Мәдәни җомга

ТАТАРГА АКЫЛ БИРГӘН ШАГЫЙРЬ

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бөек шагыйрь һәм фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 260 ел тулу уңаеннан «түгәрәк өстәл» сөйләшүе үткәрде. Анда Утыз Имәни иҗатын өйрәнгән әдәбият галимнәре чыгыш ясады, яшь галимнәр шагыйрь иҗатында үзләре тапкан яңалыкларны җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте. Утырышны институт директоры,...

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бөек шагыйрь һәм фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 260 ел тулу уңаеннан «түгәрәк өстәл» сөйләшүе үткәрде. Анда Утыз Имәни иҗатын өйрәнгән әдәбият галимнәре чыгыш ясады, яшь галимнәр шагыйрь иҗатында үзләре тапкан яңалыкларны җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте. Утырышны институт директоры, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Ким Миңнуллин алып барды.


Утыз Имәни хакындагы сөйләшү филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов тарафыннан әзерләнгән докладны тыңлаудан башланып китте. Галим җыенда үзе катнаша алмау сәбәпле, аның чыгышын башка бер яшь галим укып ирештерде. Доклад Утыз Имәни иҗаты турында дөнья күргән яңа материаллар белән таныштыруга багышланган иде. Соңгы елларда галимнәр Утыз Имәнинең тагын 2 поэмасын, берничә шигырен тапкан икән. Шагыйрьнең элегрәк, 1986 елда басылып чыккан җыентыгына керми калган барлык әсәрләрен туплап, яңа китабын чыгару сорала. Профессор Хатыйп Миңнегулов, бу эшне Әнвәр Шәрипов үзе башкарса, ифрат уңышлы булыр иде, дип белдерде.

Филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Хисамов «Габдерәхим Утыз Имәни - «Кыйсаи Йосыф» текстологы» дигән темага тирән эчтәлекле чыгыш ясады. «Утыз Имәни үз вариантында поэманың 980 юлын кыскарткан. Шул җөмләдән шагыйрьнең иҗат тантанасы - хәтимәсен дә, аның тәмамланган елын да төшереп калдырган. Моның логикасы нәрсәдә соң? Аныңча, XVIII-XIX йөз башында әсәр фани, вакытлы деталь һәм реалийлардан азат булып, бары тик мәңгелек һәм изге кыйммәт рәвешендә сакланып калырга тиеш булган.

Утыз Имәнинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы буенча башкарган эше шагыйрь һәм галимнең ниндирәк шәхес булганлыгын күз алдына китереп бастыра. Ул шигырь телен, әсәр бөтенлеген нечкә сиземләгән шагыйрь дә, Ислам тәгълиматының сафлыгын яклаган ортодоксаль дин галиме дә», - дип сөйләде Нурмөхәммәт ага.

Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов үз чыгышында: «Утыз Имәни татар халкының борынгы казанышларын XVIII йөз белән ялгап, төркиләрне шәрекъ, гарәп-фарсы дөньясы белән ялгап, яңа бер система барлыкка китерә, - диде. - Ул шулкадәр тирән шәхес ки, әдип иҗатын өйрәнү әдәбиятчеләрнең генә түгел, тарихчыларның да, фәлсәфәчеләрнең дә бурычы. Аның хакында матбугатта язарга, радио-телевидениедә махсус тапшырулар әзерләргә иде. Халкыбыз бөек фикер иясе булган улы белән горурланырга тиеш».

Филология фәннәре докторы, профессор Марсель Әхмәтҗанов исә Утыз Имәни әсәрләре дип халыкта сакланган кулъязмалар хакында сүз алып барды. «Шагыйрьнең «Һиммәтел заман» поэмасының бер нөсхәсе 1980 елны Азнакай районы, Мәсәгут авылында табылган иде. Икенче нөсхәсе Лениногорски районы, Иске Шөгер авылыннан килеп чыкты. Гомумән, аның күп әсәрләре шушы авылда табыла. Шулай ук «Фәварител заман» поэмасы 1976 елда Лениногорски районы, Куакбаш авылында табылып, мирасханәгә тапшырылды. Соңгы елларда Буа шәһәреннән бер дустыбыз кулъязма җыентык бүләк иткән иде. Аннан Утыз Имәнинең 4 озын поэмасы килеп чыкты. Шагыйрьнең хатыны Хәмидә истәлегенә багышланган мәрсиясенең тулы варианты торгызылды. Бу әле дөньяда аз мәгълүм әсәр. Аны сорап алып укучылар булыр дип ышанам», - диде галим.

Бүгенге көндә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүнең торышы турында филология фәннәре докторы Рәмил Исламов сөйләде. Ул Утыз Имәнинең исемен, әсәрләрен беренчеләрдән булып киң җәмәгатьчелеккә таныткан Каюм Насыйри календарьлары, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин хезмәтләре хакында бәян итте. «Ш.Мәрҗани хәбәреннән аңлашылганча, Утыз Имәни Бохарада яшәгәндә "Госман Коръәне" дигән тәфсирне төзекләндергән. Хәтта миссионер Ефим Малов та аның турында, яхшы гыйлемле, камил, гөнаһтан ерак торучы, йолдыз кебек ялтыраучы, фәлсәфә һәм дин гыйлемнәрендә тәҗрибәле галим, дип яза. Халыктагы «Ахырзаман», «Бәдәвам» китапларын аңа нисбәт итә. Аның тәрегә охшаган тәрәзә рамына каршы чыгуын да искәртә. Совет чоры галимнәреннән шагыйрь иҗаты Үлмәскамал Беляева тарафыннан өйрәнелеп, беренче кандидатлык диссертациясе язылса, 1970 еллардан башлап, Утыз Имәни әсәрләренең тарихи әһәмиятен торгызу, аның исемен халыкка кайтаруны галим Әнвәр Шәрипов башкарды», - дип сөйләде ул.

Нәзирә ГАНИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: