистыбыз Рамил Төхфәтуллин, Г.Камал театры директоры Илфир Якупов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сәламләде. 


Бакудан сәнгать фәннәре докторы И.Исрафилов төрки театрларның  кардәш халыкларының театр коллективларыннан да бигрәк, Европа театрлары белән ныграк аралашуы, шуларга йөз тотуы уңаеннан уфтануын белдерде. «Төрки коллективлар арасындагы таркаулык уртак проблемаларны хәл  итәргә комачаулый», - дип галим сүзен дәвам итте. Бүген төрки театрларда иң борчыганы исә - драматургия проблемасы. Теге яки бу республикада егерме театр бар икән, аларның һәрберсенә елына бер булса да заманча кызыклы әсәр кирәк. Драматургларыбыз бик теләсә дә, аның кадәр яза алмый. Шуңа күрә режиссерлар чит ил классикасына, тәрҗемә әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә һәм инсценировкалар ясарга мәҗбүр. Тәрҗемә әсәрләр исә җирле тамашачыны биздерә һәм милли сәнгатьнең үсешен тоткарлый. Юньле драма әсәрләре булмау тулаем спектакльнең сыйфатында чагыла, чөнки театр сәнгатендә драматургия,  артистлык осталыгы, сценография, режиссура - барысы да бер-берсенә нык бәйле. Төрки театрларда күзгә ташланган тагын бер проблема -  режиссерлар. И.Исрафилов, мәсәлән, Төркиядә берничә дистә ел режиссерларны, театр белгечләрен махсус әзерләмәүләрен, бу вазифаларны күренекле артистлар һәм журналистлар башкаруы уңаеннан борчылуын белдерде. 

Сәнгать фәннәре кандидаты мәскәүле А.Степанова драматургия үсеше өчен вакыт кирәклеген искәртте. «Яңа рус драматургиясе егерме ел калыплашты, бүген рус театрлары яңа драмаларга кытлык кичерми дияргә була», - дип А.Степанова горурланып сөйләде. Бу галимә күптән түгел Казаныбызда булып узган «Һөнәр» яшь режиссерлар фестивален караган иде. Анда Г.Камал театрының быелгы премьерасы «Сишәмбе көн кич белән» спектакльләр шәлкеме дә күрсәтелде. Мәскәү галимәсе яшь авторларның бүгенге заман проблемаларын күтәреп язган әсәрләре буенча куелган «Парковка», «Томан», «Ишекләр» спектакльләрен бик югары бәяләве турында әйтте. Чыннан да, бу тамашалар театрыбызга яңалык алып килде. Әмма алар бай сәхнә мирасыбыздан бик нык аерыла. Глобальләшү шартларында милли мирасны сак­лап, бер үк вакытта кызыклы тәҗрибәләрдән курыкмыйча, театр сәнгатен алга алып барып буламы соң? Сәнгать белгече А.Степанова үзенең чыгышында әнә шул сорауга җавап табарга омтылды. 1917 елдан соң  төрки театрларга рус театр алымнары, калыбы көчләп кертелә башлагач, милли сәнгатьләрнең гасырлардан килгән традициясе какшый башлый һәм актерлар бик шәп уйнаса да, режиссерлар проб­лемасы барлыкка килә. 1980 елларда сәнгать, мәдәнияттә ирек җилләре исеп куйгач, театрга яңа буын режиссерлар М.Сәлимҗанов, А.Борисов, А.Ооржак, Р.Исрафилов, В.Яков­лев һәм ниһаять, Литва режиссеры Э.Някрошюс пәйда була. Алар үз халыкларының гореф-гадәтләрен метафора, аллюзияләр аша чагылдыра. 1980 еллардагы яңа режиссерларның иҗат эшчәнлеген XXI гасырның беренче унъеллыгында төрле төрки театрда төрлечә яңа буын дәвам иттерә. Шуларның бер үрнәге якут театрының Олонхо театры. Режиссер Андрей Борисов якутларның Олонхо халык авыз иҗаты төрен һәм шаманчылар традицияләрен берләштереп, шуларга җыр традицияләрен дә кушып үзенә бертөрле театр барлыкка китерә, һәм ул бүген бөтен дөньяда зур кызыксыну уята. Галимә бу театр төрен «авангард архаика, яисә архаикалашкан авангард» дип исемләде. 

Традиция һәм заманчалык арасында күпер булырлык тагын бер ысул – классиканы стильләштерү. Мәскәү галимәсе бу төргә режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәевнең яңача куелган «Зәңгәр шәл» спектаклен керткән. 

Төрки театрда яңа психологизм дигәндә, А.Степанова шулай ук Фәритебезнең Чехов буенча куелган «Чайка», «Өч сеңел», Норвегия драматургы Й.Фоссе буенча сәхнәләштерелгән «Җәйнең бер көнендә» спектакльләрен күз алдында тота икән. «Үз гомеремдә йөзләгән «Сеңел»ләрне карадым, әмма Фәрит Бикчәнтәев кебек Чеховны тирән аңлаган, аны бүгенге вәзгыять белән бәйләп карый белгән режиссерлар арада бик сирәк очрады», - дип галимә режиссерыбызга зур бәя бирде. 

Төрки театрда постмодерн төрендә А.Степанова атаклы якут режиссеры С.Пота­повның дөньяның төрле театрларында куелган спектакльләрен, Башкортстаннан Айрат Әбүшахмановның М.Гафури әсәре буенча куелган «Кара йөзләр» һәм Г.Яхина буенча сәхнәләштерелгән «Зөләйха»сын телгә алып үтте... 

Бүген Хакасиядә 536200 кеше яши. Шуларның 184 меңе Абаканда, калган 352 меңе районнарда гомер итә. Һәм Хакасия халкы, кешеләрнең алгарак киткән төбәкләргә күчеп китүе сәбәпле, һаман кимүгә таба бара. Әмма конференциядә Абаканнан килгән культурология фәннәре кандидаты С.Окольникова «Чир Чайаан» (Җир иясе) экология-этник курчак театры фестиваленең видеоларын күрсәткәч, сокланудан утырган урындыгыбыздан егылып төшәрдәй булдык. Бездә миллионнан артык кешесе булган Казаныбызда «Шомбай» курчак театрлары фестиваленә биш дистә халык та җыелмый. Аларның да күбесе фестиваль катнашучыларыдыр әле. Ә «Чир Чайаан»да, гүя бөтен Абакан купкан!

Бик гыйбрәтле булды бу конференция. Пленар утырыштан соң галимнәр секция­ләргә бүленеп, сөйләшүне дәвам итте. Ишетелгәннәрдән алган иң зур гыйлем шул: Мәскәү галимнәре төрки театрларында куелган «Өч сеңел»ләрне, «Җәйнең бер көнендә» тамашасын үтереп мактаса да,  безгә милли театрларның тел, гореф-гадәт саклауның соңгы форпосты икәнен истән чыгарырга ярамый. Әнә, якутлар, хакаслар бу хакта онытмый.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: