Татарның беренче профессоры
Галимне Баку университетының Шәрекъ факультетына приват-доцент итеп эшкә алалар, ике елдан Г.Гобәйдуллинны университетның төрки халыклар тарихы буенча профессор итеп раслыйлар. Бу - Россия шартларында татарлар арасында профессор дәрәҗәсе алган беренче очрак.
Газиз Гобәйдуллин - татар тарихында тирән эз калдырган шәхесебез. Ул беренче профессиональ татар тарихчысы, профессоры. Казанда Шәрекъ академиясен нигезләүчеләрнең берсе буларак билгеле. Г.Гобәйдуллин - Казан университетының татар һәм филология факультетын тәмамлаган, аспирантурада белем алган галим. Быел халкыбыз татар тарихы буенча беренче булып диссертация яклаган галим Газиз Гобәйдуллинның тууына 135 ел тулуны билгеләп үтте. Шушы уңайдан Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.
Күп санлы йортлар хуҗасы, сәүдәгәр Салих Гобәйдуллин гаиләсендә дөньяга килгән Газиз белем алуын Казанның Зәңгәр мәчете каршындагы «Халидия» мәдрәсәсендә башлап җибәрә, аннары грек, немец, француз, латин телләрен өйрәнеп, гимназия буенча өлгергәнлек имтиханнарын тапшырып, Казан университетының юридик факультетына укырга керә, әмма бер елдан, тарих-филология ф
акультетына күчеп, М.Хвостов, Н.Катанов, Н.Фирсов кебек күренекле галимнәр җитәкчелегендә эшли.
Газиз Гобәйдуллин - киңкырлы тарихчы. Белгәнебезчә, революциягә кадәр заманнарда татар тарихына кагылышлы күп мәсьәләләр тикшерелмәгән була. Г.Гобәйдуллинның язмалары бик күпләр өчен яңалык буларак кабул ителгәндер. «Мәкаләләреннән Г.Гобәйдуллинның тарихыбызга, әдәбиятыбызга кагылышлы мәсьәләләрне, шул ук вакытта укыту системасын һәм аның проблемаларын да яхшы белүен дә күрәбез», - ди филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университет доценты Диләрә Галиуллина. Галимне Алтын Урда, милләт, телләр, татарларда сыйныфлар тарихы мәсьәләләре кебек темалар аеруча кызыксындыра. Аның революциягә кадәрге татар халкы тарихы турында студент чагында ук язылган хезмәтләре дә хәтсез. Һади Атласи исемендәге иҗтимагый фонд җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәммәтдинова Г.Гобәйдуллин 1915 елда Ш.Мәрҗанинең 100 еллыгына багышлап җыентык әзерләвен, аны чыгаруга шулкадәр ихластан алынуын, һәр фактны, истәлекләрне бөртекләп җыюын да искә төшерде.
Галимнең күп мәкаләләре революциядән соң язылган. «Аның «Емельян Пугачев явында һәм Степан Разин явында татарларның катнашуы турында» бик саллы мәкаләләре бар. Ул анда кызыклы нәтиҗәләргә килә», - диде Д.Галиуллина. Галимнең эшчәнлегенең бер юнәлеше җәдидчелеккә багышланган. Бу уңайдан аның Исмәгыйль Гаспралы турында өйрәнеп язылган хезмәтләре игътибарны җәлеп итә. «Исмаил Гаспринский и язык» дигән мәкалә кулъязма хәлендә безнең көннәргә кадәр сакланган. Ул 1990 елларда гына басылып чыккан. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова Газиз Гобәйдуллинның тел турында әйткән фикерләре бүген дә актуаль икәнлеге турында сөйләде. Бу галимнең алдан күрүчәнлеген, акыллы, зирәк кеше икәнлеген дә күрсәтә. Г.Гобәйдуллин 1921 елда аспирантураны да тәмамларга өлгерә. Бу елларда ул университетның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хакыйкый әгъза итеп тә сайлана. Шул елларда галим фән өлкәсендә гомуми тарих, диннәр тарихы, татар тарихы, татар әдәбияты һәм мәдәнияте, иҗтимагый фикер үсеше тарихына караган хезмәтләрен, дәреслек китапларын язып бастыра.
Газиз Гобәйдуллин студент чагында ук, ягъни 1914 елдан хакимиятләр рөхсәтеннән башка гына «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих укыта башлый. Галим, 1916 елда университетны беренче дәрәҗәле диплом белән тәмамласа да, патша Россиясендә татар милләтеннән булган белгечкә эш урыны табылмый. Егет губернатор тәкъдиме белән Троицкига китәргә мәҗбүр була, биш класслы «Вазифа» мәдрәсәсенең мөдире булып эшли,1922-1925 елларда Казанда Шәрекъ педагогика институтында укыта, шул ук вакытта ТАССРның гыйльми үзәк хезмәткәре була.
Газиз Гобәйдуллин әдәбият сөючеләр арасында язучы буларак та танылып өлгерә. Аның беренче хикәясе 1907 елда ук дөнья күрә. Галимнәр 1913-1917 елларда аның каләме аша туган әсәрләр көндәлек матбугатта аеруча күп очравын әйтә.
Газиз Гобәйдуллин 1925 елда Казанны ташлап Бакуга китә. Галимнәр моның төгәл сәбәбен белми, аның гаиләсенә карата эзәрлекләү башлануы белән аңлаталар. Ихтимал, моңа, ул чорга хас булганча, тарихчы галимнең сыйнфый чыгышы да сәбәп булгандыр. Галимне Баку университетының Шәрекъ факультетына приват-доцент итеп эшкә алалар, ул шул ук вакытта Бакуның педагогика институтында да студентларга белем бирә, аны декан итеп билгелиләр, ике елдан Г.Гобәйдуллинны университетның төрки халыклар тарихы буенча профессор итеп раслыйлар. Бу - Россия шартларында татарлар арасында профессор дәрәҗәсе алган беренче очрак. Г.Гобәйдуллин 1928 Сәмәрканд, 1930 елдан Мәскәү университетларының штаттан тыш профессоры да була. Үзбәкстан Фәннәр академиясенең тарих институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Р.Шигабдинов чыгышында ассызыкланганча, тарихчы галим әледән-әле Мәскәүгә, Сәмәркандка, Ташкентка барып лекцияләр укып, семинарлар, курслар үткәреп кайта, рус, әзәрбайҗан, үзбәк телләрендә фәнни хезмәтләрен бастыра, конференцияләрдә, симпозиумнарда чыгышлар ясый. «Хатларына караганда, аның бик Казанга кайтасы килә. Их, кайтасы иде, дип яза», – дип искә төшерде Д.Галиуллина.
Г.Гобәйдуллин 1930 еллар башыннан әкренләп үзенә мөнәсәбәтнең үзгәргәнен сизә башлый. Аның мәкаләләрен дә басмый башлыйлар. Көндәлек матбугатта галимне гаепләгән язмалар да күренгәли. Билгеле ки, Г.Гобәйдуллин барысын да аңлап ала. Д.Галиуллина тарихчы галимнең Мәскәүдә яшәүче улы Сәлман Гобәйдуллин исән чагында аның белән хатлар алышкан. Ул әтисенең үзен кулга алачакларын белеп торуы турында яза. Сәлман әфәнде истәлекләрендә язып калдырганча, ишек төбендә әзер котомка басып торган, киемнәр дә әзерләп куелган булган. Галимнең фаразы дөрес булып чыга, аны 1937 елның язында Әзәрбайҗан Фәннәр академиясенең бер төркем галимнәре белән бергә кулга алалар, ә бер елдан ул ГУЛАГ зинданында һәлак була. Газиз Гобәйдуллин улына китапханәсен Баку университетына бирергә куша. Улы әтисенең әманәтен үти. Шуңа күрә галимнең китапханәсе пыран-заран килми, сакланып кала. Алсу Мөхәммәтдинова Газиз Гобәйдуллинның Һади Атласи белән дә язышып, хәбәрләшеп торуы турында сөйләде. Әмма, кызганыч ки, бу хатлар югалган, эзләп-эзләп тә табылмаган.
Г.Гобәйдуллинның Иске Минзәләбаш мәдрәсәсендә укытуы турында филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхинның искә алуы исә гыйльми җыенда катнашучы галимнәр өчен зур яңалык булды. Аңлашыла ки, бу – архив документлары белән расланмаган факт. Ф.Яхин моны Газиз Салих улының «Шура» журналында «Минзәләбаши» дигән исем белән шигыре басылуын һәм якташларының истәлекләренә нигезләнеп әйтә. Бу инде тарихчыларыбыз тарафыннан олуг галимебезнең биографиясе дә, хезмәтләре дә, иҗаты да начар өйрәнелүе турында сөйли. Башка халыкларда патша Россиясе заманнарында ук Г.Гобәйдуллин кебек шәхесләр булса, аның тормышын, эшчәнлеген энәсеннән җебенә кадәр тикшереп калын-калын хезмәтләр язарлар, мәктәпләрдә, фәнни оешмаларда аңа багышланган киң колачлы конференцияләр уздырырлар иде. Ә хәзерге вакытта тарихчы галимебез турында мәктәп балалары бөтенләй хәбәрдар түгел, аны хәтта югары уку йортларында белем алучы яшьләребезнең дә сирәге генә белә. Бу хакта Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләлә Мортазина да кереш сүзендә искәртеп үтте.
Газиз Гобәйдуллин туып-үскән йорт Казанның татар бистәсендә сакланып калган. Д.Галиуллина анда мемориаль такта гына эленеп торуын әйтә. Бу - халкыбыз, әдәбиятыбыз тарихларын барлап зур хезмәтләр язган, телебезне кайгырткан галим турында бердәнбер истәлек. Г.Гобәйдуллинның туган җирендә, йортында әлегә кадәр музей да булдырылмаган.
Галимнең барлык хезмәтләрен туплаган җыентыгы турында да кызыксындым. Андый тулы хезмәт тә юк икән. 1989 елда Татарстан китап нәшриятында «Тарихи сәхифәләр ачылганда» дигән сайланма тарихи хезмәтләре, 2002 елда «Рухият»тә галимнең улы С. Гобәйдуллин, Э.Кульпин-Гобәйдуллин, Р.Мәрданов, И.Һадиев туплаган фәнни-биографик җыентык укучылар кулына килеп ирешкән. Гомумән, Г.Газизнең (тәхәллүсе) әдип буларак та өйрәнү генә түгел, барлык әсәрләре тупланган китабы да басылганы юк.
Көндәлек матбугатта төрле елларда З.Буниятовның («12493 номерлы тикшерү эше»), Р.Вәлиевнең («НКВД тоткыны»), С.Гобәйдуллинның («Безнең әтиебез»), галимнәр С.Алишевнең, Э.Галиеваның, Р.Шигабдиновның Д.Галимуллинаның мәкаләләре дөнья күргән.
Алсу Мөхәммәтдинова залдагыларның игътибарын бүген мәктәпләрдә татар тарихы бөтенләй диярлек укытылмавына юнәлтте. Ул Әлмәт районының бер урта мәктәбенең укытучылары белән сөйләшкән, мәсьәләне өйрәнгән. Галимә академик басмаларыбыз, Фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстан мәгарифен үстерү институты булуы, әмма шул ук вакытта балаларыбызның тарихтан белемсез калулары турында ачынып сөйләде. Тарихка кагылышлы дәресләр ел буена күп дигәндә 7-10 сәгатькә туларга мөмкин икән. Әле алар да тулысынча Татарстан тарихына кагылмый. Россиядә рус телен саклау һәм рус тарихын өйрәтү буенча бик гайрәтләнеп эшкә тотынуларын, «Белем җәмгыяте»н дә оештыруларын беләбез. «Әйдәгез, без дә калышмыйк. Мәктәпләрдә төбәкне өйрәнү предметын кертергә кирәк», - ди Алсу ханым. Аннары хәзер мәктәпләр белем бирү сәясәтен үзләре билгели ала. Ә милли җанлы директорлар Татарстаныбызда күп түгел. «Шуңа да рәсми һәм иҗтимагый оешмалар, галим-голәмалар бердәм булып мәсьәләне уртага салып сөйләшик, киңәшмәләр үткәрик, мөрәҗәгать белән чыгыйк. Әгәр битараф булмасак, тәгаен гамәлләр кылсак, кыю адымнар ясасак, милләт файдасына гамәлләр кылып була», – ди А.Мөхәммәтдинова.
Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов бүген мәктәпләргә һәм ата-аналарга бик зур мөмкинлекләр бирелүен, һәр уку йортының нинди фәннәргә мәктәп компонентын бирү мәсьәләсен үзе хәл итүен искәртте. Тарихка, аеруча татар тарихына әһәмият биргәннәре аз. Шуңа да урынбасар хәзер балаларына белем бирүдә ата-аналар гына үз сүзен әйтә алуын белдерде. «Ата-аналарга ни өчен балаларга татар тарихы кирәклеген аңлатырга тиешбез. Алар җыелып таләп итсә, мәктәп җавап бирергә тиеш», - диде М.Гыйбатдинов.
Сөембикә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев