Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Тарихыбыз ташка язылган

Күптән түгел “Мәдәни җомга” редакциясендә дә газетаның баш редакторы Вахит Имамов, “Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” рәисе, профессор Альберт Борһанов, тарихчы галимнәр, төбәкчеләр, журналистлар катнашында “Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә татар тарихын өйрәнү: үткәннәребез, бүгенгебез, төп юнәлешләр һәм бурычлар, үсеш перс­пективалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы булып үтте.

Соңгы вакытта Татарстан төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыятенең эшчәнлеге күзгә күренеп активлаша бара. Россиянең татарлар укмашып яшәгән төбәкләр, милләттәшләребез гомер иткән авыллар тарихын өйрәнүчеләр язган китаплар күпләп дөнья күрә. Соңгы айларда гына Актаныш, Азнакай, Мөслим районнарында, Башкортстанда, Томскида төбәкләр тарихына багышланган җыеннар да узды. Күптән түгел “Мәдәни җомга” редакциясендә дә газетаның баш редакторы Вахит Имамов, “Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” рәисе, профессор Альберт Борһанов, тарихчы галимнәр, төбәкчеләр, журналистлар катнашында “Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә татар тарихын өйрәнү: үткәннәребез, бүгенгебез, төп юнәлешләр һәм бурычлар, үсеш перс­пективалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы булып үтте.


Утырышны алып баручы В.Имамов сүзне татар тарихының бик тирән булуыннан башлады. Без милләтебезнең тарихы белән горурланырга хаклы. Әйтик, рус халкының 1500 ел элек язылган андый тарихы юк. Шуңа карамастан, Үзәк Комитетның 1944 елгы явыз карары нигезендә без төрки каганат чорларын, бөек күчеш чорларында Европага килеп урнашкан заманнарны, Алтын Урда вакытын, хәтта Казан ханлыгы чорын да өзеп калдырыр­га, тарихыбызны бары тик XX йөзгә якынлашкан вакыттан гына алып китәргә хөкем ителгән идек. Тарихчы галимнәренең башларын “төеп тору” нәтиҗәсендә татарның бөек тарихы тиешенчә өйрәнелми калды, бу мәсьәләдә үзебезгә дә кыюлык җитмәде. Милләтебез тарихын халыкка кайтаруда татар галимнәре нибары 30-40 ел эшли. Әлбәттә, 1500 еллык тарихны тергезү өчен улкадәр гомер генә җитми.

Үткәннәребез авыллар тарихы белән бәйле. Монда үзәкләштереп эшләү җитми. Бу мәсьәләдә Башкортстандагы эшчәнлек дикъкатьне җәлеп итә. Күрше  респуб­ликада башта тарих фәннәре докторы Әнвәр Әсфәндияров җитәкчелегендә 17 томлы авыллар тарихы басмалары дөнья күрде, аннары башкорт милләтчеләре тиз арада 47 томлы ырулар тарихы әзерләде. Билгеле ки, бу китапларда, татарларны башкортлаштыру ниятеннән, фәнни яктан нигезсез, уйлап чыгарылган тарих бәян ителә. Ни кызганыч, байтак кеше ул “ыру тарихларының” ялган булуын аңлап бетерми, ул ялган бәянгә таянып, үзенең хәтта “башкорт” икәнлеген дә “таный” башлый. Халыкның шактые моны аңлап бетерми. Күрше республикада татарны башкортлаштыру хакимият басымы белән эшләнә бит, ә “һайт” дигәнгә “тайт” итәргә күнеккән кавем билен турайтып басарга да җөрьәт итә алмыйдыр. 

Галим А.Борһанов бу уңайдан үз фикерен ирештерде. Элегрәк Башкортстан авылларына баргач, анда яшәүчеләр үзләренең татар булуын, әмма паспортларында башкорт дип язылуы турында әйтә торган булган. Зиратларындагы кабер ташларында да татарча язылган. 

В.Имамов Троицк каласына сәфәре вакытында да татар халкының тырышлыгы, байларыбызның булдыклылыгына тагын бер кат инанып кайткан. Әмма сәүдәгәрләрнең йортларын тартып алганнар, үзләрен сөргәннәр, балаларына, хатыннарына кадәр атып үтергәннәр. Зәки Вәлидинең дә монда яшәп калган хатыны Нәфисә Мөхәммәтова 12 ел төрмәләрдә чиләнгән. Ләкин татар авыллары тарихын ничек тә барлап чыгу лазем. Россиядә 4500 татар авылы бар, һәрберсе турында аерым китап чыгару мөмкин дә түгелдер, ләкин булдыра алганча, китап­ларның рус телендә дә дөнья күрүе мәслихәт. Шушы эшкә җигелү генә кирәк. Ашыкмыйча да булмый, чөнки яшьләребезнең 30-40 проценты татар телен белми, димәк, алар, архивларга керсә дә, гарәп имлясындагы документларны укый алмый. 

Казан татарларындагы гасыр­лар дәвамында яшәп килгән мин-минлек чире дә бердәмлегебезгә комачаулый. Имеш, дәүләт тотканбыз. Кырым, Себер татарларының да, нугайларның да дәүләте булган, Әстерхан ханлыгын да искә төшерү кирәк. Ә казанлылар үзләрен генә Алтын Урда хуҗасы, дип саный. Беренче театрны кем ачкан, беренче газетаны кем чыгарган дигән сүз чыкса, Казан татарлары дип, тарихка хыянәт итәләр. “Тәрҗеман”ны 1883 елда И.Гаспралы чыгара башлаган. Беренче татар театры да 1883 елда Бакуда эшли башлаган. Шул ук 1880 елларда Урта Азиядә төрки телдә дөнья күргән газеталарның да беренче мөхәррирләре Оренбург татарлары булган.

 Төбәкчеләр хәрәкәтен дә активлаштыру сорала. Татарстанның үзендә үк бүген дә китап багышлап язылмаган районнар бар. Ә кайбер район төбәкчеләре активлыгы белән хәйран итә. Чирмешән районында 42 авыл бар, аларның тарихына бәйле 42 китап дөнья күргән. Галимнәребез, төбәк тарихчылары аеруча Башкортстандагы һәр татар авылы турында китап тудырса файдалы, бу башкортлаштыруга каршы көрәшү өчен дә уңай булыр иде. Күп мәсьәләләрне архивларда утырып язылган хезмәтләр белән генә исбатлау мөмкин. Төбәкчеләр зиратлардагы ташларга, археологик казылма материалларына да игътибар итәргә тиеш.

А.Борһанов төбәкчеләрнең хезмәтләр язганда туган кыенлыкларына да тукталды. Авыл тарихчыларына системалы, берләшеп, киңәшеп, галимнәр ярдәменә таянып эшләү җитми. Оештыру структураларын көчәйтү мәслихәт. Шул ук вакытта галимнәребез дә сүлпән. Әйтик, Тарих институты галимнәре төбәкчеләр катнашында үткән гыйльми җыеннарга килүне дә ваксына. ТӘҺСИ, Энциклопедия институты белгечләре генә барлык фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырга тырыша. Милләттәшләребезне һәр төбәктә берләштерү җитми. Ә Свердловск өлкәсендә, менә, башкортлар тулы бер программа төзеп эшли икән. Алар башкортларны өлкәдә икенче урынга чыгарырга җыена. Гәрчә 2010 елгы җанисәп йомгакларына күз төшерсәк, Свердлауда 143 мең татар, 31 мең башкорт яшәве мәгълүм. Шул ук вакытта бу як татарлары арасында үзләренә Казан тарафыннан игътибар юклыгы турында зарлана. Галимнәргә, әдипләргә милләттәшләребез гомер кичергән төбәкләргә ешрак барырга кирәк. Дамир Исхаков һәм берничә галимнән кала, башкалар Пенза ягын да,Себерне дә белеп бетерми. Хәзер “Татары Пензенского края” дигән җиде томлык китап әзерләнә. Бу хезмәт күп ак тапларны ачыкларга ярдәм итми калмас.

Төбәкне өйрәнүчеләр хезмәтләрен ревизия материалларына таянып яза. Архивларда ун ревизия материаллары саклана. Алар Петр I тәхеткә менгәч башланган. I-II-III-IV ревизия кенәгәләрен – Мәскәү, Петербург архивларында табарга мөмкин, алардагы материаллар Башкортстанның күп районнарында XVIII гасыр ахырына кадәр татарлар гына яшәвен күрсәтә, фәкать 1795 елдан соң гына ревизия кенәгәләрендә башкортлар пәйда була. Чөнки ул еллардагы ревизия кенәгәләренә сословие системасы килеп керә. Себердә яшәүчеләрне – “сибиряки”, башкортстандагыларны “башкорт” дип терки башлыйлар. Шушы 5 нче, 6 нчы ревизия вакытында татарларны башкортларга куша башлаганнар. Башкортстан галимнәренең сословиене башкорт милләте дип язуларына каршы безнең Тарих институты “Уфа өязе татарлары” дигән китап чыгарып, фәнни яктан нигезле җавап бирде. Әмма бу  нибары бер китап бит. Ә тарихчы ветеран Равил Салиев әйткәнчә, Башкортстандагы татар авылларының саны – 1669, ягъни һәр өченче татар авылы – Башкортстанда. Минзәлә районының Кад­рәк авылыннан килгән тарихчы Нәкыйп Гафиятов Кама аръягы төбәгендәге авылларның тарихын мөмкин кадәр тизрәк нәшер итәргә өнди.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова авыл, төбәк тарихына багышлап язылган китапларның истәлекләр белән бәйләп язу кирәклеген дә әйтте. Шулай булганда, ул балалар, яшьләр өчен дә укырга кызыклы, материаллары да күпкә баерак була. Тарих фәннәре кандидаты Рафаэль Хәплехәмитов фикеренчә, авыл тарихы язылган китаплар татар халкының бердәмлеген ныгыта. Ул фәкать Татарстанга килгәч кенә, беренче тапкыр, үзенең мишәр саналуын ишеткән. Пермь төбәгендә яшәгән милләттәшләребезне дә татар белән башкортка бүлү бара. Бу якка бигрәк тә Башкортстаннан бик күп “бүләк” ява. Аларга газета-китапларны бушлай тараталар, Уфадагы дәүләт университетының бюджет бүлегенә укырга чакыралар. Югыйсә, татар һәм башкорт телләре – бер үк тел. Аны Мәскәү котыртуы буенча гына икегә аердылар. Хәзер мәктәпләрдә татар тарихын укыту да туктатылды. Гәрчә тарихтагы ак таплар һич кимеми. Ачлык турында Т.Биктимировадан башка язган кеше юк. Репрессияләр хакында да галимнәребез нәшер иткән материаллар күренми. Татар милләтеннән булган Шәехзадә Бабич һәм Мәҗит Гафуриның башкорт язучылары булып йөрүе дә гаҗәп.

“Түгәрәк өстәл” артында Россия төбәкләрендәге татар авылларының юкка чыгу мәсьәләсе дә күтәрелде. А.Борһанов үзе барып кайткан Тара шәһәре якларын мисалга китерде. Бу яклардагы юлсызлык, җирле хакимиятнең татарлар яшәгән җирлекләрне кыс­рыклавы, катнаш никахлар сәбәп­ле татар авыллары югала. Төбәк тарихын өйрәнүче, Киров өлкәсенең төбәк татар мәдәни-агарту оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов та бу уңайдан үз фикерен белдерде. Өлкәнең Нократ Аланы, Малмыж, Килмиз кебек районнарында әле авыллар нык яши, гомумән алганда да, өлкәдә татар авыллары күркәм, чиста булуы белән аерылып тора. Әмма Киров өлкәсендә дә күп кенә татар авылларына да юкка чыгу куркынычы яный. Кызганыч ки, яшьләр авыллардан шәһәрләргә күчә. “Берничә елдан татар авыллары үзләре тарих булып калмагае, дип борчылам. Без тарихны өйрәнәбез, язабыз һәм шул ук вакытта үзебез дә тарихка калып барабыз”, – ди Р.Фәсхетдинов.

Сөембикә КАШАПОВА.

Эльза ГАЗИЗОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев