Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ТАТАРГА АРАЛАШУ КИЛЕШӘ

Күптән түгел Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә «Төрек әдәби мирасының татар рухи мәдәниятендә роле» дигән темага «түгәрәк өстәл» утырышы булып узды. Анда Төркия Республикасының Казандагы вице-консулы Мехмет Нәҗип, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, галимнәр катнашты. Язма һәм музыкаль...

Күптән түгел Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә «Төрек әдәби мирасының татар рухи мәдәниятендә роле» дигән темага «түгәрәк өстәл» утырышы булып узды. Анда Төркия Республикасының Казандагы вице-консулы Мехмет Нәҗип, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, галимнәр катнашты.


Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Рәмил Исламов үзенең кереш сүзендә искәртеп үткәнчә, татар халкы башка милләтләр белән элек-электән тыгыз бәйләнештә яшәгән. Әлбәттә, Идел-Урал төбәгенең юллар кисешкән урында булуы да әһәмиятле роль уйнаган. «Халкыбызның рухи тормышында Урта Азия, Кавказ, Иран, Гыйрак, Әфганстан, хәтта Һиндстан тарафлары да йогынты ясаган», - диде галим. Әйтик, чагатай әдәбияте ядкәре - Насретдин Рабгузинең «Кыйссасел -Әнбия»се татар мәдрәсәләрендә уку дәреслеге булып та йөргән. Шулай ук Урта Азиядән Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани әсәрләренең дә татар әдәбиятенә тәэсир ясаганы мәгълүм. «Аерым төрек әдәби мирасының татар мәдәниятенә йогынтысы турында сүз алып барганда, әлбәттә, иң әүвәл XIV гасыр шагыйрьләре Мөхәммәд, Сөләйман Чәләбиләр, Әхмәди Гирмияни һ.б. телгә килә. Әйтик, Сөләйман Чәләбинең «Мәүлидин Нәби»е өстәл китабы булып йөргән. Мөхәммәд Чәләбинең «Мөхәммәдия» поэмасы татар халкы арасында әүвәл кулъязма хәлендә йөри, соңрак кат-кат басылып тарала. «Ул һәрбер татар йортында иң кадерле китапларның берсе булган. Мондый ядкәрләр табылып тора. Әйтик, профессор Габдрахман Таһирҗанов Әхмәди исемле төрек шагыйренең «Йосыф вә Зөләйха» дигән әсәрен Апас районында табып алган иде. Бу кулъязма хәзер институтта саклана. Безнең үзәктә төрек дөньясына караган кулъязмалар шактый тупланды», - диде Рәмил Исламов.

Институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин үз чыгышында Татарстанның мәдәни тормышында төрки дөньяның яңа бер сулыш алуын билгеләп үтте. Соңгы вакытта Татарстанда булган вакыйгалар, Казанның Искешәһәр каласыннан төрки дөньяның мәдәни башкаласы буларак эстафетаны кабул итеп алуы да моның ачык мисалы. «Вакыйгалар барысы да төрки халыкларның бер-берсенә тагын да якынаюына, бер-берсе белән ныграк аралашу, фикер уртаклашу, яшьрәк галимнәрне дә шушы юнәлештә тәрбияләүгә мөмкинлекләр ача», - диде Ким Миңнуллин.

Әлбәттә, институтта да бу мәсьәләдә эшнең тынып торганы юк, күп кенә эшлекле мәҗлесләр, фәнни-гамәли конференцияләр булып тора. Әйтик, мирасханә залында да андый чаралар күп үтә. Тәгаенрәк әйтсәк, «Шәрекъ кулъязмаларын өйрәнүнең хәзерге торышы һәм алдагы бурычлар», «Мөселманнарның рухи мирас хәзинәсеннән» дигән темаларга үткәрелгән «түгәрәк өстәл»ләр, күптән түгел генә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган зур сөйләшү дә булып узды. «Татар халкының рухи тормышында кулъязма Коръән» күргәзмәсе, шагыйрь һәм фикер иясе Утыз Имәнинең тууына 260 ел тулу уңаеннан уздырылган фәнни чара да зур кызыксыну уятты.

Профессор Ким Миңнуллин белдергәнчә, төрки дөнья белән күп тармаклы багланышларның активлашкан чаклары да, сүрелеп торган еллары да булган. «Әдәби-мәдәни багланышларның көчәюе, яки сүлпәнәюе дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәте белән бәйле», - диде галим. Ул бу уңайдан совет чорында әзерләнеп чыккан «Татар әдәбияте тарихы»ның 6 томлыгын мисалга китерде. «Без анда төрек әдәбиятеннән мәгълүматның шактый аз бирелүенә игътибар итәбез. Томнар белән танышканда, материалларның тулы булмавын, аларның аныкланып бетмәвен күрми мөмкин түгел», - диде Ким Миңнуллин. Заманалар үзгәрде. 1990 - 2000 елларда төрек мәдәнияте, әдәбиятенә кагылышлы китаплар, мәкаләләр күпләп дөнья күрә башлады. «Бездә хәзер төрек әдәби мирасының татар рухи мәдәниятенә тәэсире, аның роле турында күпмедер дәрәҗәдә мәгълүматлар туплана бара. «Татар әдәбияте тарихы»ның 8 томлыгы өр-яңадан әзерләнде. Аның 3 нче томында материалларыбыз шактый баеган, төрек әдәбиятенең татар рухи дөньясына тәэсире киң мәгънәдә урын алган. Ә инде мәдәнияттә, әдәбияттә яңа жанрлар, яңа алымнар, сюжетлар барлыкка килүе Аурупага, Көнбатышка таба борылуны аңлата. Бу исә төрки әдәбият һәм мәдәниятнең үзенең Көнбатышка таба йөз тотуы, яңа ысул, ачышларга омтылуыннан башлана», - диде профессор. Ул багланышларның шулай ук 90 нчы еллар башыннан яңа сулыш алуын, аның яңа кысалары барлыкка килүен, фән юнәлешен үстерү буенча да, кадрлар әзерләүдә дә колачлырак була баруын искәртеп үтте. Галим шактый гомерен Төркиядә яшәгән язучыбыз Гаяз Исхакыйның 15 томлыгы әзерләнеп бетүен белдерде. «Бу турыдан-туры Төркиядә яшәгән милләттәшләребез һәм Төркия хөкүмәте, андагы галимнәребез ярдәме белән башкарыла торган эш. Багланышларыбыз алга таба тагын да ныграк булыр», - диде Ким Миңнуллин.

Төркиянең Казандагы вице-консулы Мехмет Нәҗип тә Татарстан һәм Төркия арасындагы әдәби-мәдәни багланышларның гомер бакый бер-берсенә йогынтысы көчле булуын искәртте. «Белгәнебезчә, дәүләт эшлеклесе Садри Максуди Төркия Республикасын төзүдә катнашучыларның берсе булган», - диде ул. Вице-консул шулай ук соңгы елларда Татарстан яшьләрен Төркиягә укырга җибәрүне оештырулары, җәйге мәктәпләр булдыруда да ярдәм итүләре һ.б. турында сөйләде.

Төркиянең Мәрмәрә университетында Төрки дөньяны өйрәнү институты директоры, профессор Гүлшән Сәйхан Алышык «түгәрәк өстәл»дә катнашучыларны Урта Азиядә XI йөз ахырында яшәгән суфи шагыйрь Әхмәт Ясәвинең тормышы һәм иҗатында моңарчы бигүк билгеле булмаган яңа сәхифәләр белән таныштырды. Төркиянең «Сөләймания» китапханәсенең элеккеге директоры, фән докторы Нәвзәт Кояның хәзерге вакытта Балкан илләрендәге китапханәләрдә, архивларда «Мөхәммәдия»нең кулъязма һәм басма нөсхәләре турындагы доклады да кызыклы, мәгълүматларга бай иде. Фән докторы Исмәгыйль Төркоглу татарлар арасында «Мөхәммәдия», «Сәет Баттал» «Хуҗа Насретдин» китапларының таралуы, әсәрләрнең бу якларда яшәүчеләрнең рухи тормышына, әдәбиятенә йогынтысы турында бәян итте. «Җәннәт, җәһәннәм хикмәтләре тасвирланган «Мөхәммәдия» китабы Идел-Урал якларындагы 10 мең мәхәлләнең һәркайсында, дин әһелләренең, байларның һәрберсендә өстәл китабы булган. Әсәрне көйләп, елый-елый укыганнар, - диде Исмәгыйль бәй. Ул «Мөхәммәдия» китабының Г.Кандалый, Г.Тукай, М.Гафури, Г.Укмасиның беренче әсәрләрендә дә йогынтысы сизелүен әйтте.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Исмәгыйлев (Нәҗип Нәккаш) үз чыгышында ассызыклап узганча, Көнчыгыш әдәбиятләреннән тәрҗемә ителгән, яки иҗади эшкәртелеп, кулъязма һәм басма китап рәвешендә татар халкы арасында таралган әдәби әсәрләр XIX йөздә бер юнәлеш булып, милләтнең рухи мәдәниятендә аерым урын алып тора. Шуларның берсе - «Мәликә» китабы. «16 биттән генә торган бу әсәрнең 1905 елга кадәр 10 тапкыр басылып чыгуы аның халык арасында яратып укылуы хакында сөйли», - диде Нәҗип әфәнде. Галимнәр бу китапның, асылда, Урта Азиядән чыгуын, башта берничә варианты булуын әйтәләр икән. Нәҗип әфәнде шулай ук «Мәҗмүгы-л-хикәят» китабының һәм «Мең дә бер көй» әсәренең таралу, аларның табылу, Аурупа телләренә тәрҗемә ителү тарихы турында тәфсилләп сөйләде.

Яшь галимә Алия Мөбарәкшина, теманы дәвам итеп, Габдулла Тукайны төрек әдәбияте тәэсирендә иҗат итүгә этәргән сәбәпләрне ачыклап үтте. Шуларның берсе - аның мәдрәсәдә госманлыча китаплар һәм гәзит-журналларны яратып укуы, шәриктәшләре белән «Мөхәммәдия» мәҗлесләре оештыруы. «Әдәбият һәм тел белгече Җ.Вәлиди, язучы Г.Ибраһимов, төрек әдәбиятчесе Ф.Көпрелезадә дә Г.Тукайның Җаек чоры иҗатын «Мөхәммәдия» дәвере дип атый», - диде галимә.

Билгеле, XIX гасыр ахыры, ХХ йөз башында татар әдәби теле формалашуына госманлы төрек теле дә йогынты ясый. Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Асия Рәхимова моның сәбәпләрен Идел-Урал төбәгендә «Мөхәммәдия», «Алты бармак», «Мәгърифәтнамә» кебек, Истанбулда басылган дини-әдәби китапларның киң таралуыннан, кайберләренең хәтта мәдрәсәләрдә дәреслек буларак укылуыннан күрә. «Әйтик, Г.Тукай иҗатының беренче чоры шигырьләрендә төрек теленең күпсанлы үрнәкләре табыла», - диде галимә. Асия ханым бу мәсьәләдә әле эзләнү-тикшерү соралуын әйтте. «Моның өчен ике телне дә мөкәммәл белгән яшьләр кирәк», - диде ул.

«Түгәрәк өстәл» утырышында чыгышлар күп булды. Мирасханә үзәге җитәкчесе Рәмил Исламов мондый эшлекле сөйләшүләрнең алга таба да үткәреләчәген, аларны даими итәргә ниятләүләрен белдерде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев