Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Эшлекле мәҗлес

Татарлар борынгыдан укымышлы булган

Татарстан Фәннәр академиясендә өч көн дәвамында «Татар гыйлеме» халык­ара яшьләр фәнни мәктәбе узды. Дүртенче тапкыр үткән мәктәп быел ­«Дөньякүләм рухи мәдәният контекстында төрки телле китап» дигән темага багышланган иде.

Аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәрде. Пленар утырыш башында институтның директоры, профессор Ким Миңнуллин һәм Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, профессор Дания Заһидуллина татар халкының китап басу тарихын үз эченә алган чыгышлар ясады.

Быел Россиядә беренче татар басма китабы дөнья күрүгә 300 ел булды. 1722 елда Әстерханда Петр I Манифесты татар телендә басылып чыга. Халкыбызның беренче наширы булып исә Габделгазиз Бурашев исәпләнә. Ул 1800 елда Казанда беренче басмаханәне оештырган. Анда гарәп һәм татар телләрендә, күбесенчә дини эчтәлекле китаплар бастырыла башлый. Әмма Г.Бурашов 1805 елда нәшрият эшеннән читләштерелә. 1900 елда бертуган Кәримовлар нәшрияты оештырыла. 1904 елда – «Мәгариф», 1907 елда Әхмәдгәрәй Хәсәниләрнең – «Гасыр», 1906 да – «Сабах» нәшриятлары, шул ук елда «Милләт» басмаханәсе нигезләнә. Казан үзәгендә урнашкан бу нәшрият-типографияләр басма продукция белән Идел буе төбәкләрен, Себер, Урта Азия, Төркестанны тәэмин итә.

Танылган галим, китап белгече, академик, беренчеләрдән булып татар китабы тарихын өйрәнүче Әбрар ага Кәримуллин исәпләп чыгарганча, 1801 елдан 1917 еллар аралыгында татар телендә гарәп графикасында 15 мең исемдәге китап нәшер ителгән. Аларның гомуми тиражы 50 миллион белән исәпләнә. Шуннан соң татар китабының тарихын академик өйрәнү Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге белән бәйле. 1920-1940, 1950-1970 еллардагы актив гыйльми эшчәнлек, Татарстан районнарына һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләренә экспедицияләргә чыгу, эзләнүләр аша институтның мирасханәсе сирәк кулъязмалар, басма китаплар, әдәби һәйкәлләрнең фотосурәтләре белән тулыландырыла. 

1939 елда латин графикасы Кирилл хәрефләренә алыштырылгач, Г.Тукайның әдәби һәм публицистик мирасын әзерләп китап итеп чыгару турында карар кабул ителә. Ул 1943 елда ике томда басылып чыга. 

1950 еллар ахырында халыкка әдәби мирасның бер өлешен кайтару мөмкинлеге барлыкка килә. «Борынгы татар әдәбияты» хрестоматиясе (1963 ел), Казан ханлыгы шагыйре Мөхәммәдьяр җыентыклары, К.Насыйри, Г.Тукай, М.Җәлил һ.б. әсәрләре нәшер ителә. 1980 елларда татар классик әдипләренең күптомлыкларын әзерләү буенча эш башлана. Галимнәрнең ул елларда иң зур казанышы – 1983 елда Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы басылып чыгу. Тыелган язучы-галимнәр арасында Галимҗан Ибраһимов әсәрләре дә дөнья күрә. Язучының 15 томлык академик басмасын чыгару – галимнәр генә түгел, халкыбыз өчен дә горурлык. Тукайның 130 еллыгына шагыйрьнең 6 томлык академик басмасы, «Тукай энциклопедиясе» һәм фундаменталь тикшеренүләр нәтиҗәләре кергән кызыклы берничә басма укучылар кулына ирешә. Институтның фәнни хезмәткәрләр тырышлыгы белән Гаяз Исхакыйның 15 томлык академик басмасын әзерләп нәшер итүе зур вакыйгалардан булуын да хәтерлибез. Алар арасында 70 ел дәвамында тыелган әсәрләр бар. «Зиндан» исә 1991 елда гына дөнья күрде. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына «Идел Болгарстанының язма һәйкәлләре» дигән китап чыгарылды. Аңа Болгар чорының биш әдәби истәлеге кертелгән. Аның икесе укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Тарих фәннәре докторы, Наманган дәүләт университеты профессоры Абдулла Рәсүлов (фотода) үзбәк телле басмаларга да татар белгечләре нигез салуы турындагы чыгышы бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Галим искәрткәнчә, Үзбәкстанда XX гасыр башында нәшер ителгән көндәлек матбугат татар, төрек һәм гарәп сүзләре катнашмасыннан торган һәм үзбәк теленә җайлашкан телдә нәшер ителгән. Моның сәбәбе исә Үзбәкстанда күп кенә көндәлек матбугат чараларының татарлар тарафыннан нигезләнүе. 

Төркестанда төбәк матбугаты һәм типографияләр барлыкка килү тарихы 1869 елдан башлана. Төркестан генерал-губернаторы К.П. фон Кауфман хәрби министр  Д.А. Малютинга мөрәҗәгатендә Ташкенттагы генерал-губернаторлыкның матбугат органы сыйфатында «Төркестан хәбәрләре» газетасын чыгаруга, шулай ук Санкт-Петербургтан шушы максатларда типография оештырырга рөхсәт һәм газетаны бастыру өчен Петербургтан полиграфистларны җәлеп итүләрен һәм гарәп шрифтын алып килүләрен сорый. 6–7 айдан соң Ташкентка дөяләрдә (бу вакытта тимер юллар салынмаган була әле) шрифтлар белән хәреф җыючы татар белгечләре – Шаһингәрәй Бикколов, Габделлатыйф Яушев, Гали Биктимеров килеп төшә һәм үзбәк телле беренче басманы нәшер итә. Шул рәвешле, Үзәк Азиядә яңа өлкәгә – полиграфия сәнәгате һәм нәшрият эшчәнлегенә нигез салына. 1870 елда «Төркестан хәбәрләре» газетасына кушымта итеп «Туркистон вилоятининг газети» бастырыла башлый

«Төркестан генерал-губернаторы тәр­җе­мәчесе Шаһимәрдән  Ибраһимов һәм канцелярия тәрҗемәчесе Мөхәммәд Чанышев зур энтузиазм белән «Туркистон вилоятининг газети» басмасын оештыруда үз өлешен кертә. 1872 елдан Ш.Ибраһимов газетаның мөхәррире була. 1883 елны М.Чанышев аның редакциясе белән җитәкчелек итә. Абдулла Яушев һәм Мөхәммәд Курмишев та Төркестан генерал-губернаторы канцеляриясендә һәм Төркестан өлкә газетасы редакциясендә машинист булып эшләгән», – дип ачыклады Абдулла Рәсүлов.

1906 елда татар милләтеннән булган Исмәгыйль Абидов тарафыннан Ташкентта «Тәраккый» газетасына нигез сала. Ул 1906 елның 27 июненнән 1906 елның 20 августына кадәр атнасына ике тапкыр чыга. Мәгариф һәм азатлык идеяләрен пропагандалаучы «Тәраккый» газетасы җирле язучылар тарафыннан тәнкыйтьләнә, редакция хезмәткәрләре эзәрлекләнә. «Тәраккый» газетасы 72 көн генә яшәсә дә, Төркестанда милли матбугатны торгызуда мөһим роль уйный.

1917 елгы февраль революциясеннән соң Төркестан җәдитчеләренең татар мәгърифәтчеләре белән нәшрият һәм бас­маханәләр өлкәсендәге хезмәттәшлеге яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Әхмәд-Зәки Вәлиди, Пулат Солиев, Кәбир Бәкер, Мөхтәр Бәкер һ.б. Төркестандагы иҗтимагый-сәяси процессларда актив катнаша. 

Россия ислам институты (Казан) доценты, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина «Гарәп телле татар китабы» дигән темага ясаган чыгышында галим Миркасыйм ага Госмановның татар милләтенең борынгы вакытлардан ук язулы, динле, дәүләтле халык булуы турында әйткән сүзләрен китерде. «Мин халкымның милли йөзен, рухи кыяфәтен билгели торган төп үзенчәлеге дип, иң элек бер сыйфатын әйтер идем. Ул бер сүзгә генә сыеп бетә: Китаплылык. Әйе, китаплы, ягъни язулы булу».

 Татарлар төрки халыклар арасында иң беренчеләрдән булып басма Коръәнне дөньяга чыгарган. Голәмалар шурасы фикере буенча ислам дөньясында Коръән бастыру катгый тыелган булган. 

Төрки халыкларның язма тарихы Күлтәгин язмаларыннан башлана. Борынгы дәүләтләрдә рун язуы белән бергә гарәп язуында да шактый бай мирасыбыз сакланган. ХI гасырларда яшәгән  төрки язучысы, фәйләсүф һәм дәүләт эшлеклесе Йосыф Баласагуниның «Котадгу белег» әхлакый-дидактик поэмасы – ерак гасырлардан безнең көннәргә килеп җиткән мирас.

Әйе, татарлар борынгыдан белемле халык булган. Зыялы гаиләләрдә, гыйлемне гарәп телендә язылган дәреслекләр аша үзләштерсәләр дә, әдәби әсәрләр белән фарсы телле китаплардан танышканнар. Чөнки элек-электән шигърият фарсы телендә иҗат ителгән. Әниләр балаларын кич белән йокларга яткырганда, Руми, Алишер Навои кебек фарсы шагыйрьләренең шигырьләрен укыган. Алтын Урда чорындагы мәдрәсәләрдә шәкертләрнең кулларында гарәп телендә язылган китаплар булган. Казан ханлыгы чорында, мәркәзебезне шагыйрьләр каласы дип йөртүләре дә мәгъ­лүм. Хан сараенда фарсы, гарәп шагыйрь­ләре белән бергә, үз шагыйрьләребез дә сынау тоткан. Ханлык җимерелгәннән соң да, китапчылык юкка чыкмаган, мөселман укымышлылары әкренләп бер тирәгә туп­ланган. Монда әйдәүче көч булып суфи шәехләре торган. 

XIX гасырда Казанда яшәгән олуг галим һәм этнограф, Казан император университеты ректоры Карл Фукс татарлар арасында наданлык бик сирәк күренеш булуын язып калдырган. Аның «Халык европалыларга караганда да укымышлырак. Татарлар укый һәм яза белмәгән өммәттәшләренә, мөселманлыкларына карамастан, җирәнеп караган»,  – дигән сүзләре теркәлеп калган. Хәтта православие галиме, миссионер Петр Знаменский да татар хатын-кызларының укый-яза белүенә исе киткән. Халык арасында гарәп телле китаплар аша гыйлем таратуда авылларда яшәүче суфи муллалар, имамнар күп көч куйган. ХVIII гасырда Россия патшабикәсе Екатерина II Казанга килеп, татарларга мәчетләр салырга рөхсәт биргәннән соң, татар халкы арасында, гомумән, рухи уяну башланган.

Фәнни мәктәптә Үзбәкстан, Азәрбайҗан республикаларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләренең югары уку йортлары, Татарстан Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре галимнәре катнашты. Пленар утырышта күтәрелгән мәсьәләләр турында тулырак фикерләшү кулъязма мираска багышланган секция утырышында дәвам итте. Яшьләр чыганаклар буенча эшләү дәресләрен алды, сәнгать белеме һәм археография өлкәсендә Казанда, шулай ук Россия һәм чит илләрдә яшәүче галимнәрнең лекцияләрен тыңлады, семинарларда фикер алышты. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев