Мәдәни җомга

ТАТАР ЭШМӘКӘРЛӘРЕ ЯҢА ЮЛЛАР САБА

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм «Татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Русия төбәкләрендә яшәп, эшкуарлык белән шөгыльләнүче милләттәшләребезне җыенга җыя. Быел ул 3 нче мәртәбә 14-16 март көннәрендә булып үтте. Җыенда Русия төбәкләреннән, Кытайдан, Татарстан районнарыннан килгән 400дән артык делегат катнашты. Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - авыл...

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм «Татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Русия төбәкләрендә яшәп, эшкуарлык белән шөгыльләнүче милләттәшләребезне җыенга җыя. Быел ул 3 нче мәртәбә 14-16 март көннәрендә булып үтте.


Җыенда Русия төбәкләреннән, Кытайдан, Татарстан районнарыннан килгән 400дән артык делегат катнашты. Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров катнашты һәм чыгыш ясады.

Конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җыенны ачып җибәргәндә: «Базар икътисады шартларында авылны яшәтү, юкка чыгудан саклап калу өчен хакимият, авыл башлыклары белән эшмәкәрләрнең бергә эшләве кирәк. Без бүген шушы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен җыелдык», - дип белдерде.

Башкортстанның Борай районыннан килгән эшкуар Илдус Фаюршин үз чыгышында авыл халкын борчыган аеруча зур мәсьәлә - эчкечелеккә каршы көрәш хакында сөйләде. «Татарлар заманында күрше-тирә халыклар арасында иң аек милләтләрнең берсе булган. Узган гасырның 60 нчы елларыннан башлап, безнең ил иң күп эчүче илләр исемлегенә керде. Русия Премьер-министры киңәшчесе Геннадий Онищенко Яңа елны бәйрәм иткәндә 40 мең кешенең эчеп харап булуы турында әйткән иде. Безнең Борай районы ел саен 500 кешегә кими бара. Райондашларның саны соңгы 40 елда 6 тапкырга азайган. Бу бит, беренче чиратта, эчкечелек нәтиҗәсе, - диде И.Фаюршин. - Эчкечелек таралуның сәбәпләре күптөрле. Беренчесе - аның сатуда булуы, икенчесе - халыкта алкогольнең зыяны турында тулы мәгълүмат булмавы, өченчесе - эчүгә бәйлелек.

Дөрес, хөкүмәтебез дә эчкечелеккә каршы көрәш алып бара. Аракының бәясе күтәрелде, сату вакыты чикләнде. Хәмергә реклама бетерелде. Аракы сату кимесә, көмешкә куу арта, дияргә яраталар. Дөрес түгел, чөнки яшьләр көмешкәдән башламый. Мин аракы сатуны тыю яклы. Горбачев чыгарган «коры закон» чорында ел саен 500 мең бала артыграк туды. Эчүнең зыянын аңлату да мөһим. Безнең Башкортстанда яшьләр «Аек Башкортстан» оешмасын төзеде. Алар Сабан туе, мөселман бәйрәмнәре көннәрендә аракы сатуны туктатып торуны сорап, хакимияткә мөрәҗәгать итте. Район үзәгендә берничә эшмәкәр үз теләге белән аракы сатуны туктатты. Күршеңнең, авылдашыңның гаиләсенә бәхетсезлек алып киләсен белә торып, хәмер сатуны туктатыйк, бер-беребезне бәхетсез итмик».

Лаеш районында үзенең дөяләр фермасын булдырган Илнар Дирфаков татар авылларының үсеше өчен эшкуарларның, халыкның бердәм булуы кирәклеген әйтеп үтте. «Сезнең биек, таш коймалар белән әйләндереп алынган йортларны күргәнегез бармы? Байларда бик еш очрый алар. Бу башкалар белән аралашырга теләмәүне дә күрсәтә. Шундый ук коймалар безнең күңелләрдә дә корылган. Кызганычка, бу хәл милләткә зыян китерә. Киртәләрне алып ташлап, башкаларны да уңышлы яшәү серләренә өйрәтегез. Яшьләр җирдән китмәсен иде. Һәр татарның үз җире булырга тиеш, дияр идем мин. Җирле кеше - бай кеше ул», - дип, үз фикерләре белән уртаклашты яшь эшкуар.

ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров республика авылларын саклау һәм үстерү программаларының үтәлеше белән таныштырды. Бездә авылларны тәэмин итүгә йөз тоткан 27 программа бар икән. Бу - су кертү, юл салу, мәдәният йортлары, медпунктлар төзү, автобуслар, машиналар бирү һ.б. «Җир эшкәртүче, мал тотучы эшмәкәрләр авыл җирлеге башлыклары белән кулга-кул тотынып эшләсә, күп мәсьәләләрне чишү җиңеләячәк. Тормыш авырлыклары үтә дә китә ул. Бер елны корылык килсә, икенче елны муллык булыр. Иң мөһиме - туган җиргә мәхәббәтне югалтмаска кирәк», - диде ул.

Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районы тулысынча татар районы булып исәпләнә. Биредә яшәп, хезмәт итүче эшкуарлар «Мишәрләр, алга!» исемле оешма төзегән. «Без, сәүдәгәрләр, Татарстанда җитештерелгән хәләл азык-төлекне үз якташларыбызга алып кайтып сатуны артыграк күрәбез. Дини, милли тәрбияне үстерү максатыннан ел саен «Кулаткы укулары» үткәреп торабыз. Ульян өлкәсенең мәйданы зур. Өлкә хакимияте 20ләп инвестицияләр мәйданы булдырды. Үзләренең малын безнең җирләрне үстерүгә тотарга теләүчеләр булса, өлкәбезгә рәхим итсеннәр», - дип, хезмәттәшлеккә чакырды Рамил Бәхриев.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җыен кунакларын Татарстан авыл хуҗалыгында барган үзгәрешләр, ирешелгән уңышлар белән таныштырды. «Быел Татарстанда 2 миллион тонна сөт, ярты миллион тонна ит җитештерелергә тиеш, дигән киеренке бурыч куйдык. Максатка ирешү өчен, халыкка хөкүмәт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Соңгы елларда гаилә фермалары ачучыларга 1 миллиад 800 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде, 32 миллиард сумлык ташламалы кредит бирелде. Тиздән республикада 1 мең гаилә фермасы булырга тиеш, дип ниятлибез. Авыл хуҗалыгына ярдәм итү бюджетка 15-16 миллиард сумга төшсә дә, халкыбызның тормыш хәлен яхшырту, кешеләрне эшле итү һәм авылларыбызны яшәтү иң мөһиме бит», - дип искәртте министр.

Башкортстанның Краснокама районыннан килгән эшкуар Айрат Зәйдуллин әлеге җыенны оештыручыларга рәхмәт белдерде. «Былтыргы очрашуда башка төбәктәге милләттәшләр белән танышып килешүләр төзегән идек. Шуның нәтиҗәсендә Оренбур, Казахстанга 4 миллион сумлык атлар саттык. Элемтәләрне ныгыту, хезмәттәшлек итү өчен Интернетта барлык татар эшмәкәрләренең исемлеген, адресларын, телефоннарын булдырырга иде. Бер-беребезне табарга җиңелрәк булыр», - диде ул. Айрат әфәнде милли тәрбия мәсьәләсен дә күтәрде. Ул Кушнаренко районы үзәгендә татар лицее ачарга теләкләре барлыгын әйтте һәм Татарстаннан ярдәм сорады. «Тарихта кара эз калдырган шәхесләр дә аз түгел. Татарлардан бары якты эз генә калган. Без дә Тукай, Җәлил үрнәгенә ияреп, үзебездән соң халыкка игелекле эшләр калдырырга омтылыйк. Исемебез онытылса да, изгелегебез халык хәтерендә озак яшәячәк», - диде ул.

Ә менә Әгерҗе районының Ялморза авылы эшкуары Илшат Сәгыйтов нәкъ менә халыкка игелекле эшләре белән танылган. Районның ташландык хәлдәге бер авылын үз карамагына алып, аның басуларын сөреп, ашлык чәчәргә керешкән ул. Шунда ук терлекчелек фермасы төзегән. Эшсез аптыраган авыл кешеләренә эш биргән. Авылларының мәктәбе дә бик искергән булган. Уллары белән бергәләп, аны баштанаяк төзекләндергән. Шунда ук авылларында гомер булмаган балалар бакчасы да ачып җибәргән. Илшат әфәнде дә төрле төбәкләр белән аралашуның файдасын үз мисалында тойган. «Өченче ел олы улым Конгресс чакыруы буенча Шыгырдан авылында булып кайткан иде. Ул андагы халыкның иманлы яшәү рәвешенә бик кызыккан. Кайткач, энесе белән икәүләп намазга бастылар, авылдашларга дин гыйлеме тарата башладылар. Элек 3-4 кеше йөргән мәчетебез хәзер шыгрым тулы була. Намазларга 35әр кеше килә», - дип горурланып сөйләде ул.

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла үз чыгышында бай милләттәшләрне игелекле гамәлләр кылырга, яшь буынга дини һәм милли тәрбия бирүгә хезмәт итәргә чакырды, атаклы иганәче, татар капиталы короле Әхмәт бай Хөсәенов үрнәгендә милли мәгарифкә хезмәт итәргә өндәде. «Бүген татар халкы ХХ гасырдагы кебек тупланган иҗтимагый көч түгел инде. Халкыбызның яртысы үз телен белми, татар мәдәнияте аның өчен ят бер субкультура. Мондый шартларда булдыклы кешеләрнең тормышыбыздагы әһәмияте тагын да арта. Чуашстанда яшәүче милләттәшләребез мәхәллә булып тупланып, үз мәсьәләләрен үзләре хәл итеп яши. Ә Татарстан халкы күбрәк игелекне хөкүмәттән көтә. Югыйсә, милли, дини тәрбия бирүче мәктәпләр, балалар бакчалары ачу мөмкинлеге бар. Читтә яшәүче милләттәшләребезнең ярдәм итүчесе юк, алар үз йөрәгенә генә таяна шул. Читтәге татарларга да Татарстаннан ярдәм көтү түгел, ә республикага ярдәм итү турында уйларга иде», - дип сөйләде ул.

Президент Рөстәм Миңнеханов, делегатларны сәламләп, болай диде: «Сезнең һәммәгездә дә яңалык бар, һәммәгез дә үзенең юлын эзли, һәм бу эштә бергә булу бик яхшы. Әлбәттә, бөтен мәсьәләләрне дә хөкүмәт хәл итеп бетерә алмый. Эшмәкәрләрнең дә ярдәме булырга тиеш. Русиядә 4 меңнән артык татар авылы бар. Зур, үрнәк авыллар. Алар үзләренең үсеш юлын табып, матур итеп яши: телне дә, гореф-гадәтләрне дә саклый. Без, үз чиратыбызда, татар теле укытучылары әзерли торган уку йорты булдырырга ниятлибез. Үзегезнең яшьләрегезне укырга җибәрүегезне сорыйбыз. Безнең тарафтан бүләк: Конгресс карамагына 10лап автобус тапшырабыз, кирәк булганча кулланыгыз».

Җыенда шулай ук Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов, Оренбур, Түбән Новгород өлкәсе вәкилләре дә чыгыш ясады.

Икенче көнне эшкуарлар Самара өлкәсендәге Гали авылына сәфәр кылды. Биредә алар авыл эшмәкәрләре оештырган гаилә фермасы, колбаса ясау цехы, көнбагыш мае җитештерү цехы, кыяр-помидор үстерү теплицаларын карады, Самара өлкәсе татарларының «Туган тел» оешмасы рәисе Расыйх Латыйпов төзегән «Сельский уют» исемле ял итү комплексында кунак булды. Гали авылы халкы исә аларны ачык йөз белән каршылап, үзенең уңыш серләре белән таныштырды, яратып кунак итте.

Иксез-чиксез Русия җирендә, йөзәр чакрымнарны якынайтып, татар юллары салына. Күңелдә шушы дуслык, шушы элемтәләр безнең милләткә көч-куәт бирер, нәселен ишәйтер һәм гомерен озайтыр, дигән ышаныч та ныгый бара.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: