Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Татарлык утравы

Кемдер хөрмәтенә берәр җыен узса, бу хакта "фәлән кеше укулары" дип сөйләү гадәткә кереп китте. Әмма тәҗрибәле журналист Мәгъсүм Гәрәев болай әйтү белән ризалашмый. Сүзлекләр белән эш йөрткән публицист русчадагы "чтения" сүзен татарчада "укулар" дип түгел, "хөрмәтләү, олылау, искә алу" дип язу уңышлырак булуын әйтә. "Исәннәрне хөрмәтләргә һәм олыларга, мәрхүмнәрне...

Кемдер хөрмәтенә берәр җыен узса, бу хакта "фәлән кеше укулары" дип сөйләү гадәткә кереп китте. Әмма тәҗрибәле журналист Мәгъсүм Гәрәев болай әйтү белән ризалашмый. Сүзлекләр белән эш йөрткән публицист русчадагы "чтения" сүзен татарчада "укулар" дип түгел, "хөрмәтләү, олылау, искә алу" дип язу уңышлырак булуын әйтә. "Исәннәрне хөрмәтләргә һәм олыларга, мәрхүмнәрне искә алырга мөмкин", - ди язучы.
Монда уйланырга урын бар. Юкка бәхәсләшмичә, өлкән каләмдәшнең тәкъдименә колак салу, хатаны тизрәк төзәтү сорала. "Укулар" урынына, үткәрелгән чараның эчтәлегенә туры китереп, "хөрмәтләү, олылау, яки искә алу кичәсе" дип әйтүнең бернинди кыенлыгы да юк бит. Уртак уйга килү өчен тел галимнәренә төпле фикерләрен киң җәмәгатьчелек алдында кабатларга һәм мәгълүмат чаралары вәкилләренә моңа колак салырга гына кирәк.
Хәер, бу юнәлештә тиешле эздән баручылар да җитәрлек. Мәсәлән, Пенза өлкәсенең Городищенский районындагы Урта Әләзән авылында шәех Аббас хәзрәт Бибарсовны искә алу буенча фәнни-гамәли конференция узды. Төбәкара чарага килүчеләр ул салдырып калдырган мәчетнең ишеген ачып керде. Каршы алучы - Татарстандагы Әлмәт шәһәрендә, Сүрия, Ливан, Малайзия кебек чит илләрдә белем эстәгән, Коръәнне яттан өйрәнгән Рафик хәзрәт Янгуразов иде. Имам, телефонына теркәлгән мәгълүматка нигезләнеп, бу урындагы тәүге мәчетнең 1878 елда төзелүен искә төшерә. Янып юкка чыккан корылманың Мөкатдәс Бараев тарафыннан ясалган рәсемен күрсәтә. Ике катлы шушы гыйбадәтханәдә хезмәт куйган муллалар Каюм, Абдулла, Гомәр, Морадыйм, Биләл, Аббас, Ислам турында сөйли. Үзенең алар сафына 2015 елдан кушылуын әйтә. Дингә мөнәсәбәтнең төрлечә булган елларын искә төшерә. Берара Алла йортының минераль ашлама складына әйләндерелгән чагы да була. Әмма халык бу башбаштак­лыкны битараф кына күзәтеп тормый. Төнлә ашлама капчыклары янәшәдәге чокырга ыргытыла. Халык­ка вөҗдан иреге бирелгәч, монда төзекләндерү эшләре алып барыла. Аббас хәзрәт Бибарсов мәхәлләнең җитәкчесенә әйләнә. Гыйбадәтханәне яңарту турында кайгыртып, 1993 елда зур төзелеш башлап җибәрә. Ерактан күренеп, сәлам биреп торсын дип, манараны 42 метр биеклеккә күтәртә. Аңа ай кую өчен вертолет ике мәртәбә һавага күтәрелә, тик көтелгән нәтиҗә күренми. Өлкә депутатының бу теләге авыл тарихында бер омтылыш булып кына теркәлеп кала. Озын көянтәле автокран исә алтынсыман айны тиешле урынга урнаш­тыра. Аннары инде гыйбадәтханәнең беренче каты 400ләп намаз укучыны үз куенына сыендыра. Икенче катта да шулкадәр үк кешене кабул итү күздә тотыла. Монда, халыктан җыелган акча хисабына, хәзергә кадәр төзелеш эшләре бара. Ярдәм күрсәтергә теләүчеләрне, ишекне ачуга, садака әрҗәләре каршылый. Сейфны хәтерләткән, йозакка бикләнгән савытларны авыл тимерчесе Рәшит Тюгаев сигез данәдә ясап куя. Аларга язу да беркетелә. Садака мәчетне төзекләндерү, газ һәм электр утына түләү, дини бәйрәмнәрдә балаларга бүләк алу, мохтаҗлар язмышын кайгырту, азанчыга һәм имамга хезмәт хакы түләү, башка ихтыяҗларны канәгатьләндерү, зәкәт өчен дип бирелә. Болай үзхисапка яшәү башка мәхәлләләрдәге ун мәчеттә дә гамәлгә кертелә. Ходай ризалыгы өчен бердәмлек күрсәткәч, уникенче гыйбадәтханәнең дә нигезе салына, дивары өелә, манарасы куела.
Яңа туган сабыйга исем кушудан башлап, мәрхүмне соңгы юлга озату һәм искә алуны күздә тоткан дини йолалар үтәлеше, әңгәмәгә кушылган Урта Әләзән хакимияте башлыгы Рушан Гурдин белдергәнчә, халыкка иман ныклыгы бирә, яшәеш тотрыклылыгын сакларга булыша. Хәрәм белән хәләлне, яхшы белән яманны аерырга өйрәткән мондый шартларда хәсрәтле үлем күрсәткече бала туу шатлыгы саныннан азрак була. Хәзерге көндә берничә катлы итеп салынган, шәһәрдән калышмас өчен, ванна да куелган 2530 йортта 8920 кеше яши. Ике урта мәктәптә 1331 укучы белем ала. 200 ләп сабый балалар бакчасына йөри. Өйләрдә дәү әти һәм дәү әни тәрбиясен генә алган нарасыйлар да җитәрлек. "Төп йортта - төпчек малай" мәкаленә өстенлек бирелгәч, монда кече уллар ата-анасы янында кала. Өлкәннәргә күрсәтелгән рәхәтлек чагылышы нәсел дәвамчылары күңеленә халык педагогикасы, әдәп-әхлак кагыйдәләре үрнәге булып күчә. Мондый игелекле шартларда "катнаш никах" дигән афәт телдән бөтенләйгә төшеп кала. Төрле мәдәниятләрне бер-берсенә яраштырырга омтылган мохиткә урын калмый. Нәтиҗәдә туган тел һәм гореф-гадәтләр әби-бабалар заманындагы кебек саклана.
5000 гектар җире булган Урта Әләзән хезмәт сөючән халкы белән дә дан тота. Крестьян - фермер хуҗалык­ларында ашлык үстерәләр һәм икмәк пешерәләр. Терлек асрыйлар һәм сөт ризыклары, ит, казылык җитештерәләр. Җиләк-җимеш һәм яшелчәдән 60 лап төрдә консерв ясыйлар. Сәүдә белән шөгыльләнәләр. "КамАЗ" кебек йөк машиналары сатып-алып, кирәк-ярак ташыйлар. Иске техниканы төзәтәләр, яңарталар. Күпләр кызыгырлык төзелеш алып баралар. Колхоз заманыннан калган биналарның ишелүенә, юкка чыгуына да юл куймыйлар, Совет хакимияте төзегән биналарда төрле цехлар ачалар. Алачыкларда тимер-томырдан күңел теләгән нәрсәләрне ясыйлар... Авылдагы 400 ләп эшкуар Россиянең икътисади киңлегендә үзләренең барлыкларын сиздерә, таныла. Мәсәлән, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге, һөнәри бәйрәм уңаеннан, идарәче Зөфәр Дебердиев белән технолог Равилә Бикмаевага Рәхмәт хаты тапшыра. Министрлык боерыгында шулай ук өлкәнең башка төбәкләрендә хезмәт куючы 10 Урта Әләзән уңганы да билгеләп үтелә. Күңелне эшкә биргәч, кыңгыр гамәлләргә дә урын калмый. Зур төбәктә җинаять тамыр җәйми.
Моннан тыш, унбер мәхәлләдә мәдәни, фәнни, сәяси чараларны да уздыра беләләр. Шуның чираттагысы менә, бүгенге казанышлар янәшәсендә үткәндәге хатирәләргә урын биреп, шәех Аббас хәзрәт Бибарсовны (1937-2013) искә алуга багышлана. Ул шушы авылдан. Дин кысылган елларда Бохара мәдрәсәсен тәмамлый, Сүриягә барып укый. Уфада һәм Бакуда мулла була. Тәҗрибә туплагач, туган авылына кайта. Икенче мәхәлләнең имамы вазифасын башкара. Халыкка үгет-нәсыйхәт бирә, дини бәйрәмнәрне оештыра, ел саен сиксәнләп якташын Хаҗ сәфәренә озата, изге гамәлләре белән кешеләр күңеленә кереп кала.
Менә аның исеме белән бәйләп "ХХ-XXI гасырда Идел-Урал төбәгендә ислам дине: тарих, хәзерге халәт һәм киләчәк" дигән төбәкара җыен уза. Моның юл башында Санкт-Петербург Европа университеты профессоры, Россия ислам халыклары тарихы белгече Әлфрид Бустанов тора. Казан галимнәре кызыксына башлаганчы, милләттәш Урта Әләзәнгә килә, Аббас хәзрәт Бибарсовның шәхси китапханәсендәге китаплар, ул җыеп калдырган кулъязмалар белән таныша. Аларны тасвирлый һәм чыгыш әзерли.
Архивка Уфа журналисты Фәнүс Хәбибуллин да игътибар бирә. Хәзрәт турында "Ислам арсланы" дигән китап әзерләргә керешә. Монда Урта Әләзәндә аның истәлегенә узган фәнни-гамәли конференциядәге чыгышларга да урын бирергә җыена.
Хәтер яңартучылар арасында исә хәзрәтнең улы, Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс Бибарсов, Башкортстан мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Рөстәм Гыйльметдинов, сәясәт белгече Руслан Айсин, Пенза өлкәсе хакимияте вәкиле Владимир Айкашев, Санкт-Петербургтан Әлфрид Бустанов шәкертләре Мансур Газимҗанов, Наира Саакян, Мордовиядән дин белгече Марат Сәлимов, Саратов өлкәсе Мәгариф министрлыгы хезмәткәре Сергей Саратовский һәм башкалар бар.
Аерым алганда, Руслан Айсин Урта Әләзәнне замана шәһәре белән чагыштыр­ды. Ул үзен рухи, гыйльми, матди яктан тәэмин итүче татар утравын хәтерләтә. Моның тамырлары тирәндә. Халкыбыз тарихының әлеге тәҗрибәсен өйрәнергә һәм татар дөньясына таратырга кирәк. Шәех Аббас хәзрәт мирасына якынайганда, шулай ук, мәхәллә булып яшәүнең өстенлеге дә ачык күренә. Мәчет, мәдрәсә, дәүләт акча бирмәүгә еламыйча, милли мәгарифне үстерә. Бу - искитәрлек тәҗрибә. Моны күрү, белү, өйрәнү өчен, Әләзәнгә бер айлык сәяхәт оештырырга, монда яшәргә, дәресләрдә катнашырга кирәк.
Уфадан килгән Ишморат хәзрәт Хәйбуллин башка мәсьәләгә тукталды. Аның фикеренчә, Ислам диненең төрле төркемнәргә бүленүе бүгенге көндә бәхәсләр китереп чыгара. Шуңа күрә, халык аңы белән эш иткәндә, белгечләр кайсы мәзһәбкә өстенлек бирү турында уртак уйга килергә тиеш. Ә арага болгатучылар, ялгыш юлга кертүчеләр килеп эләксә, аларны курыкмыйча фаш итү сорала. Хакимияткә якынаеп, фетнә китереп чыгаручыларны да таный белергә кирәк. Россиядә эчке каршылыкларга, эчтән җимерүләргә каршы тору өчен рецепт шикелле төгәл тәкъдимнәр булдыру, моңа ирешерлек дин белгечләре, галимнәр тәрбияләү зарур.
Дөньяда үзгәрешләр барганда, югалып калмыйсы иде. Кичәге көннән - тарихтан гыйбрәт алып, үзара берләшеп, киләчәккә хаталанмыйча барасы иде. Шәех Аббас хәзрәт Бибарсовны искә алу кичәсендәге төп фикер менә шундый.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
Казан - Урта Әләзән - Казан.
.Җәмигъ мәчете.
.Бибарсовлар мәчете.
Вахит ИМАМОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев