ТӨБӘК ГӘЗИТЛӘРЕ ОФЫГЫН КИҢӘЙТӘ
Узган атнада РФ төбәкләрендә һәм Татарстанда туган телебездә чыгып килгән матбугат чаралары җитәкчеләре катнашында "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте конференцияләр залында семинар-киңәшмә булып узды. Ул 2013 елгы эш йомгакларына багышлап үткәрелде. Билгеле булганча, үткән гасырның 90 нчы елларында Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә, беренче мөмкинлекләр туу белән, милли гәзитләр барлыкка килә...
Узган атнада РФ төбәкләрендә һәм Татарстанда туган телебездә чыгып килгән матбугат чаралары җитәкчеләре катнашында "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте конференцияләр залында семинар-киңәшмә булып узды. Ул 2013 елгы эш йомгакларына багышлап үткәрелде.
Билгеле булганча, үткән гасырның 90 нчы елларында Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә, беренче мөмкинлекләр туу белән, милли гәзитләр барлыкка килә башлады. Әйтик, 1989 елда Ульяновски өлкәсендә "Өмет" дөньяга аваз салды, 1990 елда Самара өлкәсендә "Бердәмлек" гәзите укучылар кулына барып иреште. Әлбәттә, Татарстаннан читтә гомер иткән милләттәшләребез әлеге басмаларны шатланып каршы алды, өйләренә яздырып укый башлады.
Ул еллардан соң инде чирек гасырга якын вакыт үтеп киткән, төбәкләрдәге татар гәзитләре дә төрле чорлар кичергән. Аларның һәркайсы үзе әмәлен тапканча көн күрә: берише губернаторлар ярдәме белән, икенчеләре үзләре юнәткән акча хисабына, өченчеләре төбәкләрдәге милләтпәрвәр хәйриячеләр химаясендә басылып килә. Әйтик, Ульяновски өлкәсендә 6900 данәдә чыгып килгән "Өмет" гәзитенең баш мөхәррире Исхак Хәлимов семинар-киңәшмәдә ясаган чыгышында белдергәнчә, басма КПСС өлкә комитеты тарафыннан чыгарыла башлый. Беренче елларда 8 битле булып дөнья күргән гәзит хөкүмәт ярдәменнән башка 12 битлегә әйләнә. "Чыгымнарның 90 процентын үзебез күтәрсәк, калган акча губернатор тарафыннан, дәүләт заказы дип тәгаенләнеп, субсидия буларак бүлеп бирелә", - диде И.Хәлимов.
Самара өлкәсенең "Бердәмлек" гәзитен дә партия өлкә комитеты оештырып җибәрә. Башта 4 битле булып чыга башлаган басма икенче елны ук 8 битлегә әйләнеп, тиражы 7 меңгә җитә. Заманалар үзгәреп, КПСС җимерелгәч, гәзитнең оештыручысы итеп халык депутатларының өлкә Советы тәгаенләнә. Бу елларда 8 битле "Өмет" 13 кешелек штат белән атнага бер тапкыр, әлләни авырлык күрмичә, өлкә гәзите булып чыгуын дәвам итә. Әмма болгавыр чор бер көе генә бармый, өлкә Советлары да таратыла, ә гәзит хуҗасыз кала. Басма 1-2 ел редакция коллективының фидакярлеге бәрабәренә әбүнәчеләрдән кергән акчага гына яши. "Сез безнең иң тәүге оештыручыбыз идегез бит, дип, коммунистлар партиясенә дә бардык, алар гәзиткә ярдәм итү турында губернаторга мөрәҗәгать итте, шуннан соң әз генә булса да акча кергәли башлады", - дип, авыр елларны искә төшерде, гәзитнең баш мөхәррире Рәфкат Әһлиуллин.
Хәзер "Өмет"не гамәлгә куючылар булып өлкәнең татарлар яши торган Камышлы районы, Похвистнево районы һәм шәһәре, Сызран шәһәре хакимиятләре исәпләнә икән. "Әмма алар да акчалата ярдәм итә алмый, - диде Рәфкат ага. - Без хәзер коммерциячел булмаган автоном оешмага әверелдек, гәзиткә төрле котировкаларда катнашырга туры килә. Аннары инде өлкә җитәкчелеге эшчәнлеген яктырту турында килешү төзеп, хөкүмәт шуның өчен күпмедер акча бирә. Әмма ул гына җитми. Финанс хәле шәптән булмагач, коллективтагы яшь белгечләр хезмәт хаклары әйбәтрәк эшләргә күчә. Без хәзер 3 кеше калдык, икебез 70 яшьне тутырдык, беребез 60ка якынлашып килә. Хөкүмәт ярдәменнән башка гәзитне саклау авыр. Әгәр ул безне үз химаясенә алса, тынычлап ялга китәр идек".
Шулай ук төбәкләрдә хәйриячеләр химаясендә чыгып килгән гәзитләр дә хәтсез. Шуларның берсе - Урта Урал татарларының айга бер тапкыр 8 битле булып нәшер ителә торган "Саф чишмә" гәзите. "1500 данәдә дөнья күрүче басма милләтебез язмышына битараф булмаган, игелекле затлар - Татарстанның Уралдагы вәкиле Ренат Садриев, Свердловски өлкәсенең Законнар чыгару Җыены депутаты Альберт Абзалов, эшмәкәр Ренат Әскәров иганәсендә чыгып килә", - диде "Саф чишмә"нең баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина. Әлеге милләтпәрвәрләр 2002 елда милли Медиахолдинг оештырып, татар телендә гәзит чыгару эшен җайга салып җибәрә һәм аның барлык чыгымнарын үзләре үк күтәрә. Баш мөхәррир булу белән бергә, Медиахолдинг директоры, "Урал татарлары" конгрессы рәисе урынбасары Фәвия ханым Сафиуллина милли тормышның эчендә кайный. "144 меңгә якын татар яшәгән өлкәдә күп чаралар үтә, - диде ул. - Аларны яктырту рәхәт тә, кызыклы да. "Урал татарлары" дигән сайт та ачтык. Анда хәбәрләрне урыс телендә урнаштырабыз. Шушы 2 мәгълүмат чарасында татар милли тормышы тулысынча яктыртылып бара. Рәсми хезмәт хакы алучыбыз юк. Штатта булмасалар да, язарга сәләтле Хафиз Галиев, Илдус Хуҗин кебек каләм ияләре бар, алар булыша. Әлбәттә, гәзитне чыгаруда хәзергә проблемалар булмаса да, өлкә бюджетыннан финанслансак, әйбәтрәк инде. Без башта бюджет акчасына телевизион тапшыру чыгарып булмасмы, дип уйлаган идек. Әмма бу ниятебез барып чыкмады. Өлкәдә яшәүче 142 милләт вәкиле өчен урыс телендә атнага бер тапкыр "Национальное измерение" дигән тапшыру бирелә башлады".
Иганәчеләр акчасына чыга торган гәзит 52 авылда яшәүче халыкка, мәчетләргә бушлай таратыла икән.
Омски өлкәсендә яшәүче 44 мең тирәсе милләттәшебез өчен "Татар дөньясы" гәзите дә "Енисей" авыл хуҗалыгы техникасы корпорациясе президенты Тамир Алимбаев химаясендә дөнья күрә. "Гәзит офсет кәгазьдә айга 1 тапкыр 8 битле булып дөнья күрә, 2500 данә гәзитне "Русия почтасы" аша таратабыз, каталогка керергә мөмкинлек юк", - диде басманың мөхәррире, татар теле укытучысы Гөлсинә Әхмәрова.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов искәрткәнчә, гәзитләргә, һичшиксез, җирле хакимият ярдәме булырга тиеш. Аны булдыруны максат итеп куярга кирәк.
Русия төбәкләрендә гомер кичерүче милләттәшләребез өчен Татарстандагы иҗтимагый, сәяси, милли-мәдәни тормыш аеруча кызыклы. Аларга республика яңалыкларын ирештереп баруны максат итеп, 2011 елда "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте химаясендә "Атна вакыйгалары" кушымтасы дөнья күрә башлаган иде. Басма "Шәһри Казан" гәзите (баш мөхәррире Мансур Мортазин) базасында әзерләнә һәм Русиянең 15 төбәгендә чыга торган 20 гәзиткә кушымта итеп таратыла. "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, кушымта елдан-ел таралыш киңлеген арттыра, тиражын ишәйтә бара. Хәзерге вакытта 90250 данәдә дөнья күрә торган "Атна вакыйгалары" киләсе елдан Башкортстанның "Кызыл таң" гәзитенә кушымта итеп тә таратыла башлаячак икән. Бу инде аның тиражы тагын да артачак, 100 меңнәр тирәсе булачак, дигән сүз.
Семинар-киңәшмәдә Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов искәртеп үткәнчә, "Атна вакыйгалары"ның электрон версиясе дә Татарстанның чит илләрдәге һәм Русия төбәкләрендәге 21 вәкиллегенә җибәрелә икән. Алар исә "Атна вакыйгалары"н үз сайтларына урнаштыра. "Бу эш Татарстан Президенты кушуы буенча башкарыла. Киләчәктә вәкиллекләр аны гәзит итеп тә бастырыр, дип өметләнәбез", - диде Ирек Миңнәхмәтов.
Баш мөхәррир Мансур Мортазин семинар-киңәшмәдә "Атна вакыйгалары"ның киләсе елдан "Без-бергә" дигән исем белән чыга башлаячагын хәбәр итте, Русия төбәкләрендә кушымтаны бик яратып кабул итүләрен белдерде. "Татарстанның илебез татарлары өчен ТНВ-Планета телевизион каналын, ТНВ телерадиокомпаниясен булдыруы һәм "Атна вакыйгалары" кушымтасын чыгаруы иң уңышлы проектлар булды", - диде М.Мортазин. Редакция коллективы Русия төбәкләрендә яшәүче татарларның тормышы, аларны борчыган мәсьәләләр белән дә танышып кайта. "Татар халкына нәрсә кирәк, барысын да бирергә тырышабыз. Кушымтада сәясәт тә, икътисад та, әдәбият тә, сәнгать тә, спорт та, юмор да бар", - диде Мансур Мортазин. Мансур әфәнде әлегә айга бер тапкыр дөнья күргән кушымтаны киләчәктә 2 тапкыр чыгару нияте барлыгын да белдерде.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров гәзитләрнең татар халкын берләштерүдә әһәмиятле роль уйнавын әйтте һәм мөхәррирләрнең игътибарын басмаларда яктыртылырга тиешле милли мәсьәләләргә юнәлтте. Әйтик, Русия мәгариф стандартлары буенча балалар туган телләрендә белем алырга тиеш. Әмма әле чеп-чи татар авылларында да туган тел дәресләреннән кала, барлык фәннәр дә урысча укытыла. "Моны, гадәттә, ата-аналарның теләге шундый, дип аңлаталар. Әмма бу дөреслеккә бигүк туры килми", - диде ул.
"Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексы" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ислам Әхмәтҗанов Русия төбәкләрендә нәшер ителә торган басмаларга игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. "Республикадан читтә татар телендә чыгып килгән басмаларны берләштереп, бәлки, бер җыентык-белешмә туплап чыгару да кирәктер. Анда басманың кайда, кайчан нәшер ителә башлавы, тиражы, редакторы турында мәгълүмат белән бергә гәзиттән бер бик шәп язма да бирелүе мәгъкуль. Моны бергәләп эшләргә мөмкин", - диде ул. Ислам әфәнде шулай ук Русия төбәкләрендә иҗтиһат кылучы, игелекле милләттәшләребезгә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" кебек мактаулы исемнәр бирү кирәклеген дә әйтте. Моннан тыш, ул, элекке кайбер уңай традицияләрне яңартып, төбәкләр белән делегацияләр алмашуны башлап җибәрү дә максатка ярашлы булачагын искәртте. "Бу тәҗрибә алмашуга, фикер кырын киңәйтүгә, уңай алымнарны таратуга китерер иде", - диде Ислам әфәнде. Ул каләмдәшләребезне Татарстан матбугаты көнне йомгак ясала торган "Бәллүр каләм" конкурсында да активрак катнашырга чакырды.
Сөембикә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев