Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Эшлекле мәҗлес

Төбәк тарихын мәктәпләргә!

Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында Самара өлкәсе һәм Питрәч районы тарихчыларының китаплары тәкъдим ителде.

Самара төбәгендә татарларның Идел Болгарстаны заманнарында ук яшәве, соңрак Алтын Урда составында гомер кичерүләре мәгълүм. Бу хакта археологик истәлекләр дә сөйли. Самара өлкәсендә 2700 дән артык археологик һәйкәлләр булуы билгеле. Әйтик, «Татарика» энциклопедиясе мәгълүматларына караганда, Ставрополь районы Валы авылы янында Идел буе Болгар дәүләтенең көньяк чикләрендәге зур һөнәрчелек үзәге һәм чик буе ныгытмасы – монголларга кадәрге чор Болгар шәһәрлеге (Муром шәһәрчеге), Похвистнево районында Зур Кенәл елгасы ярында XIII–XIV йөзләрдәге зур сәүдә-һөнәрчелек Болгар авылы – Коры Елга авыллыгы, Сызрань районының Междуреченск һәм Үрнәк поселок­лары янында Алтын Урда чоры Междуреченск шәһәрлеге сакланган.

XVI йөзнең икенче яртысында хәзерге биләмәләрнең ­төньяк-көнчыгыш өлешендә беренче йомышлы татарлар яшәгән авыллар – Гали, Камышлы, Татар Байтуганы һәм Тупли барлыкка килә.

Иске Кама аръягы (1652–1656) һәм Яңа Кама аръягы (1732–1735) чик буе киртәләре төзелә башлау белән, татарлар Идел аръягының төньяк районнарын үзләштерә башлый. Монда Казан һәм Сембер өязләреннән хәрби хезмәттәге йомышлы татарлар һәм шулай ук кальга һәм дошманнан саклану корылмаларын төзүдә катнашучы ясаклы татарлар килеп урнаша.

Төньяк районнардагы күпчелек татар авылларына XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында, Идел елгасының сулъяк ярындагы буш җирләргә Алатыр, Касыйм, Кормыш һәм Пенза өязләреннән татарлар күпләп күченә башлаган елларда нигез салына. 1798 елда Бөгелмә өязендә – 97, Богырысланда 30 татар авылы (Абдулла Заводы, Камышлы, Кармалы-Гадиләк, Иске Шалты, Шалты Пүчинкәсе һ.б.) исәпләнә.

Бозаулык өязенең көньяк-көнчыгыш өлешендә татарлар Әхмәр, Биккол, Бозаулык Үре, Медведок, Мөлек, Сәет һәм Иске Белогор авылларына нигез сала. XIX йөз уртасыннан Пенза, Саратов һәм Тамбов губерналарыннан күченгән татарлар Самарадагы Идел аръягының көньяк районнарына (Николаевка һәм Яңа Үзән өязләре) урнаша. Самара өлкәсендә бүген дә татарлар күпләп яши. Биредә милләттәшләребез тарафыннан татар һәм рус телләрендә «Самара татарлары» дигән саллы журнал, «Бердәмлек» газетасы нәшер ителә, данлыклы «Яктылык» мәктәбе эшли. Самара өлкәсендә «Болгар мирасы» дигән тарихи-мәдәни фонд та оештырылган. 

Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында Самара өлкәсе һәм Питрәч районы тарихчыларының китаплары тәкъдим ителде. Анда Самара өлкәсеннән галимнәр, тарихчылардан торган зур делегация һәм Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов җитәкчелегендә килгән укытучылар, мәктәп директорлары, авыл җирлеге җитәкчеләре катнашты. 

Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов ачыклап үткәнчә, Идел Болгарстанында ислам динен рәсми кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан 1 сентябрьдә Самарада беренче фәнни-мемориаль комплекс ачу планлаштырыла. Шушы чара алдыннан журналист һәм язучы Владимир Ерховның «Возвращение к истокам» («Үткәннәргә кайту») дигән әдәби-тарихи очерклар китабын тәкъдим итәргә ниятләгәннәр. Очрашу исә Самара өлкәсендә булдырылган «Болгар мирасы» дигән тарихи-мәдәни фонд һәм Питрәч районы җитәкчеләре тәкъдиме белән оештырылган.

Самарада нәшер ителгән бас­мада Идел Болгарстаны, Алтын Урда составындагы болгар җирләрендә яшәгән татар халкы тарихы зур урын алып тора. Әдәби-тарихи очерклар жанрында язылган китапта урта гасыр чорында Урта Идел буйларында яшәгән милләттәшләребезнең тамырлары, яшәешләре һәм язмышлары Батыршиннар нәселе мисалында тәгаенләнә. «Болгар мирасы» фонды директоры Гүзәл Сәгадәтова китап тарихыбызны саклауга һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүне максат итүен искәртте.

Самарада төбәкне татар тарихы юнәлешендә өйрәнү бер гасыр элек үк барлыкка килгән. Авыллар тарихы буенча аерым мәкаләләр, китаплар чыккан. Химаячеләр советы рәисе Гомәр Батыршин фондның 15 еллар элек төзелүе турында әйтте. Аларның тырышлыгы белән туган як тарихын таныту, аны популярлаштыру ниятеннән Ширяево авылында стела куелган, берничә ел элек Идел Болгарстанының ­көньяк чикләренә куелган биек пос­таменттагы ике метрлы Ак барс сыны да һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Хәзерге вакытта өлкә олимпиадасын үткәрү мәшәкате белән йөриләр.  

Самара төбәгенең тарихчы галиме Шамил Галимов Самара татарлары тарихына багышлап язылган монография, аңа кергән тарихи этнографик очерклар турында сөйләде. Хезмәтнең күләме 600 бит, анда татар җирлекләре турында тарихи мәгълүматлар бирелгән. 

Илһам Кашапов XVII гасыр уртасында яшәгән Мәүлә Колый мирасын аның туган җире – Питрәч районында саклауга багышланган проектлар турында бәян итте. Суфи шагыйрь әсәрләрендәге идеяләр бүгенге көн өчен дә актуаль. Аның иҗатында игенченең намуслы хезмәте – үсеш һәм муллык нигезе булуы, суфичылык, милләтара тынычлык – төп темалар булып тора.  

2021 ел азагында М.Колыйга багышланган «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән - бүгенгә кадәр» беренче Питрәч фәнни-төбәк тарихын өйрәнү укулары, ә быелның апрель аенда бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтүе турында язган идек инде. 

«Унҗиденче гасыр шагыйре Мәүлә Колый» (Камил Дәүләтшинның уку әсбабы); «Мәүлә Колый. Хикмәтләр» (төзүче Мәсгут Гайнетдин); «Мәүла Колый поэмалары» (төзүче Рәиф Мәрдәнов)» дигән китаплар яңадан басылып чыгуы, Чытыда алты метр биеклектәге стелага нигез салыну, мәчеткә М.Колый исеме бирелү, авылга керү юлында киләчәк буыннарга мөрәҗәгать белән капсула куелу бу гыйльми җыеннарның күркәм нәтиҗәсе булды. Хәзерге вакытта Чытыда тирәлекне, Мишә яр буен төзекләндерү һәм ямьләндерү, булачак монумент һәм бакча урынында грунтны күтәрү эшләре бара. М.Колый исемендәге туган якны өйрәнү музее да этнотуризмның әһәмиятле бер ноктасы булачак. Моннан тыш ачык һавада борынгы татар авылының тормыш-көнкүрешен чагылдырган музей проектын да тормышка ашыру күз алдында тотыла. Шушы көннәрдә исә «Уроженец Пестречинской земли Мау­ля Колый: жизнь, деятельность, наследие и его вклад в духовно-культурную жизнь татарского народа» дигән саллы җыентык та дөнья күргән. Анда 100 гә якын мәкалә урнаштырылган. Утырышта Россия дәреслекләрендә татарлар бик чамалы чагылдырылуы, мәктәпләрдә Татарстан һәм төбәк тарихларына урын бик аз бирелү кебек мәсьәләләр дә күтәрелде. Тарихчы-галим Дамир Исхаков тарихыбызны балаларга ниндидер юллар белән сеңдерергә тиешлегебез турында искәртте. Хәзер борынгы төрки чор буенча әһәмиятле материаллар тупланган. Татар тарихының беренче томын яңадан язу сорала. Галим төбәкчелек белән шөгыльләнгәндә гомуми академик тарих кысасында эшләү әһәмиятле булуын искәртте. Чөнки аны фундаменталь белемле галимнәр эшли. 

Д.Исхаков А.Борһанов һәм аның тарафдарлары шөгыльләнгән хәрәкәтне Россия күләмендә формалаштырырга тәкъдим итте. «Татар булмаган урын Россиядә юк. Безнең 400 дән артык оешмабыз бар. Алар бер йодрыкка тупланган булырга тиеш. Россиядә «Российское историческое общество» бар. Татарларның да шундый җәмгыятен булдыру кирәк. Без аны төбәкчеләр хәрәкәте аша формалаштыра алабыз. Вакыт-вакыт җыелып, фикерләрне уртага салып киңәшү дә сорала, кирәк вакытта сүз дә әйтергә тиешбез. Кайбер вакыйгалар күз алдында була, без аңа үз вакытында бәя бирә алмыйбыз», - диде галим. Ул Самара өлкәсендә Аксак Тимергә һәйкәл куярга омтылыш ясаулары вакыйгасын искә төшерде. Белгәнебезчә, Аксак Тимер - татар тарихында бик тискәре фигура. Ул Алтын Урданы – безнең бөек империяне җимерүчеләрнең берсе. Әмма безнең дус булып саналган үзбәк халкы аңа Самара өлкәсендә һәйкәл куймакчы иде. Бериш Самара татарлары башта аптырап калды, арада хәтта яклап чыгучылар да булды. «Әле ярый татарлар арасында аңлылар күбрәк. Без проектны капладык, Аксак Тимер Россия эченә үтеп керә алмады», - диде Д.Исхаков. – Ул русларга карата да начар гамәлләр кылган шәхес. Руслар арасында да аңлау­чылар булды. Шуңа күрә тарих белән шөгыльләнгәндә, киңрәк караш кирәк, тарихның сәяси ягын да онытырга ярамый».

Саба районы төбәкчесе Илдар Сафин, район тарихы дәреслеген язган кеше буларак, Татарстан тарихы да мәктәпләрдә ел дәвамында нибары ун сәгатькә генә калдырылуын әйтеп, Питрәч районы тарихы дәреслеген язарга кирәклеген белдерде. «Шушы дәреслекләрне Саба, Питрәч районнары гына түгел, барлык районнарда, расписаниегә кертеп, төбәк, район тарихларын укыта башларга кирәк. Балык Бистәсендә, Чистайда бу эш алып барылды. Мәктәпләрдә төбәк тарихын укыту өчен мөмкинлекләр бар. Әйтик, бишенче сыйныфта – дүрт, алтынчыда биш сәгать дәрестән тыш вакыт бирелгән. Аны шахмат буенча шөгыльләнү, БДИ га әзерләнү өчен һ.б. алалар. Безгә тарихчыларга, укытучыларга бу вакытны туган як тарихын укыту өчен файдалану кирәк», – диде И.Сафин. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев