Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Татар мәгарифе коткаруны көтә (Түгәрәк өстәл янында әңгәмә)

Өч ай буе инде татар мәгарифенә, газиз телебезгә һөҗүм бара. Илбашы боерган фәрман буенча, байтак районнарда прокуратура хезмәткәрләре дә укыту программаларында татар телен дәүләт теле дәрәҗәсеннән алып ташлауны, аны фәкать ата-аналар гаризасы буенча гына, гади факультатив рәвешендә куллануны таләп иткән күрсәтмәләр төшерә башлады. Бу кадәр кимсетү һәм басымнан гаҗизләнеп беткән...

Өч ай буе инде татар мәгарифенә, газиз телебезгә һөҗүм бара. Илбашы боерган фәрман буенча, байтак районнарда прокуратура хезмәткәрләре дә укыту программаларында татар телен дәүләт теле дәрәҗәсеннән алып ташлауны, аны фәкать ата-аналар гаризасы буенча гына, гади факультатив рәвешендә куллануны таләп иткән күрсәтмәләр төшерә башлады. Бу кадәр кимсетү һәм басымнан гаҗизләнеп беткән галимнәребез, мөгаллимнәр, әдип һәм журналистлар «Мәгариф» журналы оештырган түгәрәк өстәл артына җыелды. Эчкерсез һәм әрнүле әңгәмәдә академик Рүзәл Юсупов, филология фәннәре докторлары Дания Заһидуллина, Әлфия Йосыпова һәм Гөлшат Галиуллина, Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин, Мәгарифне үстерү институтының лаборатория мөдире Марат Шәехов, Арча педагогика көллиятенең мәгариф ресурсы үзәге директоры Рузия Гарәпшина, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы мөхәррирләре Вахит Имамов белән Ләбиб Лерон, танылган җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев катнашты. Кайнар әңгәмәне «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева белән Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин алып барды.
Түгәрәк өстәлгә Казан мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән ике милли гимназия директорлары Гөлфия Шәмсия белән Камәрия Хәмидуллина ханымнар да чакырылган иде. «Килә алмыйбыз», дип гафу үтенгәннәр. Сәбәбе - шул ук хәл: әлеге уку йортларына да прокуратура хезмәткәрләре килеп җиткән икән...
Шунлыктанмы, гәрчә сөйләшүне мәктәпләрдә татар теле укытуның торышы турында башлап җибәрсәк тә, баткак юлда иске эзгә салулап төшә торган арба тәгәрмәче шикелле, тиз арада әңгәмә татар мәгарифенә үзәк тарафыннан башланган һөҗүмне бәяләүгә һәм газиз телебезне сак­лап калу нечкәлекләренә кайтып калды.
Законнарны гына түгел, хәтта Конституцияне дә илбашлары алышынган саен, чынаяктагы чәй шикелле, әледән-әле яңартырга ярата торган илдә яшибез шул. Кушма Штатларда, әнә, төп Кануннарын ике йөз ел элек кабул итеп куйганнар да, шуннан бирле аңа борын тыгучы, үзеннән алда утырган хакимнәрне таптап, тәхеттә чакта фәкать үзен генә күккә чөя торганнар юк. Гәрчә ун ел элек кенә барча дәрес­лекләрне һәм укыту программаларын Татарстан Мәгариф министрлыгы үзе раслый иде. «Мәгариф турында» канунда инде яңа хакимият түрәләре академиклардан да битәррәк чокына башлагач, «җирле компонент» дигән өлештән «вак» милләтләрне коры калдырдылар. Хәзер укыту программаларының үрнәкләренә кадәр Мәскәү даһилары үзләре төзеп бирә, аннан читкә тайпылырга һичбер хокукың юк; «зона» кануннары: уңга яки сулга адым ясадыңмы, вертухайдан бүләк. Юкса, хәтта шушы кайнарланган закон-чәй буенча да, аның 14 нче маддәсе һәрбер балага үзе теләгән телдә белем алу хокукын тәкрар итә. Ләкин чокына башладыңмы, дәүләт адәм баласына фәкать «бөек» телебездә урта белем алуны гына тәэмин итә икән. Ә башка милләтләргә башлангыч яки тулы булмаган урта белем алу хокукы гына бирелгән. Татар, башкорт, мари, чуаш, якут... балаларына дәүләт тулы урта белем алуга гарантия дә, мөмкинлек тә бирми. Шул ук Мәскәү «даһилары» билгеләгән ФГОС (белем стандартлары) таләпләрендә дә, югыйсә, «вак» телләрне укытуга тулы хокук ачылган. Мәгәр монда да бер киртә: «вак» халыклар телендә укытасың килсә, бер сыйныфка ким дигәндә 21 шәкерт тупла. Бөтен таләпләрен бер учка җыйнасаң, үзәк илебездәге халыкларны төрле сорт һәм ранжирларга бүлә булып чыга. Ә илнең Төп Кануны «бездә бер генә халыкка да милләтенә, раса яки туган теленә карап өстенлек бирелми», дип раслый. Менә шундый бездә йөгерек кануннар: эт баш, сыер аяк...
Әле шундый зәмһәрир таләпләрдән соң да, Татарстан Мәгариф министрлыгының тырышлыгы белән, безнең галимнәребез әзерләгән 60 тан артык дәреслек Россия Мәгариф министрлыгы һәм ФГОС белгечләренең тикшерүен узды һәм расланды. Шунысын ассызыклыйк: Татарстаннан кала бер генә милли респуб­лика министрлыклары да моның чаклы киртәләрне узып чыга алмады. Әйтик, ут күршебез булган Чуашстан мәктәпләрендә, ни үкенеч, Мәскәү раслап кайтарган сыңар дәреслек тә юк. Инде үзебезгә кайтсак, димәк, Татарстан мәктәпләре Мәскәү галимнәре һәм Россия министрлыгы раслаган дәреслекләр буенча укыта бит. Тагын кабатласак, алар - хәзер инде Казан гына түгел, Мәскәү үзе тәкъдим иткән дәреслекләр. Димәк, шул ук татар телен укыту буенча әзерләнгән әсбап вә дәреслекләрдә урыс ата-анасы дәгъва белдерерлек бер нигез юк! Мәскәү раслаган бит һәм вәссәлам!
Ләкин бездә законнардан да «югарырак» торган илбашы бар икән. Ул Йошкар-Олада үткәргән киңәшмәсендә «урыс теле кысыла», дигән коткыга бирелде дә, «газизләрдән-газиз» прокуратураларга әмер бирде. Гәрчә һәр мәктәптәге укытучылар коллективы, белем алу өчен килгән балаларның контингентына, әзерлегенә һәм хәтта милли составына карап, укыту программаларын һәм дәрес сәгатьләрен үзләре билгеләргә хокуклы булса да, прокурорлар шундук мәктәп директорларына урыс теле сәгатьләрен Мәскәү тәкъдим иткән санга җиткерүне таләп итәргә тотынды. Башка оешмаларның мәктәп эшенә кысылып һәм күрсәтмә биреп йөрергә хокукы юк, дигән таләпне салып таптадылар. Аннары, шул ук ФГОСлардагы методик күрсәтмәләрнең мәктәпләрнең тулысынча рус яки катнаш булудан чыгып төзелгән булуын да исәпкә алмадылар. Хәзер инде прокуратура күрсәтмәсе буенча, рус балалары атнасына 9 сәгать буе рус телен укырга хокуклыга әверелә. Ә үзенең ана телен дә өйрәнергә теләгән һәм татар теленә мәхәббәт саклаган бала рус теленнән атнасына 6 сәгать уку белән канәгатьләнергә тиеш була. Тик, ашыкма, кодагый, ашка пешәрсең, дигән шикелле, ана теленә хыянәт итүне җинаять санаган татар баласына рус теленнән БДИ имтиханнарын бирәсе бар бит әле. Атнасына 9 сәгать өйрәнү белән 6 сәгать уку - һич тә тигез түгел. Нәтиҗәдә, шул ук БДИдан куркып, татар ата-аналары да сабыйларын рус классларына кертеп утыртырга мәҗбүр. Сакчы кавем татар теленең икенче сортлы булуын җайлы исбат итте!..
Совет чорын искә алып тормыйк. Миллионлаган адәм балалары саф татар, башкорт, чуаш, мари... телендә урта белем алды, «уптымизация», «яптымизация»не дә белмәде, каратуннарның кирмән тирәли тәреле сәяхәтләрен дә тамаша кылмады һәм, Ходайга мең шөкер, русның Иваны белән Настясыннан ким яшәми әле. Ләкин без бүген аяусыз һөҗүмгә дучар ителгән һәм безгә газиз телебезне генә түгел, милләтнең киләчәген дә коткарырга кирәк. «Татар теле укытучылары ассоциациясе», аңа кушылып «Мәгариф» ассоциациясе, түбәнчелеккә төшүдән дә тартынмыйча, ата-аналарга татар телен коткарып калу турында мөрәҗәгать белән чыкты. Меңәрләгән имза җыеп, татар ата-аналары, язучыларыбыз, Голәмалар Шурасы, Татар иҗтимагый үзәге, инде хәтта аякка баса башлаган «Идел һәм Урал буе халыклары конфедерациясе» дә ил башлыгына милли телләрне, димәк ки, рус булмаган милләтләрне дә кысу, кимсетү, гомумруслаштыру сәясәтен туктатуны таләп итеп йөзләгән хат язды. Мәскәү түрәләре саңгыраулар рәвешендә ул хатларны республикадагы түрәләргә юллый, ә безнең хуҗаларыбыздан өч ай буена төгәл бер җавап юк...
«Суга батучыны аның үз куллары гына коткара», дигән халык әйтеме бу юлы да расланадыр сыман. Мәктәп директорлары прокурорлар язган күрсәтмәләрнең Конституция һәм «Мәгариф турында»гы законны тупас бозу икәнен раслап, судларда мәхкәмә эшләре кузгатса, мең шөкер. Зур төркем галимнәрнең һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренең Россия Мәгариф министрлыгына 2007 елда игълан ителгән «милли компонентларны бетерү» һәм шулар нигезендә ФГОС таләпләрен кертү фәрманын юкка чыгаруны, ягъни, милли дәреслекләрне үзебездә раслауны яңартып, алар өчен Мәскәү голәмасы алдында йөз суы түгеп йөрүне туктатуларын, хәтта шул ук БДИ имтиханнарын ана телендә тапшыру хокукын кайтаруны сорап мөрәҗәгатьләр әзерли башлавын ишетү дә күңелгә җылы өсти. Тагын 10-15 елдан соң мәктәпләрдә ике - рус һәм татар телләрендә камил укыта белүче мөгаллимнәр катламы юкка чыгачак, шушы афәтне булдырмый калу өчен безнең хөкүмәтнең Милли Университет ачарга вәгъдә итүе дә бик хуп, берүк тизрәк гамәлгә керешсеннәр. Газиз милләтебезнең киләчәген, сафлыгын, камиллеген саклап калу өчен әле ошбу хәрәкәтләр дә җитми. Саф татар авылларында да барча предметларны газиз телебездә укытучы мәктәпләрнең саны коточкыч тизлек белән кими бара. Һаман да шул БДИ атлы аждаһадан куркып, якын-тирә авыллардагы татар ата-аналары үз сабыйларын район үзәкләрендәге рус мәктәпләренә йөртеп укыта. Ошбу йогышлы чирне дә туктату чарасы бар.
Әле 90 нчы еллар агышында гына рес­публикабызның ничәмә-ничә каласында татар-төрек гимназияләре ачылды, анда газиз балаларыбызны дүрт телдә укыта башладылар. Ул гимназияне тәмамлаучы шәкертләр әүвәл Төркиягә, аннары инде Германия, Англиягә китеп тә Европа университетларында белем туплап кайтты. Россия өлкәләренең берсендә генә дә берьюлы дүрт телдә гыйлем бирә торган сыңар гына уку йорты ачылмады. «Сепаратист Гүлән яклы мөгаллимнәр килеп укыткан икән», һәм тагын әллә никадәр нигезсез сәбәп табып, безнең балаларга гыйлем биргән төрек мөгаллимнәрен куып җибәрделәр. Андый уку йортларының беркадәресе барыбер сакланып калды, ләкин ул аз. Үрнәк искиткеч, һәм безгә дүрт телдә гыйлем бирә торган лицей-гимназияләрне һәрбер район үзәге саен кичекмәстән ачып кую зарур! Һәр район саен бер генә лицей ачу җитәрме соң, дип хафага чумасы юк. Авылларда яшь гаиләләр коточкыч тизлектә кимү нәтиҗәсендә, соңгы елларның һәркайсында 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар саны тулаем район буенча санасаң да 300 баладан артмый. Авыл саналган район үзәкләрендә дә хәзер икешәр-өчәр мәктәп бинасы бар, шәһәрләрдә хәтта дистәләгән. Ул биналарның берсен бушатып һәм интернат өчен бүлмәләр дә биреп, җаны фәкать татар телендә, шуңа кушып, өстәмә рәвештә рус һәм аннары инде төрек яки гарәп, инглиз яки француз телендә гыйлем алырга ашкынган балаларны якын-тирә авыллардан туплау бернинди авырлык та тудырмый. Бер генә нечкәлек бар: безгә чит (инглиз, төрек, гарәп...) телләрдә камил рәвештә предметлар укыта алырдай мөгаллимнәр эзләп табу һәм алар өчен өстәмә түләүне оештыру кирәк. Шуңа ирештекме, бүген «өлкән агай» сафында газиз теленә каршы көрәшеп йөрүче маңкортлар да, төкерекләрен чәчеп, балаларын шушы гимназияләргә кертеп укытуны даулый башлаячак.
Безнең өчен шушы юл - иң камиле. Бүген мең соклану һәм мең юксыну аша искә ала торган Исмәгыйль Гаспралы, Йосыф Акчура, Садри Максудиларыбыз гади татар мәдрәсәләреннән күтәрелгән һәм, дүрт-биш ай буена француз телен камилләштерүгә үк, Париждагы Сорбонна университетына барып белем алган! Чамалагыз, Дума составында аның кебек гыйлемле башка милләт вәкиле булмаганга, нәкъ безнең газиз Максудины, делегация башлыгы итеп, Лондондагы лордлар палатасы алдында чыгыш ясау өчен озатканнар! Безнең Иж-Бубый атлы гади татар авылындагы мәдрәсә дә 4-5 телдә укытуы белән мөселман дөньясының гыйлем мәркәзенә әверелгән! Киләчәккә өмет саклап калу өчен татар халкын яңадан да гыйлем, тәрәккыят белән коткарырга кирәк.
Тын гына тыңлаучы В.ИМАМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев