Мәдәни җомга

ТАУГА КАРАП, ТАУ БУЛЫЙК

Бездә Тау ягы татарларына карата озак еллар икеле-микелерәк мөнәсәбәт яшәп килде. Имештер, Явыз Иван Казанны алырга килгәндә, алар аны «баш өсте» дип каршы алган, һөҗүм итү өчен ныгытмалар төзергә булышкан... Ләкин бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Казан өчен канкоеш барган көннәрдә Тау ягының ирләре таң белән, атларга атланып,...

Бездә Тау ягы татарларына карата озак еллар икеле-микелерәк мөнәсәбәт яшәп килде. Имештер, Явыз Иван Казанны алырга килгәндә, алар аны «баш өсте» дип каршы алган, һөҗүм итү өчен ныгытмалар төзергә булышкан... Ләкин бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Казан өчен канкоеш барган көннәрдә Тау ягының ирләре таң белән, атларга атланып, юлга кузгала. Көн буе, һөҗүм тукталганчы, орыша. Төнлә яраларын бәйләргә кире кайта. Иртән тагын орышка чыгып китә...

Батырларча сугышып та, Казан тезләнгәч, инде чукындыру афәте дә иң элек Тау ягы мөселманнарына ябырыла. Ләкин бу гаярь халык иманыннан алай тиз генә ваз кичә торганнардан түгел. Чукындыра торалар, алар үз диненә кире кайта тора. Дин Исламга кире кайтуның башында нәкъ менә Тау ягы халкы тора. Башкалар алар үрнәгенә иярә. 1904 елны бу төбәкләрдә миссионерлык кылган Ефим Иванов үз көндәлегенә менә ниләр язып куйган: «Без инде 300 ел үзебездән сыйнфый өстен татарларны тотабыз. Никадәр урыслаштырырга тырышсак та, алар һаман бетми. Тагын 300-400 ел тотарга туры килер микәнни аларны...»

Күптән түгел, Яшел Үзән районының Акъегет авылы мәктәбендә «Тау ягының бөек шәхесләре эзеннән» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Ул нәкъ менә бу якларның тарихын барлау, монда туып-үскән күренекле шәхесләрнең тормыш юлын, хезмәтләрен өйрәнүгә багышланды. Акъегет мәктәбенең үзенең дә 114 еллык тарихы бар. Әлеге эшлекле мәҗлес укучы балаларда да зур кызыксыну уятты. Акъегет авылының зур горурлыгы булган, конференциядә кат-кат телгә алынган Тау ягы мәгърифәтчеләреннән берсе Заһидулла бай Шәфигуллин хакында, ихтимал, күпләр белеп тә бетермидер.

Ул 1839 елны шушы авылда дөньяга килә. Крепостнойлыкны үз башыннан кичерә. 1861 елгы реформадан соң, Шәфигулла Себергә чыгып китә. 1-2 ел урман кисә. Әмма һич тә бөтәя алмый. Шуннан биленә балтасын, хәнҗәрен кыстырып, тайга буйлап старатель (алтын юучы) булып йөри. Артельгә керми, ялгыз гына эшли. Тайгада аю белән очраша. Сугыша, аюны үтерә. 1 ел буе яраларын дәвалап ята. Көтмәгәндә алтынга бай урынга юлыга. 1860 елларда Иркутскида, Читада, Красноярскида кибетләр ача. 1876 елда Акъегеткә әйләнеп кайта. Кайтуга, мәктәп, мәчет салдыра. Мулла итеп мөселман дөньясында танылган Шәрәфетдин Бәшировны китертә һәм үзе кабат Себергә юл тота. Берникадәр вакыттан соң тагын кайтып, Акъегеттә кызлар, Чүти авылында малайлар өчен ике мәктәп салдыра. Бакырчыда мәчет төзетү өчен зур суммада акча бирә. Олыгая төшкәч, миллионер бай Иркутскидагы сәүдәсен энесе Шәфигуллага тапшырып, туган авылына кайтып урнаша. Ике катлы, чардаклап эшләнгән йорт салдыра. Ишегалдына шулай ук балконлы кунак йорты төзетә. Авыл уртасындагы сазлыкка агачлар утырттыра. Аларны карап үстерү өчен кеше яллап, аңа акча түли. 1914 елда Заһидулла хаҗи ике мәктәп-мәдрәсәдә балалар укытучыларны Русия буйлап сәяхәт иттерә, бөтен чыгымнарны үзе күтәрә.

Тау ягыннан безнең көннәрдә дә талантлы, укымышлы шәхесләр күп чыккан. Конференциядә укучылар алдында якташ-галимнәр Рәмзи Вәлиев, Фәрит Йосыпов, драматург Юныс Сафиуллин, Татар энциклопедиясе институты хезмәткәре Рәфыйк Сәләхиев һәм монда туып-үсмәсә дә бу якларны хөрмәт итүче тарихчы-галимнәр Индус белән Энгель Таһировлар чыгыш ясады.

«Бүген милләтебез үсә, алга бара, дисәк, дөрес булырмы? Сынаулар чоры килде. Мин әле милли мәгариф турында әйтәм. Туган телебездә белем алып, үз милли гореф-гадәтләре буенча тәрбияләнмәгән булса, минем якташларым бу олуг дәрәҗәләргә ирешер иде микән?! Якташыбыз Каюм Насыйрины мин мәгърифәтче генә түгел, ә галим-энциклопедист, дип исәплим. Ул бит әдәби татар телен формалаштыруга да зур өлеш керткән», - диде Яшел Үзән районының Карашәм авылында туып-үскән тарих фәннәре докторы, профессор Рәмзи Вәлиев. Ул чыгышында якташы күренекле җәмәгать эшлеклесе Гайнан Вәисовны да телгә алды. «Милләтне алга җибәрү өчен галимнәрнең - гыйлемле, әмирләрнең - гадел, байларның - юмарт булуы, фәкыйрьләрнең догада торуы кирәк, дигән ул», - диде.

Шулай ук 1909 елны сәүдәгәр Әхмәтҗан Сәйдәшев патшага: «Ваше благородие, мы Вас любим. Но ваше государство нам не нужно...» - дип язган. «Менә шундый гаярь йөрәкле, тау-ташларны актарып, гыйлем эзләүче кешеләр яшәгән Тау илендә», - дип сөйләде Рәмзи ага.

Бакырчы авылында туып-үскән драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллин исә якташы, театр артисты, режиссер Газиз Айдарскийның хезмәтләре хакында сүз алып барды. Юныс әфәнде күптән түген генә бу шәхескә багышланган китап та чыгарган.

Конференциянең икенче өлешендә Яшел Үзән районының барлык мәктәпләреннән килгән укучылар, 4 секциягә бүленеп, галимнәр һәм укытучылар алдында үз проектларын яклады. Мәсәлән, «Шәҗәрәләр» төркемендә Чынлы авылы кызы, хәзер КФУ студенты Динә Саттарова чыгыш ясады. «Чынлы авылына Касыйм ханлыгыннан килгән 4 кеше нигез салган. Минем бабамның әтисенең әтисе Вәлиулла 1860-1939 елларда гомер итә. Ул яшь чагында Кырымга китеп, Зынҗырлы мәдрәсәсендә белем ала. 6 ел мәдрәсәдә гыйлем эстәгәннән соң патша армиясенә хезмәткә алына. Армиядә мулла булып хезмәт итә. Авылга әйләнеп кайта. Авылда гарәпчә, урысча белүче писер булып исәпләнә. Аның әтисе Исхак та мулла һәм китап күчерүче булып хезмәт итә. 102 яшькә кадәр яши. Исхак бабай Чынлыга нигез салган Ләүмәнең угланы була», - диде ул.

Ә менә Акъегет авылы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Салават Сафиуллин үзенең 10 буын шәҗәрәсен белә. Салаватның 10 нчы буын бабасы Әбүякта атлы икән. Аның улы Гали ат үрчетүче булган. Галинең улы Хәмит - игенче, Хәмитнең улы Габдулла - аерым хуҗалыклы урта хәлле крәстиән. Аның улы Сафиулла - ат сәүдәгәре. Ул төрле җирләрдән нәселле атлар алып кайтып сата торган була. Соңгы тапкыр Төмән якларына ат алырга китә. Юлда бик каты салкын тидереп, чирләп дөньядан китә. Ә Сафиулланың улы Нурулла - Салаватның дәү бабасы - колхозның алдынгы тракторчысы. Авылга кайткан иң беренче тракторга аны утырталар. «Безнең нәсел кешеләре туган җиргә тугрылыклы булган. Мин үз нәселем белән бик горурланам», - дип сөйләде Салават. 7 нче сыйныф укучысы Гөлназ Мотыйгуллина исә үзенең татарлашкан мукшы нәселеннән булуын ачыклаган. «Безнең нәселнең озын буйлы, эре сөякле, куәтле булуы да шуннан киләдер», - диде ул.

Ә Тау Иле мәктәбе укучылары авыл читендәге изге Касыйм чишмәсенең тарихын өйрәнгән һәм суын алып кайтып, мәктәп лабораториясендә тикшергән. Риваятьләргә караганда, XIV гасырда авылда Касыйм исемле изге күңелле кеше яшәгән. Ул җирләнгән урында чишмә тибеп чыккан. Чишмәнең суы фторга бик бай икән. «Аның өстенлеге - аз минераллашкан булуында. Шуңа күрә ул кеше организмында җиңел үзләштерелә, органнарга тоз утыруны кисәтә. Суның составы шулкадәр камил, ул теләсә кайсы яшьтә теләсә нинди диета тотучы кешегә дә файдалы», - дигән нәтиҗәгә килгән укучылар.

Шулай итеп конференция кысаларында Яшел Үзән районы балалары һәрберсе үзенең нәсел шәҗәрәсен барлады, үз авылының тарихын күрше авылдагы яшьтәшләренә сөйләп горурланды, бергәләп данлыклы якташлары хакында кыйссалар тыңлады. Район мәгариф идарәсенең баш белгече Илгизә Гомәрова әйткәнчә, бу якның Раифа һәм Зөя утравыннан кала да туристлар сәяхәт кылырлык урыннары күп. Тау ягының хак, милли тарихын язуда балаларга уңышлар телик.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Казан-Яшел Үзән-Казан.

.Заһидулла Шәфигуллин мәчете.

.Акъегет авылы мәктәбе.

Гөлгенә САТТАРОВА фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: