Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Татар киносын ни көтә?

ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә АЙТУГАНОВА Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына заказлы урыннарга дәгъвачылар сайлау нәтиҗәләре, Татарстанда кино төшерү перспективалары хакында сөйләде. - Быел Татарстанда Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына максатчан сайлап алу нәтиҗәләре хакында ни әйтер идегез? - Чынлыкта, ел саен Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына Татарстан өчен максатчан...

ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә АЙТУГАНОВА Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына заказлы урыннарга дәгъвачылар сайлау нәтиҗәләре, Татарстанда кино төшерү перспективалары хакында сөйләде.
- Быел Татарстанда Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына максатчан сайлап алу нәтиҗәләре хакында ни әйтер идегез?
- Чынлыкта, ел саен Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына Татарстан өчен максатчан урыннар бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итүче ТР Мәдәният министрлыгына рәхмәт әйтергә кирәк. Быел да шулай ук. Без мондый гаризаны бирмәскә дә мөмкин идек. Әмма Мәдәният министрлыгы фикеренчә, кино белгечлеге белән бәйле белем бирә торган башкала вузларына мондый гаризаларны никадәр ешрак һәм күбрәк бирсәк, Татарстанда белгечләр пәйда булу ихтималы шулкадәр зуррак.
Быел сайлап алу җиңел булды дип әйтә алмыйм, ягъни без сайлаган кешеләрнең барысы да көндәшлеккә сәләтле абитуриентлар түгел.
Мин инде күп еллар студентларга белем бирәм һәм Казан дәүләт мәдәният институтында телевидение һәм кино режиссурасы кафедрасы мөдире буларак шуны әйтә алам: абитуриент интеллектка ия булырга тиеш. Башкала вузларына конкурс бик зур. Егетләр-кызлар хәтта төбәк дәрәҗәсендә профессия белән бәйле гап-гади сорауларга да җавап бирә алмый - кино тарихын, танылган режиссерларны белми, танылган картинага анализ ясый алмый икән, алга таба белем алу турында нинди сүз булырга мөмкин? Без сайлап алган кандидатларның Коттлар курсына (танылган режиссерлар Александр Котт һәм Владимир Котт, Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында кинорежиссура остаханәсе җитәкчеләре - Ред.) эләгүенә ышанмыйм. Быел нәкъ менә алар уен киносы режиссурасына студентлар туплый. Аларның стилис­тикасы үз курсларына кемнәрне җыячагын ачык күрсәтәчәк. Шул күзлектән чыгып карыйбыз: безнең абитуриент Коттларга ошармы, әллә юкмы? Яки, мисал өчен, документаль кинога - шулай ук әйтүе кыен, чөнки аңа кинопродукт буларак зур экран өчен дә, базар өчен дә ихтыяҗ юк. Бөтенроссия дәүләт кинематография институты да шушы шартларга җайлаша. Продюсерларга килгәндә, алар бөтенләй юк. Бу - креативлык, оештыру, фикерләү сәләте, иртәгә тамашачыга нәрсә кирәк булачагын алдан күрә белү. Минемчә, мондый сыйфатларга ия кешеләр бармак белән генә санарлык. Россиядә продюсерлык һөнәре 2000 елларда гына барлыкка килде. Нинди кешеләр продюсер була ала соң? Директор кәнәфиен биләгән, режиссер булып эшләгән кешеләрме?
- Сайлап алу комиссиясендә кемнәр бар иде һәм ничә кандидат каралды?
- Без комиссиягә Татарстанда эшләү тәҗрибәсе булган кешеләрне сайладык. Операторлардан Валерий Севастьянов, Андрей Кузьмин һәм Мөнир Залюшевка, продюсерлардан Олег Суров һәм Марина Галицкаяга, режиссурадан Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлаган, кино тәнкыйтьчесе Наталья Самойловага тукталдык. Комиссиядә Илдар Ягъфәров та бар иде. Комиссия рәисе - Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. Мин продюсер буларак кердем.
- Кандидатлар ничәү иде?
- 34 кешедән 8 ен сайлап алдык. Көтелмәгән кандидатуралар да бар иде. Сүз уңаеннан, без нәкъ менә параллель рәвештә кино өлкәсе белән кызыксына торган кешеләргә тукталдык. Аларга кыска вакыт эчендә видеоматериал төшерергә куштык. Алар барысы да үз эшләрен китерде. Нәтиҗәдә, кандидатларның икесе генә - Мәдәният институтыннан, ә калганнары КФУның журналис­тика, юридик факультетларыннан булып чыкты. Берсе театр училищесын тәмамлаган, әмма аңа инде 30 яшь. Операторларга килгәндә, быел беркем дә әлеге һөнәрне үзләштерергә теләмәде. Ә узган ел бездә операторлар бар иде.
- Татарстанда кинематография өлкәсендәге төп проблема кадрлар җитмәүдән бигрәк, кино төшерү, кино индустриясе өчен профессиональ инфраструктура булмавында. Мондый шартларда максатчан сайлап алу ни өчен кирәк?
- Быел бездә моңарчы кү­ләгәдә калып килгән белгечлекләргә (уен киносы режиссурасы, продюсерлык һәм операторлык) кандидатлар сайланды. Бөтенроссия дәүләт кинематография институты белән эшләү тәҗрибәсенең Татарстан өчен файдасы булмады димәс идем, ягъни әлеге уку йортын тәмамлаган егетләр һәм кызлар Татарстанга кайткач эшсез утыра дип әйтүчеләр белән килешмим. Мисал өчен, Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмына Юрий Даниловны оператор-куючы итеп алдык. Ул - Мәдәният институтыннан китеп, нәкъ менә максатчан сайлап алу буенча Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына укырга кергән студент. Хәзер аңа Татарстан киносында ихтыяҗ зур.
Сез һәвәскәр кино яки үзешчәнлек дәрәҗәсе, дисез. Мин дә моның белән килешәм. Әйе, Казан мәдәният институтының кино факультетында укыту процессына бәйле сораулар бардыр. Без биредә Бөтенроссия дәүләт кинематография институты, Санкт-Петербург кино һәм телевидение институты дәрәҗәсен тәэмин итә алабыз дип расламыйбыз да. Әмма соңгы биш елда даими рәвештә танылган режиссерлар, операторлар, продюсерларны осталык дәресләре үткәрергә чакырабыз һәм моның нәтиҗәсе дә бар. Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдә эшләп чирканчык алган яшьләр Казанга инде әзер белгечләр булып кайта, алар профессиональ кино да төшерә ала. Бүген бездә яхшы кино төшерергә сәләтле режиссер, операторларның яңа дулкыны юк дип әйтмәс идем. Беркая да омтылырга һәм Мәскәү, Питер яки чит ил белгечләренә зур акчалар түгәргә кирәкми. Үзебезнекеләрне үстерү мәслихәт, мин моңа чын күңелдән ышанам. Безнең студентларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә җитми.
- Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында белем алган белгечләр кайда һәм ничек эшләячәк?
- Бүген Татарстанда дистәгә якын шәхси студия кино төшерү белән шөгыльләнә. Өстәвенә, Казанда анимацион фильмнар төшерү, компьютерда эшкәртү һ.б. эшләр белән шөгыльләнә торган белгечләр бар. Моны алар Мәскәү продюсерлары һәм режиссерларының заказы буенча эшли.
- Биредә арзанракмы?
- Әйе, монысы - беренчедән. Икенчедән, алар чынлыкта һөнәри осталыклары буенча Мәскәү белгечләре белән көндәшлек итә.
- Сез кадрлар турында сөйлисез. Ә эш урыннары?
- Хәзерге вакытта Татарстанда параллель рәвештә сигез уен фильмы төшерелә. Бу - бер ел өчен бик яхшы нәтиҗә. Димәк, бездә кино төшерү белән кызыксыну бик нык арткан дигән сүз. Минемчә, элек мондый хәл күзәтелмәгән иде. Нәтиҗәсе нинди булыр, карарбыз. Әмма безнең яшь режиссерлар хәтта мөселман киносы фестивалендә дә үзләренең иҗат җимешләре белән куандыра. Узган елда бу - «ЗК» дигән документаль фильмы белән Руслан Вәлиев, ә өченче елны «Хлопнул дверью и ушел» дип исемләнгән кыска метражлы кино төшергән Илшат Рәхимов иде. Болар барысы да -иртәме-соңмы санның сыйфатка әвереләчәгенә мисаллар. Ягъни белгечләрне никадәр күбрәк әзерләсәк, башка төбәкләр, якут, бурят, башкорт киносы белән көндәшлек итүче продукт җитештерү мөмкинлеге шулкадәр зуррак.
Ахыр чиктә, төбәк режиссерлары арасында бүген безне аерып карый башладылар, ниһаять, Татарстанның да чын, үз киносы булды диләр. Кая гына барсак та, Казанны зур өметләр белән бәйле төбәккә саныйлар. Һәм бу өметләр буш түгел - төбәк кинематографистларын берләштергән очракта Россия үзәгендә зур прокат яки фестиваль киносы барлыкка киләчәк.
- Димәк, Татарстанның шәхси студияләрендә профессиональ кино төшерергә сәләтле заманча аппаратура бар?
- Хәзер 4К, Red камералар да бар, алар арендага бирелә. Күпләр рибейтны файда китерә ди, чөнки төбәк хезмәтләре аша кире кайтару рәвешендә кече бизнеска акчалар җәлеп ителә. Әмма мин бу системаның Татарстанга нинди файдасы булуын аңламыйм әле, чөнки бөтенесе дә кино төшерү өчен республикага ашкына бит. Ягъни атна саен кемдер Президент янына барып, кино төшерү өчен акча сорый. Хакимият Татарстан кинематографистларының ачуын китерә торган бернәрсә бар - башка төбәкләр, Мәскәү, Питердан килүчеләргә акчаны җиңел генә чыгарып бирсә, безнекеләрне гел кире бора. Инерцияле, стереотип мөнәсәбәт дигән нәрсә бар. Чынлыкта, үзебез гаепле. Чөнки соңгы елларда бездә көндәшлеккә сәләтле кино төшерердәй алдынгы һәм профессиональ кадрлар барлыгын раслый алмадык. Биредә Канн фестивале яки Берлинда киң яңгыраш алган якут киносын мисал итеп китерергә мөмкин. Без бу хакта хыялланабыз гына.
- Быелгы Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә безне нинди яңалык­лар көтә?
- Төп яңалык - милли конкурс. Татарстанны аерым бәйге программасына кертәбез. Аның махсус приз фонды да бар, ул яңа проект башларга мөмкинлек бирәчәк. Аннары фестивальгә дөнья күләмендәге «йолдызлар»ны чакыру традициясен яңартырга телибез. Хәзерге вакытта Стивен Сигал, Зинедин Зиданның агентлары белән сөйләшүләр бара. Моннан тыш, Андрон Кончаловский фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителә, быел аңа 80 яшь тула. Светлана Светличная да катнашырга теләк белдерде, ул Президентыбызга үзе төшкән фильмнарның ретроспективасын эшләү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук фестивальдә катнашучы илләрнең милли кино атналыгы узачак. Мисал өчен, Мисырның Асуан шәһәрендә үткәрелә торган хатын-кыз киносы фестивале белән җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Фестиваль кысаларында Мисыр киносы көннәрен үткәрү тәкъдиме дә бар. Мисырдан танылган актриса, продюсер һәм режиссер Илһам Шаһинны кунак буларак чакырдык. Фестивальдә япон киносы көннәре дә үткәрергә ниятлибез.
- XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына нинди фильмнар керергә мөмкин?
- Бик көчле картиналар бар. Быел Азия илләре бик күп фильмнар тәкъдим итте. Биредәге киноларны Россиядә үткәрелә торган бер генә фестивальдә дә күрә алмыйсың, аның үзенчәлеге дә шунда.
- Бюджеты шул ук калдымы?
- Әлеге уңайдан бер тәкъдим керттек. Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Россия - ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме белән хезмәттәшлекне киңәйтүебезне искә алып, республика Президентына бюджетны арттыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Артырмы-юкмы, әлегә билгесез.
- Моннан берничә ай элек сезне ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенә директор итеп куйдылар. Бу структураның эшендә нәрсә үзгәрәчәк?
- Әлегә бу тармакны өйрәнәм, районнарга йөрим. Республикада прокат буенча нинди мөмкинлекләр, проблемалар, Мәдәният министрлыгы дәрәҗәсендә күтәрерлек нинди мәсьәләләр барлыгын үз күзләрем белән күрергә телим. Татарстан Россиядә кино өлкәсендә дә фаворитларның берсе булсын өчен нәрсә тәкъдим итәргә мөмкин? Әлегә мактана алмасак та, потенциалның зур булуы куандыра. Бу өлкәдә дә энтузиастлар эшли. Битарафлар юк, уй-ниятләрнең чынга ашачагына ышаналар.
Әлбәттә, «Татаркино» безнең төбәктәге кино өлкәсендә җаваплылык зонасы һәм тиешле вәкаләтләр (идеядән алып прокатка кадәр) бирелгән нәтиҗәле структурага әверелергә тиеш. Моңа яшь режиссерлар белән эшләү дә, прокат таныклыклары алу да керә. Шуңа ирешергә кирәк ки, кешеләр нәкъ менә биредә кино төшерергә теләсен, чөнки бу - дәрәҗәле дә, файдалы да.
Айсылу ХАФИЗОВА.
intertat.ru газетасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев