Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

“Татар мәкаме саклансын”

Соңгы вакытларда ислам дөньясында аһәң­аваз мәсьәләсенә зур әһәмият бирелә башлады. Шул җөмләдән, татар мәчетләрендә дә. Без "моң" дип сөйләгәндә, җыр сәнгатен генә түгел, матур итеп үзебезчә азан әйтү, мөнәҗәтләр башкару, көйләп китап уку гадәтләрен дә күздә тотабыз. Бу җәһәттән, соңгы елларда күркәм генә ярышлар да үткәрелә башлады. Республика традицион мәдәниятне...

Соңгы вакытларда ислам дөньясында аһәң­аваз мәсьәләсенә зур әһәмият бирелә башлады. Шул җөмләдән, татар мәчетләрендә дә. Без "моң" дип сөйләгәндә, җыр сәнгатен генә түгел, матур итеп үзебезчә азан әйтү, мөнәҗәтләр башкару, көйләп китап уку гадәтләрен дә күздә тотабыз. Бу җәһәттән, соңгы елларда күркәм генә ярышлар да үткәрелә башлады.
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия фольклор берләшмәсе, Халыкара фольклорчылар ассоциациясе (SEEFA), ЮНЕСКО каршындагы Халыкара традицион музыка киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы Эльмира КАЮМОВА әлеге теманы фәнни нигездә өйрәнә. Бу җәһәттән, күптән борчыган сорауларны без аңа юлладык.
- Эльмира ханым, сез - фольклорчы галим. Татар фольклорын берәмтекләп, җәяүләп йөреп җыя торган сирәк галимнәрнең берсе. Күптән түгел Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә татар мәкамнәрен туплаган диск дөньяга чыкты. Бу хезмәтне дә сез башкардыгыз. Дин әһелләребез арасында хәзер чын татар мәкаме белән Коръән укучылар сирәк күренеш. Халык арасында андыйлар сакланып калган икән әле. Шәхсән үзегез бу темага ничек алындыгыз?
- Соңгы арада мин дүрт компакт-диск чыгардым. Безнең Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге киңкырлы эш алып бара. Ислам дине белән бәйле мирасыбыз - шул мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше. Бик ерак гасырлардан килә торган, халык арасында авыздан-авызга күченеп килгән, шуның өчен бик зур кыйммәткә ия мирас. Мин экспедицияләр вакытында, төрле төбәкләргә чыкканда, музыкаль фольклор үрнәкләре белән бергә (әйтик, җырлар, бәет-мөнәҗәтләр), Коръән уку үрнәкләрен дә җыеп йөрдем. Безнең аудиоҗыентыкта 30лап үрнәк бар. Бу әле беренче чыгарылыш кына, алга таба икенче, ә бәлки өченче чыгарылыш та булыр. Мишәрләр арасында таралыш тапкан мисаллар да бар. Ә болары Казан татарлары этник төркеменә хас үрнәкләр. Аларны мин Татарстанның Апас, Кукмара, Мамадыш, Саба һәм Тәтеш районнарында, шулай ук Мари Эл Республикасы һәм Удмуртиядә язып алган идем. Монда 1925-1960 елларда туган кешеләрнең үз күңелләреннән чыга торган көйләр. Мәкамнәрне язу белән беррәттән, мин һәрвакыт сораштырам. Музыка белгече буларак, күбрәк дин аспектларын түгел, ә музыкага кагылышлы, мәсәлән, көйнең кайдан, ничек туганын ачык­лыйм. Кайберәүләр кайдан килгәнен дә белми. Тәҗвид кагыйдәләре бар, ә калганы үзеннән-үзе килеп чыга, диләр. Икенчеләре, төрле дисклар, элегрәк кассеталар тыңлый идек, дип сөйли. Авылларыбыз­да остабикәләрдән, имам-хатыйблардан ишетеп калынган, диючеләр дә байтак.
- Татар мәкаме гарәпнекеннән ничегрәк аерыла, сәнгать белгече буларак аңлатма биреп китегез әле.
- Сәнгать белеме булмаган кеше дә аны шундук аера ала. Беренчедән, ул көеннән сизелә. Безнең традицияне дәвам итүче кешеләр, үзебезнең җирлектә туган музыкага нигезләнеп фикер йөртә. Шуңа күрә мәкамнәрдә - пентатоника. Икенче чиратта, интонацияләре җырдан, бәет һәм мөнәҗәтләрдән килә. Бу сыйфатлар барысы да дини көйләрдә чагылыш таба. Гарәп­ләрдә, төрекләрдә, мәсәлән, мәкамнәр пентатоникага корылмый, үзләре гаять бормалы, сырмалы. Әйтелеше-яңгырашы да икенче була. Безнең халык ничек сөйләшә, ничек җырлый, шулай ук табигый итеп Коръән укый башлый. Ә гарәп стилендә башкарганда аваз (тавыш) борынга таба юнәлтелә.
- Казанда Коръән-хафизлар әзерли торган үзәктә дә, бу мәсьәләгә игътибар ителә. Яңа ачылачак Болгар Ислам академиясендә татар мәкаменә урын бирелерме, дигән сораулар күпләрне кызыксындыра. Сезнең хезмәт ни дәрәҗәдә үз сүзен әйтә алыр икән? Аны укыту барышында файдаланырга мөмкин булачакмы?
- Без, галимнәр буларак, фәнни сәяхәткә чыккан вакытта, респондентларны яздырганда: «Сез болай йә тегеләй эшләгез», - дип әйтә алмыйбыз. Ничек бар, шулай яздырып, теркәп куябыз. Халык арасында да шундый бәхәс бара: картлар яшьләрне еш кына гарәп йогынтысына кереп китүдә гаепли. "Матурын матур, әмма күңелебезгә ятышлы түгел. Татарларның үз моңы бар", - диләр. Менә бу фикерләрне дә без теркәп кенә куябыз. Әлбәттә, шәхсән үзем, безнең традицияләрнең дәвам ителүен телим. Дискны чыгаруның максаты - фәнни хезмәткәрләр өчен генә түгел. Мөселман укыту йортларында - Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты, мәдрәсәләрдә әлеге җыентык белән таныштырсалар, аны дәресләрдә куллансалар бик файдалы һәм барыбыз өчен яхшы булыр иде.
- Сез икенче диск та булачак дидегез...
- Әйе, мишәр татарларының халык иҗатына күз салсаң, ул бик хасиятле. Менә бу аларның этник үзенчәлеге, Коръән уку үрнәкләрендә дә сизелә. Түбән Новгородка барсаң, Мордовия мишәрләрен яздырсаң, үзебезнең Татарстанда да, аларның җырлары, бәетләре, такмак­лары - күпчелек лирик озын җыр сыман, моңсу һәм сузып башкарыла торган әсәрләр. "Әлхәм"не әйткәндә дә, башка сүрәләрне укыганда да шушы омтылыш сизелә. Икенче диск мишәр татарларының төркемендә дини мирасыбызның ничек сакланганын күрсәтәчәк.
- Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге киң эшчәнлек алып барганын беләбез. Күзгә күренеп торганы, мөгаен, "Түгәрәк уен"дыр.
- "Түгәрәк уен"ны мин бер хәрәкәт, дип атыйм. Аның эчендә берничә фестиваль бар. Беренчесе - «Иске Казан түгәрәк уены» фестивале республика күләмендә быел сигезенче тапкыр узды. Төмән өлкәсе буенча да фестиваль үткәрелә. Ә Россия күләмендә уза торган "Түгәрәк уен" беренче тапкыр 2008 елда оештырылган иде. Еллар дәвамында башкаручылар белән җитди эш алып барыла. Быел беренче тапкыр "Түгәрәк уен" фестивале халыкара дәрәҗәсен ала, без аны 5 август көнне Казан Кремле җирлегендә үткәрергә телибез. Кремль эчендә төрле мәйданчыклар эшләячәк. Биюгә аерым, уен коралларына аерым, җырга, такмак әйтешкә аерым һ.б. интерактив мәйданчыклар билгеләнә, чын мәгънәсендә фестиваль, феерик бәйрәм булачак. Быел бәйге рәвешендә оештырмаска хәл кылдык.
- Халыкара дәрәҗәдә оештырылса, димәк, чит илләрдән дә киләчәкләр?
- Чит илләрдән: Кытай, Төркия, Финляндия, Алмания, Австралиядән дә җырчылар киләчәк. Татар халык иҗаты белән кызыксынучыларны көтеп калачакбыз. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, "Түгәрәк уен" фестивален башлап җибәрүче, идеологы Фәнзилә Җәүһәрова белдергәнчә, дүрт елга бер мәртәбә булса да, халыкара дәрәҗәсенә җиткереп оештыра алачакбыз. Ә болай ул бөтен Россия күләмендә булачак. "Иске Казан түгәрәк уены"нда Татарстан буенча иң яхшыларын сайлыйбыз, алар Бөтенроссия фестиваленә килә. 2017 елны "Иске Казан түгәрәк уены" фестиваль-бәйгенең III турында 400 ләп кеше катнаш­ты. Башка елларны без бик аз, беренче һәм икенче урыннарны алганнарны гына үткәрә идек. Быел республикабыздан шактыйрак катнашучыларны, 300ләп кешене чакырырга телибез. Татарстанны мәртәбәле итеп күрсәтә алырлык башкаручылар, фольклор төркемнәре бар. Шулардан Чирмешәннең "Умырзая" фольклор ансамб­ле, Тукай, Саба, Апас, Кама Тамагы районы һ.б. коллективларны атарга мөмкин. Башка регионнарга килгәндә, Себернең "Шытыр-шатыр" ансамбле, Уралның «Сәрдәрия» төркеме бик данлыклы. Самара татарларының "Ярмәк вагы" биюе "Түгәрәк уен" фестивале аркасында киң таралып китте, профессиональ ансамбльләр дә аларның иҗат җимешләрен үз репертуарына алды.
- Эльмира ханым, фольклор фәне яшьләрне хәзер кызыксындырамы?
- Җанын-тәнен биреп музыкаль фольклор белән шөгыльләнүче, аны төп һөнәре итеп сайлаганнар бармак белән генә санарлык. Кемдер күбрәк башкару сәнгатендә, кемдер укыта, ә фәкать фән белән бик сирәкләр шөгыльләнә. Диссертацияләр күп яклана. Диссертацияне исем өчен язу, яклау ул - икенче нәрсә. Гомумән, җәмгыятьтә караш үзгәрде. Яшьләрнең төпченеп белем алып түгел, ә тизрәк таныласы, умырып акча эшлисе килә. Безнең фән боларны бирә алмый дип уйлыйм. Шулай да яшьләр килә, әмма алар күп түгел. Без алар өчен Үзәгебездә елына икешәр тапкыр яшь белгечләр мәктәбен үткәрәбез.
Мөршидә КЫЯМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев