Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Татар журналистлары форумы 

Казанда ике көн дәвамында Бөтенроссия татар журналистлары форумы булып узды.

Бу - Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең тормышын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен мәдәниятен яктыртып баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен татар мәркәзенә  икенче тапкыр җыюы. Җыен эшендә Россиянең 20гә якын төбәгендә нәшер ителә һәм эфирга чыга торган татар мәгълүмат чараларында хезмәт куючы 50гә якын мөхәррир һәм журналист катнашты. 


“Россия төбәкләрендә татар журналис­тикасы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы Форумның әһәмиятле чараларының берсе булгандыр.  Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ачып җибәрде.  Ул киләсе елда бик зур эшләр – ТАССРның – 100, Бөек Җиңүгә 75 ел тулуы кебек әһәмиятле даталарны билгеләп үтү, Татарстан Президентын, муниципалитет башлыкларын  сайлау, Халык санын алу вакыйгалары көтелүен искәртте. 

Заманча технологияләр чорында мәгъ­лүмат чаралары яңа форматлардан, үзгәрешләрдән читтә кала алмый. Әмма шул ук вакытта каләм ияләре, милләттәшләребезне туплау, телебезне үстерү, буыннардан-буынга тапшырылган милли мирасны яшьләребезгә җиткерү кебек уртак максатыбызга хезмәт итәргә бурычлы. В.Шәйхразиев Үзбәкстанга сәфәрен искә төшерде. Анда 33 миллионнан артык халык яши, шуның бер проценты – татарлар. Әмма Бөек Ватан сугышы вакытында Үзбәкстаннан фронтка киткән 15 татар егете Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек була. Бишесе исә - Дан орденының тулы кавалеры. 

Башкортстанда берничә татар газетасы һәм  журналы хөкүмәт тарафыннан финанслана. Шуларның берсе  – “Кызыл таң” газетасының электрон мәгълүмат чарасы иң оператив һәм әйбәт эшли торган газета буларак аталды. Аның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов бу уңайдан универсаль эшләүче журналистлар заманы җитүен белдерде. “Кызыл таң” редакциясендә өч басма нәшер ителә. Төп басмадан тыш, “Тулпар” (ике айга бер тапкыр чыга) һәм “Әллүки” (айга бер тапкыр) журналлары, электрон газета да чыгарылып килә. Аларны басмага әзерләү бервакытта алып барыла. Электрон газета исә тәүлек дәвамында тулыландырыла. “Журналистларга төрле форматта эшләргә туры килә. Алар бер үк мәгълүматны электрон газетага да, “Тулпар”га да, балалар журналына да, социаль челтәрләр өчен дә яраклаштырып бирә”, – ди Ф.Фәтхетдинов. Уздырыла торган чарага редакциядән бер журналист бара һәм ул бу материалны басмаларның һәркайсы өчен аерым-аерым эшли. Каләм хакы сайтка материал куйган һәм газетага язган өчен аерым түләнә. Электрон газетадагы материал өчен гонорар аны күпме кеше укуына карап бирелә. Һәр хезмәткәргә, Башкортстанның төрле районнары бүленеп, аларга үз аккаунтларына 5000 дус җыю бурычы куелган. Алар һәр язган материалын үз сәхифәләренә репост ясап, басмаларның укучыларын арттыра. 

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова респуб­лика районнарында Татарстан китап нәшрияты белән берлектә Уку бәйрәмнәре уздырулары турында сөйләде. Анда, гадәттә, газетаны озак еллар алдыручыларны да чакырып бүләклиләр. Шунда алар газета укучылар өлкәнәя баруына, ә яшьләрнең газета укымавына игътибар иткән. 

Г.Сабирова шулай ук, замана белән бергә атлап, “Ватаным Татарстан” сайтында, татарча подкастлар урнаштырыла башлавын, видеоформат юнәлешен үстерүгә игътибар бирелүе турында да әйтте. Моның өчен, гадәттә, редакциягә кунак чакырыла, әңгәмә уздырыла, аннары аның аудио-видео форматы сайтка эленә. Аны кыскартып, яисә кызыклырак өлешләрен алып, интервью жанрында эшләп сайт­ка да эләләр. 

Башкортстанда иң зур тиражлы дәүләт басмаларының берсе (тиражы – 12-14 мең) “Өмет” газетасы. Аның баш мөхәррире Рәдис Ногманов тираж җыю серләре белән уртаклашты. Күпчелек газеталар электрон версияләрен үстерү белән мәшгуль булса, алар басма форматны шушы дәрәҗәдә саклап калу, язылучылар санын 10 меңнән дә киметмәүне максат итә. Баш мөхәррир журналистларның чиратлап ниндидер мәсьәлә күтәреп язылган материал бирүен мәҗбүри итеп куелуы турында да сөйләде. “Чөнки каләм ияләре уйлап язудан читләшә, мәгълүмати язмалар белән мавыга башлады”, – ди ул. 

Билгеле ки, хәзер газета-журналлар күп. Алар үзара көндәш итеп тә кабул ителергә мөмкин. Милли Шура рәисе В.Шәйхразиев газеталарның бер-берсенә конкурент буларак түгел, ә бәлки сыйфат, мөмкинлекләр ягыннан бер-берсен тулыландырып тәрбияләүче итеп карарга кирәклеген искәртте.  

Утырышта, әлбәттә, тө­бәк­ләрдә чыга торган газеталарда  татар телендә язучы журналистлар җитмәве, туган телебездә укучылар саны кими баруы, язмаларның сыйфаты, финанс кытлыгы, басмаларның почта эшчәнлегенә бәйле рәвештә үз укучыларын югалтуы кебек мәсьәләләр дә күтәрелде. Газеталарның укучыга вакытында барып җитмәве оперативлык югалуына  китерүе дә искәртелде. “Түгәрәк өстәл” утырышында Әстерхан өлкәсендә нәшер ителә торган “Идел” газетасының мөхәррире Фирүзә Шәрәфетдинова  газетага ярдәм кирәклеген ассызыклады. Элек басманы чыгарырга депутатлар булышлыгы булган, һәр авылга 100 дән артык кешегә яздырырлык итеп акча бирелгән, халыкка газеталар барып җиткән. Хәзер андый финанслар бүленми. Газеталарның бушлай гына килүенә күнеккән халыкның языласы да килми. Редакциянең матди базасы да начар, компью­терлары ватылган. Газета чыгаруны иҗтимагый башлангыч тәртибенә куйганнар. Элеккеге хезмәткәрләр хезмәт хакы түләнмәгәч китеп беткән. Версткага түләү өчен акчаны химаячеләр аша табарга туры килә. Шулай да Ф.Шәрәфетдинова өч мең тираж белән нәшер ителә торган, 115 ел дәвамында дөнья күргән “Идел” газетасы эшчәнлеген туктатмый, материалларын да яза, үзе тарата. 

Түгәрәк өстәл утырышында төбәкләрдә эшләүче журналистларга халык санын алу вакытында зур өметләр багланды. Кайбер төбәкләрдә татарларны башка милләт вәкилләре итеп күрсәтү, аларны төркемнәргә бүлгәләү омтылышлары булганда, аңлату эшләре алып бару, милләттәшләребезне татар итеп саклап калуда журналистларның бергәләп эшләргә тиешлеге әйтелде. 

Икенче көнне Бөтенроссия татар журналистлары форумы үзенең эшен Ульяновск шәһәрендә дәвам итте. Бу төбәктә “Өмет” газетасы нәшер ителүе, дәүләт телевидениесендә татар телендә “Чишмә” тапшыруының эфирга чыга башлавы, “Татарстан-Яңа гасыр” каналының төбәкара филиалы ачылуы да, Иске Кулаткы районында 89 ел дәвамында “Күмәк көч” газетасы дөнья күрүе төбәк җитәкчелегенең элекке елларда да милли гаммәви мәгълүмат чараларына хәерхаһлы мөнәсәбәте хакында сөйли. 

 Җыенда катнашучыларны Ульяновск өлкәсе хакимият бинасында өлкә губернаторы Сергей Морозов кабул итте. Ул татар журналистларын иң җылы сүзләр белән сәламләде, өлкәдәге вәзгыять, сәнәгать үсеше һәм икътисади хәлнең торышы белән таныштырды. “Ульяновск – күп конфессияле һәм күп милләтле төбәк. Өлкәдә 124 милләт вәкиле иңгә-иң торып гомер кичерә. Бу төбәктә күп гасырлар дәвамында, вәзгыять катлаулы заманнарда да, милләтара аңлашылмаучанлык һәм низаглар булганы юк. Өлкәдә 150 мең татар исәпләнә. Алар арасында милләт җанлы, үз гореф-гадәтләрен саклаучы актив шә­хесләр күп, – диде С.Морозов. – Төбәгебездә элек-электән татар телендә газеталар дөнья күрә, телевидение тапшырулары эфирга чыга,  һәм халык ихтирамын казанган әйдәп баручы шәхесләре дә бар. Журналистлар өлкәдәге вакыйгаларны дөрес һәм объектив яктырта”. Бу көнне өлкәдә 30 еллыгын бәйрәм итүче “Өмет” газетасы редакторы Исхак Хәлимов С.Морозов кулыннан Губернаторның Рәхмәт хатын, Ульяновск татарлары мохтарияте рәисе, “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының җирле корпункты җитәкчесе Рәмис Сафин “Ульяновск өлкәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары атказанган хезмәткәре” мактаулы исемен кабул итеп алды...

Чираттагы тукталыш – “Өмет” өлкә татар газетасы редакциясе. Редакция яңа бинага бер атна элек күченгән.  Атнага бер тапкыр 12 битле булып чыга торган басманың бүгенге тиражы – 5,1 мең. Штатта нибары биш хезмәткәр булуга карамастан, өлкәдә булган барлык вакыйгалар яктыртыла. 

Төбәктә эшләп килүче хәбәрчеләр пунк­ты танылган журналист  Рәмис Сафин җитәкчелегендә эшли. Ул 2012 елның көзендә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының Ульяновск өлкәсендәге филиалы буларак ачылган. Алар “Татарстан – Яңа гасыр” каналы өчен, җиде төбәктә булган вакыйгаларны яктырткан 22 сюжет әзерлиләр. Татар җанлы эшмәкәр Рафаил Яфаров студия өчен бүлмә биргән. “Җиде ел дәвамында бер тиен түләмичә, 35 квадрат метрлы бүлмәдә иҗат итәбез, – ди Р.Сафин. – Мин Ульяновск өлкәсендәге вәзгыятъ турында гел ишеттереп торам, губернаторыбыз белән дә аңлашып эшлибез”. Шулай ук Ульяновск көндәлек матбугат чараларының бер-берсенә терәк булып, үзара ярдәм итешеп, бердәм булып эшләүләренә дә игътибар иттек.  

Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар журналистлары Ульяновскида В.И.Ленин исемендәге фәнни китапханәдә дә булды, 170 ел элек салынган бинаның эчке бизәлеше белән танышты. Китапханә элеккеге дворяннар җыены бинасында урнашкан. Йортның сул канатында Карамзиннар китапханәсе дә булган. Биредә  кунакларга XIX гасырның данлыклы династиясе Акчуриннарның XIX гасыр башында туплана башлаган шәхси китапханәләрендә сакланган басмаларны күрү мөмкинлеге тудырылган иде. 229 данә китап арасында чит телләрдә чыккан изге Коръәннәр дә бар. Китапханә мөдире Светлана Нагаткина Акчуриннар гаиләсенең медицина, тел, тарих, дин һәм башка күптөрле темалар белән кызыксынуы, бу хакта аларның гаилә коллекциясендәге китаплар да сөйләве турында әйтте. Хәзер Акчуриннар мирасы булган китапларны цифрлаштыру эше алып барыла, электрон версияләр ачык Интернет ресурсларына урнаштырыла һәм җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә.

Журналистлар борынгы Сембер типография музеен караганнан соң, Татар милли-мәдәни үзәгенә килде. 

Үзәк директоры Рамилә Сафина биредә алып барылган эшчәнлек белән таныштыр­ды. Татар милли-мәдәни үзәге 25 ел элек cовет заманында кинотеатр булган ике катлы бинага урнашкан. Ульяновск татарлары мохтәрияте рәисе Р.Сафин исә журналистларга сугыш елларында һәм Совет хакимлеге елларында чыккан газеталар күргәзмәсен тәкъдим итте. Мохтарият рәисе үзәктә Сембер-­Ульяновск татарларының мәдәният һәм мәгърифәт музеен да оештырган. Анда Ульяновск өлкәсендә туып-үскән галимнәрнең, артистларның, әдипләрнең ядкәрләре, фронт хатлары, документлар саклана. Биредә шулай ук Акчуриннар гаиләсенең пианиносын да күрергә насыйп булды. Р.Сафин Коръән китаплары коллекциясен дә булдырган. Арада иң кечкенәсе – 1910 елда басылган 1 сантиметр киңлегендә, иң борынгысы – 1871 елгы басма.

Журналистлар форумы Татарстан сәнгать осталары Фердинант Сәләхов, Резеда Галимова, Бәширә Насыйрова, Рабига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйпов, Фердинант Фәтхи, Газинур Фарукшин катнашындагы концерт белән тәмамланды.       


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев